Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган телебезне кайтарыгыз!

Казанның 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинар булып узды.

«Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип исемләнгән семинарлар циклын Казан хакимияте һәм шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе уздырды. Семинарның төп максаты – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру. Чарага, башка төбәкләрнең тәҗрибәсен үзләштерү өчен, 600 гә якын татар теле укытучысы килде.


Бу елның беренче семинары гыйнвар аенда узган иде. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәрес­лек-күнегүләр авторы Дмит­рий Петров сөйләде. Апрельдә узган чарада филология фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясады.

Семинарда спикер буларак Якутскидан Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев, Ижевскидан филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова һәм Чабаксардан башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, «Хавал» чуваш инициатив төркеменең координаторы, Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов чыгыш ясады.

Якутиядән килгән Иван Шамаев туган телләрне саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә Татарстанда тәҗрибә күп җыелуын белдерде:

– М.Шәймиевтан башлап, рес­публика җитәкчелеге татар телендә белем бирү системасына, балаларны укыту һәм тәрбияләүгә һәрчак теләктәшлек белдереп тора. Бу традиция әле дә дәвам итә. Бездә гел алай булды, дип әйтә алмыйм. Нигездә, Якутия­дә бу эшчәнлек иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан алып барыла. Аңлашыла, 1990 еллар – ул башка вакыт иде. Якутиядә милли мәктәп үсеше концепциясе башланды: якут мәктәпләре ачылды. 1996 елда якут телендә балаларны тәрбияләү-укыту җәмгыятен оештырдык. Шул ук елда «Анам теле» хәрәкәте башланды. Шушы ике оешма якут теленә теләктәшлек белдереп торды: галимнәр балалар белән эшләде, якут класслары ачылды.

2007 елда мәгариф турындагы законда төбәкләрдәге милли компонентлар төшенчәсе бетерелде. 2012 елда туган телне ихтыяри рәвештә уку башланды. Бу – «өстән» басым нәтиҗәсе. 2013 елда интернет эшли башлады. 2016 еллардан балалар (бик ерак авылларда туып үскәннәре дә) рус телендә сөйләшүгә күчте. Балаларның туган телләрен оныту куркынычы туды. 2018 елда туган тел укытучылары Якутск шәһәрендә «Якут теле укытучылары съезды»н оештырды. Җәмәгатьчелек нинди дә булса идеяләрне алга сөрергә кирәклеген аңлады, чөнки «өстән» бернинди карарлар кабул ителмәде.

2019 елда яшь аналар Якутскида балалар һәм ата-аналар өчен фестивальләр оештыра башлады. Шул ук елның нояб­рендә туган тел мәсьәләләрен хәл итү өлкәсенә багышланган конференция булды. 2021 елда туган тел патриотларын – журналистларны, педагогларны, язучыларны җыеп, туган телне саклау юнәлешендә хәрәкәт барлыкка килде. 2022 елда җирле хөкүмәт җитәкчеләренә «якут теле өчен кыен вакытлар килеп җитте, барчабыз да – әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар телне сак­лауның юлларны эзләргә кирәк» дигән мөрәҗәгать яздык. Чөнки яшь буын арасында рус телендә сөйләшүчеләр артты, алар якут телен белсә дә, туган телләрендә үзара сөйләшә алмый. Телефон, гаджет, интернетта – гел русча, шуңа да рус теленә ияләшкәннәр.

Мөрәҗәгать хаты югары даи­рәдәге вәкилләргә барып җитте бугай, узган ел якут теле укытучыларының II съезды булды. Анда республика җитәкчелеге дә катнашты. Республикада «Туган тел елы» игълан ителде, туган телне саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча конференцияләр үткәрделәр – боз урыныннан кузгалды. Әмма күпме генә киңәшләшсәк тә, балалар барыбер рус телендә сөйләшүләрен дәвам итә.

Совет вакытында пионерлар, октябрятлар, комсомоллар хәрәкәте булган кебек, узган ел бездә балалар хәрәкәтенә старт бирелде. Өлкән сыйныф укучылары туган телне агитацияләүгә алынды. Туган телдә сөйләшүне әби-бабай, әти-әни таләп итми, балаларның үзләреннән берничә яшькә өлкәнрәкләр сорагач, ситуация кинәт үзгәрде: әкренләп, балалар туган телләренә күчә башлады, бу мәсьәләнең чишелешен таптык кебек тоелды.

Якутиядә рус телендә генә сөйләшүче интеллигенция бар. Хәзер алар: «Без туган телебездә сөйләшергә, балаларыбызны туган телдә тәрбияләргә тиеш», – дип, яңа хәрәкәт башлады. Иҗтимагый хәрәкәтләрдә кешеләр арткан саен, җитәкчелек тә аңа теләктәшлек белдерә. Ярый әле җәмәгать эшлеклеләре бар, дибез. Икенче яктан, Татарстанга киләбез дә, сездә бит бөтенләй башка күренеш. Без барыбыз да туган телне көчәйтү, саклау буенча игътибарны арттырырга тиешбез. Бу – якутлар, бурятлар, алтайлар, хакаслар өчен уртак проблема. Бу өлкәдә безнең администрация гел-гел ярдәм итеп тормый. Әгәр дә Татарстанда туган телне саклау буенча Россиякүләм фәнни-гамәли съезд оештырылса, уртак гамәлләребез белән нәтиҗәләргә ирешә алыр идек, бу – барлык Россия халкы өчен файдалы булыр иде, – диде И.Шамаев.

Ижевскидан Татьяна Волкова семинардагы барлык укытучыларны туган телне саклауда үз өлешен кертер өчен тырышуларын билгеләп үтте.

– Туган телне өйрәнү – белем бирү оешмасының бик мөһим юнәлеше. Икенче яктан, балаларның үзгәрүләрен кабул итәргә кирәк. Алар белән бергә без дә үзгәрергә тиеш. Балага туган телдә белем бирәсебез килсә, иң элек, аның теләкләренә, сорауларына һәм мохиткә игътибар итми булмый. Балалар үз-үзен үстерсен, үзләре укысын (самообучение) өчен тудырылган шартлар – мөмкинлекләргә әйләнергә тиеш. Монда: аралашу, мөстәкыйль һәм актив булу, үз алдыңа сораулар куеп, теләк, хыяллар һәм планнар турында әйтү керә. Бу мохитнең компонентлары – белем бирү территориясе, белем бирү методы-эчтәлеге, социаль – белем бирү учреждениесендә субъектларның үзара мөнәсәбәте (укучы, укытучы һәм ата-ана).

Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе Ижевскида урнашкан. Бу – Удмуртиядәге бердәнбер милли гимназия. Без республикада яшәгән барлык балаларны укытырга хокуклы. Гимназия структурасына ике балалар бакчасы һәм интернат керә. Уку-укыту мәктәпкә кадәрге яшьтән башлана. Гимназиябездә укучыларның фикеренә игътибар бик көчле, аларның күпчелек проектлары тормышка ашырыла. Нинди үзгәрешләр кирәк булуын белер өчен, укучылар белән дизайн-сессияләр үткәрәбез. Уку-укыту җирендә җирле мәдәнияткә багышланган почмаклар була, аларны гадәттә педагоглар ясый. Бездә башка ситуация: мәктәп ул – балалар иле, аларга белем алуда уңайлы булсын өчен, алар этномәдәни проектлар тәкъдим итә. Мисал өчен, гимназия фасады инде икенче тапкыр үзгәртеп эшләнде. 2018 елда чыгарылыш укучыбыз проекты буенча фасадыбызны яңарттылар: алар бер команда белән удмурт бизәген өйрәнде һәм фасадны буяды.

Әмма вакыт алга бара, балалар яңа әйбер уйлап тапты: республикабызда «Удмуртия герое» дигән проект тормышка ашырылды, укучыларыбыз удмурт педагогы, мәгърифәтчесе К.Гердны герой исеменә лаек дип тапты һәм проектны хупладылар. Шулай итеп, рәссам К.Гердның рәсемен фасадка ясады һәм удмурт, рус телләрендә аның шигырьләрен язды. Шигырьләрне балалар үзләре сайлап алды. Гимназия эчендәге диварларны да укучыларның киңәшен истә тотып, (мәсәлән, ашханәдәге удмурт милли ризыклары кергән эскизларны укучылар эшләп бирде) ясадык.

Ягъни барысы да укучылар ярдәме белән эшләнә – бу аларга мотивация бирә.

Гимназиядә балалар удмурт мәдәниятен һәм телен укырга кергәнче үк өйрәнә башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өстәмә белем бирү системасында укый. Мәктәптә удмурт теле предмет буларак өйрәтелә. Милли үзаңны формалаштыруда мәктәптә дәрес уку гына җитми, әлбәттә. Шуңа гимназиядә берничә ел дәвамында белем бирү мохите булдырылды: укучылар удмурт мәдәниятен өйрәнеп кенә калмый, бу өлкәдә үсеш тә кичерә. Тел ярдәмендә ул уңышларга ирешә ала. Бала этномәдәни компонент, мәдәният, тел, традиция белемнәре аша ачыла алсын өчен шартлар тудырабыз. 

– Һәр бала уникаль, – дип дәвам итте Т.Волкова. – Сыйныф җитәкчесе дә, предмет укытучысы, оештыручы-педагог, педагог-психолог та баланың остазы була ала. Укучы остазын үзе сайлый. Безнең гимназиядә «Профессионаллар» проекты эшли, үз эшенең остасы булган профессионалларны чакырабыз, алар туган телләрен белә яисә туган телләрен белгәнгә күрә, югары үрләргә ирешкән. Мондый очрашуларда балалар бик күп сорауга җавап таба ала. Бу, шулай ук, көчле мотивация булып тора.

Удмурт телен өйрәнүче балаларга индивидуаль ярдәм дә каралган. Гимназиядә удмурт гаиләләрендә туып үскән балалар гына түгел, рус, татар гаиләләрендә үсүче балалар һәм удмурт гаиләсеннән булган, ләкин туган телен белмәгән балалар да моңа керә. Удмурт телен өйрәнүдә мотивация югалмасын өчен, кыенлык кичерүче балалар белән индивидуаль эш алып барабыз. Моңа логопед, психолог ярдәме, өстәмә удмурт теле курслары да керә. Удмурт теле курсларына гаиләләре белән дә йөрүчеләр бар. Удмуртия Милли сәясәт министрлыгына рәхмәт, бу инициативага алар теләктәшлек белдереп тора. Бала класста телне өйрәнүдә артта калмасын өчен шартлар тудырабыз. Нәрсәдер килеп чыкмаганга күрә генә телгә карата нәфрәте уянмасын иде, дибез.

«Билингвал» проектын күп еллар үзем җитәкләдем. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һәр якшәмбе билингвизм буенча семинарлар үткәрәбез, ата-аналарга туган телнең – удмурт теленең ни өчен мөһимлеге, ни өчен аны гаиләдә сакларга кирәклеге турында аңлатабыз. Балаларга исә удмурт телендә аерым дәресләр үткәрәбез, аларны иҗади яклап үстерергә тырышабыз һәм төрле конкурслар оештырабыз.

Талантлы балаларны барлауда да актив эшлибез: олимпиада хәрәкәтләре, фәнни-эзләнү эшчәнлеге, удмурт теле клубы, фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби иҗат берлекләре һ.б. Гимназиянең «ВКонтакте»дагы сәхифәсен удмурт һәм рус телләрендә алып барабыз. Иҗат берлекләрендә тәрҗемә эше белән шөгыльләнәләр, булачак шагыйрь һәм прозаиклар өчен иҗат әһелләре  консультацияләр уздыралар, гимназиядәге чаралар өчен сценарийны удмурт һәм рус телләрендә язарга, ике телдә дебатлар уздырырга ярдәм итәләр.

Гимназия үзенә зур роль йөкли: балалар үзләрен уңышлы итеп хис итсен өчен бәйге-конкурс­ларны үзебез уйлап табабыз. Алар республика һәм төбәкара күләмдә уза. Төбәкара күләмдә – чөнки Татарстан һәм Башкортстан республикаларында да күмәкләп яшәүче удмуртлар бар.

Һәр бала туган телен кулланып, үсеш кичерә торган юнәлешне тапсын өчен, өстәмә белем бирү колач җәйде. Мәсәлән: «Чебеляй» халык бию студиясе, «Крезь куара» фольклор ансамбле, «Выль крезьгур» эстрада җыры студиясе, «Такъя» этник мода студиясе, «Выжыкыл» театр студиясе, «Рос-Прос» медиаүзәге һ.б. Һәр иҗади берлек төрле проектларны тормышка ашыра.

Безнең мәктәптә укучыларның 60 проценты – удмурт, шуларның 30 проценты гына удмурт телен белә. Калган 30 проценты удмурт телен белми. Иң кызыгы – ата-аналары удмурт булсалар да, балалары туган телен белми, русча сөйләшәләр. Чаралар ярдәмендә гаиләгә удмурт телен кайтарырга омтылабыз. Гаиләдә туган телдә сөйләшергә кирәк, дип аңлатабыз. Мәктәп кенә бу мәсьәләне хәл итә алмый. Мәктәптә укучыларның 40 проценты – башка милләтләр.

Үземнең гаиләне мисал итеп китерә алам: мин дә, ирем дә – удмуртлар. Кызыбызның теле удмуртча ачылды, аның белән әбиләре удмурт телендә сөйләшә иде. 15 елдан соң улыбыз туды, әбиләре аның белән русча сөйләшә. Без гаиләдә ирем белән удмуртча сөйләшәбез, ә әбиләре – русча! Моны ничек аңлатып була? Мондый моментларны өйрәнергә кирәк. Проблема яшь буында гына түгел, өлкән буында да!

Мондый күренеш тә бар: укучылар гимназиядә укыганда туган телләрен өйрәнсә дә, сөйләшми. Гимназияне тәмамлап, берничә ел үткәннән соң, укучыларымның туган телләрендә сөйләшкәннәрен ишетеп, исем-акылым китте. «Син удмуртча сөйләшәсеңмени?» – дигәч: «Әйе, мин бит удмурт телен гимназиядә өйрәнгән идем», – дип җавап кайтаралар. Бу күренешне ничек аңларга, ни өчен шулай? Шулай ук, бу мәсьәлә фәнни яктан аерым өйрәнүне сорый», – диде Татьяна Волкова.

Чабаксарда узучы телләр фес­тиваленең төп оештыручысы Александр Блинов соңгы 2-3 елда яшьләр арасында туган телгә кызыксыну арта баруын сөйләде:

– Тел мәдәният мохитен формалаштыра. Телне белмәсәк, мәдәниятебезне дә югалтабыз. Туган телләребездә чараларның күбрәк уздырылуын теләр идем. Тел яшәсен өчен, без телне өйрәнү мөмкинлеген булдырырга тиеш. Телне туганнар, дуслар белән генә аралашканда кулланыр­га түгел, ә тормыш-көнкүрештә дә практикалаштыру зарур. Аеруча яшьләр арасында телнең престижын формалаштыру мөһим. Тел матур итеп, яшьләрчә, заманча тәкъдим ителә икән, ул җәлеп итеп тора. Минемчә, соңгы 2-3 елда яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә кызыксыну арта. Моңа сөенергә кирәктер.

Тел ул – мәдәни мирас байлыгы. Теге яки бу җирлектә, төбәктә яшәгән вакытта без шул җирлектәге телне белергә тиеш. Әгәр җирле кешегә аның туган телендә 1-2 сүз әйтсәк, безнең алда күбрәк мөмкинлекләр ачылыр, үзара аңлашу булыр. 15 ел мин чуваш телен укыттым. Белемем буенча – чит телләр мөгаллиме һәм хәзер дә шуның белән шөгыльләнәм. Төрле илләрдә булдым, төрле телләрдә сөйләшәм һәм туган телемне бик үк яхшы белмәвемне аңладым. Туган телемне тагын да тирәнтен өйрәнә башладым. Берүзем берни дә хәл итә алмагач, фикердәшләр табып, нәрсәне дә булса үзгәртеп булыр иде, дигән фикергә килдем.

Без түбәндәге принципларны исәпкә алып эшкә керештек: башка халыкларның мәдәниятен, динен, телен, фикерен хөрмәт итү, борынгы мирасны саклау һәм аның киләчәктә үсеше (мәсәлән, без урамга түбәтәй һәм милли костюм киеп чыга алабыз – бу яхшы, матур күренә. Ләкин ул милли киемнәр күбрәк сәхнә өчен яисә бәйрәм вакытында кию өчен генә бара. Шуңа күрә без милли элементларны заман белән тәңгәл китерергә тиеш). Милли телләр республикаларда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яши, һәм аларның үзенчәлекләре бар.

Башкаларга үрнәк булу да мөһим. Татарстан үрнәгендә теге яки бу эшне булдырып чыга алуыбызга ышанабыз. Проект эшчәнлеге дигәндә, без үткәргән иң мөһим чара ул – Чуваш теленең җәйге университеты (2010 елдан башлап). Быел 120 катнашучы булды. Чуваш теле курсларын үткәрәбез, кызыклы кунак­ларны, шәхесләрне чакырабыз. Анда барлык яшьтәге кешеләр дә килә, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Уртача яшь – 25-30 яшь. Мотлак рәвештә башка төбәкләрдән кунакларны чакырабыз (Марий Эл, Татарстан, Осетия, Мәскәү өлкәсе һ.б). Бер казанда гына кайнамасак иде, еш кына шулай була бит: милли активистлар туган тел өлкәсендәге мәсьәләләре белән генә йомылып кала. Без үзебезнең тәкъдимнәрне дә, төбәкләрдәге кешеләрнең идеяләрен дә тыңларга, исәпкә алырга тиешбез.

Быел без Җәйге университетның эшчәнлеген киңәйттек: төшкә кадәр чуваш телен өйрәнсәләр, төштән соң телне укыту, IT-технологияләр, социолингвистика фәннәрен укыдылар. Яхшы, заманча төркемнәрне чакырып, концертлар, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Боларны оештыруда кем дә булса акча түлиме, дисәгез, беркем дә түләми. Катнашучылар үз хисапларына килә, без боларны үзебезнең хисапка оештырабыз.

2020 елдан чуваш телен өйрәнү буенча түләүсез онлайн курслар эшләтеп җибәрдек. Мәсәлән, язын 400дән артык кеше язылган иде. Алар хәзер дә дәвам итә, хәзерге вакытта 180ләп кеше укый. 8 укытучы чуваш телен өйрәтә. Без моны үзебезнең инициатива буенча бушлай эшлибез.

Узган елдан мәктәп укучылары өчен чуваш телендә фәнни-гамәли конференция үткәрә башладык. Укучылар чуваш телендә док­ладлар әзерли һәм чыгыш ясый. 7 секция, 40лап укучы катнашкан иде. Ул быел да дәвам итәчәк.

Чуваш яшьләре форумын да без башлап җибәрдек. Анда фәкать яшьләр үзләре турында, нәрсә эшләргә кирәклеге турында чыгыш ясый. Без яшь чуваш бизнесменнарын, чуваш студентларын чакырабыз. «Без чувашча сөйләшәбез» акциясен узган атналарда гына уздырдык, Чувашиядә 40лап заправкага барып, кешеләр белән чуваш телендә сөйләштек. «Ә сез чувашча сөйләшәсезме?» – дип кенә сорадык. Кеше чуваш телендә сөйләшә икән, без аңа кружка бүләк итә бардык. Бөтен Чувашия буйлап йөрдек, барлык заправкада да булдык, дип әйтә алмыйм, әмма бу – кызыклы тәҗрибә иде. Кешеләргә туган телләрендә мөрәҗәгать иткәч, аларның йөзләрендә елмаю барлыкка килде, шатландылар, рәхмәт әйттеләр. «Әлбәттә, чуваш теле – безнең өчен бик мөһим тел», – дип ачылдылар.

1996 елдан Телләр фестивален үткәрә башладык. Аның кысаларында төрле телләр турында сөйлибез. Үзбәк, монгол һәм башка телләр турында сөйләргә теләүчеләр булса, аларны күрсәтәбез. Аны кызыклы, мавыктыр­гыч итеп тәкъдим итәләр икән, кешеләрнең телләргә кызыксынуы уяна.

– Чувашиядә яшь активистлар артты, һәм без бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, – дип дәвам итте ул. – Кемдер музыка, сәнгать белән шөгыльләнә, кемдер – тел белән. Сөйләмебезгә яңа сүзләр кертергә тырышабыз, иҗтимагый җәмгыятьләргә теләктәшлек белдереп торабыз. Безнең «Хавал» оешмасы да шул рәткә керә. Ул дәүләтнеке түгел, коммерцияле дә түгел.

Мине чуваш теле дәреслекләре авторы буларак беләләр. Тел аша без белем тупларга тиеш дип саныйм. Тел нинди дә булса яңа әйбер белергә ярдәм итәргә тиеш – без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Дәреслек төзүдән тыш, сайт та ачып җибәрдек. Сайтка кереп, дәреслекне йөкләп, кулланып була. Милли китапханәдә балалар студиясе эшли. Анда чуваш телен өйрәнергә теләгән балалар йөри. Аңлатма биреп үтим: Чувашиядә чуваш телендә белем бирә торган балалар бакчасы да, гимназия дә, мәктәп тә юк. Мәктәпләр буйлап төрле күчмә интенсивлар оештырабыз.

Чуваш телен өйрәткәндә, тел турында сөйләгәндә, күп нәрсәгә башкача карый башлыйсың. Укучыларга «чуваш телендә уен коралларында уйнамыйлар, уен кораллары белән сөйләшәләр» дип аңлатам. Алар гаҗәпкә кала. Һәр тел – уникаль. Ул халыкның мәдәниятен, җанын тасвирлый. Бүгенге көндә туган тел – буыннар арасындагы бәйләнеш. Урамда оныгын ияртеп барган әби-бабайларны күргәнегез бардыр. Онык русча сөйләшә, ә әби-бабай русча авырлык белән генә җавап бирә. Бу – бик моңсу күренеш. Алар оныкларына туган телләрендә җавап бирсәләр, туган телнең байлыгын аңлатсалар яхшы булыр иде.

Оныклар рус телен болай да мәктәптә, урамда, радио-телевидение аша өйрәнә, бу – хәзер проблема түгел. Балагызның рус телен өйрәнүен теләмәсәгез дә, ул аны барыбер өйрәнәчәк. Бу – нормаль хәл. Бу – бүгенге көннең зарурлыгы. Шуңа күрә гаиләдә туган телне буыннан буынга тапшыру бик мөһим. Мәсәлән, улыма 6 яшь тулганчы, аның белән эсперанто телендә сөйләштем. 6 яшьтән соң чуваш телендә сөйләшә башладым. Аңа хәзер 21 яшь, ул Мәскәүдә университетта укый. Чувашча да, русча да бик яхшы белә. Әле мәктәптә Чабаксарда укыганда ук 10 нчы сыйныфта рус теленнән олимпиадада 1 нче урын алган иде. Билингвизм зур роль уйный.

Кеше үзенең халкы, туган теленнән, акцентыннан ояла икән, ул үз-үзенә бикләнә. Мондый кеше башка өлкәләрдә дә проблемаларга юлыга. Чуваш булуың белән ни өчен оялырга ди? Бу – синең кыз яки малай булуыңнан оялу кебек. Дискомфорт тудырганчы, үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнү яхшырак, – дип йомгак­лады ул.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев