Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сагынабыз сине, шәһәрдәш!

Вахит әфәнде гомеренең 32 елын Чаллы каласында уздырган, тәүге китаплары белән шунда сәхнәгә калыккан әдип бит.

Баш мөхәрриребез, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамовка быел 70 яшь тулу уңаеннан мәркәзнең К.Тинчурин исемендәге театрында  тантаналы кичә узган иде инде. Әмма Вахит әфәнде гомеренең 32 елын Чаллы каласында уздырган, тәүге китаплары белән шунда сәхнәгә калыккан әдип бит. 1997 елның 23 апрелендә аны Чаллы Язучылар оешмасы рәисе итеп сайлаганнар, бер үк вакытта, 2005 елның июненнән башлап, ул «Мәйдан» журналын да җитәкләгән, Чаллы төбәгендә яшәүче әдипләрдән беренче булып, 2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә лаек булган. Казанга күчүенә ун ел вакыт узып барса да, В.Имамовның юбилей тантанасы Чаллы каласында дәвам итү дә бик табигый. 

Үзе көрәш мәйданына аяк баскан төсле, ул Чаллы каласын да татар дөньясына таныту өчен күп көч куйган. Аны автогигант каласында онытмыйлар гына түгел, бик нык сагыналар. 24 сентябрь көнне Чаллы каласында узган әдәбият бәйрәме дә, Аяз Гыйләҗев исемендәге театр бинасында үткәрелгән шанлы юбилей да әлеге хисләрне кат-кат исбатлады.

Казаннан кунак булып килгән 10 әдипкә җирле язучылар да өстәлеп, әлеге төркемнәр әүвәл Чаллының 2, 29, 52, 54 һәм 84 нче мәктәп-гимназияләрендә очрашулар уздырды. Бактың исә, гәрчә җиһанга беренче ике китабын гына чыгарган яшь әдип булса да, 1990 еллар үрендә Вахит әфәндегә татар мәктәпләре һәм милли сабыйлар бакчалары ачу өчен дә бик күп көрәшеп йөрергә туры килгән икән. М.Вахитов исемендәге мәктәпне татар гимназиясенә әйләндереп куйгач та, В.Имамовны андагы ата-аналар комитеты рәисе итеп сайлаганнар. Чаллыда ир балалар өчен тәүге төрек гимназиясе пәйда булуга ук, яшь әдипкә әле анысында да ата-аналар рәисе булып эшләргә туры килгән. Тагын да хәвефле һәм тәвәккәлрәге – шәһәрнең бер микрорайонында хасил булган ике рус мәктәбенең берсен татарныкына әйләндерү өчен, Вахит әфәндегә 
27 кешелек төркем төзеп, йорт вә подъездларны үзара бүлешкәч, барча татар гаиләләре белән дә очрашулар үткәрергә, андагы 800 ата-ананы үгетләп гариза яздырырга, аннан соң да дәвам иткән каршылыкларны җиңгәч кенә, ниһаять, 1 сентябрь иртәсендә 52 номерлы мәктәптә газиз милләт балаларын каршылау бәхете татырга насыйп булган. Югыйсә, В.Имамовның болай да бик катлаулы көннәре: ул «КамАЗ» автогигантының генераль директоры Н.Бех белән очрашып, аны шушы завод типографиясе базасында газета-китап нәшрияты төзүнең шәһәр халкына хезмәт итәчәгенә инандыра алган, әмма «генерал» тиешле фәрманнар бирсә дә, экономистлар хезмәте нәшриятчыларны автозаводка якын китерергә һич тә җыенмаган. Генераль директор янына дүртенче мәртәбә кереп сөйләшкәннән соң гына, ике тәүлек узуга, Вахит әфәнденең үзен дә, ул туплаган мөхәррирләр төркемен дә КамАЗ берләшмәсе штатына кабул иткәннәр. Нәтиҗәсе иң тәүге елларда ук милләт өчен сөенеч булып кайтты: Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхиярова, Мирһади Разов, Галиәхмәт Шаһи, Вәрис Гали һ.б. дистәләгән шагыйрь вә прозаикларның тәүге китаплары да, Г.Исхакыйның милләт өчен гаять тансык булган «Идел-Урал», галимнәрдән Равил Фәхретдинов, Дамир Исхаков, Равил Әмирханов әсәрләре һәм дистәләгән тарихи китаплар шушы нәшриятта чыгарып таратылды. 

Һәр заманның үз катлаулылыгы, үз мохиты, ә менә туксанынчы елларда – офыкта мөстәкыйльлек, саф милли мәгариф һәм мәдәният атлы тансык рәшә ымсындырып торганда, шул ук Вахит әфәндегә Чаллыдагы Автозавод райкомы бинасын штурмлап, аны татар театрына бирдертү өчен дә, әлеге коллектив эшләп киткәч, аның милли йөзен көчәйтү өчен сәнгать советы составында да язучылар позициясен яклап йөрергә туры килгән. Әйе, асыл әдип, милли әдип өчен бернинди чит-ят өлкә дә була алмый...

Язучылар рәисе итеп сайлап куйганнан соң да шулай: В.Имамов бер генә төбәкне дә ят итмичә, Бөгелмә, Менделеев, Мамадыш, Әгерҗе, Минзәлә, Норлат кебек үзебездәге генә түгел, ә Удмуртиянең Ижау, Можга, Сарапул калаларына, ут күршеләрнең Яңавыл, Миякә районнарына барып та өчәр көнлек Татар әдәбияты бәйрәмнәрен оештыра алган. Чаллының үзендә уздырылган кичәләр – санап бетергесез. Шәһәр халкы С.Хәким, Ш.Галиев, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, Разил Вәлиев, А.Гыйләҗев, Роберт Миңнуллин, Миргазиян Юныс, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин, Р.Батулла, К.Булатова, Шаһинур Мостафин, Марсель Галиев, Фоат Садриев, Мәдинә Маликова, Гәрәй Рәхим, Газиз Кашапов, Илфак Ибраһимов... һ.б. дистәләгән талантның иҗат кичәләрен мөназара кылды. Чаллының үзендә яки якын-тирәдәге Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Мамадыш, Сарман районнарында иҗат итүче әдипләргә багышланган янә дистәләгән кичәләр, төбәкләрдә йөзләрчә очрашулар... Шуларга Вахит әфәнденең хезмәттәшләре белән төрле төбәктәге авылларны, хәтта аларның зираттагы кабер ташларын «айкап», «Мәйдан» журналының 10 санын аерым районнарга, тагын 70 кә якын санны төрле язучыларыбыз иҗатына багышлавын гына искә төшерсәк тә – никадәрле хезмәт, күпме эзләнүләр...

Аяз Гыйләҗев исемендәге театр сәхнәсендә юбилярны Чаллы шәһәренең ике элекке хаким урынбасарлары Фәйрүзә Мостафина белән Рамил Хәлимов, бүген урынбасар булса да Вахит әфәнде белән өч дистә ел буена таныш Венер Харисов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, фән докторлары Хатыйп Миңнегулов белән Искәндәр Гыйләҗев, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Актаныш район башлыгы урынбасары Дилбәр Әнвәрова, әдип туган Иске Байсар авылының җирле үзидарә башлыгы Рәмис Сафин, Актаныш якташлар җәмгыятенең Чаллы һәм Түбән Кама калаларындагы җитәкчеләре Фәнис Газетдинов белән Фирдәвес Ханов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлекчә рәисе Рөстәм Ганиев, юбиляр белән бергә Казан каласыннан һәм Мөслимнән килгән каләмдәшләре Рәдиф Гаташ, Фоат Садриев, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Рөстәм Галиуллин, Рафис Корбан, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, сәхнәдә моң бүләк иткән Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Илсөяр Зарипова, Нияз Һашимов, Илһам Хисмәтуллин, Чаллының – «Болгар», Актанышның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбльләре, Чаллы драма театры артистлары да Вахит әфәндегә колач җитмәс иҗаты һәм эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен кызганмады. Без инандык, өч дистә китап, 15 кә якын тарихи роман, йөзәрләгән тарихи язмалар авторы булган халык язучысының хезмәте милләт тарихыннан юылачак түгел.

Г.ӘБСӘЛАМОВА. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев