Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Разил ВӘЛИЕВ: АЛДА ӘДӘБИЯТ ЕЛЫ

Һәр адәм баласына исем кушкан кебек үк, елларны да ниндидер исем белән атау бик борынгы заманнарда ук гадәткә кергән. Шәрекъ илләрендә Яңа елга бер җанвар исеме биреп, анда шул җанварның иң яхшы сыйфатларын күрергә тырышалар. Бер-бер артлы ат, елан, маймыл һәм башка елларны үткәрдек. Күрәсең, заман үзгәрүе йогынты ясыйдыр, соңгы...

Һәр адәм баласына исем кушкан кебек үк, елларны да ниндидер исем белән атау бик борынгы заманнарда ук гадәткә кергән. Шәрекъ илләрендә Яңа елга бер җанвар исеме биреп, анда шул җанварның иң яхшы сыйфатларын күрергә тырышалар. Бер-бер артлы ат, елан, маймыл һәм башка елларны үткәрдек. Күрәсең, заман үзгәрүе йогынты ясыйдыр, соңгы вакытларда елларны икенче төрлерәк атый башладылар. Узган ел Тарихи һәйкәлләрне саклау елы булды, шул уңайдан күп кенә чаралар узды. Ә 2014 ел тарихка Мәдәният елы буларак кереп калыр.

Билгеле, Мәдәният елында бик күп эшләр башкарылды. Моны инкарь итеп булмый. Республиканың икътисади нигезе тагын да ныгый төште, ил каршында дәрәҗәсе дә үсте, шәһәр һәм авыл урамнары шәхси машиналар белән тулды, юллар салынды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары калкып чыкты, тормышыбыз да бераз көйләнде. Дөрес, Мәдәният елына өметләр зуррак иде. Хөкүмәт мәдәнияткә кагылышлы күбрәк проблемаларны хәл итәр дип көткән идек. Ләкин аларның барысын ук башкарып булмады. Шулай да Мәдәният елында бик мөһим проблемаларны калкурак итеп күрсәтә алдык.

Бик күп чаралар үтте. Аларда республика җитәкчеләре дә катнашты. Мәдәнияткә, әдәбияткә кагылышлы проблемаларга аеруча басым ясалды. Әйтик, без күптәннән инде Татарстанда, Казанда әдәбият музее булырга тиеш дип сөйлибез. Теләсә кайсы халыкны аның мәдәнияте дәрәҗәсеннән чыгып билгелиләр. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, мөгаен, киләчәктә дә шулай булыр. Бер халыкны да менә мең ел элек алар шулкадәр нефть чыгарган, шулхәтле иген үстергән, мал үрчеткән дип искә алмыйлар. Һәр халыкны аның әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә шундый казанышлары булган дип искә алалар.

Менә бу яктан караганда, безнең әдәбият музее нинди халык булуыбызны башкаларга күрсәтеп торыр иде. Икенчедән, бу безнең үзебезгә дә нинди рухи байлыгыбыз булуын белү өчен кирәк. Яшь буын "Менә без нинди зур тарихи байлыгы булган халык икән" дип белеп, горурланып үсәргә тиеш.

Безгә бик күп кунаклар килә, бигрәк тә соңгы елларда. Узган ел гына да ике миллионнан артык турист килде, дибез. Ике миллионнан артык туристның берничә меңе генә шушы музейга кереп караса да, халкыбызның нинди зур рухи байлыкка ия икәнен белеп китәр иде. Сер түгел, хәзергә безнең тарихыбызны, әдәбият-сәнгатебезне чит илләрдә начар беләләр. Без үзебезне, һичшиксез, дөньяга танытырга тиешбез. Ләкин бөтен байлыгыбызны җилкәгә салып, дөнья буйлап күрсәтеп йөреп булмый бит инде.

Дөрес, театрларыбыз соңгы елларда зур дөньяга чыга башладылар. Камал театры берничә мәртәбә Төркиядә, Кытайда, Англиядә, Финляндиядә булды. Опера һәм балет театры Аурупа илләрендә еш йөри. Башка театрлар да чыккалый. Шулай да даими рәвештә дөньяны иңләп-буйлап йөрибез дип әйтә алмыйм әле. Ә менә туристлар безгә бөтен җирдән килә. Казанга Универсиадага 100 меңнән артык кеше килде. Киләсе елга су спорты буенча дөнья чемпионатына да 100 меңләп кеше киләчәк. Аннары футбол чемпионаты була. Анда килүче кунаклар да күп булыр.

Күп кенә халыкларда бөек шәхесләренә багышланган менә дигән музейлар бар. Ә безнең Г.Тукай музеебыз һаман ярымҗимерек хәлдә. Бу хакта без инде чирек гасыр сөйлибез. Болгар номерларын да җимереп ташладылар. Анда Тукайның мемориаль музеен төзергә вәгъдә иткәннәр иде. Әлегә ул да күренми. Быел Г.Тукай яшәгән урыннар буйлап даими эшләүче туристлык маршруты оештырылыр дип уйлаган идек, анысы да барып чыкмады. Озакламый Габдулла Тукайның 130 еллыгы җитә. Аны зурлап үткәрергә кирәк. Әлеге юбилейга, ниһаять, "Тукай энциклопедиясе" һәм бөек шагыйрьләребезнең 6 томлыгы дөнья күрер дип өметләнәбез. Татар әдәбиятен-мәдәниятен тулырак күләмдә күрсәтергә күптән вакыт инде.

Дөрес, Мәдәният елында музейларга игътибар арта төште. Шунсыз мөмкин дә түгел. В.Аксеновка менә дигән музей салып куйдылар. Е.Боратынский, М.Горький, Л.Толстой музейлары ремонтлана. Болары бик яхшы. Ә Габдулла Тукай музее ни хәлдә, Шәриф Камал, Салих Сәйдәш музейлары?.. Татар халкының күренекле шәхесләре музейларына шулай ук беренче чиратта игътибар бирергә кирәк иде.

Мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - ул авыл мәдәният үзәкләренең торышы. Республикада меңләгән татар авылы бар. Моңа кадәр йөзләгән мәдәният йорты ярымҗимерек хәлдә иде. Югыйсә, авылда яшәүчеләр дә шәһәр халкы белән тигез хокуклы. Шәһәр кешесе теләгән спектаклен, киносын карый ала. Ә авыл кешесе кая барсын?! Гел район үзәгенә генә йөреп булмый бит инде. Авылларга республика театрлары да сирәк чыга. Шунысы куанычлы, әлеге проблема әкренләп хәл ителә башлады кебек: быелгысы елны гына Татарстан авылларында 47 яңа мәдәният йорты төзелде, бу эш киләсе елда да дәвам ителәчәк.

Соңгы елларда китапханәләр эшен заманга яраклы итеп үзгәртергә тырыштык. "Модель китапханә" дигән хәрәкәт башланды. Куелган шартлар буенча, китапхәнәнең бинасы нинди таләпләргә җавап бирергә, анда нинди китаплар булырга тиешлеге күрсәтелгән. Бу юнәлештә күпмедер эшләр эшләнде дә инде. Китапханәгә халык йөрсен өчен, ул җылы да, якты да, җиһазлы да, барлык яктан уңайлы да булырга тиеш. Анда кампитры да, телевизоры да, ксероксы да, Интернеты да, гәзит-журналлары да булсын. Китапларның яңалары да, борынгылары да кирәк. Сине китапханәчеләр елмаеп каршы алсыннар.

Республика Мәдәният министрлыгы карамагында 1550 китапханә эшли. Болардан тыш мәктәп китапханәләре дә бар бит әле. Һәр китапханәгә республикада чыга торган гәзит-журналларны берәр генә данә булса да яздырасы иде. Ул чагында вакытлы матбугат чараларының тиражы да арта төшәчәк. Без бу юнәлештә эш алып барабыз. Моның өчен быел республика бюджетыннан 14 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Мәдәният елында Президент программасы нигезендә, инде әйткәнемчә, авылларда клублар, мәдәният йортлары салынды. Күптән түгел курчак театры яңа бинага күчте. Борынгы Болгарыбыз ЮНЕСКО исемлегенә керде. Әмма елның дөньяга яңгыраган иң зур вакыйгасы халыкара Төрксой оешмасының Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итүе булгандыр. Ел дәвамында тарихка кереп калырлык күп чаралар узды, төрки дөньяның менә шулай күпләп, бергәләшеп Казанга җыелганын күргәнебез юк иде әле. Казанга галимнәр, сәнгать әһелләре, артистлар, рәссамнар, язучылар, шагыйрьләр, әдәби журнал мөхәррирләре дә килде. Әгәр милли мәдәниятебезне, ахыр чиктә, халкыбызны саклап калырга телибез икән, безгә - төркиләргә берләшергә кирәк.

Төрксой чараларының иң зурысы инде "Turkvision" җыр бәйгесе булды. Анда катнашу өчен 25 илдән вәкилләр килде. Йомгаклау концертын кырыклап телерадиокомпания трансляцияләде. Бу инде Татарстанны дөньяга таныту өчен иң үтемле чараларның берсе иде. Бәйгене 300 миллионнан артык кеше караган. Андый зур аудиторияне тагын каян табасың ди!

Киләсе ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Ул Мәдәният елының дәвамы булыр. Мәдәният елында без җыелган проблемаларны хәл итү хакында бик күп фикерләр алыштык, хыял дәрьясында шактый киң җәелдек. Әдәбият елында безгә тирәнгәрәк үтеп керергә, конкрет гамәлләргә күчәргә кирәк булачак. Ниһаять, кайбер мәсьәләләрнең чишелешен дә табарбыз. Әдәбият өлкәсендә исә безнең чишәсе, хәл итәсе проблемаларыбыз күп әле. Беренче чиратта ул - әдәбият, сәнгать әһелләренең матди хәле. Әгәр дә аларның тормыш шартларын - матди хәлләрен яхшырта алмыйбыз икән, әдәбият, сәнгатькә мөнәсәбәтне яхшы якка үзгәртү мөмкин булмаячак. Бүгенге яшьләр кайда акча мул - шунда урнашырга тырыша. Акча аз түләнә икән, ул - дәрәҗәле һөнәр саналмый. Мәсәлән, әгәр урам себерүчегә 50-60 мең түләсәләр, анда эшкә урнашу өчен чират торырлар, димәк, бу һөнәрнең дәрәҗәсе артыр иде.

Көтүче дә бездә данлы һөнәр саналмый. Ә Америкада көтүче ул - ковбой. "Ковбой" диюгә күз алдына баһадир егет килеп баса. Чөнки аны идеаллаштырганнар. Әмма бер нәрсәне, бер һөнәрне дә сүз белән генә идеаллаштырып булмый. Димәк, анда көтүче-ковбойга мөнәсәбәт тә, түләү дә яхшыдыр. Безгә дә әдәбият-сәнгать әһелләренә яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Совет чорында иҗат кешеләре хезмәте шактый югары бәяләнә иде. Дөрес, ул чакта да проблемалар күп булды. Теләгәнеңне язып та, бастырып та булмады. Бүген язарга була, бастырырга да. Ләкин роман, поэма, җыр, музыка язып, картина ясап кына тамак туйдыра алмыйсың.

Матбугатка мөнәсәбәт тә әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Билгеле, моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Дөньяны Интернет челтәре басты. Бездә менә Интернет килде дә басма-кәгазь матбугат бетәчәк дип саныйлар. Әмма мондый коткыга бирешмәскә кирәк. Алар бер-берсенә комачауламый, киресенчә, берсен-берсе тулыландыралар гына. Алга киткән Аурупа илләрендә дә, Америка Кушма Штатларында да алар янәшә яши.

Ашыгыч кирәк булган мәгълүматларны мин үзем Интернеттан эзлим. Шуннан табам. Шәхсән үзем Интернетка бик үк ышанып та бетмим. Анда ялган мәгълүмат та шактый. Интернетта күбрәк балалар утыра. Кызганыч, алар еш кына шунда кереп адашалар да. "Интернет баткагыннан" саз чәчәген эзләп табу бик авыр шул.

Ә менә гәзит-журналлар бөтенләй башка. Аларда материаллар вак иләк аша үтә. Журналистлар ни язарга, халыкка ни кирәген белә, аннары материалларны бүлек мөхәррирләре, баш мөхәррирләр тикшерә, редакцияли. Мин үзем басма матбугатка күбрәк ышанам.

Бюджет кабул иткән сессиядә мин "Мәдәнияткә акчаны 1 сумга кимрәк бирсәк, киләчәктә хокук саклау органнарына ун сум артыграк бирергә мәҗбүр булачакбыз", дигән идем. Юк, җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә, хокук саклау органнарын җитәрлек дәрәҗәдә финанслауга һич тә каршы түгел мин. Әмма җинаятьчелекне бетерүнең бердәнбер чарасы полициягә яңа форма тектерү яисә яңа төрмәләр төзү генә дип уйлау да дөрес түгел. Мәдәниятсез җәмгыятьнең беркайчан да җинаятьчелектән башы чыкмасына иманым камил.

Исәпсез-сансыз вакыйгалары белән 2014 ел тәмамланып килә. Тагын берничә көннән яңа 2015 елга - Әдәбият елына аяк басабыз. Аны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк, халкыбыз өчен файдалырак итеп үткәрергә иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев