Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рашат НИЗАМИ: СҮЗГӘ – МӘРХАБӘ!

Җирдә тагын бер могҗиза яши: Үтеп туфрак, еллар аркылы, Безнең көнгә кадәр килеп җиткән Китап сүзе, кеше акылы. Бездән никадәр ерак булмасын, күз алдына китерү читен түгел: буын арты буыннар дәрелфанилыктан дәрелбакыйлыкка күчкән, ләкин алар тудырган һәм иҗат иткән сүз байлыгы, халык теле, дәверләр кичеп, мәңге саекмас хәлендә исән калган....

Җирдә тагын бер могҗиза яши:
Үтеп туфрак, еллар аркылы,
Безнең көнгә кадәр килеп җиткән
Китап сүзе, кеше акылы.

Бездән никадәр ерак булмасын, күз алдына китерү читен түгел: буын арты буыннар дәрелфанилыктан дәрелбакыйлыкка күчкән, ләкин алар тудырган һәм иҗат иткән сүз байлыгы, халык теле, дәверләр кичеп, мәңге саекмас хәлендә исән калган. Бу урында «Кешегә рәхмәт, сүзгә рәхмәт...» дип дога кылсаң да, бик урынлы булыр.

Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай: сүз (һәм акыл) ярдәмендә тормыш-яшәештәге, табигатьтәге әллә ничаклы серләр һәм күренешләрнең үзәгенә, түренә үк үтеп керергә мөмкин. Борынгы кеше күреп тә, тотып та карый ала торган су, җир, ут кебек атамаларны уйлап тапкан икән, бу - аларның аваз белән тәгъбир ителүе генә түгел, билгеле бер мәгънәгә ия булуы да. Кешенең абстракцияләү сәләте киң колачлы сүзләрне дә тудырган һәм дөньяны танып-белүгә хезмәт иткән: яшәү, гомер, белем, батырлык, ирек, көч, горурлык... Соңрак, табигать һәм андагы предметлар, күренешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнә һәм ача башлагач, кислород, водород, атом кебек сүзләр барлыкка килгән. Боларны күреп, кулга тотып булмый, ләкин факт: алар дөньяви төзелештә материя, ярымабстракт хәлдә яши бирә.

Бу дөньяда сүзләр магиясеннән дә көчлерәк нәрсә бар икән? Сөйләгән сүз бары «эфир»га очарга мөмкин, ә менә ташка, китапка басылган сүзнең көче һәм кыйммәте беркайчан да югалмый. Халык телендә «китап сүзе» дигән гыйбарә мөкатдәс, акыллы, зирәк сүз дигәнне аңлата.

Шунысы хак: әгәр кешелек хәрефләр һәм китап басуны уйлап тапмаган булса, без әле һаман да борынгы бер җәмгыятьтә яшәп ятар идек.

Аңлашу һәм аралашу чыганагы буларак, сүзнең тагын бер вазифасын әйтеп узасы килә: эшләнгән эшкә, хезмәткә сүз белән бәя бирелмәсә, аның кыйммәте шуның кадәр генә, ул бары һавада «эленеп» калачак. Сүз - һәрвакыт, һәркайда һәм безнең һәр шөгылебездә кирәкле элемент, корал.

Тагын әле телне тоемлау дигән нәрсә дә бар дөньяда. Бу яктан язучылар, билгеле, иң сизгер, иң нечкә тоемлы халык. «Мәдәни җомга» гәзитендә тел галиме Илдар Низамов күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның телгә үтә дә сак килүе, аларны дөрес, зирәк һәм үтемле файдалана белүе хакында күләмле мәкалә язып чыкты. Бу үрнәк һәм тәфсилле мәкаләдән соң миңа әлеге темага яңалык өстәүнең кирәге дә калмады шикелле.

Тагын шунысы хактыр: сөйләмдә һәм язуда телбизәкләр дә мулдан булырга тиеш. Чәчәннәрчә матур итеп сөйләү һәм җырларны башкару өчен шулай ук табигать биргән аерым осталык, сүз һәм фикер байлыгы кирәктер.

Иҗатын 1920-30 елларда башлаган Ленинград прозаигы Илья Бражнин язучылык турындагы бер китабында («Сумка волшебника») сүзне очар кошка тиңли. Бу урында ничек инде Мостай Кәримнең «Күкрәгемнән кошлар очырам...» - дигән канатлы сүзләре искә төшмәсен ди!

Татарстанның дәүләт суверенитетын дәгъвалаган көннәрдә без кемнәрнең генә ялкынлы чыгышларын тыңламадык! Ләкин шушы ораторлар арасында ут яндырып сөйли һәм гавамны үзенә карата алган берничә шәхес кенә хәтердә: Зәки Зәйнуллин, Рабит Батулла, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Әзһәр Шакиров... Кызыл сүзләрне мулдан сибүгә караганда дөресен һәм ихластан сөйләү алтын бәясенә тиң иде ул чакта.

Белүемчә, биология фәнендә дә конкуренция дигән бер термин бар. Никадәр сәер тоелмасын, менә шушы конкуренция дигән нәрсә хәтта телләр арасында да яшәп килә. Бу капма-каршылыкны үзебезнең мисалда да күреп-белеп торабыз ич: урыс теле татар теленең әһәмиятен һәм аның ролен юкка чыгарырга, аны йотарга тели. Бу - конкуренция инстинкты гына түгел, барыннан да элек Русия күләмендә алып барылган сәясәт җимеше.

Бездә урыс теле, гомумән, «киллер»га әйләнеп бара. Алман драматургы Г.Лаубе бик тә дөрес һәм акыллы сүзләр әйтә: «Халыкның теленә һөҗүм итү -аның йөрәгенә һөҗүм итүгә тиң», - ди ул. Ә менә 309 нчы федераль закон Русия Федерациясендә милли телләрне кысрыклауга һәм аның мөмкинлекләрен чикләүгә «яшел ут» кабызды.

Мондый мөнәсәбәт хәтта дин кадәр дингә дә үтеп керде. Бер генә диндә дә дини бәйрәмнәрне чит телдә уздыру юктыр, дип беләм. Ә менә без хәзер Гает һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә урыс телен бик еш эшкә җигәбез: янәсе, вәгазь вә үгет-нәсихәтләр яшьләр һәм татарчаны яхшы белмәүчеләр аңына барып җитсен...

Дөнья мәйданында да тын һәм гаугасыз ярыш дәвам итә: мировой инглиз теле урыс теленең функцияләрен көннән-көн, елдан-ел кысрыклый бара. Ничек итепме? Кампитр, Интернет һ. б. шундый технология ярдәмендә.

Шөкер, гасыр катламнарын кичкән ана телебез яши, дәвам итә, иҗтимагый тормышта үз урынын даулый. Ул - агрессив тел түгел, аның кояш астында яшәргә тулы хакы бар. Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллин 60 нчы елларда ук бик тә дөрес әйткән:

Минем телем -
меңәрләгән ишләре күк
тыйнак тел ул.
Басынкы ул:
халыкара конгресслар,
парламентлар ачып йөрми,
акча, чеклар битенә менми.
Сугыш ачмыйлар минем телемдә,
капитуляция дә ясамыйлар...

Кайсы гына телне алсак та, андагы сүзләр беркайчан да сугышны мактамый, аңа дан җырламый. Чөнки теләсә кайсы сугышның синонимы бер генә: үлем... Сәясәтчеләр китереп чыгарган сугыш һәм сугыш кораллары хәтта сүзне дә үтерергә мөмкин. Чөнки яу кырында башын салганнарның әйтелмичә калган сүзләре дә корал ярдәмендә һәлак ителә, мәңгелекнең салкын куенына кереп югала. Әйтик, урыс-чечен сугышында катнашкан 18-19 яшьлек егет-солдатларның күпмесе сөйгән кызына «Яратам... мине көт...» дигән сүзләрен дә әйтә алмыйча кара туфракка күчте!..

Безнең язмыш-яшәешкә Табигать тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул - безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек, нәфислек, сакчыллык, мәхәббәтнең сафын тели. Без аның кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр сакласак иде.

Халкыбызның бөек бер казанышы буларак, татар теле - урыс теле һәм башка чит телләрнең байлыгын да тәрҗемә аша бөтен тулылыгы белән әдәбият сөючеләр күңеленә илтеп җиткерә ала. Бездә моның мисаллары җитәрлек.

Ватаныңа, туган ягыңа мәхәббәтне туган телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Аннары... Федор Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән сүзләренә ияреп, шуны әйтәсе килә: кеше сөйләшә һәм елмая белсә генә дөнья азмы-күпме яхшыга таба үзгәрер. Могҗиза буларак, сүз - безгә кадәр дә яшәгән, бездән соң да яшәр, иншалла!

Могҗиза. Сер. Тылсым. Татар теле хәзинәсендә болар өчесе дә тирән чагылыш тапкан. Безнең ана телебез талгын чишмәдәй челтери, тулы елгадай горур ага, карурмандай моңлы шаулый.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев