Рамил Төхфәтуллин: «Музыкаль театр кирәк»
Музыкаль театр темасы озак еллар дәвамында «һавада эленеп» торды.
Камал театры бинасында музыкаль-драма театры ачылу мөмкинлеге дә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановның, җәмәгатьчелек белән киңәшеп, бу мәсьәләне өйрәнергә йөкләмә бирүе дә билгеле. Әмма әлегә бу тема җәмәгатьчелектә актив күтәрелми. Битарафлыкмы бу?
Электрон газета һәм сайтлар әлеге тема белән кызыксынучы, хәтта үз күзаллаулары булган кешеләр барлыгын күрсәтте. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин – шуларның берсе. Бәлки, аның концепциясе бәхәскә дә җирлек бирер, бу да яхшы, иң мөһиме – битараф булмау. Без алга таба да бу теманы дәвам итәргә, битараф булмаган кешеләргә сүз бирергә әзер.
– Рамил әфәнде, без Музыкаль драма театры барлыкка китерү турында язганда сезнең бу темага битараф булмавыгызны күрдек. Музыкаль театр буенча күзаллауларыгызны халыкка бәян итик әле. Сүзебезне Музыкаль театрга билгеләмә бирүдән башлыйк.
– Билгеләмәгә килгәндә, аның аңлатмасын Заманча театрның дөнья энциклопедиясеннән табарга була. Әмма бу – фән термины түгел, фән әйләнешендә кулланылмый. Опера жанрыннан читләшеп, яңа музыкаль формалар, жанрлар булдыру «музыкаль театр» төшенчәсен барлыкка китерде.
Музыкаль театрның булуы – ул милли мәдәниятнең сыйфат күрсәткече. Республикада Опера театры барлыгын күздә тотсак, Музыкаль театр буш урында барлыкка килмәячәк.
Тарихка мөрәҗәгать итик. 1938 елда Казанда Милли опера театры булдыру турында Совнарком карары чыга. Аннан алдарак, 1934 елда, Мәскәү консерваториясенә татар төркеме җибәрелә. Анда җырчылар Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиевлар гына түгел, композиторлардан Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, шулай ук, Муса Җәлил һ.б. була. Сүз уңаеннан, Усман Әлмиев – хәтта Станиславский алдында чыгыш ясаган шәхес. Алар 4 ел эчендә профессионал булып кайта. Уку дәверендә республика студиягә 1 млн сум субсидия бирә. Мин бу эш-гамәлләрнең максат өчен нигезе булуын күрсәтү өчен сөйлим.
Тагын да тирәнрәк керсәк, 1923-1924 елларда ук инде Опера театрын булдыру турында республика комиссиясе төзелгән була. 1923 елда зур вакыйгалар кузгала. Мәсәлән, Антон Эйхенвальд халык җырларын симфоник оркестр белән эшкәртеп концерт бирә. Комиссия булдырылгач, опера язарга команда туплана. Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов катнашында төркем 1925 елда Фатих Әмирхан либреттосына «Сания» беренче татар операсын тудыра. 1930 елда Мәҗит Гафури либреттосы белән шул ук команда «Эшче» операсын иҗат итә. Шулай әкренләп репертуар туплана башлый. Гәрчә аларның әле махсус биналары да булмаган…
– Ә безнең хәзер киресенчә, бина бар. Тик аны нәрсә белән тутыру турында сүз бара.
– Безнең бәхетебезгә Рәисебез гениаль фикер яңгыратты. Музыкаль мирасыбызны саклау һәм үстерү өчен, 100 елга беренче мәртәбә безгә шундый мөмкинлек туды. Республикада яшәгән күп санлы халыклар өчен бу үр бүләк булыр иде. Халыкны югары сыйфатлы сәнгатькә җәлеп итү, югары музыкаль зәвык тәрбияләү дигән сүз бит ул.
Монда бит дөньякүләм шедервларны – оперетталарны, мюзиклларны күрсәтеп булачак. Балалар өчен күпме кызыклы музыкаль әкиятләр бар – аларны чыгару мөмкинлеге туа. Без монда аутентиклык турында да сүз кузгата алабыз. Безнең Мирасханәдә әкиятләр генә дә 2 меңнән артык, 7 меңнән артык халык җырлары тупланган. Бу эшкә фәнни күзлектән карамыйча булмый.
Баксаң, үткән гасырның 30нчы елларында Мәскәүдә ГИМН дигән аббревиатуралы (Государственный институт музыкальной науки) оешма булган. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач кына ябыла. Уйлап карагыз әле: ул вакытта нинди тирән караш туган һәм фәнни күзлектән эш алып барылган! Ни гаҗәп, ул замандагы белгеч-җитәкчеләр тирәнрәк фикер йөрткән икән. Чөнки бары тик фән критерийларына нигезләнеп эш итү амбициоз һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
– Без опера турында сүз алып барабызмыни? Чөнки Опера театры дип башладыгыз.
– Юк, әмма Музыкаль театрда да музыка беренчел булып тора. Музыкаль драма, дигән сүзләр дә йөри. Белүебезчә, беренче тәҗрибә итеп, 1917 елда Солтан Габәши Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәренә музыка яза. Соңрак Фәтхи Бурнашның «Таһир–Зөһрә» спектакленә дә музыка яза. Шулай ук, К.Тинчурин С.Сәйдәшев белән берлектә музыкаль драма жанрын барлыкка китерә. Ләкин болар – музыкага салынган драма әсәрләре. Ә музыкаль театрда музыка идарә итә. Анда музыка хуҗа, бар нәрсә дә музыкага буйсына.
– Сез әйткән максатларны Опера театры гына башкарып чыга алмый идемени соң? Музыка бит аларда беренчел. Безнең музыка театры турындагы хыялыбыз аларның эшләп җиткермәвеннән килеп чыктымы соң әллә?
– Сез хаклы. Заманында Опера театрында гөрләп эшли торган татар труппасы бар иде (1990 елда Опера театры контракт системасына күчә. – авт.). Тарихка күз салыйк. 1941 елда Нәҗип Җиһановның М.Җәлил либреттосына язылган «Алтынчәч» операсының премьерасы була. Арам Хачатурян белән Дмитрий Шостакович та ул әсәргә зур бәя биргән. 1945 елда Фәрит Яруллинның «Шүрәле»се сәхнәгә менә. Мантыйкый сорау туа: ул заман кешеләре бездән акыллырак булганмы, тирәнрәк уйлаганмы? Ул вакытта җиңел булганмы? Әлбәттә, юк. Әмма милли мәдәниятнең киләчәген аңлау дәрәҗәсе күпкә тирән булган. Шуңа күрә дә Рәисебезнең бу фикерне яңгыратуы татар халкы өчен бик кыйммәтле. Бу фикергә ике куллап ябышырга кирәк. Шикләнергә түгел, ябышырга кирәк! Чөнки безнең көчле нигезебез – Мирасханәбез бар.
Опера театры темасына кагылганбыз икән, шуны да әйтергә мәхкуль – Опера театрында яшьләр труппасы булырга тиеш. Чөнки Россиядә бөтен театрларда диярлек ул практика кулланыла. Кызганыч ки, талантларыбыз читкә китергә мәҗбүр. Рузилләр, Альбиналар, Аидалар... Боларны тупласаң, бер труппа җыела. Бу темага чаң кага-кага, чаңның диварчыклары нечкәреп бетте.
Безнең республикада иң кыйммәтле чынбарлык – ул кластер системасы: музыка мәктәбе, музыка көллияте һәм консерватория. Без бөтен кадрларны һәм контентны үзебез булдыра алабыз. Ә алга таба аларны кайда эшләтергә – анысы проблемага әверелде. Нишләргә тиеш ул балалар?
Опера театрының бүгенге сәясәте, ягъни, яңа административ моделе үз кадрларыбызга эшләргә, үсәргә киртә куя.
– Димәк, без сезнең белән Музыкаль драма театры түгел, ә Музыкаль театр турында сүз алып барабыз?
– Төрле форматлар булырга мөмкин. Инглизчә «сross culture» дигән термин бар, ягъни, мәдәниятләр кисешүе. Анда жанрлар күп төрле: спектакльләр, опера, лекция, перформанс, заман музыкасы концертлары – бер түбә астында классика белән заманча, традицион белән инновация...
Иң борчыганы – бу тема буенча сәламәт булмаган тынлык. Югыйсә, бу бит уникаль мөмкинлек. Бәлки, кулуарларда фикер алышалардыр. Ләкин сездәге мәкаләдән һәм «Таяну ноктасы»ндагы тапшырудан тыш, башкача фикер алышу күренми. Ул тапшыруда композитор һәм сәнгать белгече Эльмира Галимовадан тыш, музыкага турыдан-туры кагылышлы кеше юк та иде. Бу тапшыру оеткы салу өчен бик файдалы иде, ләкин аның дәвамы күренми. Ә бит бу мәсьәләне профессура даирәсе хәл итәргә тиеш.
– Кемнәр алар? Һәм белгечләрнең уртак фикере нинди?
– Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, күренекле композиторыбыз Резеда Әхиярова, Казан дәүләт университеты профессорлары Зилә Сөнгатуллина һәм Әлфия Җаппаровалар, барысы бертавыштан, Музыкаль театрның кирәклеген ассызыклады. Аның булмавы безне хәтта кимсетә, диделәр. Һәрберсенең үз индивидуаль карашы да бар.
Рәшит Кәлимуллин, мәсәлән, бүген уңай шартларның туры килүен әйтте. 20 ел элек кадрлар юк иде, ди. Бүген 20ләп композитор бар: Эльмира Галимова, Лилия Таһирова, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина... «Бүген безнең шундый байлыгыбыз бар», – ди. Зилә Сөнгатуллина да шул фикердә. Алар укытучы буларак та кадрларны урнаштырырга урын булмавына борчыла. Бер Опера театры гына бу катлаулы мәсьәләне хәл итә алмый. Күп музыкантлар эшсез йөри. Музыкаль театр Казанны тагын да ямьләндереп җибәрәчәк, диләр.
– Белгечләр миллилек яки мультимәдәнилек ягыннан ни ди соң?
– Күбесе, милли әсәрләр белән беррәттән дөнья шедеврлары башкарылырга тиеш, дип тәкърарлый. Репертуар чәчәкләр бәйләме кебек төрле-төрле булырга тиеш. Классика да, милли дә – калейдоскоп кебек. Процентлап бүлсәк, мирасыбыз 70 процент, мюзикл һәм оперетта, драма спектакльләре, экспериментлар – һәрберсе 10 ар процент. Илебезнең сәясәте традицион мәдәниятне саклау икәнен истә тотсак, бу шуңа туры килә. Контент җитмәсә, башка театрлардан франшиза сатып алырга була.
– Мирасыбыз дигәндә, кайчандыр язылган музыкаль әсәрләр күздә тотыламы?
– Кемдер аларны архаик әсәрләр дияргә мөмкин. Ләкин монда бәхәскә урын җитәрлек. Чын музыка картаймый. Либреттога тирән мәгънәләр салынган икән, аңа яңа төсләр бирү – режиссер эше. Җыеп әйткәндә, бер юнәлеш белән генә барырга кирәкми. Безнең балалар өчен дә контент җитми.
– Атылмаган аюның тиресен бүлгән кебек яңгарамасын иде, әмма сорыйсым килә: бу театрның структурасын күзаллыйсызмы?
– Өч юнәлеш буенча өч сәнгать җитәкчесе: опера-оперетталар, яңа балет һәм хореография, шулай ук, балалар спектакльләре-мюзикллар. Хорда – 30, балетта – 10-20, оркестрда – 50, солистлар – 20. Бөтен труппа шул. Монда хореография, драма һәм вокал синтезы, алар барысы да бертигез югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Һич шигем юк – халык, тамашачы спектакльләрне зарыгып көтәчәк. Бу театр үзен аклый алырмы, дигән сорау туа...
– Ул акларга тиешме? Без Опера театрына ул сорауны куймыйбыз ич.
– «Что дозволено юпитеру, не дозволено быку» дигән әйтем бар. Ләкин без бу сорауга әзер булырга тиеш.
– Сез иҗатчыларны проектларга гына чакырып эшләтмичә, труппа туплау яклы, димәк. Ләкин артистларның яшь чагында барысы да матур ул, бераз вакыт узгач, кайберләре артык йөккә әйләнә. Куып та булмый, кирәкми дә, штат тотып торалар. Бөтен артист та, яшь баргач, легендар Равил Шәрәфиев булып китми бит, гафу итегез.
– Сезне аңлыйм. Театр гел артистлар ягыннан яңарырга тиеш, дигән карашта торасыз. Дөньяда мәдәнияткә карата ике төрле система бар – америка һәм француз системасы. Бездә француз системасы – мәдәният дәүләт идеологиясе канаты астында. Америкада театрлар шәхси кулларда булса да, дәүләт аларга грантлар белән бик күп ярдәм итә. Аларда Бродвей системасы дип аталган контракт системасы да бар. Проектка җыялар да, спектакль күпмедер вакыт баргач, халык кими башласа, табыш керми башлагач, проектны тукталалар да, башка труппа җыялар. Бездә дә хәзер юридик яктан шартнамәләрне бик оста төзиләр – артистның хокуклары чиксез түгел. Минемчә, труппаны яшьләрдән тупларга кирәк.
– Картаялар бит...
– Нишлисең, яшьлек – тиз бозыла торган продукт. Һәрхәлдә әле 10-15 ел эшләтергә була.
– Без Казан консерваториясе чыгарылышларына ышанып торачакбызмы?
– Юк, юк. Әлбәттә, алга таба укытырга җибәрергә кирәк булачак. «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленнән чыккан егетләр-кызлар да эшсез йөри, ГИТИСны тәмамлаган кадрлар буа буарлык.
– Күрәм, сез театр репертуарын күздә тотасыз кебек. Ләкин алда телгә алынган Опера театры алай эшләми. Һәрхәлдә тамашалар еш түгел.
– Аларда, күбрәк уйнаган саен, табышка караганда чыгым күбрәк, дип аңлатыла. Парадокс. Биредә драма театрлары кебек спектакльләр уйнала, әйтик, дүшәмбе – ял, калган көннәрдә эшләргә тиеш.
– Безнең драма театрларда «татар» сүзе бар. Хәтта Опера театры да «татар академия дәүләт» театры дип атала, Аллага шөкер! Мәсәлән, Буа театрында «татар» сүзе юк, һәм театр җитәкчелеге бу булмауны русча спектакльләр чыгаруда уңайлы кулланып килә. Яңа ачылырга мөмкин булган театрда «татар» яки «милли» сүзе булырга тиешме?
– Минемчә, өч төрле исем булырга мөмкин. Беренчесе – Музыкаль театр – дөньяви стандартларга ия булган театр; икенчесе – Милли-музыкаль театр – төп басым татар музыкаль мирасын саклау һәм үстерү, репертуарда дөнья шедеврлары да булырга мөмкин; өченчесе – Татар музыкаль театры, монда тулаем татар музыка әсәрләре һәм спектакльләре генә башкарылырга тиеш була. Асылда бу катлаулы мәсьәләне җәмәгатьчелек хәл итергә тиештер.
– «Татар» сүзен исемдә кулланмауның бер кимчелеге бар. Җитәкче итеп сезнең кебек дип әйтик инде, милли җанлы кешене куйсалар, сез шартлы билгеләнгән «70-75 процент татар әсәре» дигән таләпне тотарсыз. Әмма башка төрлерәк кеше килсә, «татар» сүзе булмау ул кешегә татарлыкка «игнор» өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә.
– Безнең андый мисаллар бар. Әйе, татар фамилиялеләр арасында да татарга зыян салу мисаллары бар. Бу очракта сезнең белән килешәм. Җитәкчелектә милләтпәрвәрлек дәрәҗәсе түбән икән, миллиятлелек дәрәҗәсе аксый, әлбәттә. Тагын бер мәсьәлә бар бит әле – гел татар әсәрләре куелып, заллар тулмаса, нишләргә? Курчак театрына татарча спектакльләргә халык аз йөри, диләр бит. Моңа кем гаепле, дигән сорау туа. Гәрчә бөтенебездә дә гаеп бар.
– Курчак театрын гаепли алмыйбыз. Куеламы? Куела.
– Хәзер әсәр кую белән генә чикләнеп булмый шул. Маркетинг, социаль челтәрләрдәге активлык, тамашачы белән эшләү, мәгариф системасы белән эшләү – барысы да кирәк. «Пушкин картасы»на гына ышанып торсаң, булмый. Мин куйдым да, ә сез килмисез, дип аклану да дөрес түгел.
– Әгәр театр алдына без план үтәү һәм «внебюджет» максатын куябыз икән, тел миссиясе беренчел була алмый. Балаларның татар телен белмәве һәм ата-ананың баласын рус телле спектакльгә алып килүе – Курчак театры гаебе түгел.
– Кызганычка, татар халкының бүгенге тарихи этаптагы халәте куркыныч астында, дияр идем. Бу катлаулы заманда татарларның фикри хәяте шактый тарайды. Умырткабызның дәрте сүнеп барамы, милләтпәрвәрлек хисе юкка чыгып барамы, әмма нәтиҗәдә милли үзаң дәрәҗәсе бүгенге көндә, йомшак кына әйткәндә, мактанырлык түгел.
– Музыкаль театр шушы вазгыятькә уңай өлеш кертерме?
– Төрки халыклар, шул исәптән татарлар да, гомер-гомергә үзләренең кайгы-хәсрәтен, куаныч-сөенечен, гыйшык-мәхәббәтен һәрвакыт җыр аша белдерергә яраткан. Бу – безнең борынгыдан килгән гадәт, милли үзенчәлегебез. Музыкаль театр булдырылуы мәгърифәти-мәдәни милли тормышыбызда бик мөһим вакыйга булыр иде. Яңа мәдәни институция туу татар халкының киләчәге өчен үтә дә әһәмиятле дип саныйм.
Әңгәмәдәш – Рузилә МӨХӘММӘТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев