Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәр сайлау – авыр эш

Туган телләр язмышы, бердәм дәүләт имтиханнары турында күп сөйлиләр. Чөнки бу мәсьәләләр күпчелек гаиләләргә турыдан-туры кагыла. Тик аларны хәл итүдә уңай якка бернинди үзгәрешләр күренми, киресенчә, мәсьәләләр тагын да катлаулана бара.

Туган телләр мәктәпләрдән бөтенләй куылды, дисәк тә, әллә ни хата булмас. Ата-ана  гаризасы буенча, факультатив рәвештә туган телне атнага бер-ике сәгать укытып балага ныклы белем биреп булмый. Телләрне үстерү зарурлыгы турында көне-төне сөйләнеп, үзләре конкрет бернәрсә дә эшләмәүчеләр күбәйде. Андыйлар галимнәр, язучылар, әдәбият-сәнгать тармагында эшләүче белгечләр арасында бигрәк тә күп. Балаларга мәктәпләрдә генә түгел, урта һәм югары уку йортларында да туган телдә белем бирергә кирәк дип туктаусыз сөйлиләр, ә үз балалары чит илләрдә белем ала. Хәер, бу безнең татарның элек-электән килә торган гадәте. Үткән гасыр­ның илленче еллары ахырында, алтмышынчы еллар башында Нәҗип Җиһанов, Шәйхи Маннур, Гадел Кутуй, Гариф Гобәй, Рәхим Саттар кебек күренекле шәхес ияләренең уллары-кызлары университетның рус филологиясе бүлегендә укыды. Үзе рус милләтеннән булса да, гомере буе татар халкына хезмәт иткән Александр Ключарев та малаен рус филологиясе бүлегенә бирде. Югыйсә, Александр Сергеевичның хатыны  татар кызы иде. Ул чорда татар интеллигенциясе күренекле вәкилләре арасыннан бердәнбер кешенең – драматург Таҗи Гыйззәтнең улы Казбекның гына татар филологиясе бүлегендә укуын хәтерлим. Дөрес, университетка кергәнче Казбек Гыйззәтов хәрби училище тәмамлаган, офицер булып хезмәт итәргә өлгергән, партиягә дә кергән иде инде. Университетны тәмамлагач Казбек докторлык диссертациясе яклап, философ булып китте. Казан югары уку йортларында укытты, ректорлар белән килешеп, дәресләрен татарча да алып барды.

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханын бары тик русча гына тапшыруны таләп итү халыкта зур ризасызлык тудырды. Ләкин шунысы гаҗәп, шул ук халык тарафыннан  сайланган парламент моның белән килешеп яши. Татарстаннан сайланган депутатлар да, бирегә кайтып очрашулар үткәргәндә, радио һәм телевидениедән чыгышларында гаҗәеп тырышып эшләүләре белән мактана. Әмма БДИ яки милли мәсьәләләргә кагылышлы законнар кабул иткәндә тыныч кына утыра бирәләр, нәрсә тәкъдим ителә, шуны яклыйлар.

Ата-аналарның балаларын милли мәктәпләргә бирмичә, рус мәктәпләрендә укытуларын гаепли алмыйм. Ата-ана киләчәктә баласының яхшы һөнәр сайлавын, югары белем алып чыгуын,  кеше булуын тели. Милли мәктәптә укыган баласына БДИне русча тапшыруның бик авыр буласын белә ул. Шунлыктан аның бурычын мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырыша.

Бердәм дәүләт имтиханының файдалы ягы да бар. Югары уку йортына кергәндә, кабат имтихан бирү таләп ителми. Бердәм дәүләт имтиханындагы билгеләр генә исәпкә алына. Югыйсә, без укыган чорда имтихан саны чамадан тыш күп иде.  Урта мәктәпне тәмамлаганда физкультура һәм сызымнан тыш барлык фәннәрдән имтихан бирдек. Университетка кергәндә тагын җиде имтихан тапшырырга туры килде – рус теле буенча язма һәм телдән, татар теле буенча да язма һәм телдән, тарих, география, чит тел (немец теле). Мондый хәл әле яшүсмерләрне  нык арыта, билгеле. 

Ул чорда да югары уку йортларының һәрберсендә конкурс шактый зур иде. Беренче елны үтә алмаучылар эшкә урнашты. Кирәкле фәннәр буенча программаны кабатлау өчен кичке мәктәпләргә йөрде. Егетләрнең кайберләре, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, кабат имтихан тапшырды. 

Бүген бердәм дәүләт имтиханы системасының бары русча гына тапшырырга тиешлегеннән тыш тагын бер зур кимчелеге бар дип саныйм. Абитуриентка документларын берничә уку йортына тапшырырга рөхсәт бирелә. Нәтиҗәдә, ул БДИ билгеләре суммасы кайда җитә, шунда кабул ителә. Шуңа күрә бик күпләр үзләрен кызыксындырган һөнәрне үзләштерә алмый. Вакыт бушка үтмәсен дип, кая алалар, шунда укып йөри. Диплом алып чыккач,  бик күпләр алган һөнәре буенча эшләми, базарда сату итә яки бизнеска кереп чума. Биш-алты ел бюджет акчасын туздыру бернинди файда бирми, салым түләүчегә зыян гына китерә.

Элек диплом тапшырылгач, яшь белгечне 2-3 елга мәҗбүри рәвештә эшкә җибәрү системасы бар иде. Борчыласың юк, укып бетергәндә сине эш көтеп тора. Урыннарда синең киләсеңне белеп фатир яки тулай торак әзерләп куелган була. Бик күпләр шунда гаилә корып, төпләнеп тә калды. Теләмәгәннәр – билгеләнгән вакыт беткәч, туган якларына кайтып китте. 

Хәзер югары уку йортлары коридорлары абитуриентлар белән тулы. Быел Россиядә 730 мең бала урта мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына баса. Бу узган ел белән чагыштырганда 15 меңгә күбрәк икән. Югары уку йортларында әзерләнгән бюджет урыннары мәктәпне тәмамлаучыларның 57 процентына җитәчәк. Андый урыннар барысы 514 мең, ягъни узган елга караганда тугыз меңгә арткан.

Татарстан уку йортларына узган ел белән чагыштырганда урыннар биш процентка артык бирелгән. Бу, беренче чиратта, медицина, педагогика, инженерлык һәм IT белгечләренә карый. Иң күп бюджет урыны Казан федераль университетына бирелгән: 5392 урын. Технология университеты (химия-технология институтының) – 3813, Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) 1991, Казан дәүләт энергетика университетының – 1920, Идел буе  физкультура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең 772 бюджет урыны бар. 

Татарстанга өстәлгән бюджет урыннарының иң күбесен – 412не Казан федераль университеты эләктереп калган. Аларның 85е фундаменталь медицина һәм биология институтына бирелгән. Минем карашымча, федераль университет составында медицина белгечләрен әзерләүнең,  бәлки, бөтенләй кирәге юктыр. Казанда ил күләмендә дан тоткан медицина университеты бар бит инде. 

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык фәне институтында 171 студент бюджет исәбенә кабул ителә. Узган ел федераль университет буенча иң югары конкурс нәкъ менә шушында булган. Бер урынны 24 абитуриент дәгъвалаган.

КФУ быел техник юнәлешләргә игътибарны арттырган. Математика һәм механика институтына – 26, физика институтына –  22, информация технологиясе һәм системасы югары мәктәбенә – 14, геология һәм нефть-газ технологиясе институтына 12 өстәмә бюджет урыны бүлеп бирелгән. Ә менә “Педагогик белем бирү (туган тел һәм мәктәпкәчә белем) юнәлеше бөтенләй ябылган. Туган телгә игътибарны көчәйтергә кирәк дип туктаусыз сөйләнеп йөргәндә, менә шундый аяныч хәл!

Юристларның 48 бюджет урынын кыскартканнар. Быел биредә дәүләт хисабына бары 31 студент кына белем алачак. Читтән торып белем алучылар саны да 50 гә киметелгән. Идарә, икътисад һәм финанслар институтында (элеккеге КФЭИ) 227 бюджет урыны калдырылган. Моңарчы ул 246 булган.

Билгеле, юристлар, икътисадчылар әзерләүне киметү инде берничә ел бара. Шуңа күрә мондый хәл берәүне дә гаҗәпләндерми. Ә менә журналистларның көндезге уку бүлеген ябу бөтенләй көтелмәгән хәл  булды. Бүген милли матбугатның өмете Россия ислам университетында гына. Аның журналистлар әзерләү өчен 25 бюджет урыны бар.

Казан илкүләм технология университеты – КХТИ быел 123 бюджет урынын югалта. Аеруча сизелерлек кыскартулар бакалавриат программасына кагыла. “Компьютер һәм  информация фәннәре”, “физика-техника фәннәре һәм технологиясе” юнәлешләренә быел бюджетта укырга алу бөтенләй каралмаган. Республиканың бердәнбер төзелеш югары уку йорты – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты үзенең тоткан урынын һаман югалта бара. Былтыр биредә 136 бюджет урыны кыскартылган иде. Быел тагын 11 урын кимеде.

Илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ Россия Мәгариф министрлыгы конкурсында  катнашып,  өстәмә рәвештә 99 бюджет урыны алган. Үсеш нигездә “авиатөзелеш” һәм “очу аппаратлары двигательләре” юнәлешләренә туры килә. 

Быел Казан дәүләт энергетика университеты  түгәрәк датаны – 50 еллыгын билгеләп үтә. Университет юбилеен 50 өстәмә бюджет урыны белән каршылый. Бакалавриаттагы “гамәли математика”, “информатика”, “электроника”, “приборлар ясау” юнәлешләренә урыннар өстәлгән “Казан дәүләт энергетика университеты быел энергетика һәм нефть, газ эшкәртү технологиясе буенча белгечләр әзерли башлый. Шулай ук, гадәти булмаган һәм яңартыла торган энергия чыганагы” программасында бакалавриат һәм магистратурага укучылар кабул ителә. 

Идел буе физкультура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясендә бюджет урыннары 154кә арткан. Бу бигрәк тә “физик культура”, “спорт күнегүләре” юнәлешләренә карый. Республикадагы югары уку йортлары арасында академиядә конкурс чагыштырмача түбән. Узган ел бер урынга уртача ике кеше туры килгән. Биредә “туристлык”, “сервис” һәм “кунакханә эше юнәлешләре популяр санала. Узган ел аларда бер урын өчен биш абитуриент ярышкан.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев