Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милли рухлы шәхесләр

Илдә «Гаилә елы» дип игълан ителгән 2024 ел татар дөньясы өчен «Шәхесләр елы» буларак та үткәрелә.

Бу турыда карар Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының узган ел ахырында үткән утырышында кабул ителде. Һәр гаиләнең аерым шәхесләрдән торуын истә тотсак, мондый тәкъдим бик урынлы. Милли Шура һәм Башкарма Комитет җитәкчеләре әлеге проектны болай дәлилли: «Халкыбызның куәте – аның милли лидерларында, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә. Татар халкын аның шәхесләре, алар тарафыннан башкарылган хезмәтләр бизи». Дөньяга даны таралган, бөтен Россиядә, төбәкләрдә, район-шәһәрләрдә мәшһүрлек казанган милләттәшләрне белеп яшәү тарихи әһәмияткә ия. Милләтебезне яшәтүгә өлеш кертүче үрнәк кешеләрнең шәхси сыйфатларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, яшьләрне тәрбияләү өчен дә махсус чаралар кирәк.

Шәхесләр дигәндә, без беренче чиратта үзләренең хезмәтләре, шәхси сыйфатлары белән милләткә ярдәм иткән каһарманнарны һәм XIX гасыр азагы – XX гасыр башы мәгърифәтчеләрен, әдипләрен искә алабыз. Һәр заманның һәм татар мохитенең йөзе булырлык затлар, зур ачышлар ясаган милләттәшләр үрнәге, татар халкының язмышын хәл итүчеләр хәзерге яшьләр өчен дә, бөтен дөнья өчен дә бик кызыклы. Аларның үрнәге милләтебезнең абруен күтәрергә, аны яшәтергә ярдәм итә ала. 

Конкрет алганда, без кемнәрне милләтне данлаучы, аны ничек яшәтүче шәхесләр буларак таныр­га тиеш соң? Моны Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы әгъзалары һәм милли экспертлар катнашлыгында үткәргән утырыш та тикшерде. Казанның Нариман урамында – җәмәгатьчелектә «Милләт йорты» аталучы (110 ел элек монда Галимҗан Баруди җитәкчелегендә «Милләт» типографиясе дини китаплар баскан) тарихи йортта үткән бу җитди сөйләшү менә шул мәсьәләләргә багышланды. Җыелышны әлеге йортның хуҗасы, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов алып барды. Ул – Бәләбәй эшкуары, нефтьче булып эшләгән һәм 15 ел элек «Милләт» йорты бинасы хәрәбәләрен аукционда сатып алып, тарихи һәйкәл итеп тергезгән химаяче буларак мәгълүм шәхес. Рәүф әфәнде үзе – Башкортостанда мәчетләр, милли мәктәпләр төзеткән, хатыны Гөлфия белән дүрт улын милли рухта тәрбияләгән, дистәгә якын оныгын татар итеп үстерүче, үзе шактый өлкән яшькә җиткәч тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Казанда Ислам университетын тәмамлаган үзенчәлекле шәхес. 

Беркемнең дә шәхес булуы турында күкрәк тамгасы яки таныклыгы юк. Әмма аксакалларның кемне шәхес итеп тану турындагы фикере уртак. БТК Милли Шура әгъзасы тарихчы Дамир Исхаков, җырчы һәм педагог Миңгол Галиев, хокукчы Рафаэль Шакирҗанов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Казанның Апанай мәдрәсәсе ректоры Әхмәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатибы Нияз Сабиров, Санкт Петербург эшкуары Кыям Курмакаев шәхесләр тәрбияләү темасының шактый катлаулы булуын билгеләде. 

Беренче актуаль фикер: шәхес булу өчен югары дәрәҗәләр, дан шөһрәт алу гына җитми. Зур түрәләр, атаклы кешеләр, бай эшкуарлар, генераллар, министрлар шәхес түгел, дип әйтә алмыйбыз. Дөнья көтүче һәр кешенең язмышы, холкы, фикерләре үзенчәлекле. Ләкин шәхси фикере, дөньяга карашы, яшәү рәвеше, тормыштагы конкрет гамәлләре халкыбызга кирәкле, милли мәсләккә туры килгән кеше генә милләт өчен шәхес буларак таныла. Ә кемнәр танылмый? Тормышка, илгә, халык язмышына битараф, кемнәрдер кушкан фәрманны үтәп, аягурә катып торучы яки теләсә нинди гамәлгә сәләтле кешеләрне шәхес дип санамыйлар. Матди байлык, хакимияттәге дәрәҗә, шөһрәтле исем яки алтын погоннар – шәхес булуны гарантияләми дә, алыштырмый да. Гади солдат, офицер, инженер, агроном, укытучы, табип, төпле җитәкче, тирән фикерле белгеч, яхшы балалар үстерүче дә шәхес булырга мөмкин.

Тагын бер уртак фикер – шәхес булып ачылу, танылу юнәлешләре турында. Монда чикләүләр юк: сүз фән һәм техника, икътисад, иҗтимагый тормыш, тәрбия, спорт, сәнгать һ.б. тармакларда зур җиңүләргә ирешүчеләр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлек­леләр, милли тормышны җанландыручылар, яңа проектлар эшләүчеләр турында бара. 

Иң башта «йолдызларны», тирән тарихта эз калдырган шәхес исемнәрен берничә рубрикага (номинациягә) бүлеп искә алыйк.

1. Хакимият: күп гасырлар элек яшәгән юлбашчылар, хакимнәр, ил башлыклары, төбәк җитәкчеләре.

2. Акыл, рухият, иман: тарихи шәхесләр, галимнәр, мәгариф, тәрбия һәм дин эшлеклеләре, язучылар, сәнгать йолдызлары.

3. Технология һәм сәнәгать, икътисад: индустрия, агропром, авыл хезмәткәрләре.

4. Миллият: милли рухлы эшкуарлар, химаячеләр, этнология белгечләре, татар халкы язмышы, тарих, хакимият белән конструктив эш алып баручы җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешма лидерлары.

5. Хокук яклау һәм саклау, мәгълүмат һәм коммуникация: публицистлар, баш мөхәррирләр, наширләр, газета-журнал, телерадиоканал, коммуникация белгечләре.

6. Юл яручылар: сәяхәтче-илгизәрләр, билгесез утраулар, дәүләтләр ачучылар.

8. Мәгърифәт, сәламәтлек сак­лау белгечләре, табиблар.

9. Идарә, җирле хакимият: ихтирам яулаган хуҗалык, район, шәһәр, төбәк җитәкчеләре.

10. Инкыйлаб һәм милли үсеш: милли җәмгыятьләрне оештыручылар, җитәкләүчеләр, халык мәнфәгатен яклаучылар, милләт яшәеше кирәкле идеология әзерләп, татар халкына юл күрсәтүчеләр, тормышны милләтнең хәлен яхшы якка үзгәртүчеләр. Сәясәттә, иҗтимагый тормышта зур нәтиҗәгә ирешкән тәэсирле шәхесләр.

11. Мәрхәмәтле шәфкатьле булулары белән танылган кешеләр, изгелек эшләүчеләр, химаячеләр.

12. Спорт осталары, ил, дөнья, олимпия чемпионнары.

13. Табигать, экология яклаучылар, катлаулы шартларда кыюлык күрсәтеп, табигатьне, кешеләрнең гомерен саклап калучылар.
Шәхесләрнең дәрәҗәсе: милләт өчен иң газиз, булдыклы шәхесләрнең тоткан урыны – «калибры»да төрлечә булырга мөмкин. Милләтнең, төбәкнең, һәр авыл, район, шәһәрдә билгеле кешеләр арасында илкүләм абруйлы шәхесләр дә очрый. Илкүләм тарихи шәхесләргә һәйкәлләр куелырга, алар турында мәгълүмат таратылырга хаклы. Замандаш әдипләргә игътибар күрсәтү – милләт өчен әһәмиятле. 

Милләтнең лаеклы шәхесе буларак танылу уңай төсмерле характеристика алып, рәсми төстә зур дәрәҗәләргә лаек булудан да кадерлерәк билге була ала. Бу төсмернең антонимы – капма-каршы характеристикага төсмерләре – буш, намуссыз, әхлаксыз, милләтсез «антишәхес» буларак халык хәтеренә кереп кала. Милләтнең рухын чагылдырмаучылар, манкортлар, намуссызлар, җинаятьчеләр барлыгын милли җәмгыятьләр һәм мәғрифәтчеләр һәрвакыт белеп торырга тиеш. Казанның бер гимназиясендә укып чыкканнан соң, анда килеп, укучыларны, укытучыларны аткан җинаятче исеме бар илгә таралды. Андый «антишәхес»ләрне булдырмау өчен милли тәрбия бирү ихтыяҗы кискенләшә. Кешелек дөньясында татарны хурлыкка батыручыларны, ялгыш адымнары белән, яман ат алучыларны белеп, җитешсезлекләрне төзәтеп, гыйбрәт алып яшәү дә милли тәрәккыятькә ярдәм итәчәк.

Лаеклы шәхесләрне таныту, аларның үрнәген тарату, исемнәрен мәңгеләштерү ысуллары:

Матбугатта, мәгълүмат чараларында, интернетта хәбәр тарату, ТВ радио аша күрсәтү һәм сөйләү.

Китапларда бастырып чыгару.

Фильмнар, аудио-видеотапшырулар төшерү.

Юбилейлар, бәйрәмнәр, шә­хесләрнең иҗатын, тормышына багышлап конфренцияләр, конкурслар, ярышлар оештыру.

Һәйкәлләр: бюст, стелла, скульп­туралар кую.

Урамнарга, зур оешмаларга исем бирү.

Мәктәпкә, заводка, мәдәният учагына, уку йортына лаеклы шәхесләрнең исемен беркетү.

Дәүләт яки муниципалитет музее, халык музее күргәзмәләре ачылу.

Шул шәхескә багышлаган презентацияләр, конференцияләр үткәрү.

Тукай һәм Җәлил кебек гомумтатар шәхесләр белән беррәттән дистәләрчә, йөзләрчә шәхесне зурлау, аларның тормыш юлын, иҗатын, хезмәтләрен өйрәнү һәм популярлаштыру.

Һәр төбәкнең, һәр авылның яки район­ның, шәһәрнең байрагы булырлык шәхесе, музее, һәйкәле рухи тәрбия, патриотизм, туган як абруе өчен кирәк.

Бөек якташларны, зур шәхесләрне белү һәр кешенең сыйфатын күрсәтә, милли һәм иҗтимагый аңын үстерә.

Критерийлар һәм номинацияләр.

Нинди кешеләр ШӘХЕСЛӘР санала соң? Тарихи һәйкәлгә әверелгән бөек затлар, зур урыннар биләүче җитәкчеләр, матди байлыклар туплаган кешеләр, мәдәният һәм әдәбият классиклары, сәхнә йолдызлары болай да популяр һәм рекламалана. Хөрмәтле илбашлар, академиклар, акыллы һәм тәҗрибәле түрәләр арасында талантлы, кыю, акыллы шәхесләр очрап тора. Эштә, сәясәттә зур дәрәҗә үрләгән, уңышка ирешкән, киң танылган замандашлар арасында милли шәхесләр табу зур тырышлык таләп итә. 

Нинди сыйфатлары һәм хезмәтләре өчен без аларны зурлыйбыз?  Өлкәннәр дә, яшьләр дә ихтирам иткән, һәркайда тансык булган замандашларыбыз кемнәр? Шушы катлаулы сорауга җавап бирер вакыт җитте. 

Аксакаллар шурасы утырышында милли шәхесләрне бәяләгәндә аерым критерийларга, сыйфатларга өстенлек бирү турында фикерләр әйтелде.

Дамир Исхаков татар энциклопедия­сенә кертелергә тиешле җитәкчеләр исемлегенә кемнәрне кертү турында булган бәхәсне искә алды. Республика дәрәҗәсендәге нинди хакимият түрәләре энциклопедиягә кертелә дигән сорау да туган. Ә райком секретарьлары җитәкче түгелмени? 

Әлбәттә, критерийлар кулланганда шаблон булырга тиеш түгел. Җырчы һәм педагог Миңгол Галиев шәхесләрнең милләткә таяныч булуын билгеләде. Шәхесләр мәдәният сәнгать өлкәсендә югары зәвыкъ, рухи байлык үлчәмнәре нигезендә бәяләнергә тиеш. Апанай мәчете имам хатибы Нияз Сабиров милли шәхес критерийларын сайлаганда дини карашларны искә алу һәм бу эшне оештырганда дин эшлеклеләрен дә җәлеп итү кирәк, дип саный. Апанай мәчете ректоры Әхмәт Сабиров татар шәхесен билгеләү өчен дә өстәмә шартлар кирәк, ди.

Әлбәттә, камиллекнең чигенә җиткән идеаль затлар булмый. Шуңа күрә аерым сыйфатларны бәяләү, милләт өчен мөһим номинацияләр буенча милләттәшләрне яки татар халкы өчен кадерле әдипләрне (мәсәлән, тарихчы Михаил Худяковны!) үрнәк шәхес итеп күрсәтү искиткеч әһәмиятле булыр иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев