Марсель Бакиров: Беренчелекне тоткан «Әдәби сүз»
Татар факультетына – 80 ел
КОТЛЫЙБЫЗ!
Күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Хәернас улы Бакиров «Опыт комплексных исследований этногенеза и этнокультурного наследия тюркско-татарского мира» дигән саллы хезмәте өчен ТРның Дәүләт премиясенә лаек булды.
Бүген, университетта татар филологиясе бүлеге ачылуга 80 ел тулган көннәрдә, шушы бүлек тормышындагы мәртәбәле вакыйгалар күңелләрне җилкендереп искә төшә; милли җанланыш чорының кайтавазы булып, кавемебез өчен горурлану һәм җан атып яшәү тойгыларын кабат-кабат кузгатып, куәтләндереп җибәрә. Бу истәлек язмамда мин шул чорда татар теле һәм әдәбияты бүлеге тормышында һәм анда белем алган студентларның күңелендә җуелмаслык эз калдырган яки бер өлешенең язмышында зур роль уйнаган стена газетасы «Әдәби сүз» турында сүз алып бармакчы булам.
Рәсми тел белән әйткәндә, мин – 1956 елда шушы бүлекне тәмамлаган һәм шул ук бүлектә бераз соңрак 50 ел буе укыткан мөгаллим-ветеран. Сугыш чорында ачылган әлеге бүлек нигезендә 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты оештырылды. Ә ун елдан соң, кабат бүлеккә әверелеп, 2011 елда татар теле һәм әдәбияты кафедралары педагогика институты белән берләштерелгәч, университетның филология һәм мәдәниятара институты составында берничә төрле белгеч әзерли торган Г.Тукай исемендәге мәктәп рәвешен алды.
Минем «Әдәби сүз» газетасы белән беренче тапкыр танышуым һәм редколлегия әгъзасы-рәссам сыйфатында газетаны чыгаруда катнаша башлавым 1951 елда университетка укырга кергән чакка туры килә. Бүлегебезнең, милли кадрлар әзерләү үзәге буларак, исеме һәм шөһрәте бөтен татар дөньясын шаулаткан заман иде бу. Моңа ышану өчен бүлеккә укырга керергә ашкынган абитуриентлар санының ел да бер урынга 7–8 кешегә җиткәнлеген әйтү дә җитә торгандыр. Менә шундый зур конкурс, ягъни җиде кат иләк аша сөзелеп үтеп кергәнгә һәм дә монда төпле белем алганга күрә дә, татар филология бүлеген тәмамлап чыгучыларның милләтебезнең алтын баганалары булып китүе бик табигый.
Заманында ике айга бер мәртәбә чыгарылып торган «Әдәби сүз» газетасының да менә шундый саллы тәрбияви чараларның берсе булганлыгы шиксез. Бүлекнең беренче студентлары булган фронтовиклар Мәхмүт Хөсәен, Әхәт Нигъмәтуллин, Ибраһим Нуруллин һәм алардан соң килгән Гариф Ахунов, Яхъя Халитов, Рафак Тимергалин, Зәет Мәҗитов, Фазыл Фасиев кебек булачак олпат затларыбыз тарафыннан оештырылып һәм юлга салып җибәрелгән бу газета ничәмә еллар буена яшь талантларга иҗади чирканчык алырга мөмкинлек биргән, машинкада басылган өйрәнчек һәм иң тәүге әсәрләре белән башкаларны таныштырган. Студент чагында минем әлеге газетаны чыгаруда рәссам буларак катнашуым асылда миннән алда гына газетаны бизәү, рәсем ясау белән шөгыльләнгән Г.Ахунов һәм Я.Халитовның үзләре теләп алынган җәмәгать эшен эстафета рәвешендә дәвам итү булган.
Кабат «Әдәби сүз» белән тыгыз бәйләнешкә керүем Уфада татар телендә чыга торган өлкә газетасы «Кызыл таң»да ун ел эшләп, альма-матерга әйләнеп кайтканнан соң булды. Бу юлы инде имтиханнар аша үтеп, аспирантурада укый башлау белән үк, мине ошбу газетаның мөхәррире итеп билгеләделәр. Без әлеге җәмәгать эшенә алынганда, «Әдәби сүз» университет күләмендә чыга торган башка стена газеталары арасында өченче урынны били иде. Ачыклап әйткәндә, үзебезнең тарих һәм филология факультетының горурлыгы булып саналган «Ленинское знамя» һәм география факультетының «Географ» исемле рус телендә чыгарылган газеталарыннан калыша иде.
Мактанып әйтүем түгел, мөхәррирлек вазыйфасы йөкләнгәч, журналистлык тәҗрибәсен файдаланып һәм, әлбәттә инде, талантлы студентларны җәлеп итеп, без «Әдәби сүз»не тиз арада беренче урынга чыгардык. Газетаның күләме зурайды, 7–8 ватман кәгазе бер-бер артлы ябыштырылып, буйга озынлыгы 5–6 метрга җитә торган иде. Һәм тагын бер яңалык: номер саен студентларның иҗат үрнәкләреннән торган «Әллүки» исемле әдәби-сәнгати кушымта биреп баруны гамәлгә керттек. Шагыйрь Зәет Мәҗитов һәм соңрак Мөхәммәт Мәһдиев алып барган әдәби түгәрәккә йөрүчеләрнең өйрәнчек әсәрләре шунда дөнья күрә иде. Хәтеремдә, Марсель Галиевнең беренче хикәясе, Рифә Рахман, Җәүдәт Сөләйманов, Газинур Морат, Рәмис Аймәт, Рөстәм Сүлти, Илсөяр Иксанова кебек булачак язучыларның тәүге шигырьләре «Әллүки» кушымтасында басылып чыкты. Соңыннан төрле рәсми басмаларның баш редакторы булып киткән Роза Туфитуллова, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон язучылык һәм журналистлык тәҗрибәсен башлап шушында алдылар.
Без мөхәррир булган елларда Азат Ганиев, Мөдәррис Вәлиев, Мәхтүм Мостафин, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Нәҗип Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш) кебек һәрьяктан да талантлы һәм киләчәктә зур юлга чыгачак студентлар бу газетаның бизәлешенә, шрифтларының матур итеп язылышына һәркайсы кабатланмас һәм үзенчәлекле өлеш кертте. Газетаның йөзе рәссамның осталыгына һәм тапкырлыгына нык бәйле булганлыктан, вакыт-вакыт мин теге яки бу зур датага бәйләнешле плакат яки гомуми фон рәтендәге рәсемнәрем белән, йә булмаса карикатуралар ясап, үзем дә катнаша торган идем.
Рус филологиясе һәм тарих бүлекләре, үзара берләшеп, «Ленинское знамя» газетасын кабат беренче урынга чыгарырга кат-кат тырышып карады. Бер елны хәтта мөхәррирлеккә партбюро кушуы буенча, дөресрәге, үзе теләп, Флёра Сафиуллина алынды. Гадәттән тыш активлыгын һәм таләпчәнлеген эшкә җигеп, шул максатка ирешергә, кемлеген күрсәтергә булды. Конкурста катнашырга тиешле октябрь ае санын кача-кача, безгә күрсәтмичә әзерләүләре истә калган. Әмма шул вакытта рәссам булган Зиннур Мансуров тарафыннан, без өйрәткәнчә, «Аврора» корабле, Кышкы сарай, Петропавловск крепосте манарасы һәм бастион-ныгытмаларының һәм шулар фонында восстаниегә күтәрелгән массаларның соры бәрхет кәгазьдән кисеп ясалган һәм дә буйдан-буйга «Әдәби сүз»нең аскы ягына ябыштырылган барельефы бөтен факультетны шаккатырды. Өстәвенә, газета җырлап укыла торган материалларны эченә алганлыктан, бу юлы да көндәшләребезне өскә чыгармадык.
Менә шулай яратып, йөрәк җылысын кушып чыгарганга күрә дә, ары таба безнең газета Мехчылар клубында Совет районы күләмендә үткәрелгән дивар газеталары ярышында шулай ук беренчелекне алды. Шуннан соң берничә ел үткәч, педагогика институтының Ершов урамында урнашкан спорт залында бөтен югары уку йортларындагы дивар газеталарының шәһәр күләмендәге конкурсы уздырылды. Зур зал идәненә һәр институт газетасының өчәр саны җәеп салынган иде. Казан төзелеш институты, Казан авиация институты студентлары тарафыннан чыгарылганнарындагы рәсемнәр барыбызның да игътибарын җәлеп итеп, үзенә тартып торды.
Ләкин комиссия әгъзалары газеталарның күзгә чалынып торган урыннарына гына түгел, ә аларның гомуми сыйфатына, бербөтен буларак нинди тәэсир калдыруларына игътибар иткәннәр. Шул исәптән материалларның төрлелеге һәм нинди тематик блокларга бүленүе белән дә кызыксынганнар. Язган ризык теш сындырып булса да керә дигәндәй, шул күп санлы газеталар арасында җиңеп чыгып, безнең «Әдәби сүз» беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Иң мөһиме, исеме җисеменә туры килә торган әлеге газета ярты гасырдан артык ничәмә чыгарылыш татар студентларын художестволы-эстетик яктан тәрбияләгән, аларга мәгариф һәм культура өлкәсендә эшләячәк җитлеккән милли кадрлар һәм талантлы язучылар, журналистлар булып китәргә, олы юлга чыгарга ярдәм иткән әдәби-педагогик корал иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев