Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан буйлап әдәби сәяхәт

Казан үзәгендә бушлай әдәби экскурсия үткәрелде. Экскурсияне «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин алып барды.

«1930 елларның әдәби Казаны» дип аталган әлеге сәяхәтне Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Ачык университет» проекты Татарстан Милли музее һәм «Татар китабы йорты» белән берлектә үткәрде. Экскурсияне «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин алып барды.

Экскурсиягә килүчеләр Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Фәхри Әсгать, Һади Такташ, Муса Җәлил, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Габдулла Тукай, Шәриф Камал яшәгән яки эшләгән биналар белән танышты.

Сәяхәт Кремль урамында урнашкан Ленин һәйкәле янында башланды. Монда университетның татар язучылары белән бәйләнеше турында сөйләнде, университетта дистә еллар буена әдәбият түгәрәк эшләп килүе, соңыннан бик тә күренеклегә әверелгән шагыйрь һәм язучыларның шунда чыныгу алуы турында әйтелде. Ленин һәйкәле каршындагы бер бинаның Фәхри Әсгать белән бәйләнеше, аны белүчеләр бик аз булуы, тик ул да кыска гына гомере эчендә әдәбиятка зур өлеш кертүе турында сөйләнде.

Аннан соң янәшәдәге «УНИКС» мәдәният-спорт комплексының Һади Такташка бәйле тарихы да искә алынды. УНИКС» бинасы да – безнең әдәбият өчен мөһим бина, чөнки аны төзегәндә Такташ яшәгән йорт сүтеп ташланган, әмма университет җитәкчеләре «УНИКС» бинасының бер почмагында Такташка багышланган мемориаль бүлмә ачарга, йә һичь­югы диварга истәлек тактасы беркетеп куярга вәгъдә биргән булган, тик анда бернинди бүлмә дә ачылмый, такта да куелмыйча кала.

Шуннан соң яшьләр Черек күлгә таба юл тотты, Гомәр Гали яшәгән бина белән танышты. «Гомәр Гали – Казанда татар язучыларын туплаган, оештыр­ган, аларга әдәби хәрәкәттә үсәргә ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Аның хикәяләре дә бар, ләкин ул әдәбиятта тәнкыйтьче буларак билгеле. Гомәр Галине татар әдәбиятының премьер-министры дип тә йөрткәннәр», – дип мәгълүмат бирде экскурсияне алып баручы. Аның кулга алынуы, лагерьга эләгүе, кире Казанга кайтуы һәм сөргенгә җибәрелүе кебек гыйбрәтле һәм әремдәй ачы фактлар да яшереп калдырылмады.

 Гали Гомәр яшәгән йортның күршесендә урнашкан Мергасов йорты бар. Анда озак еллар буе Кави Нәҗми яшәгән. Нәҗми – Татарстан Язучылар союзының беренче рәисе. Шушы ук йортта, Кави агай күршесе булып, Абдулла Алиш көн иткән, соңрак бу йортта Ибраһим Гази да яшәп алган.

Яшьләр алга таба Кремль урамындагы 21 нче йортка таба юнәлде, хәзерге вакытта анда «Түбәтәй» кафесы урнашкан. «Хәзер «Татмедиа»да бара торган процесслар элек шушында булган», – дип аңлатты Айдар Шәйхин. Аның сүзләренчә, бу – татар язучылары күпләп җыелып утырган бина, анда берничә редакция урнашкан, җыелышлар узган, нәшрият тә булып алган.

Экскурсия Кремль урамыннан Муса Җәлил урамына таба дәвам итте. Анда хәзерге вакытта реконструкцияләнә торган бина каршысында тукталдык, ул йорт белән мөнәсәбәттә анда Кәрим Тинчурин яшәве искә алынды.

Алда – Бауман урамы. Анда элек әдәби тормыш кайнап торган, монда татар әдәбияты өчен әһәмиятле урыннар да байтак. Экскурсион төркем «Ногай» оте­ле каршында тукталды. Ул бинада элек Матбугат йорты, Язучылар союзы идарәсе, Тукай клубы, Камил Якупов исемендәге типография дә булган. Хәзер «Ногай» кунакханәсенә әверелгән бу йортта Тукай клубы гына зал буларак сакланган, кунакханәдә Муса Җәлилнең эш өстәлен күрергә мөмкин, бинаның һәр катында татар әдәбиятына багышланган экспозицияләр дә бар. Шулай ук бина китап белән элемтәсен югалтмаска тырыша, монда хәзер Китап клубы форматында оештырылган ресторан эшли.

Экскурсия дәвамы Островский урамында булды. Монда Яшь тамашачылар театры бинасы элек Татар мәдәнияте йорты булуы, анда Камал театрының беренче иҗат сезоны үтүе һәм Һади Такташ белән хушлашу мәрасиме оештырылуы искә алынды. Шулай ук Яшь тамашачылар театры каршысында 27 яше дә тулмаган бөек Габдулла Тукайның соңгы көннәре үткән бина белән дә таныштык.

«1930 елларның әдәби Казаны» сәяхәте Шәриф Камал яшәгән йортта тәмамланды. Хәзерге вакытта әлеге бинада Шәриф Камал музее һәм «Татар китабы йорты» үз эшчәнлеген алып бара.

Конкрет бу маршрут буенча экскурсия, ягъни Ленин һәй­кәленнән башлап, беренче тапкыр үткәрелде, ләкин бу – Шәриф Камал музееның «Әдәби Казан» дигән җәяүле экскурсиясе, ул 2021 елдан бирле гамәлдә. Кайвакыт ул гаризалар буенча үткәрелә. Гадәттә, маршрут «Татар китабы йорты»нда башлана, аннары Матбугат йортына, Казан университетына, аның ишегалдындагы университет типографиясе урнашкан биналар янына күчә, китап басу тарихы бәян ителә. Бүгенге экскурсия – әдәбиятның 30 нчы елларына багышланган бер өлеше генә. «Ачык университет» кысаларында ул киләчәктә дә гамәлдә булачак. Экскурсияләр киңрәк маршрут буенча да булырга мөмкин. Шәриф Камал тормышы һәм иҗаты белән бәйле аерым биналар да географик яктан киң, аның Казанда яшәгән беренче йорты, ул эшләгән биналар, Тинчурин театры бинасы, шәһәрнең ул өлешендә безнең татар язучылары, композиторлары, артистлары, режиссерлары белән бәйле локацияләр бар. Бүген экскурсия барышында аңлашылды: Җәлил буенча аерым җәяүле экскурсия кирәк, чөнки нокталар бик күп һәм барысы да кызыклы.

Гадәттә китап, матбугат тарихы буенча экскурсияне «Китап йорты»ның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова үткәрә, гомумән алганда, экскурсияләр Милли музей системасына кергән филиаллар ярдәме белән оештырыла. Казандагы әдәбият тарихы нокталары бик кадерле, без дәреслектән яки журнал-газетадан укып белгән кешеләр кайчандыр шушы мәркәздә яшәгән. Алар белән бәйле урыннарны күргәч, тарихка мөнәсәбәт үзгәрә, ул җанлана, якыная, ул кешеләр синең өчен кадерлегә әверелә икән.

Ә татар әдәбияты тарихы белән кызыксынучылар бик күп, шундыйларның берсе Надир Сафиуллин. Аны «Татар китабы йорты»нда узган чараларга да йөри, экскурсиягә дә килгән. Мәскәү өлкәсендәге Электросталь шәһәрендә туып, гомер буе инженер-конструктор булып эшләгән Надир абый хәзер татар әдәбияты белән мавыга башлаган. «Әсәрләр дә укыйм, «Татар китабы йорты»нда узган чараларга да даими рәвештә киләм», – ди ул. Әлеге экскурсия дә аңа күп мәгълүмат биргән.

Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА.

Автор фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев