Яшьләр иҗатка тартыла
Казан дизайн һәм технология көллияте – Россиядә дә танылган мәгариф учреждениесе.
Ул «Мода технологиясе» һәм «Цифрлы модельер» компетенцияләре буенча махсуслашкан үзәк булып тора. Көллият мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, киемнәр дизайны, модельләштерү һәм конструкцияләү, тире һәм мех, тукыма эшләнмәләр технологияләре һ.б. буенча белгечләр әзерли. Көллият укучыларының, «Мода технологиясе» компетенциясе буенча Европа һәм Азия илләре арасында җиңү яулап, алтын медаль ияләре булып кайтуы уку йорты өчен зур горурлык. Студентлар уку йортының «Дастан» милли мәдәният үзәгендә җыр, бию һәм сәнгатьнең башка төрләре буенча да осталыкларын үстерәләр. Моннан тыш, көллияттә студентларның иҗади сәләтен үстерүгә дә зур әһәмият бирелә, «Журналистика» түгәрәге эшли.
Көллият базасында Татарстанның һөнәри уку йортларында белем алучы һәм татар телендә иҗат итүче студентлар арасында барган «Көмеш каләм» республика конкурсының йомгаклау туры узуы да матур гадәткә әверелде. Аны оештыруда көллияттә укучыларга татар теленнән белем бирүче, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлфизә Мулланурова башлап йөри. Быел Татарстан халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында оештырылган һәм милләтебезнең теленә, мәдәниятенә, үзенчәлегенә карата кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән бәйге сигезенче тапкыр уздырылды. Анда катнашучылар татар телендә журналистиканың төрле жанрларында язылган эшләрен һәм шигырь номинациясендә иҗатларын тәкъдим итте.
Катнашучыларны Казан дизайн һәм технология көллияте директоры, бәйгене оештыру комитеты рәисе Ирек Даутов сәламләде һәм иҗатка тартылучы яшьләребезнең, төрле һөнәр ияләре булуына карамастан, туган телебездә иҗат итүләрен ассызыклап үтте, конкурста катнашырга теләк белдереп иҗат иткән, конкурсның йомгаклау этабына килгән һәр студентның җиңүче булуын ассызыклады. Оештыру комитеты рәисе шулай ук иҗат сөюче яшьләрне илһамландырып, конкурска әзерләүче педагогларга рәхмәт белдерде. «Тегүчеме ул, эшчеме ул, чигүчеме, прорабмы, укытучымы, слесарьмы, автомеханикмы – аның саф татар телендә үз һөнәре, аралашкан дуслары, күңеленә хуш килгән вакыйгалар турында матур итеп яза, сөйли белүе куандыра», – диде ул.
Конкурста республиканың Казан, Чаллы, Әлмәт Арча, Әтнә, һ.б. шәһәр-районнарыннан политехника, авыл хуҗалыгы, педагогика, архитектура һәм төзелеш, политехника, медицина, автотранспорт, технология һәм дизайн, авиация һәм техника, нефтехимия, сәүдә-экономика көллиятләрендә укучы егетләр һәм кызлар үзләренең иҗатларын тәкъдим итте. Аларны татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова, журналист, «Догалы өй» газетасы мөхәррире Фирая Моратова бәяләде.
Бердәм Дәүләт имтиханы, бердәм стандарт дигән проектлар уку йортларында русча укытуга китерсә дә, туган телебездә иркен сөйләшә һәм иҗат итә торган яшьләребезнең булуы аеруча сөендерде. Әйтик, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше көллиятендә белем алучы Раян Шакиров үзенең образларга бай шигырьләре белән җәлеп итте. Аны киләчәктә танылган шагыйрь булыр, дип фаразладык. Арада алга таба шәп журналист булырдай яшьләребез булуына да игътибар иттек.
Конкурстан соң, кунаклар көллият эшчәнлеге, «Мода студиясе» белән таныштылар, «Дастан» милли мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче яшьләр әзерләгән концертны тамаша кылдылар.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев