Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәүзия Бәйрәмова: Чыңгыз Айтматовның татар нәселе

Чыңгыз Айтматовның 95 еллык юбилее уңаеннан Бакуда, 2023 елның 25 декабрендә, халыкара фәнни конференциядә ясаган чыгыш тезислары

Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Габделвәлиева татар булган. Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә 1860 елларда Вятка губернасының Малмыж өязе, Мәчкәрә авылында туган  (хәзерге Кукмара районы). Нәгыймә апаның әнисе Газизәбану Шаһиева да татар милләтеннән хәзерге Казахстанның Җидепулат-Семипалатински шәһәрендә туган. Шулай итеп, дөнья­күләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов әнисе ягыннан тулысынча татар милләтеннән, затлы морзалар нәселеннән. Ул моны үзе дә белгән һәм гомеренең ахырында булса да татар тамырларын танып, 2006 елның 15 сентябрендә Кукмара музеена түбәндәге сүзләрне язып җибәргән:

«Дорогие учредители музея Кукмора! Выражаю Вам искреннюю благодарность за информацию о создании родославной Абдулвалиевых, моих предков по материнской линии. Для меня такая чудесная весть была неожиданной и исторически великой для всего нашего семейства Айтматовых, для моих предков. Вы установили нашу родословную на Кукморской земле. Теперь эта деревня будет для нас святым местом...» 

Чыңгыз Айтматов татар әби-бабалары туган җирне – Кукмара төбәген үзе өчен изге җир, дип атаган. Һәм гомеренең ахырында ул Татарстанга кайтуын ешайт­кан, 2005 елда Казанның меңъеллык тантаналарын күреп тетрәнгән, үзенең дә татар милләтенең бер улы булуы белән горурланган. 2008 елның маенда, 80 яше тулыр алдыннан, ул татар бабасының туган якларына – Кукмара төбәгенә барырга, туфрагына тезләнеп дога кылырга дип юлга чыккан... Соңгы сәфәренә... Гасырларга сузылган 80 еллык гомерендә туган нигезгә кайтып тезләнергә бер көн вакыт җитми... Каты авырып киткән Чыңгыз Айтматовны 16 майда Казан хастаханәсенә салалар, аннан аңсыз хәлдә Германиягә дәваланырга озаталар, ул шунда, данлыклы Нюрнберг шәһәрендә 10 июнь көнне мәңгелеккә күчә... 

Чыңгыз Айтматовның татар тамырлары моңа кадәр фәнни яктан өйрәнелмәгән, ул хакта җитди хезмәтләр юк иде. Шушы бушлыкны тутыру өчен, Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме һәм ярдәме белән, мин 2015 елда «Ана» дип аталган фәнни-тарихи китап бастырып чыгардым, 2018 елда ул рус теленә тәрҗемә ителеп, «Татарская мать Чингиза Айтматова» исеме астында дөнья күрде, 2020 елда Төркиядә дә басылып чыкты. 

Чыңгыз Айтматовның татар нәселе башланган Кукмара яклары – бик борынгы төбәк. Гомумән, кешеләр бу тирәләрдә моннан ун мең еллар элек яшәгән, бу турыда Мәчкәрә авылыннан алынган борынгы табылдыклар сөйли. Мәчкәрә авылыннан шулай ук Алтын Урда чоры тәңкәләре дә табыла. Димәк, биредә татарлар инде шул чорларда ук яшәгән. Казан җимерелгәч, аларга качып котыла алган казан татарлары да килеп кушыла, Касыйм ханлыгында, мишәр илендә хәлләре авырайгач, чукынудан качкан татар-мишәр морзалары да биредә сыену таба. 

Мәчкәрә авылының – Ишмән иленең Чыңгыз Айтматов бабалары яшәгән чорларына – 18-19 гасырларга күз салыйк. Бу авыл ул вакытта ук гөрләп торган, саладан бигрәк, каланы хәтерләткән, мәгърифәт-мәдәнияте белән нык аерылган, сәнәгать-промышленность ягыннан да үзәк ролен башкарган. 18 гасыр ахырында инде монда таш мәчетләр һәм данлыклы мәдрәсәләр булган, 19 гасырда исә Мәчкәрәдә киҗе-мамык, бәс-тукыма фабрикалары, чуен кою заводлары гөрләп эшләп торган, аның сәүдәгәрләре дөнья белән эш йөрткән. 

Беренче гильдияле Малмыж купецлары Үтәмешев-Габделвәлиевләр хәйриячелек белән дә шөгыльләнгән – алар Малмыждан Казангача арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр салдырган һәм тоткан. «1802 елда Казанда алар акчасына «Иске таш» мәчете һәм 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелә», дип язалар алар турында. Моның өстенә Үтәмешевләр төрле дәрәҗәдәге депутатлар, гласныйлар, җәмәгать эшлеклеләре дә булып тора.  

Әйе, Ч.Айтматовның татар тамырлары Мәчкәрәдә, биредәге  зиратта 33 борынгы кабер ташының 22-се шушы затлы нәселнеке булуын да әйтеп үтәргә кирәк.   

Ч.Айтматовның татар тамырларын мин ике төп чыганакка тая­нып өйрәндем, беренчесе – Кукмара төбәгенең Мәчкәрә авылында табылган Ишмән шәҗәрәсе, икенчесе – Киров өлкәсенең дәүләт архивында сакланган ревизия материаллары. Ч.Айтматовның әнисе Нәгыймә апа шушы Ишмән нәселеннән булган, бу шәҗәрә 1851 елда Туктар Ибраев тарафыннан төзелгән, шәҗәрә бүгенге көндә Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музеенда саклана. Нух галәйһиссәламнән башланган бу борынгы шәҗәрәдә легендар Кара бәк, Бачман хан, Сократ хәким исемнәре теркәлгән, Кара бәк нәселенең Рум тарафыннан, Византиядән килгәнлеге кат-кат әйтелә, Искәндәр-Зөлкарнәй исеме кабатлана. (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995, 111 б.) Ягъни, Ч.Айтматовның борынгы татар бабалары затлы нәселдән булган, анда төньяк төбәкне үз идарәсендә тоткан татар ханнары, мишәр морзаларының каны ага, һәм ул моны яхшы белгән. 

Бу зур татар нәселенең дәүләт архивларында сакланган икенче чыганагы – 1850, 1858 елларда Россия империясендә уздырылган ревизия материаллары. Билгеле булганча, Нәгыймә Айтматованың кыз фамилиясе Габделвәлиева, 1858 елның 4 мартында Мәчкәрә авылында уздырылган ревизия материалларында ул нәсел теркәлгән. (Государственный архив Кировской области, ф.176, оп.2, д.1670, стр.305-306.) Ул чагында нәсел башында торган Габделвәли Гайсинга – 60, аның улы Хәсәнгә 26 яшь була, ә Хәсәннең улы Хәмзә әле тумаган була, шуннан чыгып, без Хәмзә Габделвәлиевны, ягъни, Ч.Айтматовның татар бабасын 1860 нчы елгылар, дип әйтә алабыз. Монда тагын бер тарихи шәхесне – Исхак Габделвәлиевны искә алырга кирәк, ул – Хәмзәнең әтисенең энесе. Менә шушы Исхак хаҗи 1880 елларда Мәчкәрәгә кайтып, абыйсы Хәсәннең балалары Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галияне Урта Азиягә алып китә, шулай итеп, Габделвәлиевләр хәзерге Караколга килеп җитә һәм шунда төпләнеп кала. 

Исхак Габделвәлиев  яшьтән үк Казанда, Оренбургта, Троицкида, Эрбеттә сәүдә тирәсендә эшләп байый, аннан Семипалатинскида һәм Петропавлда үзенең сәүдә үзәкләрен ача, соңыннан Верный (хәзерге Алма-Ата) шәһәренә килеп урнаша. Ул бөтен Җидесу төбәгенең иң зур бае булып таныла, бөтен Россия һәм Кытай белән сәүдә итә. Хәзерге Алматада татар бае Исхак Габделвәлиевнең зур-зур таш кибетләре, «Пассаж» биналары сакланып калган, ул үзе 1911 елда вафат була һәм Верный шәһәренең мөселман зиратына җирләнә. «Татарские купцы Габдулвалиевы внесли значительный вклад в развитие народного просвещения татар и других тюркских народов Семиречья, – дип яза галимнәр. – На их средства в г.Верный было построено медресе «Исхакия», в котором преподавали выпусники лучших новометодных медресе Казани, Оренбурга и других городов России». (Татары Казахстана. – Казань, 2017, стр. 67-68.)

Бертуган Габделвәлиевләр исә Ыссык-Күл буйларында ныклы тормыш башлап җибәргән, алар  мануфактура, галантерия, тире-­яры белән сәүдә иткән, Караколда зур-зур кибетләр ачканнар, заводлар салганнар, диңгездәй күлдә пароход-яхталар тотканнар. ХХ гасыр башында Каракол-Пржевальскида инде ун меңнән артык кеше яшәгән, анда алтмыштан артык промышленность предприятиесе эшләп торган, аларның абсолют күпчелеге татарлар кулында булган. «В 1906 году из 102 купцов было 78 татар», дип яза Хәмзә Габделвәлиевнең оныгы Ринат Габделвәлиев үзенең китабында. (Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек, 2013.) Уйлап кына карагыз – бер шәһәрдә генә 78 татар бае! Караколдагы бөтен тегермәннәрнең, май язу, йон эшкәртү  корылмаларының, аяк киеме тегү цехларының, тире эшкәртү, сабын кайнату производствосының, такта яру заводларының хуҗалары татарлар, шул исәптән бертуган Габделвәлиевләр дә  булган.

Исхак хаҗи абыйсының улы Хәмзәне балдызы Газизәбануга өйләндерә. Газизәбану – Семипалатински шәһәреннән Мөхәммәтзариф Шаһиевның кызы була, ул үзенең тыйнаклыгы, матурлыгы, яшьлеге һәм сафлыгы белән аерылып тора. Яшькелт күзле, ак йөзле Нәгыймә әнисенең тышкы кыяфәтен дә, холык-фигылен дә үзенә ала...

1883 елда Караколда Җәмигъ мәчет төзелә, аны төзүдә Хәмзә Габделвәлиев тә беренчеләрдән булып катнаша. Ул гына да түгел, аның барлык балалары да диярлек, шул исәптән Нәгыймә дә, шушы мәчет каршындагы мәдрәсә-мәктәптә башлангыч белемне ала.

Беренче үзешчән театр нәкъ Хәмзә бай йортында оеша, үсмер Нәгыймә ул спектакльләрдә төп рольләрне уйный, аларны карарга хәтта тирә-күрше авыллардан да җыелалар. Мондый кичәләрдә Тукай, Пушкин шигырьләре укыла, Европада белем алып йөргән Сабир андагы мәдәният үрнәкләре белән дә таныштыра. Дини һәм милли бәйрәмнәрне дә бөтен шәһәр белән бергә Хәмзә байлар өендә билгеләп үтәләр. Бу хәлләр барысы да 1917 елга хәтле була, әлбәттә.

Караколда Хәмзә белән Газизәнең 8 баласы туа, Нәгыймә шуларның бишенчесе... Сигез бала, сигез язмыш, сигез бәхет, сигез кайгы... Дөньяның иң бәхетле балалары булып та, бу дөньядан кыйналып, атылып, ватылып, әмма сатылмыйча китүчеләр... Кайсы сугыш кырында, кайсы сугыштан соң яралардан үлүчеләр, Сталин чоры корбаннары, халык дошманнары, ачлыкта-ялангачлыкта, кадерсезлектә калган бай балалары... Совет хакимияте Хәмзә байның да шул кадәр яратып корган һәм кадерләп саклаган оясын туздырып ташлый, үзе йортсыз-җирсез калып, фә­кыйрьлектә үлә, балалары яралы кошлар кебек дөнья буйлап тарала... Хәмзә Габделвәлиевнең Караколда өч шәхси йорты, биш кибете, сәүдә рәтләре, зур алма бакчасы, завод-фабрикалары, пароход-баржалары була. Әмма революциядән соң, 1919 һәм 1929 еллар арасында совет хөкүмәте Хәмзә байның бар йортларын, бар байлыгын берәм-берәм тартып ала, Караколдагы соңгы көннәрендә ул гаиләсе белән җәйге бакча йортында яшәргә мәҗбүр була, 1930 елда исә уллары Сабирҗан аларны Үзбәкстанга алып китә. 1931 елда Газизәбану Нәмәнган шәһәрендә вафат була, шунда җирләнә. 1932 елда Нәгыймәнең әтисе Хәмзә дә вафат була, ул Ташкент шәһәрендә җирләнә. 1934 елда, халык дошманы, дип, Сабирҗан Габделвәлиевнең үзен дә судсыз-нисез атып үтерәләр...

Күргәнебезчә, Ч.Айтматовның әнисе Нәгыймә апа узган гасырның утызынчы елларында ата-анасыз да, ирсез дә кала, соңрак абыйлары да кайсы сугышта, кайсы сугыштан алган яралардан берәм-берәм үлеп бетә. Авыр сугыш елларында татар хатыны Нәгыймә дүрт баласын ялгызы үстерә, атасын, халык дошманы, дип кулга алганда, аннан атып үтергәндә, Чыңгызга әле нибары 9-10 яшь була. Аның исән-сау үсүе, алган тәрбиясе, шәхес буларак формалашуы әнисе күз алдында, әнисенең зур ярдәме белән була. Дөрес, ул 1904 елда Каракол шәһәрендә туа, каты авыруы сәбәпле, Татарстанга беркайчан да кайта алмый, әмма улына аның татарлыгын әйтеп калдыра. Татар анасы тәрбияләп үстергән Ч.Айтматов зур мөнбәрләрдән үзенең татарлыгын ачыктан-ачык әйтмәсә дә, аерым очрашуларда моны яшерми. Үләргә дә ул татар бабаларының туган якларына кайта, әҗәле аны биредә куып җитә...

Дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов кайсы халыкның газиз улы соң – татар анасы табып үстергән татарныкымы, кыргыз атасы каны аккан кыргызныкымы, рус телендә язган өчен, урысныкымы? Билгеле булганча, 1935 елда Мәскәүдә урыс мәктәбенә беренче класска укырга  барган Ч.Айтматов алга таба укын шушы телдә дәвам итә, шуңа күрә, аның язганнары да русча. Әмма Айт­матов кыргыз тәлинкәсенә дә, татарныкына да, русныкына да сыймый, ул кешелекнең фәлсәфи елъязмачысы. Ул символлар теле белән яза торган сирәк язучыларның берсе, шуңа күрә ул барлык милләт кешеләренә дә нык тәэсир итә. Ул кешелек дөньясында барган, аны көтеп, сагалап торган бөек фаҗигалар турында яза, кисәтә, тамга-символлар аша аны ачып бирә. Шуңа күрә, һәр милләт аны үзенеке итеп кабул итә, җиһанның символлар теле белән яза торган Ч.Айтматов бүген кыргызныкы да, татарныкы да, башка халыкларныкы да, һәм шулай булып калыр да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев