Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эльмира Сираҗи: Казанның Җәмигъ мәчетенә – татар йөзе!

Казанда «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе кысаларында «Заманча гыйбадәт йортларын проектлау­га якын килү» дип исемләнгән пленар фикер алышу узды.

Очрашуны «Шәһәрне үстерү институты» учреждениесе, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе оештырды. Утырыш эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казан епархиясе музее директоры иеромонах Аркадий (Логинов), «Цимайло Ляшенко һәм Парт­нерлар» архитектура бюросына нигез салучы Николай Ляшенко һ.б. катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин әтрафлы белгеч  буларак чыгыш ясады. Беренче чиратта ул Татарстан Республикасы Россиядәге  иҗтимагый тотрыклылыкны тәэмин итүдә динара диалогны уңышлы тормышка ашыру үрнәге булып та тора, дип ассызык­лады. «Милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык – республиканың иң зур дәрәҗәсе һәм иң мөһим казанышы», – диде ул һәм Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше темасына кагылды. Ул мәчет проектына карата үзенең тәкъдимнәрен җиткерде: 

– Тәресез чиркәүләр була алмаган кебек, мәчет манарасы да ярымайсыз була алмый. Бу очракта бу бина (ТР Милли китапханәсе  хакында) мәчеттән ни белән аерылып тора соң? Ул да кубка ошаган бит, ә бераз читтәрәк – манара тора.

Камил хәзрәт татар мәчете күренеше мәсьәләсен күтәрде һәм аның фикер алышу өчен ачык булып калуына игътибар итте, чөнки асыл татар мәчетләре чынлыкта икәү генә калган: Болгарда хан мәчете һәм Биләрдә тарихи мәчетнең нигезләре, ә XVIII-XIX йөзләрдә салынган мәчетләр мөселман булмаган архитекторлар тарафыннан төзелгән. Шул ук вакытта мөфти Җәмигъ мәчетен проектлаганда да татар мәдәнияте үзенчәлекләрен исәпкә алырга чакырды: 

– Казанда иске мәчетләр шул вакыттагы мөселманнарның ихтыяҗларыннан һәм теләкләреннән, шулай ук безнең җирлекнең климат үзенчәлекләреннән чыгып салынган. Мәсәлән, аларда фарыз залы, сөннәт залы булган, бу ике зал берьюлы, экономия күзлегеннән чыгып, бары җомга көннәрендә генә җылытылган. Димәк, исәпкә алырга кирәк булган ихтыяҗлар бар һәм алар төрле вакытта үзгәрергә мөмкин. Бүген, әйтик, татар мәчете нинди булырга тиеш дигән сорау тора. Анда, һичшиксез, Казан кунак­ларына татар мәчетенең нинди булырга тиешлеген күрсәткән һәм аны башка бернинди бина – мәдәният үзәге, китапханә белән бутамаслык иткән милли орнаментлар һәм архитектура үзенчәлекләре урын алырга тиеш. Бу бина нәкъ менә дини корылма булып балкып торырга тиеш. Димәк, кунаклар ниндидер билгеләр буенча бинаның мәчет булуын танып алырга тиеш.

Камил хәзрәт манараның да үз максатлары барлыгын искә алды: «Беренче чиратта ул – маяк түгел, ә азан әйтү өчен. Ул, әлбәттә, башка функцияләрне дә үти ала, әмма беренче чиратта мәчет манарасы булып калырга тиеш».

– Әйе, манара һәм мәчет куб формасында да булырга мөмкиндер, – диде мөфти. – Ләкин бу очракта бинаны эксплуатацияләү үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Мин, дин эшлеклесе буларак, мәчетнең матурлыгы һәм аның туристларны җәлеп итүчәнлеге мәчет өчен икенчел дип саныйм, ә төп өстенлек функциональлеккә, дин кардәшләргә гыйбадәтләрне үтәү (намаз уку, тәһарәт алу, машина кую, бинаны тоту) уңайлы булуга бирелергә тиеш. Моннан тыш, Җәмигъ мәчете яныннан су транспортында үткәндә яки самолетта очып барганда, кешеләр мәчетне танып алырга тиеш. Казан мәчетен!

Алга таба Камил хәзрәт катнашучыларны милли мәдәни үзенчәлекләрне глобализациядән сакларга чакырды: «Әгәр дә без бер-беребезгә охшаш булсак, бер-беребезгә кызык булмаячакбыз. Телләребез, мәдәният, кием, гореф-гадәтләребез төрле булганда, безгә илләр буйлап йөрү һәм өйрәнү кызыклы. Шуңа күрә Казанның Җәмигъ мәчете дә татар үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш».

«Әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә, бу Җәмигъ мәчете соңгысы булмас. Башка идеяләр дә тормышка ашырылыр.Тарихтан без Казанда беренче Җәмигъ мәчете – Мәрҗани мәчете икәнен беләбез. Ул тулгач, икенче Җәмигъ мәчете – Апанай мәчете салына. Аннары өченче Җәмигъ мәчет – Борнай мәчете барлыкка килә. Дүртенчесе – «Зәнгәр мәчет», бишенчесе – Галиев мәчете һ.б. Җәмигъ мәчете төзелүе киләчәктә тагын бер башка Җәмигъ мәчете барлыкка килмәячәк дигәнне аңлатмый бит», – диде  ул. 

– Кемдер: «Әйдәгез, киләчәккә карыйк», – ди. Кемдер аны тарихи яктан тормышка ашыруны тели. Төрле алымнар бар бит. Мәсәлән, «Кол Шәриф» мәчете безнең үткәнебезне гәүдәләндерә. Бу хакта озак бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин иң мөһиме – мөселманнарның теләге. Ә бу исә: беренчесе – безгә уңайлы булсын, зур парковка, инфраструктура, функциональлек; икенчесе – татар үзенчәлегенең чагылышы! Без аны танып белергә, ул мәчет булырга һәм аны татар символлары бизәргә тиеш. Бу бик мөһим. Югыйсә бу объект башка биналардан аерылып тормаячак, – дип нәтиҗә ясады мөфти.

Фикер  алышуның  пленар өлешеннән соң Казанның Җәмигъ мәчете проекты презентациясе узды. Әмма аны үткәрү вакыты җомга намазы белән туры килү сәбәпле, дискуссиядә мөселманнар исеменнән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов кына чыгыш ясады. Ул Мароккодагы Җәмигъ мәчетен мисал итеп китерде – ул  да су өстендә төзелгән һәм үзенең архитектур матурлыгы белән сокландыра. Айрат хәзрәт шулай ук төзүчеләрне мөселманнарның фикерен исәпкә алырга һәм киләчәк буыннар өчен чын татар мәчете торгызырга  чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев