Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дөньяны матур күрә

Фәния ханым көндәлек тормышта кайнап яши, күпне күрә торган, туган телем, милләтем дип җан аткан тынгысыз журналист.

Гадәттә, университет еллары турында сүз чыкса, таныш-белеш «кемнәр белән укыдың», дип сорый. «Фәния Хуҗахмәт белән», – дисәң, меңнәр белә. Халыкта танылган исем бит. «Азат хатын» журналында, «Социалистик Татарстан», «Татар иле», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» газеталарында эшләде. 

Фәниянең үзенә генә хас язу стиле бар. Беренче җөмләсеннән үк укучыны «кытыклап» ияртә дә үзеннән ычкындырмый. Нәкъ шул сәгатьтә чаң сугарга тиешле проблемаларны күтәреп, үткен тел белән битараф күңелләрне дә сискәндерерлек итеп яза белә. Чөнки Фәния ханым үзе шундый: көндәлек тормышта кайнап яши, күпне күрә торган, туган телем, милләтем дип җан аткан тынгысыз журналист. Һәм шул һөнәренә гомере буе тугрылыклы кала. «Сайлаган һөнәрем һәм язмышым татар халкының олпат кешеләре, юл күрсәтеп баручы якты маягы булган асыл ияләре, изге җаннары, бөек талант ияләре белән таныштырды, аңа рәхмәтле мин», – ди ул үзе дә.

Фәния ханым язмаларын көтеп алалар. Аның иҗатына ихласлык, туры сүзлелек-чаялык белән рәттән сарказм да хас. Вакыт-вакыт шуның аркасында «кыен ашарга» да туры килә.

Үзе язганча, «Гомер буена язганнарымны, кулъязмаларымны, газета-журналларда басылганнарны бер бүлмәгә тутырдым да таратып ташладым. Тегендә-монда үтәргә тар сукмак кына калды. Әй, рәхәт, әй күңелле! Монда нәрсә һәм кемнәр генә юк...»

Менә шул язмалар соңрак «Язылмаган роман» (2009) һәм «Дөнья барыбер матур» (2019) китапларында тупланып дөнья күрә. «Язылмаган роман» китабында тас­вирланган иҗат портретларына, шәхесләр галереясына күз салыйк. Сара Садыйкова, Кояш Тимбикова, Саҗидә Сөләйманова, Ирек Мөхәммәдев, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Мостафин, Бакый Урманче, Наҗар Нәҗми, Мөхәммәт Мәһдиев, Миргазиян Юныс, Шәех Зәбиров, Әлфия Афзалова һ.б. – җәмгысе 44 олпат зат. Алар – милләтне күтәрүгә, милләтне танытуга гомерләрен багышлаган талант  ияләре. Алар хакында үзе дә татар дип, милләтем, туган телем дип чаң каккан, аны күтәрүгә гомерен багышлаган кеше генә язарга лаек бит. Шуңа да Фәния ханым әлеге кадерле шәхесләр хакында бөтен күңеленнән үткәреп, кара-каршы сөйләшеп утыргандай яза. Шулай бөтен тулылыгы белән образ туа, кешенең асылы, холкы ачыла. Һәр җөмләсендә әлеге затларны чиксез ярату, соклану, алар өчен куану, горурлану чагыла. Милләтнең бөекләрен чит илләрдән дә эзләп табып, укучыга җиткерә.

Ничек шулай тетрәндереп яза ала икән, дип гаҗәпләнәсе юк: чөнки ул аларның күбесе белән аралашып, серләшеп, дуслашып, ярдәмләшеп яшәгән бит. Дөнья булгач, төрле хәл була. Авыр­ган чакларында ризыклар пешереп, йөгерә-йөгерә хастаханәләргә барып, шунда куна-төнә яткан чаклары да күп була аның. Хәтта соңгы сулышларын алганда, бакыйлыкка күчкәндә дә яннарыннан китми. Хәзер исә: «Әй, матур да кешеләр иде», – дип сагына үзләрен. Үзе әйтмешли, «дөньяны якты нурга күмүчеләр» турында язудан туктыйсы килми. 

Ф.Хуҗахмәтнең «Дөнья барыбер матур» китабына да үлемсез темалар – татар халкы, милләт, туган тел язмышы, ислам дине, әхлакый кыйммәтләр, әдәбият-сәнгать һәм олы шәхесләребез турында үткен фикерле, тирән эчтәлекле мәкалә-язмалар, иҗат портретлары, уйланулар тупланган. Алар да соклану һәм сыкрану, күңел җылысы һәм рух яктылыгы белән өртелгән.

Фәния ханым бик мәгънәле, бай эчтәлек­ле, тулы тормыш белән яши. Менә 32 ел инде ул «Татар мөселман календаре»н чыгара. Халыкта «Фәния календаре»ның – беренче битләре хуҗабикәнең хәер-фатихасы – дин кардәшләргә, милләттәшләргә изге теләкләре белән ачыла. Беренче календарь 1993 елның декабрендә басыла. Беләсез, бу – дини наданлыктан, дини сукырлыктан яңарак кына күзләр ачыла башлаган еллар. Беренчеләрдән булып, Ислам динен көчәйтергә, халкыбызны айнытырга, күңелен кузгатырга, иманга китерергә өндәүче, өйрәтүче саллы календарь-китап 100 меңләгән тиражлар белән дөньяга чыга һәм татар яшәгән һәр төбәккә, хәтта чит илләргә дә тарала башлый. Безләрне Коръән-Кәримнән сүрә-аятьләр, Пәйгамбәребезнең тормышы хәдисләре, догалар, галимнәребезнең ислам дине турындагы әсәрләре белән таныштыра, намазга бастыра, әдәп-әхлакка өйрәтә, хак юлга чакыра. Моннан да игелекле гамәлнең булуы мөмкинме?!

Мондый зур эшне башлап җибәрү өчен таяныч-терәк тә кирәк бит әле. Тәкъдирдә шулай язылгандыр, Фәниянең тормышында шундый ышанычлы олпат зат – Шәех абый Зәбиров пәйда була. Хәер, бу ике талантлы журналист «Социалистик Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» газеталарында озак еллар бергә хезмәт итә. Әдәби җәмәгатьчелектә зур хөрмәт иясе Шәех абый әлеге эштә остаз, киңәшче, алдан юл ярып баручы була. Икесенең дә өмет-ниятләре, теләк-омтылышлары уртак. Икесенең дә зур максатлары, тырышлыклары салынган календарьны ел саен бастырып чыгару белән генә эш бетми бит әле. 100 меңләгән тиражны иксез-чиксез Россия киңлекләрендә, СНГ илләрендә яшәгән милләттәшләргә ирештерәсе бар. Һәр татарның күңелен кузгатсын, калебен чистартсын, аң-зиһен өстәсен дип башкарган эшнең нәтиҗәсе уңышлы була. Халык календарьны яратып кабул итә. 

Әмма кайгы каен башыннан йөрми шул. 17 ел буе чыгып килгән «Татар мөселман календаре»ның идея авторы – уйлап табучысы Миншәех абый Зәбиров җиң сызганып, кинәнеп эшләгән чагында мәңгелеккә күчте. Бу кайгы ел – 2009 елның 26 апрелендә була. Фәния ялгыз калды... Юк, алай түгел, көчле рухлы Фәния ханым өчен Шәех абый үлмәде... Ул гел аның янәшәсендә: матур итеп яшәргә, дәртләнеп эшләргә, тормышны, кешеләрне яратырга, иҗатка көч бирә. Фәния Шәех абыйның рухын сөендерергә тырышып, тагын да үҗәтләнебрәк эшләвен дәвам итә. Меңәрләгән календарь укучыларның ярату, ихтирам хисләре тулы җылы хатлары аңа явып кына тора. Якын дуслары, сеңлесе Әлфия, туганнары ныклы терәк-таяныч булып, кайгы-хәсрәттән аралап, булышып яшиләр.

Фәния Хуҗахмәт – нашир да бит әле. Халык яратып укый торган әдәби, тарихи китапларны, динебез буенча киң мәгълүматка ия басмаларны әллә каян гына табып, үз акчасына нәшер итеп укучыга тарата.

Баштагы елларда календарь күбрәк башлангыч ислам нигезләрен – иман кәлимәләрен, намаз уку, ураза, зәкят, сәдака, хаҗ кылу, соңгы юлга озату тәртипләрен өйрәтә, тора-бара татарның дин, мәгариф, әдәбият тормышын, мәдрәсәләр тарихын, шәхесләребезнең кыйналган, атылган, репрессиягә эләккән язмышын яктырткан язмалар күбәйде. Алар инде календарьга гына сыймый иде һәм үзеннән-үзе аерым нәшрияты кирәклеге ачыкланды. Татарның чын тарихын күрсәткән, татарны яклаган, аклаган китаплар нәшер ителә башлады. Бүгенге көндә аларның саны йөздән артып китте. Илгиз Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә» романы, Карл Фукс, Михаил Худяков, Лев Гумилев, Петр Знаменский, Каюм Насыйрилардан башланган исемлек галимә, мөгаллимә Зәмзәмия Казыйханова, Фәүзия Бәйрәмова, Тәэминә Биктимироваларга барып җитте.

Фәния ханымны халык ярата... Күренек­ле шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗан да аңа атап язган «Фәниягә әйтәсе сүзем» дигән шигырендә тыйнак, эчкерсез хисләрен белдерә.

Шигыремә минем, Фәния-җан,
Бик тартынып кына керәсең.
Яралы җан җәрәхәтле җанга
Бик тартылып тормый, күрәмсең...

Ә шулай да борылып китмәдең син,
Туйган диеп зардан болай да.
Борылып китә торганнардан булсаң, 
Җитәр идеңмени... Ходайга?!

Бу дөньяга бер көн яралып та, 
Үсми калган җанга – тән ия...
Җаның-рухың гел үсештә синең,
Бәхет шулдыр, бәлки, Фәния?..

Юатмакчы булып бар дөньяны,
Төрле җырлар җырлап карадым.
Беркемгә дә ярый алмадым тик,
Белмим, сиңа никтер «ярадым».

Беләм, яратмыйсың төчелекне,
Мин үзем дә – әче камырдан...
Безнең җаннар, бәлкем, – бер оядан,
Каннар, бәлкем, – бериш тамырдан?..

«Сәерлекләр» җитә икебездә дә:
Чәер булып тама йөрәктән,
Якын итәм сине, рухи дус дип,
Уйлый күрмә, зинһар, – «кирәктән»...

Юк, ялгышам: кирәк, бик тә кирәк!
Аңлаучыга мохтаҗ – күңел, дим.
Сез дус иткәч, сөенәм, шөкер, мин дә
Әле бигүк ялгыз түгел, дим...»

Фәниягә Аллаһның яраткан бәндәсе булып яшәргә насыйп булсын! Ул синдәй ихлас, туры кешеләрне, юмарт куллы, юмарт күңелләрне сөя.

Люция ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев