Бишенче буында тел югала
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Тел юк икән, милләт тә юк» дигән язма чыкты.
Педагогик хезмәткәрләрнең конференциясе кысаларында Удмуртиядә «Россиянең бердәм белем бирү киңлегендә – туган телләр» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли семинар узды. Ана теле (удмурт, татар, мари) укытучылары Кузебай Герд исемендәге удмурт гимназиясенә җыелдылар.
Секция утырышында Юкамен районы Починки мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрьям Яхья кызы Арасланова татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда сөйләм телен үстерү алымнары һәм методлары белән уртаклашты. Аның чыгышын һәр татарга тәкъдим итәрлек.
«Сүземне укучымның шәҗәрәсеннән башлыйсым килә. Әлеге нәсел агачында кызыл төс белән татар телен яхшы белгән, ә зәңгәр төс белән рус телендә сөйләшкән буын билгеләнгән. Төсләрдән күренгәнчә, әлеге нәселдә бишенче буында телнең югалуы күренә. Тел юк икән, милләт тә юк.
Туган телнең юкка чыгуында беренче сәбәп булып гаиләдә татарча аралашмау тора. Балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен, мин үз эшчәнлегемдә сөйләм телен үстерүгә аеруча басым ясыйм. Бу мәсьәләне хәл итүдә миңа туган телдә актив сөйләшүгә этәрүче алымнар ярдәм итә.
Иң беренчесе – укучыларда тарихка мәхәббәт уяту. Кызыксыну – белемгә ачкыч һәм аны балаларда уятырга кирәк. Миңа музей бүлмәсе ярдәмгә килә. Музейдагы экспонатлар балаларга ата-бабаларының көнкүрешен зур кызыксыну белән өйрәнергә ярдәм итә. Алар ул экспонатларның исемнәрен исләрендә калдыралар. Ә алган белемнәр нигезендә «Минем үткәнем һәм бүгенгем», «Татар һәм удмурт чабаталары бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?», «Әбиемнең киеме» яки «Бабаларымның мәктәп рюкзагы» кебек темаларга иншалар язалар.
Укучылар арасында «Этнолаборатория» форматы да популяр. «Бер экспонат тарихы», «Минем гаиләмнең иң борынгы фотосы» темасына эзләнү эшләре алып баралар. Ә укучыларыбызның иң яхшы эшләрен «Яңарыш» газетасының «Алтын йомгак» сәхифәсенә юллыйбыз. Аларның күпчелеге «Алтын йомгак» журналында да дөнья күрде. Иҗатлары мәктәп кысасында гына калмыйча, республика газетасында дөнья күрүе укучыларның күңелен үстерә, телне үзләштерүгә кызыксынулары арта.
Икенче мөһим принцип – халык мәдәнияте белән бәйләнеш. Моны тормышка ашыру өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда милли традицияләрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнәбез. Балалар «Карга боткасы», «Каз өмәсе» йолалары сәхнәләштерелгән дәресләрне бик яраталар. Алар бу дәресләрдә авыл халкының буыннан-буынга сакланган гореф-гадәтләре белән дә танышалар. Ә иң мөһиме, мондый чараларда укучылар тел мохитенә чумалар.
Өченче мөһим адым – укучыларда мәдәниятара аралашу сәләтен үстерү. Безнең мәктәптә татарлар белән беррәттән удмуртлар, бисермәннәр, руслар белем ала. Төрле милләтләрнең мәдәнияте белән таныштыру өчен ата-аналарны да проект-иҗат эшләренә җәлеп итәбез. Мәсәлән, ноябрь аенда «Мәдәниятләр салават күпере» проектында балалар Юкамен районында яшәүче милләтләрнең мәдәнияте белән танышалар. Февральдә – Туган телләр көнендә – интеллектуаль уен уза, анда туган телен яхшы белүче гаиләләрне барлыйбыз. Ә апрель аенда – Габдулла Тукай туган көнендә – «Татарча яз» акциясендә катнашып, гаилә белән диктант язабыз.
Татар телен өйрәтү системасының дүртенче мөһим принцибы – сөйләм телен һәм культурасын үстерү. Монда мәгълүмати технологияләр һәм проблемалы укыту элементлары ярдәмгә килә. Укучылар укытучы ролендә сыйныфташларына мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар аша дөрес язу кагыйдәләрен аңлаталар. Укучылар укылган әсәрләргә интеллект-карталар төзиләр. Ә бу үз чиратында бәйләнешле сөйләмнең сыйфатын күтәрергә, укучыларга текстның эчтәлеген сөйләргә ярдәм итә.
Балалар дәрес-инсценировкаларны бик ярата. Аларның сәләтләре такта янында түгел, ә импровизацияләнгән сәхнәгә чыкканда ачыла, сөйләмнәре үсә. Укучылар үзләре дә дәрескә материаллар әзерли. Мәсәлән, «Татар халык иҗаты» темасын өйрәнгәндә, укучылар әкиятләр иҗат итә. Ә мультфильмны бергәләп ясыйбыз. Башта балалар рольләрне бүлешә, пластилиннан әкият геройларының сыннарын ясый, татар телендә сүзләр, җырлар өйрәнәләр. Аннары бергәләп ул сыннарны сөйләштерәләр, тавышны яздыралар.
Мультфильм әзерләү бик мәшәкатьле эш, ләкин бик мавыктыргыч. Монда инде балалар тулысынча тел мохитенә чума. Әлеге алымнар укучыларга теманы җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.
Соңгы елларда балалар бакчасы һәм мәктәп арасында элемтә, татар телен өйрәнүдә эзлеклелек булмау безне бик борчый иде. Балалар бакчасында татар телен өйрәнмәгәч, балаларга мәктәптә телне фән буларак өйрәнә башлау авырлык белән бирелә. Яңа уку елыннан балалар бакчасында удмурт һәм татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр ачуны максат итеп куйдык. Шулай эзлекле эш алып барсак, киләчәктә безнең нәсел агачлары чуарланмас, анда кызыл төс, ягъни татарча сөйләшүче буын күбрәк булыр иде.
tatar-inform.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев