Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алсу, Алсу, йөрәк ярсу...

«Мәдәни җомга» газетасының тәрҗемәче-редакторы Алсу Наил кызы Зәйдуллинага бу көннәрдә 55 яшь тулды.

Тырыш, һәрвакыт белемгә омтылучы, бар эшне дә җентекләп, төгәллек белән башкаручы, кызыксынучан, милли җанлы Алсу өчен ике бишле килешеп тора. Узган гомергә әйләнеп карап, һәрьяклап бәяләгәч, аның бишлеләргә чыннан да лаеклы икәнлегенә инанасың. 

Кышкы салкыннарда, дулый-дулый буран уйнаган декабрь аенда дөньяга аваз салган Алсуыбыз табигатьтән нечкә күңелле, сабыр, тыйнак һәм ярдәмчел. Кешенең нинди генә булуына карамастан, ул ничек бар шулай кабул итә, иркенләп аралаша, һәркем белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыра, кирәк чакта киңәшләрен дә бирә.

Нурлат районының борынгы татар авылы – Кычытканлыда туып-үскән Алсуны укытучы булу хыялы Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. Студент еллары татар халкының милли күтәрелеш чорына туры килә. Мәктәптә ана телендә төпле белем алган, гаиләдә милли гореф-гадәтләргә таянып тәрбияләнгән Алсу җәмгыятьтә барган үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Үзе кебек Казанның уку йортларында белем алучы татар яшьләре белән танышып, иҗтимагый тормышта кайный башлый. Бергәләшеп, тарихта беренче тапкыр «Идел» яшьләр лагеренда бүгенге көндә дә дәвам иткән Бөтендөнья татар яшьләре көннәренә нигез салалар. Вазгыятьнең иң кискен, Татарстанның киләчәге хәл ителгән вакытта тәүлек буе чиратлашып Ирек мәйданында сәяси ачлык тотучыларны сак­лыйлар. Дәүләт имтиханын тапшырырга да ул нәкъ менә мәйданнан юл ала. Диплом алгач, Казанның яңа ачылган 13 нче татар гимназиясендә укыта. 

Алсу балачактан әдәбиятка гашыйк. Ике телдә дә рәхәтләнеп әдәби әсәрләр укый. Халкыбызның әдәби мэтрлары – Г.Исхакый, Ә.Еники, М.Мәһдиев әсәрләренә мөкиббән. Күп укырга яраткангамы, аңа зирәк акыллылык хас. Белемгә омтылу, һәр нәрсәне аңлап белү – күңел таләбе. Болар барысы да Алсуга табигатьтән бирелгән чиксез байлык. Һәм ул моны күңеле белән тоемлап, тормышында да, эшчәнлегендә дә кулланырга тырыша. 

«Мәдәни җомга» газетасында тәрҗемәче-редактор буларак эшли башлавына да инде 20 ел тулды. Газетада Алсу укучылар яратып, кызыксынып укый торган «Айга кырын карама» һәм «Җиһан шаһит» рубрикаларын, «Чуардан-чуар дөнья» сәхифәсен алып бара. Кирәкле материалны эзләп табып, җентекләп өйрәнеп, иң кызыклысын һәм иң файдалысын сайлап, укучыларның һәркайсына аңлашылырлык итеп җиткерә белә. Ходайдан бирелгән тел байлыгы, төрле яклап күрә белгән күңел күзе, еллар буенча тупланган тәҗрибә – аның профессиональ эшчәнлегендәге алыштыргысыз юлдашчылары. Эшен бик яратып, зур җаваплылык белән башкара. 

Хәләл җефете Рәис белән үз нигезләрен булдырып, гаилә учагы кабызып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Алсу – сөекле хатын һәм бәхетле әни, колач җәеп каршы алучы дәү әни, уңган һәм кунакчыл хуҗабикә. Алсуның олы ихтирамга лаек тагын бер ягы бар – ул бик туган җанлы хатын-кыз. Туганнарының хәл-әхвәлләрен белешеп, мөмкинлек чыкканда җыеп, күрешеп, аралашып яши. Кунаклар җыелганда һәркайсын кайгыртып, йөрәк җылысы белән җылытып, үзенә генә хас назы белән иркәләп, күңелләрен күреп, тәмле ризыклары белән сыйлап кунак итә. 

Кадерле вә гыйззәтле хезмәттәшебез Алсуны туган көне белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрне юллыйбыз. Гаилә учагы сүнмичә, сүрелмичә, яктырак янсын. Язмыш җилләре бары тик  куанычлар гына китерсен. Һәр көне якты хатирә булып тормыш китабына язылып барсын. Балаларының һәм оныкларының рәхәтен күреп, бәхеткә-шатлыкка төренеп яшәргә насыйп булсын. 

«Мәдәни җомга» газетасы коллективы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев