Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Ветеран көрәштәшләрен искә ала

Бөек Ватан сугышы ветераннары арабызда яшәгән саен сирәгәя бара. Шөкер, алар бар әле, хәтта безне куандырып, иҗат итәләр, мәктәпләрдә укучылар белән очрашалар. Журналист-язучы Александр Михайлович Малов  - шундый ветераннарыбызның берсе.

93 яшендә булса да, ул бик актив, хәрәкәтчән, хәтере, зиһене дә әйбәт, иҗат белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә ветеран “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистларга үзенең “На войне. О войне. Без войны” дигән яңа китабын тәкъдим итте. Бу - аның унынчы китабы. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап нәшер ителгән. 

Александр Михайлович Татарстанның Кайбыч районы  Курбаш авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 14 яшь кенә була. Егетне 1943 елда  танкист итеп фронтка алалар.  Ул Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итү өчен барган сугышларда катнаша, 1945 елның маенда Рейхстагта култамгасын калдыра, I дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары, “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыш аның өчен  1949 елда гына тәмамлана. Александр Малов туган якларына әйләнеп кайткач, кулына каләм ала, үзе кичергән вакыйгаларны, үткән сугыш юлларын, көрәштәшләрен сурәтли. Шулай итеп, Александр Михайловичның тугыз китабы дөнья күрә. 

Басма өч бүлектән тора.  Беренчесендә госпитальдәге яралыларның истәлекләре урын алса, икенчесендә фронтовик–пенсионерларның авыр язмышы, совет халкының хезмәт батырлыгы, нефтьче-бораулаучылар тормышы бәян ителә. Китапта шулай ук ветеранның башыннан үткән вакыйгалар, үз шигырьләре белән дә танышырга мөмкин. 

Александр Малов, әлбәттә, бәхетле язмыш иясе. Ул соңгы дүрт ел эчендә генә дә Германиянең үзе сугышлар белән үткән өлешендә өч тапкыр булган. Сәфәрләренең максаты исә, дөньяны нацизмнан азат иткәндә, чит туфракта ятып калган совет сугышчыларын хөрмәтләү була. “Минем һәлак булган көрәштәшләремнең җәсәде җирләнгән урыннарны күрәсем, алар янында басып торасым, каберләренә чәчәкләр куясым, хәтта елап аласым килде. Кайбер сугышчылар хәтеремнән беркайчан да чыкмады”, - ди ул. Әмма ветеран Германиядә сугыш вакытында үзе дәваланган госпитальне таба алмаган. Башка истәлекле урыннар кебек, ул инде юкка чыккан. Александр Михайлович Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан тагын бер кабат Германиягә сәфәр чыгарга җыена.

Китап Татарстан китап нәшриятында бер мең данә тираж белән дөнья күргән. Басманың мөхәррире – Булат Хәмидуллин.  

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев