Урал татарлары: Екатеринбург
Свердловск өлкәсендә дә һичбер төрле санау үткәрелмәгән, бер генә авыл капкасын да волонтерлар яисә власть ияләре килеп шакымаган.
Февраль уртасында чал Уралның өч каласы буенча сәяхәт кылып кайттык. Екатеринбург, Чиләбе, Магнитогорск калаларының һәркайсында берешәр көн узды, «галопом по Европе» шикеллерәк булды. Күпне күрдек, бар якны ачыкладык, дип күкрәк сугардай түгел. Гәрчә... татар чире һәрбер тарафта да бер үк төрле инде.
Екатеринбургта безне Татарстанның Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов каршы алды. Тумышы белән Сарман районыннан, шунда Күтәмәле урта мәктәбен тәмамлаган, сиксәненче еллардан бирле Екатеринбург каласында гомер итә. Аның урынбасары Фәвия Сафиуллина да Татарстанныкы, Арча районыннан. Рифат атлы егет мәдәни чаралар оештыру өчен җавап бирә, анысы Теләчедән.
Свердловск өлкәсендә 42 татар авылы бар, ни үкенеч, сыңарын да барып күрә алмадык. Күбесенең мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны ташлаган булганнар, вәкиллек һәм өлкәдәге милли автономия тырышлыгы белән соңгы ике-өч елда атнасына ике сәгать укыту кабат кайтарылган. Халык санын алу кузгатылган саен татар авылларына яңа хәвеф яный: Екатеринбургтан 140 чакрымдагы Уфа Шигере дигән авыл мәктәбендә, әнә, башкорт телен дә укыта башлаганнар. 2000 еллар үрендә мәктәптә татар теле буенча яңа дәреслекләр булмаган, искеләрен мәгариф идарәсе урамга чыгарып ташлаткан. Ә башкортлар чик сакчысы сыман һәрчак аягүрә, алар үз китап һәм дәреслекләрен вагон-вагон итеп ташып тора. Өстәвенә, алар 1999 елда ук Ә.Әсфәндияровның «Пермь һәм Свердловск өлкәләрендәге башкорт авыллары тарихы» китабын бастырып, үзләренчә келәймә суккан инде. Моннан Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Нәфисә Тюменцеваның да, башкорт әдипләре белән әртисләрнең дә китеп торганы юк. Мәктәптә дә Шәргыя атлы башкорт хатыны директор булып алган. Нәтиҗәдә әле кичә генә татар телен укытып йөргән Рәсимә Исемәгъзамова атлы хатын башкорт телен укытуга күчкән, үзе әйтмешли, «авылдагы татар балаларын толерант булырга өйрәтә башлаган». Урыс документларында да 1647 елда ук нигезләнгән булып искә алынган авылдагы әлеге хәлләр турында моннан 15 ел элек Фәүзия Бәйрәмова чаң кагып чыкты, Казанныкылар гына ишетмәде. Корылтайларда түрәләр өчен «без – лидерлар» дигән гел шәп рапорт кирәк, аларда татар проблемаларын күтәреп чыгучыларга мөнбәр юлы бикле...
Безнең шулай аумакай яшәгәнне Мәскәү дә тиз күрә. 2002 елгы җанисәптә генә Свердловск өлкәсендәге татарларның саны 180 меңнән дә артып киткән иде, 2010 елда шушы ук сан 150 меңнән дә аска тәгәрәде. Ә 2021 елда кичектерелә-кичектерелә «үткәрелгән» җанисәп кәгазьләрендә өлкәдәге татарлар саны 84 мең чамасы гына калды. Соңгы 30 елда Россиядән 30 миллион чамасы кеше чит илләргә чыгып качты бит, ә урысны ил тотучы һәм бөек халык итеп танытырга кирәк, моңа татар, башкорт, удмурт, мари, мордва, чуаш халкын «йоту» хисабына ирешеп кенә була. Риза түгелсезме? Ул чагында менә сезгә вагон, менә камчы, менә рәшәткәләр...
Ә асылда Свердловск өлкәсендә дә һичбер төрле санау үткәрелмәгән, бер генә авыл капкасын да волонтерлар яисә власть ияләре килеп шакымаган. Паспорт өстәлләрендәге мәгълүматлар аша гына санау уздырганда, өстәвенә, әле паспортлардан милләт турындагы аерымлыкны алып ташлатканнан соң, саннарны төп халык файдасына борып, аларны урыслаштырып чыгу үтә җайлы. Татар, башкорт, ар, мукшы, мари... телләрен укыту, моның өчен мөгаллимнәр әзерләү, дәреслекләр һәм өстәмә әдәбият бастыру өчен акча түгәсе юк. «Вак» милләтләр мәдәниятен саклау да һич кирәкми, әнә, бөтенесе дә өлкән агай көенә «Барыня»ны биесен, йә «Широка страна моя родная» дигән монафыйк җырны сузсын...
Милләтләрнең үз эчендә каршылык, низаг, бүленүләр туса, икеләтә вә өчләтә файда. Бу өлкәдә бер дә сынатмыйбыз. Әнә, шушы Свердловск өлкәсе мөселманнары гына да берьюлы 6 (!) мөфтияткә бүленеп, татар халкын адәм хуры итә. Җәмгыятьләрнең бер өлеше – Уфадагы Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга, икенчесе Мәскәүдәге Равил хәзрәт Гайнетдингә буйсына, өченчеләре таҗик, үзбәк, казах кубызына бии. Ә мәчетләрдәге намазларга йөрүчеләр сафына күз йөгертсәң, күпчелеген татар-башкорт түгел, үзбәк, казах, таҗик вәкилләре басып алган инде. Бер мулла икенчесенә буйсынмый, һәммәсе дә мөстәкыйль вә бөек...
Ирексездән, 1917 елгы большевиклар түнтәрелешенә кадәрге Россия искә төшә. Бер уйласаң, татар муллалары ул чагында ук таркау, надан, мәнсез булган инде. Шул ук бөек Шиһаб Мәрҗани белән бөек Риза Фәхретдин дә дистәләгән надан мулланың бугазына сөяк булып утырган. Шундый надан муллаларның 30 га якыны, Шиһаб хәзрәт өстеннән шикаять язып, Уфадагы мөфти Мөхәммәдияр Солтановтан аны Казан ахуны кәнәфиеннән алып ташлауны таләп иткән. Шул 30 җаһил мулла бөек Мәрҗанинең тырнагына тормаса да, Мөхәммәдияр мөфти Шиһаб хәзрәтне, алдан үзе белән килешеп, бер елга ахун вазыйфасыннан азат итеп торырга мәҗбүр булган. Риза хәзрәтне дә, нәкъ шулай ук, казыйлыктан алырга туры килгән. Мин фәкыйрегез дин өлкәсендә шыр надан көенчә баш ватарга мәҗбүр: алтышар мөфтият төзеп, татар халкын алтыга бүлгәләгән хәзрәтләрнең указ-шәһадәтнамәләрен тартып алырга, юкка чыгарырга мөмкин түгел микәнни соң? Урысларда, әнә, бер генә кала яки өлкәдә дә христиан динен алтыга бүлгәләгән, патриарх Кириллга буйсынудан чыккан сыңар гына да каратун-поп юк бит! Аларда бу өлкәдә дә корыч вертикальлек. Ә нишләп мөселманнар арасында губерна-өлкә саен аерым мөфтиләр дә, кала саен мәчет өчен, акча өчен сугыш?..
Татарстан вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, билгеле инде, мөфтиләрнең берсе белән дә якалашып йөрми. Аның үз кайгысы. Революциягә кадәр атаклы сәүдәгәр Агафуров йорты, соңгы 25 елда Татарстанның вәкиллек үзәге булып торган мәһабәт, шәп бинага яңарту-ремонт уздырырга кирәк. Рәхмәт, Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов 40 миллион сум акча бүлеп биргән. Йорт өлкә карамагындагы мәдәни һәйкәл булганга, һәртөрле килешү чытырманлыкларын да ерып чыкканнар. Вәкиллек хәзер вакытлыча арендага алынган бүлмәләрдә хөкем сөрә, эшчәнлек туктатылмый. Ләкин Хәйдәр әфәнде ялгыз көе генә мөфти-муллалар каршылыгын да, эт-баш, сыер-аяк рәвешендә үткәрелгән җанисәп хилафлыгын да ерып чыга алмаячак. Татар төенен Путин чишеп бирмәс, димәк, Татарстан хөкүмәте, мөфтиятләр шурасы вә җәмәгатьчелек тарафыннан күмәк ярдәм кирәк...
Екатеринбург – 1724 елда В.Татищев тарафыннан нигезләнгән һәм Петр патшага ялагайлану йөзеннән аның немка хатыны Екатерина исеме бирелгән тарихи, зур кала. Аның үзәгендә иң тәүге булып төзелгән һәм «Храм на крови» дип аталган мәһабәт собор исән-сау көе утыра, тик бүген шәһәр халкы арасында шушы мәйданда көчләп чукындырылган, әмма кабат үзенә газиз Ислам диненә кайткан өчен, В.Татищев фәрманы буенча, генерал Соймонов күзәтүендә тере көе яндырып үтерелгән татар хатыны Кисәбикә Бәйрасованың исемен һәм бу канечкеч, аяныч хәл турында искә алучы сыңар гына кеше дә юк. («Храм на крови» атлы соборлар әле тагын Чиләбе белән Петербургта да бар, үзләре үк гасырлар буена шулай атап йөртә; ә «Татарстан» журналы тышлыгында кызгылт (шәфәкъ яктысы) төстәге болытлар астында утыручы чиркәү рәсеме басылып чыккан иде, хәтта Мәскәүдә яшәүче Никита Михалков үзенең «Бесогон» тапшыруында шундый очраклы сурәткә дә ризасызлык белдерүдән тартынып маташмады – боларда гомер буе ике төрле бизмән.)
Бистәләрен дә кушып санасаң, Екатеринбургта хәзер 2 миллион 300 мең чамасы кеше гомер итә, кала 1100 кв. километр мәйданга җәелгән. Сан ягыннан Россиянең өченче каласы бит, соңгы елларда мәһабәт, заманча йортлар әкияти гөмбәләр шикелле калкып кына тора. Түп-түгәрәк итеп күтәртелгән 54 катлы йорт гаять сокландыргыч. Әмма шуннан бер чакрымда ук һәм байтак еллар элек төзелгән 35 катлы икенче мәһабәт йорт бүген инде ташландык хәлгә килгән, ишек-тәрәзәләре җимерелеп беткән. Илнең символын хәтерләтеп торган әлеге бинаны сафка бастыру яки сүтеп ташлау гамәле хуҗаларның уена да керми. Бер үк вакытта кала үзәгендә һәм бигрәк тә ерак урамнарда Бөек Ватан сугышына кадәр үк төзелгән ике катлы, Хрущев заманында калыккан биш катлы панель йортлар санап бетергесез. Россиядә – өченче, дип күкрәк сугалар, ә түбәсен шифер белән япкан йортлар һаман «чәчәк ата». Шәһәр үзәгенең бер урынында татар сәүдәгәре Баһавиев кызыл кирпечтән салган өч катлы йорт бүген дә сокландыргыч, әллә шуңа микән аны һәр тарафтан күпкатлы биналар белән томалап бетергәннәр...
Без Татарстан вәкиллегендә, Югары Пышма бистәсендәге төрек өслүбендә төзелгән мәчеттә, Свердловск өлкәсенең мәдәни үзәгендә булырга өлгердек. Сәфәребез каһарман Җәлилнең туган көненә туры килгән иде, аның Екатеринбургтагы бюстына чәчәкләр салдык, милләттәшләр алдында чыгыш ясап алдык. Иң мөһиме: гомумсаннарын 50 меңгә киметеп куйсалар да, татарларыбыз һич бирешми, милләтебез иҗтиһады өчен көчен куя әле.
Вахит ИМАМОВ.
М.Җәлил һәйкәленә чәчәк салу тантанасында татар хатын-кызлар хоры.
Без Татарстан вәкиллегендә, Х.Гыйльфанов (уртада, ак костюмлы) белән.
Татарстан вәкиллеге урнашкан Агафуров йорты.
Сәүдәгәр Агафуровның революциягә кадәр үк төзегән йортларының икенчесе.
Без Югары Пышма имамы А.Мөхетдинов белән.
Свердловск өлкәсе татар мәдәни үзәгендә очрашудан бер күренеш.
Югары Пышма каласындагы мәчет.
Екатеринбург үзәгендә революциягә кадәр үк төзелгән Баһавиев йорты.
Екатеринбург үзәгендә төзелгән һәм ташландык хәлгә китерелгән 35 катлы бина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев