Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ТУГАН ЯККА ТУГРЫЛЫК

Шагыйрь өчен "туган як" төшенчәсе гаять киң колачлы. Әйтик, Таһир Шәмсуар, Гәрәй Рәхим кебек авыл малайлары өчен туган як - ул, беренче чиратта, Яңа Иштирәк, Федотовка дигән гап-гади, әмма дөньяның кыл уртасы, бөтен дөнья географиясенең йөзек кашы булган гүзәл бер табигать почмагы. Дөньяга, бигрәк тә шигърият дөньясына тирәнрәк керә барган...

Шагыйрь өчен "туган як" төшенчәсе гаять киң колачлы. Әйтик, Таһир Шәмсуар, Гәрәй Рәхим кебек авыл малайлары өчен туган як - ул, беренче чиратта, Яңа Иштирәк, Федотовка дигән гап-гади, әмма дөньяның кыл уртасы, бөтен дөнья географиясенең йөзек кашы булган гүзәл бер табигать почмагы. Дөньяга, бигрәк тә шигърият дөньясына тирәнрәк керә барган саен "туган як" төшенчәсенең колачы киңәя, мәгънәсе зурая башлый. Әйтик, Татарстан күзлегеннән караганда, безнең "туган як" - ул тарихилыгы, табигате, күңелгә якынлыгы белән дөньяда тиңдәшсез Шөгер дигән бер төбәк. Русия күзлегеннән караганда "туган як" - сөекле ватаныбыз Татарстан. Ә инде дөнья күзлегеннән караганда, "туган як" - Җир шарының борынгы төркиләр, Болгар, Алтын Урда, Русия, Идел һәм Урал буйларындагы төрки, фин-угор, урыс һәм башка милләтләр яши торган гаять зур географик кыйтгасы.

Таһир белән без "туган як" төшенчәсен бары тик зур хәрефтән генә "ЯҢА ИШТИРӘК" һәм "ФЕДОТОВКА" дип язабыз. Безнең туган авылларыбызның арасы да нибары 10 чакрым гына.

Чынлыкта Таһир Шәмсуар дөньяга килгән Яңа Иштирәк авылының тарихы ерак гасырларга китеп югала. "Югала" диюемнең сәбәбе шул, бездә әле авыллар тарихы бик аз өйрәнелгән, оятыбызга күрә без үзебезнең туган як тарихыбызны бик аз беләбез. Исеменә караганда, авылның борынгы тарихы ногайларга барып тоташа булса кирәк. Ногай ханлыгында иң атаклы, иң көчле, кыю һәм зирәк ханнарның берсе Иштирәк хан булган. Аның биләмәләрендә төпләнеп калган байтак авыллар үзләренә бөек хан исемен алган. Татарстан белән Башкортстанда гына да мин белгән берничә Иштирәк авылы бар. Алар арасында Таһир Шәмсуар туган Яңа Иштирәк авылы исә географик яктан шактый аерылып тора.

Билгеле булганча, ногайлар, нигездә, дала халкы. Аларның бөтен тарихи тормышы далада уза. Ногайлар үзләренә яңа җирләр үзләштергәндә куе урманнарга килеп терәлгән дә, үз биләмәләренең чиген әнә шул урман-дала дип аталган географик сызыкта билгеләгән. Яңа Иштирәк авылы нәкъ әнә шул "урман-дала" дип аталган урман һәм дала кушылган чиктә урнашкан. Шулай итеп, Яңа Иштирәк халкында дала халкының гореф-гадәтләре, рухи үзенчәлекләре белән урман кешеләренең тормыш-көнкүреш, яшәү рәвешләре үрелеп үскән. Ә бу исә халыкның көнкүреш һәм рухи тормышын баеткан, төрлеләндергән. Шагыйрь Таһир Шәмсуар шигырьләрендәге иксез-чиксез дала киңлекләре, даладагы меңнәрчә төсләрдә балкыган чәчәкләр-үләннәр, ап-ачык күк гөмбәзе, шул ук вакытта кара урманнар серлелеге, Шушма елгасы тугайларындагы гүзәл әрәмәләр, чишмәләр сурәте әнә шуннан килә. Шуңа күрә Таһир иҗатындагы авыл кешеләре үзгә, болын-кырлар, урманнар үзгә, сөйләм теле, моң, фикерләү рәвеше үзгә... Үзе үзгә, үзе нәкъ безнеңчә - саф төрки-татарча!

Яңа Иштирәк һәм ногай халкының бөек улы Иштирәк ханның исемнәре дә, минем шигъри тоемым буенча, гаять ипле, төркиләрнең холык-фигылен чагылдыра торган ике сүздән гыйбарәттер кебек - Иш (дус-иш мәгънәсендә) һәм Терәк (ягъни ышанычлы, яклаучы булу, терәк булу). Шушы шигъри фаразга нигезләнеп, бүген Таһир Шәмсуар аяк терәп "Иштирәгем, минем терәгем" дип әйтә алыр иде. Шагыйрь иҗатының буеннан-буена әлеге фикерне киңәйтә бара, шигырьләрендә Яңа Иштирәкне генә түгел, ә Шөгер төбәген дә, туган Татарстанын да, татар халкын да, үзе яшәгән заманны да, бөтен җиһанны да рухи терәге итеп сурәтли.

Яшь чагында без мең төрле
Уйлар уйлаган идек.
Әтиләр салган өйләргә,
Никтер, сыймаган идек...
...Җиһанны иңли ала тик
Сабыйлык күзе генә;
Әйләнеп кайттым әтинең
Гап-гади нигезенә.

Тәкъдирендә шулай язылгандыр, Таһир Шәмсуар Яңа Иштирәктә туып үссә дә, гомеренең шактый өлешен, ә иҗади гомеренең төп өлешен 4 чакрым гына ераклыктагы Мөэмин Каратай авылында үткәрә, һәм ул бүгенге көндә дә шунда яши.

Мөэмин Каратай һәм тарихы, һәм урнашкан урыны җәһәтеннән Шөгер төбәгенең иң кызыклы авылларыннан берсе. Авылның көнбатыш ягы кара урманга терәлеп тора, көньягыннан исә иксез-чиксез ногай далалары сузылып китә. Татарстанны бөтен илгә, дөньяга таныткан нефть беренче булып 4 чакрым ераклыктагы Иске Шөгер авылы басуында табыла. Бөтен Русиягә һәм чит илләргә даны таралган Бәкер курорты Мөэмин Каратай җирләреннән күренеп үк тора. Көньяк-көнбатыштан авылга терәлеп диярлек, тугай-болыннарга гаять бай булган гүзәл Шушма елгасы ага, ә көнчыгыш ягыннан атаклы Шандор тавы күтәрелә. Бу тауларның аргы ягында әле XIX гасырда ук Америка нефть эзләүчесе Шандор тауны тишеп, шурфлар ясаган һәм битум чыгарган.

Мөэмин Каратайның тирә-ягында аллы-гөлле чәчәкләр белән тулы хәтфә болыннар җәйрәп ята, тау битләрендә ап-ак кылганнар җилферди, урманнары төрле-төрле җәнлек-җанвар, кош-корт, чәчәкле аланнар, җиләк-гөмбәләр белән тулы... Юк, табигатьнең оҗмахка тиң урынында илһамланмыйча, шигырь язмыйча мөмкин түгел. Һәм Таһир Шәмсуар "бөтен уңайлыклары да булган" шәһәр-калаларга ашыкмый да. "Башкалада күренекле, зур шагыйрь булырмын", дигән вәсвәсәле һәм, нигездә, ялган ымсынуга бирешми, гаиләсе белән шушы авылда төпләнеп кала, төп шөгыле булган мөгаллимлек эшен дәвам итә.

Инанып әйтәм, Таһир Шәмсуарның бөтен шигъри сәләте, тәҗрибәсе, өлгергәнлеге шушы авыл белән бәйле. Дөрес, ул бу төбәктәге әдәби хәрәкәттә якыннан катнаша, күренекле язучыбыз Шамил Бикчурин оештырган әдәби түгәрәктә иҗади чыныгу ала. Беренче тапкыр без Таһир белән хәзер "Чишмә" дип атала торган шушы әдәби түгәрәктә таныштык. Әйтергә кирәк, Шөгер һәм Лениногорски төбәгенең әдәби тарихы бик бай. Инде ХVIII йөздә үк биредәге Тимәш авылында яшәп иҗат иткән Габдерәхим Утыз Имәни татар язма шигъриятенең атасы Кол Галинең "Йосыф-Зөләйха" әсәре кулъязмаларын фәнни гомумиләштереп, беренче мәртәбә китап итеп бастырып чыгара. Аның улы, шулай ук билгеле шагыйрь, күренекле хәттат Әхмәтҗан элеккеге Шөгер районының Сарабиккол авылында яшәп, әтисе эшкәрткән "Йосыф-Зөләйха" кыйссасын нәшрият өчен күчереп яза. Бу төбәктә безнең каләмдәшләребез, татар әдәбиятендә билгеле эз калдырган язучылар яшәп иҗат итте - Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Рамазан Байтимеров, Әсрар Галиев... Бүген исә Альберт Хәсәнов, Рәмзия Габделхакова прозада җигелеп эшли, укучыларны әледән-әле яңа әсәрләре белән сөендереп тора. Әлбәттә, мондый әдәби мохит Таһир Шәмсуарга яңадан-яңа иҗади илһам өсти.

Ә Таһир Шәмсуар, нигездә, лирик шагыйрь булса да, аның иҗаты иҗтимагый, шигъри публицистикага да бай. Ул кичәге һәм бүгенге авыл кешесенең яшәү рәвешен, уй-хисләрен, эчке кичерешләрен озак еллар буе шәһәрдә яшәп иҗат иткән шагыйрьләребезгә караганда яхшырак белә һәм авыл, табигать, туган як турындагы шигырьләрне безгә караганда үзгәрәк яза. Аның каләменнән борынгы, чын авыл кешесе хисләре түгелә:

Чалкан ятып көзнең мендәренә,
Мәтрүшкәләр моңын тоямын.
Куе сөттәй кәгазь битләренә
Мәрҗәнгә тиң сүзләр уямын.

Инеш-чишмәләрне барлап чыктым,
Көйли-көйли, әйдә, аксыннар.
Кемнең җаны керле арагызда?
Төн чыкканчы битен юсыннар.

Ә менә Таһир Шәмсуар сәяси һәм иҗтимагый темаларга күчсә шигъри алымында кискен үзгәрешләр кичерә.

Җырның үлемсез икәнен
Залимнәр аңламыйлар.
Шагыйрьгә салган богауны
Шигырьгә салалмыйлар.

Шагыйрь гомере шигырьдә
Чорларны узган дәлил.
"Җырларым"сыз Ватанына
Кайталмас иде Җәлил.

Шагыйрьнең, шул исәптән үзенең дә дөньядагы урынын билгеләгәндә Таһир Шәмсуар болай ди:

Миннән башка яши ала дөнья,
Мин барында ләкин ямьлерәк!..
Туган як... Яңа Иштирәк - Шөгер төбәге - Татарстан - Идел-Урал буйлары... Шагыйрь Таһир Шәмсуарның шигъри туган яклары әнә шулар. Ул бары тик шуларга гына тугрылыклы.

Гәрәй РӘХИМ,
Татарстанның халык язучысы.

.Язучылар Гәрәй Рәхим, Таһир Шәмсуаров һәм Рафис Корбан Мөэмин Каратайда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев