Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ТУГАН ЯК ҖИЛКЕТӘ ЙӨРӘКНЕ

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Язучылар берлеге каләм әһелләренең мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларын оештырып җибәрде. Безнең районның Шәйхи Маннур исемендәге "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе җирле иҗатчылар белән балаларның андый очрашуларын һәрдаим уздырып тора. Ел саен Мамадыш шәһәре һәм район авыллары укучылары белән күпсанлы кичәләр үткәрәбез. Андый очрашуларны оештыруда безнең таянычыбыз...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Язучылар берлеге каләм әһелләренең мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларын оештырып җибәрде. Безнең районның Шәйхи Маннур исемендәге "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе җирле иҗатчылар белән балаларның андый очрашуларын һәрдаим уздырып тора.


Ел саен Мамадыш шәһәре һәм район авыллары укучылары белән күпсанлы кичәләр үткәрәбез. Андый очрашуларны оештыруда безнең таянычыбыз - китапханәчеләр. Шулай ук укучылар, китапханәчеләр арасында нинди дә булса конкурс та уйлап табабыз. 2010-2011 елларда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку, аларны сәхнәләштерү буенча конкурс барса, 2011-2012 елларда без аны "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсенең 50 еллыгына багышладык. 2012-2013 еллардагы конкурс Рафаил Газизов белән Шаһинур Мостафин иҗатына тәгаенләнде. Узган елның көзендә, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә, туган төбәгебездән чыккан язучыларга, шагыйрьләргә, сәнгать әһелләренә багышлап кичәләр оештыру буенча конкурс игълан иткән идек. Октябрь аеннан ук бара инде ул.

Мондый әдәби очрашулар беренчеләрдән булып Югары Сон, Көек Ерыкса, Түбән Тәкәнеш, Олыяз, Ишки, Дүсмәт, Уразбахты, Югары Яке, Урта Кирмән авыллары мәдәният йортларында, мәктәпләрендә уздырылган иде.

Кече Кирмән - Кирмән Башына багышлап күпсанлы җырлар иҗат ителгән. Аларның сүзләрен Рафаил Газизов, Вәрис Гали, җирле автор Гыйльмулла Сәләхов язган. Авыл мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә, аларга багышлап, "Туган як балкышы" исемле кичә үткәрде. Анда әлеге өч авторның да шигырьләре укылды. Мәктәп укучылары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, өлкән яшьтәге апалар да аларны сәнгатьчә сөйләргә өйрәнгән. Фирая Сәләхова, Алсу Исрафилова, Зөлфия Сөнгатова, Айдар Галиуллин, Гөлчәчәк Гыйззәтуллина, Нурия Хуҗиәхмәтова, Гөлназ Галимова җырлар бүләк итте. Ландыш Минһаҗеваның биюләре бар тамашачы күңеленә хуш килде. Кече Кирмән мәктәбе татар теле һәм әдәбияте укытучысы Илфир Гыйздәтуллин кичәне бик үтемле итеп алып барды. Укучылар Рафаил Газизовның халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге дипломга лаек булган "Бүләгем" китабыннан "Чөгендер хикмәтләре" шигырен сәхнәләштереп тә күрсәтте. Авылның тагын бер талантлы егете - "Сандугач" ансамбле җитәкчесе, күп кенә җырлар авторы Фарил Дөлмиев иҗаты да игътибар үзәгендә булды. Ул төрле уен коралларында уйнау осталыгын да күрсәтте. Мәктәп укучылары арасында шигырь язучылар да бар әле. Айнур Газизовның шигырьләре тамашачы күңеленә бик тә хуш килде. "Әти-әниемә багышланган беренче шигыремне 7 яшьтә язган идем," - диде ул.

Түбән Козгынчыдан Альмира Нәҗипова хезмәттәшләре, авыл мөгаллимнәре белән үткәргән кичә җирле шагыйрь Зиннәтша Дәүләтшинга һәм җырчы Котдус Туйчинга багышланган иде. Алар икесе дә - гомерләрен туган авылларына багышлаган талантлар. Якташлары да үзләренә багышлап шигырьләр иҗат иткән.

Ә Урта Сонда үткән кичәнең үзәгендә шушы авылда туган шагыйрь Сәяф Шәйхи булды. Кече Сон мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәзилә Мисбахова аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып узды. Зилә Госамова белән Алсу Гайнетдинова С.Шәйхинең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Авыл сандугачы, җырлар авторы Раиф Шәрифуллин һәм аның гаилә төркеме җырлавын зал тын да алмый тыңлады. Урта Соннан Югары Сон авылы егетенә кияүгә чыгып, шунда гомер кичерүче Энҗе Гыйләҗетдинова туган авылын сагыну хисләре белән язган шигырьләрен тәкъдим итте. Клуб мөдире Наил Сәхәпов hәм китапханәче Фирая Гайнетдинова да үзләренең әйтер сүзләрен шигырь юлларына салган иде.

Никифороволылар исә кичәне нигездә Рафаил Газизов иҗатына багышлап әзерләгән иде. Шушы төбәктә туып-үскән Елизавета Сергеева да шигырьләр һәм көйләр яза икән. Ул иҗат иткән "Оҗмах почмагы син, Мамадыш" җыры да яңгырады кичәдә. Ә Малмыжка авылында урысча иҗат итүче Владимир Калашников иҗаты үзәккә куелды. Көмешкүл төбәге мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре халык белән очрашуга композитор Илфат Дәүләтшинны чакырды. Укучылар да, яшьтәшләре дә, сеңлесе Алсу да аның җырларын тәэсирле итеп башкарды. Ә композитор үзе якташларына яңа җырларын бүләк итте.

- Мондый очрашуларның тәрбияви әһәмияте бик зур. Балалар иҗат кешеләренә игътибарның, хөрмәтнең зур булуын күреп үсә. Бу аларның үзләренең дә сәләте ачылуга этәргеч бирә, - диде Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ.
Мамадыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев