Туфрактан яратылган Адәм
Кеше туфрактан яратылганга күрә, туфракның төрле сыйфатларына ия. Туфрак үзле, комлы, каты, йомшак булган кебек, кешеләрнең холык-табигатенә төрлелек хас.
Бәндәнең фани гәүдәсе туфрактан яратылганга күрә, туфрак белән ризыклана һәм ахыр чиктә туфракта юкка чыгар. Ягъни үзенең асылына кайта. Туфрактагы бөтен элементлар азмы-күпме дәрәҗәдә кеше тәне составына керә. Кеше тәне шул ук вакытта туфракның башка төрле формасы, күренеше ул. Адәм галәйһис-сәламнең туфрактан яратылуы аяти-кәримәдә: «…Аллаһ аны туфрактан яратты. Соңыннан аңа «Бул!» диде, (һәм ул) бар булды», – дип телгә алына («Әли Гыймран», 59).
Туфрак кызыл, кара, ак һәм башка төсләргә ия булган кебек, аннан яратылган адәм балалары да төрле төстә. Шулай ук туфракның каты һәм йомшак яклары булган кебек, кешеләр дә сәләт һәм холык мәсьәләсендә бик төрле. Әлеге хакыйкатьне аяти-кәримә болай хәбәр итә: «Аллаһның күктән суны иңдергәнен күрмәдеңме? Аның белән Без төрле төсләрдәге җимешләр чыгардык. Тауларда да төсләре төрле-төрле – аклары, кызыллары һәм башка төсләрдә – булган юллар (ясадык). Кешеләрдән, җанлылардан һәм терлекләрдән дә төсләре төрле-төрле булганнар бар. Коллары арасыннан галимнәр генә Аллаһтан (тиешенчә) курка. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек, Гафу итүче» («Әл-Фәтыр», 27-28).
Бу мәсьәләдә Рәсүл Әкрәм салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллаһ Тәгалә Адәмне җирнең һәр тарафыннан алган бер тотам туфрактан яраткан. Шул сәбәпле Адәм балаларының, шул туфрак белән бәйле рәвештә, бер өлеше кызыл, бер өлеше ак һәм кара, бер өлеше исә катнаш төстә; бер өлеше йомшак, бер өлеше кырыс, бер өлеше яхшы холыклы, бер өлеше начар холыклы (ягъни төрле холыклы, үзенчәлекле һәм төрле сәләтле) булып дөньяга килә» (Әбү Давыт, «Сөннәт», 16).
Риваятьтә әйтелгәнчә, «Аллаһ Адәм халикъ кылыначак туфракны кырык көн изә». Бу көннәрдән һәрберсе без аңлый-төшенә алмаган вакыт берәмлеге булып тора. Чыганаклардагы мәгълүматларга караганда, Адәм яратылган балчык кырык ел үз хәлендә кала. Билгеле бер калыпта пешә. Өстенә утыз тугыз ел борчу-кайгы яңгыры, бер ел шатлык-куаныч яңгыры ява. Шуңа күрә адәм баласының борчу-кайгылары сөенечләрдән күбрәк.
Югарыда искә алынган бу яңгыр ниндидер матди нәрсә, чын яңгыр түгел, абстракт төшенчә, яңгыр сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган. Кайгы-борчудан соң һәрвакыт сөенеч килә. Олуг нигъмәт-бүләкләр – зур сабырлык һәм кайгы-хәсрәтләрдән соң. Аяти-кәримәдә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар. Чынлыкта да, авырлыктан соң җиңеллек бар» («Әл-Инширах», 5-6).
Коръәни Кәримдә Хәзрәти Адәмнең туфрактан яратылу этаплары түбәндәгечә аңлатыла.
1. Туфрак этабы
«…(Аллаһ) Адәмне туфрактан яратты, соңыннан аңа «Бул!» – дип әйтте, һәм ул бар булды» («Әли Гыймран», 59).
Кеше туфрактан яратылганга күрә, туфракның төрле сыйфатларына ия. Туфрак үзле, комлы, каты, йомшак булган кебек, кешеләрнең холык-табигатенә төрлелек хас. Балчык бик яхшы изелә, аның белән бик җиңел теләсә нәрсә ясап була. Балчык моңа бернинди дә каршылык күрсәтми. Кешедәге сабырлык, түземлек һәм кече күңеллелек әнә шуннан килә. Шул ук вакытта туфракның хәрәкәтсезлеге, тик торуы кешедә ялкаулык, иренчәклек кебек сыйфатларда чагылыш тапкан.
2. Юеш балчык этабы
«Ул һәр бар иткән нәрсәсен күркәм итте, кешене яратуны юеш балчыктан башлады» («Әс-Сәҗдә», 7).
Юеш балчык этабында су катнаша. Су, беренче чиратта, чистарткыч ролен үти һәм пакьлек элементы булып тора. Бу яктан караганда су кешедәге гыйффәтлекне, намусны һәм матди-рухи пакьлек хисләрен белдерә.
3. Ябышкак юеш балчык этабы
«…Һичшиксез, Без аларны (Адәмне һәм аның нәселен) үзле юеш балчыктан яраттык» («Әс-Саффат», 11).
Ябышкаклык, берегү кешенең тугрылык, бәйлелек хисен күрсәтә. Кешенең үҗәтләнүе, үзе яклаган фикерләрендә аяк терәп каршы торуы – бу этапның бер нәтиҗәсе.
4. Һавада кипкән дымлы балчык этабы
«Һичшиксез, без кешене (һавада) кипкән дымлы балчыктан, бер рәвешкә кергән балчыктан яраттык» («Әл-Хиҗер», 26).
Әлеге аятьтә искә алынган «салсал – һавада кипкән дымлы балчык» этабында «һава» элементы өстәлә. Һава кеше ясала торган балчыкка хәрәкәтлелек үзлеге алып килә. Адәм баласы холкындагы тотрыксызлык, үз фикереннән кайту, сүздә тормау һәм җимерүгә хирыслык сыйфатлары шушы этап нәтиҗәсендә пәйда була.
5. Бер рәвешкә кергән балчык этабы
«Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: «Һичшиксез, мин (һавада) корыган үзле, бер рәвешкә кергән балчыктан кеше яратачакмын» («Әл-Хиҗер», 28).
«Хамә-и мәснүн – бер рәвешкә кергән балчык» этабы кешенең билгеле бер рәвешкә керү, тәрбияләнә, укытыла-өйрәтелә алу кебек үзенчәлекләренә ишарәли. Аның бу сыйфатының яхшы нияттә дә, начарга да файдаланылу мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – бәндәгә дөрес юнәлеш бирә белү.
6. Утта яндырылган балчык этабы
«Аллаһ кешене утта яндырылган кебек чыңлап торган бер балчыктан яратты» («Әр-Рахман», 14).
Бу этапта процесска ут кушыла. Кешенең тәкәбберлек, горурлык, көнчелек, Аллаһ әмерләренә каршы килү, ялган сөйләү шикелле сыйфатлары уттан башлангыч ала.
«Әл-Мүэминүн» сүрәсенең 12-14 нче аятьләре Хәзрәти Адәмнән соң аның нәселеннән киләчәк һәр кешене ярату тәртибен түбәндәгечә бәян кыла: «Һичшиксез, Без кешене саф (сөзеп чыгарылган) балчыктан яраттык. Шуннан соң аны ышанычлы бер урын эчендә (аналыкта) тамчы иттек. Шуннан соң ул тамчыны оешкан канга (ябышкан һәм аталанган йомыркага) әверелдердек. Аннары ул оешкан канны мудга (бер чәйнәлгән ит) хәленә китердек, ул чәйнәлгән ит кисәген сөякләргә (скелетка) әверелдердек, шуннан соң ул сөякләргә ит кундырдык. Шуннан соң аны башка бер яратылыш белән (кеше буларак) бар иттек. Яратучының иң күркәме булган Аллаһ» («Әл-Мүэминүн», 12-14).
Медицина фәне бу мәгълүматларга бары безнең гасырда гына ирешә алды. Коръәни Кәримдә исә Җәнабел-Хак кешенең яралгы үсеше этаплары турында 1400 ел чамасы элек үк фәнни дөреслеккә туры килгән рәвештә хәбәр иткән.
Югарыдагы аяти-кәримәләрдә Җәнабел-Хак кешенең бик гыйбрәтле, игътибарга лаек яратылу этаплары турында сөйли. Бу этапларның әүвәлгерәге булган балчык, ягъни Хәзрәти Адәм яратылган туфрак этабының күренеш ягыннан бернинди кыйммәте дә, матурлыгы да юк. Шуннан соңгы этаплар исә – бер урынга атылган су тамчысы, авызда чәйнәлгәндәй рәвештәге оешкан ит кисәге – бер дә матур күренеш булмаган, хәтта җирәнү хисе тудырган нәрсә... Аннары илаһи кодрәт күренеше буларак, күркәмлек, матурлык манзарасына ия сәнгать әсәренә тиң кешенең барлыкка килүе... Соңыннан исә матдә белән рухның куәтлелеге һәм ныклыгы, ахыр чиктә бәндә әлеге үсеш сәфәренең янә беренче этабына таба кайтып, кабат туфракка эләгә һәм шунда череп югала!.. Аннары исә черегән тән эчендә, терекөмеш тамчысы шикелле, черемәгән һәм «асбуз-зәйнәб» дип аталган бердәнбер орлыктан, берәр үсемлекнең үсеп, өлгерү процессы тизәйтелгәндәй, кабат барлыкка килә һәм җанланып аякка баса!..
Җәнабел-Хак бик күп аяти-кәримәдә кешене бу муллык дөньясындагы маҗарасы турында фикерләргә, уйларга чакыра:
«Без кемгәдер озын гомер бирсәк, аның яратылышта (көч-куәтен алып) киресен әйләндерәбез. Әллә алар (бу күренешне) аңламыйлармы? (Әлеге гыйбрәтле сәфәрне төшенә алмыйлармы)» («Йәсин», 68).
«Аллаһ сезне бер зәгыйфьлектән яратты, шуннан соң зәгыйфьлек артыннан куәт бирде, шуннан соң куәт артыннан көчсезлек һәм картлык бирде. Ул теләгәнен кыла. Ул – Белүче, Кодрәт иясе» («Әр-Рум», 54).
«Без сезне аңардан (туфрактан) яраттык, янә сезне аңа кайтарачакбыз, тагын бер мәртәбә сезне аңардан чыгарачакбыз!» («Та-һә», 55).
Бу хакыйкать шуны күрсәтә: кешенең тәне дөньяда кичергән этаплары һәм үзенең шәхси хәл-әхвәле белән фанилеккә мәҗбүр ителгән. Ә мөһиме һәм мәңгелеге – җан. Җәннәт-җәһәннәмгә бәхет яки газап юлы нәкъ менә җан белән үтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев