Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Тормышым – төнге дала

Фатыйма Габитова хакында хәсрәтнамә

“Минем тәкъдирем – газап белән хәсрәт. Гөнаһсыз башым белән кем аркасында, ни аркасында гаепле булдым мин? Бөтен гомерем  аерылышулардан гына тора. Бар тормышым көзге яфрак күмгән төнге далага охшаган”, – дип язган татар кызы Фатыйма Габитова. Ул  казах мәдәниятендә күренекле эз калдырган өч шәхес -  мәгърифәтче Биләл Сүлиев, шагыйрь Ильяс Җансүгиров, язучы Мохтар Әүезовның хатыны, илһамландыручысы,  балаларының анасы буларак тарихка кергән. Язмышында бик авыр вакытларны  -  олы кызының яшьли үлеп китүен,  ике иренең атып үтерелүен, улының фронтта һәлак булуын, репрессияләрне, кече яшьтәге балалары белән ике тапкыр сөрелүне  башыннан кичергән. Әмма тормыш авырлыклары әлеге көчле холыклы, акыллы, горур  ханымны сындыра алмаган. Үзенең тормыш юлдашы булган шәхесләргә карата гомере буе мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылык хисләрен саклаган, алардан туган балаларга яхшы тәрбия биргән.  


Укымышлы ананың укымышлы кызы

Фатыйма Зәйнулла кызы Габитова 1903 елның 14 октябрендә Талды-Курган өлкәсенең Капал шәһәрендә туган. Әтисе Зәйнулла Оренбург төбәгеннән чыккан уңышлы татар сәүдәгәре була, әмма Фатыйма алты айлык ва­кытта кинәт дөнья куя. Укы­мышлылыгы, уңганлыгы белән шәһәр халкы арасында хөрмәт казанган әнисе Гайниҗамал Җылкыбаева өч кечкенә кызы  - Разия, Мәрзия һәм Фатыйма белән 24 яшендә тол кала. Ул кызларына башлангыч белемне үзе бирә. Сигез яшендә Фатыйма рус мәктәбенә укырга керә, якшәмбе көннәрендә татар кыз­лар мәктәбенә дә йөри, аннары 1917 елга кадәр “Якубия” мәдрәсәсендә укый. 

1914 елда Беренче бөтен­дөнья сугышы башлангач, Урта Азия­нең зур шәһәрләрендә яшәгән немецлар һәм чехлар читкә кечкенә калаларга сөрелә.  Элек Сәмәркандта банк директоры булган Карл Кайзер гаиләсе 3 ел буе Габитовлар флигелендә  яши. Аның  хатыны, кайчандыр Франкфурт университетын тәмамлаган Ида Карловна Мәрзия белән Фатыймага немец һәм француз телләрен өйрәтә, Көнбатыш әдәбияты белән таныштыра. Чех музыканты кызларга нота грамотасын, шулай ук цитра белән мандолинада уйнарга өйрәтә. Фатыйма, “Хөсәения” мәдрәсәсен экстерн тәртибендә тәмамлап, 1918-1920 елларда Капалдагы һәм Яркәнттәге татар мәктәпләрендә укыта.

Беренче ире – Биләл Сүлиев

1919 елда 16 яшьлек Фатыйма казах халкының иң укымышлы вәкилләреннән берсе Биләл Сүлиевкә кияүгә чыга. Мәгърифәтче, педагог, журналист, драматург Сүлиев Казахстан мәгарифен булдыруда, Җидесудагы барлык торак пунктларда мәктәп-интернатлар ачуда, республикада беренче университет оештыруда башлап йөри. Фатыйма башта Алматыда, аннары, 1929 елда ирен өлкә мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләгәч, Актүбәдә казах мәктәпләрендә укыта. 1919 елда кызлары Фәридә, 1923 елда уллары Җанибәк туа. 1930 елның кышында гаиләгә кайгы килә - ун яшьлек кызлары вафат була. Шул ук елны Биләл әфәнде Симәй (Семипалатинск) педагогика институтына ректор итеп билгеләнә, гаилә яңа урынга күченә. Фатыйма фармацевтика техникумында укыта. 1930 елның ноябрендә уллары Азат туа. 1931 елның 27 мартында, милләтчелектә гаепләнеп, Биләл кулга алына, Фатыймага тәүге тапкыр “халык дошманы хатыны” келәймәсе сугыла. 1932 елда иреккә чыгарылгач, Биләл Мәскәүгә китә, 1934 елда аны Каракалпак республикасына җибәрәләр, 1937 елда кабат кулга алалар һәм атып үтерәләр. 

Икенче ире – Ильяс Җансүгиров

Биләл Мәскәүгә киткәч, Фа­тыйма Симәйдән Алматыга кайта, башта коммунистик университетта казах теле укыта, аннары  Казахстан Мәгариф ха­лык комиссариатында гыйль­ми хезмәткәр,  Казах дәүләт нәш­риятында фольклор һәм балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире була, Язучылар профсоюз бюросында эшли, 1934 елда СССР язучыларының I корылтаенда катнаша. 1932 елда язмыш аны Биләлнең дусты, фикердәше, көрәштәше шагыйрь Ильяс Җансүгиров белән кавыштыра. Алар Фатыйма белән 1919 елда ук танышкан була, Ильяс аңа мәхәббәт шигырьләрен дә багышлый. Алматыда кабат очрашкач, гаилә коралар. Ильяс Биләлнең балаларын уллыкка ала, үзенеке кебек тәрбияли. 1933 елда беренче  кызлары Өмет, 1935 елда Ильфа (Ильяс+Фатыйма) туа. Ильяс 1932-1934 елларда Казахстан ССР Язучылар берлеге рәисе, 1933-1936 елларда Казах сәяси әдәбият нәшрияты башлыгы була. Рус теленнән йөзгә якын әсәр, шул исәптән Александр Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасын һәм утызлап шигырен казахчага тәрҗемә итә. Фатыйма белән яшәгән 5 елда Ильяс иң яхшы әдәби әсәрләрен (15 поэма, шулар арасында казах әдәбияты классикасы дип табылган “Ку­лагер” поэмасы)  иҗат итә, ха­тыны аның китапларын ре­дакцияли, фольклор җыя, мәкаләләр яза. 1937 елның 13 ав­­­густында Җансүгиров кул­га алына һәм 1938 елның  фев­ралендә “япон шпионы” дип нахакка гаепләнеп атып үтерелә.  Ул төрмәдә чакта уллары Булат туа,  Фатыйма аны әтисенә бер генә тапкыр күрсәтеп кала. Ильяс шунда, ачынып: “Син улыбызны итек тегәргә өйрәт. Бер гаепсез килеш төрмәдә утырган шагыйрь булганчы, аның гади итекче булып иректә яшәве хәерлерәк”, - ди. Эзәрлекләүләрдән котылыр өчен, Фатыйма балаларын үз фамилиясенә яздыра. 

1938 елда гаиләне Алматыдан сөрәләр. Сабыйларын тартып алып, балалар йортына бирүдән куркып, Фатыйма  аларны туган шәһәре Капалга Хөббиҗамал тутасы янына җибәрә, үзе кечкенә Булат улы белән Симәйгә сөрелә, 1938-1940 елларда шунда яши, рус педагогика училищесында укыта. Күпме тырышса да, Ильясның язмышы турында бернәрсә дә белә алмый, аның кулъязмаларын күз карасыдай саклый, НКВД кешеләренә бирми. Фатыйманың көндәлегенә күз салыйк: 

“Өч баламны Капалга кайтарып җибәргән генә идем, фатирыма өч энкавэдэшник бәреп керде. Ишектән керүгә үк берсе күзләрен акайтып: “Кем баласы бу?” – дип кычкырды. “Минеке”, - дидем мин. Ул баланың туу турында таныклыгын күрсәтүемне таләп итте.  “Хәзер бит барыбер тентү ясаячаксыз, менә шул вакытта табарсыз әле!” – дип, мин кинәт сикереп тордым, биләүдәге Булатымны диванга куйдым да, күз ачып йомганчы диван астыннан кечкенә балта алдым, шуның белән кизәнеп: “Бала янына киләсе булмагыз – башта аны, аннары аңа якынлашкан кешене үтерәчәкмен! Сабыемны тере килеш сезнең кулга бирмәячәкмен!” – дип ярсып кычкырдым.

Икенче көнне мәктәптән кайткан җиремдә бер кызыл­армияче миңа повестка китерде. Булатны ныклап төреп, НКВДга киттем, күрсәтелгән кабинетка кердем. Утыз яшьләрдәге карсак буйлы казах: “Нишләп бала белән килдең?” – дип кычкырды. Мин исә Булатымны махсус күтәреп килгән идем. Улымны дәшми-нитми  генә урындыкка куймакчы булдым. Теге эт исә: “Кулыңда гына тот!” – дип тагын акырды. Нишлим, Булатны кочагыма кысып, урындыкка сеңдем”.

Өченче ире – Мохтар Әүезов

1940 елда гаилә Алматыга кайта. Фатыйма марксизм-ленинизм институтына эшкә урнаша, аннары физкультура техникумында укыта. Тәрҗемә белән шөгыльләнә, казах язуын латин хәрефләреннән кириллицага күчерү эшендә катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек улы Җанибәк фронтка китә. Биш балалы гаиләгә нибары 200 грамм икмәк бирелгән авыр вакытта Биләл һәм Ильясның дусты булган язучы, дөньякүләм танылган “Абай юлы” романы авторы  Мохтар Әүезов гаиләгә ярдәмгә килә, бераздан алар өйләнешә. 1942 елда башкаладан кабат сөрелгәч, Фатыйма балалары белән  Җамбыл (Джамбул) өлкәсе Мерке шәһәренә, Мохтарның туганы Разак янына барып урнаша, казах мәктәбендә укыта, аннары директор урынбасары була. 1943 елның 1 гыйнварында җиденче баласы – Морат туа, мартта исә өлкән улы Җанибәк Смоленск янында сугышта батырларча һәлак була...

Гаиләгә 1949 елда гына Ал­матыга кайтырга рөхсәт ителә. Фатыйма, пенсиягә чыкканчы, 18 нче ир балалар мәктәбендә укыта. 1951 елда Ильясның алдагы никахыннан туган улы Саятны эзләп табып, үз гаиләсенә ала. Акланганнан соң, репрессияләр өчен бирелгән акчага йорт сала. Мохтар Әүезов Фатыйма белән балаларына һәрвакыт ярдәм итә, институтларда укытырга булыша. Алар барысы да югары белем ала: Азат – тюрколог, тәрҗемәче (Ул унике телдә сөйләшкән. Орхон-Енисей язмалары турында беркем дә белмәгән чорда Азат аннан өземтәләр китергән. Олҗас Сөләймановка “Аз и Я” китабын язу  идеясен  биргән, шагыйрь бу турыда: “Аз и Я” нәрсә ул? “Азат һәм Мин”, ди торган булган); Өмет – табиб; Ильфа – немец теле укытучысы; Булат – кинодраматург, режиссер, Казахстан Кинематографчылар берлегенең беренче секретаре (“Тоталитар строй мине әтиемнән мәхрүм итте, әмма әтиемнең исемен тартып ала алмады, һәм миңа аның нинди булуы бик мөһим”, – дип язган Булат Ильяс улы. Ул Габитов фамилиясен саклап калган һәм балаларына тапшырган, аның уртанчы кызы Ләйлә Казахстан Республикасы Генетика институты директоры булып эшләгән); Морат – кытай теле белгече, илче.

Пенсиягә чыккач, Фатыйма шәрык фольклорын җыя, тәр­җемә белән шөгыльләнә, Ильяс Җансүгиров архивын тәртипкә китерә, күренекле замандашлары турында истәлекләр, шулай ук шигырьләр яза. 1932 елдан бирле көндәлек алып бара. 1968 елның 6 гыйнварында дөнья куя, архивын өч баласына – Булат Сүлиев, Ильфа Җансүгирова, Морат Әүезовка васыять итеп калдыра.  “Мин әле дә әниемнең мәхәббәтен тоям, аның җылысын сизәм. Әни турында уйлау да, йөрәк хәтере белән хәтерләү дә миңа көч бирә,” – дип язган Казахстанның атказанган эш­леклесе, Казахстанның Кытай­дагы беренче илчесе, “Хөрмәт” ор­дены, ЮНЕСКО медале иясе Морат Әүезов газиз әнисе Фатыйма Габитова турында. 

2007 елда Алматы өлкәсе Капал авылында Иргали Садвокасов кайчандыр Фатыйма Габитова яшәгән йортта музей ачкан, аны шактый еллар буе карап тоткан, моңа 2 миллион тәңкә акчасын сарыф иткән. Пенсиягә чыккач, музейны карап тоту хәленнән килми башлаган. Шунлыктан музей ябылган. Авыл хакиме Җомаҗан Рәхимҗанов әйтүенчә, Фатыйма Габитова музеен яңарту өчен якынча 12 миллион тәңкә акча кирәк, тик әлегә шулкадәр акча бирерлек иганәче табылмаган.

Любовь Шашкова, Дидар Касыймова,Динә Шәрипова.

(“Казахстанская правда” газетасы, “Мысль” журналында басылган мәкаләләр 
файдаланылды).

 Алсу Зәйдуллина тәрҗемәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев