Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ШӘРӘФЛЕ ЯЗУЧЫ

Ике татар хәрбиенең урыны янәшә туры килә. Вагонда гәпләшеп баралар. Ачылып киткәч, күңелне кытыклаган уйлары белән дә бүлешәләр. - Иртүк торып, төнгә кадәр эшләп, самолет төзәтүнең, техниканы очышка әзерләүнең кыенлыгына түзәрлек, - ди Касыйм Тәхаутдинов. - Әмма Татарстаннан читтә милли мохит җитми. Татарча язылган шигырьләрне урындагы матбугатта бастырып булмый. Русчага...

Ике татар хәрбиенең урыны янәшә туры килә. Вагонда гәпләшеп баралар. Ачылып киткәч, күңелне кытыклаган уйлары белән дә бүлешәләр.

- Иртүк торып, төнгә кадәр эшләп, самолет төзәтүнең, техниканы очышка әзерләүнең кыенлыгына түзәрлек, - ди Касыйм Тәхаутдинов. - Әмма Татарстаннан читтә милли мохит җитми. Татарча язылган шигырьләрне урындагы матбугатта бастырып булмый. Русчага тәрҗемә итәргә туры килә. Болай әвеш-тәвеш китергәч, сүзләрнең тәме югала.

Тәвәккәл юлдаш янәшәдәге тыйнак сәфәрдәшенә киңәш бирә:

- Ә нигә Казанга эшкә күчмисең?

- И-и, анда мине кем көтсен? Берәр туганың хәрби җитәкче булмагач, җан теләгән якка кайтып булмый шул.

- Теләгәндә була. Син тот та Татарстан Югары Советы Рәисенә хат яз.

- И-и, бер хәрбинең мөрәҗәгате республика җитәкчесенә барып җитәрме икән?

Күңеле ышанып бетмәсә дә, ымсындыргыч тәкъдим Касыймның уена керә бит. Шәхси үтенеч Бөек Ватан сугышында күп язучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәткән Гали Динмөхәммәтовның үзенә җибәрелә.

Алты балалы гаиләдә үскән Касыйм Нуриәхмәт улы (10. 09. 1925) - Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак авылыннан. Иске Шөгер мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда - 1943 елның 6 гыйнварында армиягә алына. Моңарчы Кытай Республикасының бер өлкәсе дип саналган Маньчжуриягә җибәрелә. Чик буенда, хәрби бурычын үтәп, япон самурайларын тыеп тора. Уралга хәтле бөтен Себер җирләрен яулау турында хыялланучылар безнең якта күренсә, яшен тизлегендәй күтәрелеп, сәгатенә 11 чакрым юл үтеп, аларны үз җирләренә кууда катнаша. 1945 елның июнендә исә, комиссия узгач, минометчы Касыйм Иркутск хәрби авиация механиклары мәктәбендә укырга яраклы дип табыла. Таныклык алгач, (1947 елдан) Украинаның Чугуевтагы хәрби авиация училищесында механик вазифасында хезмәт итә. Иртәдән кичкә кадәр һавага күтәрелгән истребительләрнең төзеклеген кайгырта. Эшен тиешенчә башкаргач, ялга җибәрелә. Тукмактан әйләнеп килгәч исә, юлдагы солдатның киңәшенә колак салып, Казанга хат җибәрә. Үтенеч, ул еллардагы тәртип буенча, ярдәмчел Динмөхәммәтовка тапшырыла. Югары Совет Рәисе аның күчермәсен Мәскәүгә - СССР хәрби көчләр министры Александр Василевскийга юллый. Нәтиҗәдә шигырьләрен, язмаларын татар матбугатында бастырырга хыялланучы К.Тәхаутдинов 1949 елның августында Казанга - хәрби авиатехниклар училищесына күчерелә.

Очкычлар төзәтүче лейтенантның журналистлар сафына күчүе дә төрле маҗараларга урала. Максатка якынаю өчен, башта кичке урта мәктәп тәмамларга туры килә. Күп тапкыр рапорт язгач, ниһаять, 1956 елда хәрби хезмәттән җибәрелә. Әмма хәбәрчеләр сукмагына атлыгучы авиация механигына газета редакцияләрендә эш табылмый. Таныш-белешләре ярдәме белән Калинин исемендәге заводка фәкать станокчы булып кына урнаша. Монда сигез ай буе снаряд ясагач, партия райкомының бүлек мөдире янына керә. Дәгъвасын белдерә:

- Кызыл Армия сафларында хәрби авиатехник булып 14 ел хезмәт иттем. Белемем, тәҗрибәм була торып, заводта көчкә станокчы эшен таптым. Бу - белгечләр белән исәпләшмәү түгелме соң?

Мөдир әйтелгәннәр белән килешә. Берничә көннән яңа эш тәкъдим итә:

- Казан дәүләт университетының кешеләр һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына өлкән препаратор кирәк. Мөдиргә мөрәҗәгать итегез. Ул сезне көтә.

Техникка медицина җиһазларын төзәтү, камилләштерү, яңаларын ясау бурычы куела. К.Тәхаутдинов бер үк вакытта читтән торып тарих-филология факультетының татар теле бүлегендә дә укый. Диплом алгач, 1962 елның җәендә, "Социалистик Татарстан" газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. 1990 елга кадәр әдәбият, сәнгать һәм уку йортлары, партия, совет, промышленность, төзелеш һәм транспорт бүлекләрендә эшли, җаваплы секретарь урынбасары була. Яңа ачылган "Татарстан хәбәрләре" газетасы редакциясендә, 1995 елга кадәр, өлкән хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы секретарь урынбасары вазифаларын башкара.

СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дипломы иясе (1973), Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1976), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Президент Минтимер Шәймиев тарафыннан автомобиль белән бүләкләнүче (2008) Касыйм Тәхау - 19 китап нәшер иткән каләм әһеле. Аларның җидесе - "Ай артыннан ай туа" (1977), "Табигать мизгелләре" (1982), "Каләмне штыкка тиңләп" (1990) , "Куян күмәче" (1997), "Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары" (2007), "Кондызлар илендә" (2010), "Өч әкият" (2015) Татарстан китап нәшриятында басыла. Калган уникесе авторның үз хисабына "Школа" басмаханәсендә дөнья күрә. Утызлап шигыренә композиторлар тарафыннан - ә алар арасында Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Заһит Хәбибуллин да бар - җыр языла. Шушы табышлары өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең "Шәрәфле язучы" таныклыгы тапшырыла.

Әлеге шигырьләр, хикәяләр, парчалар, әкиятләр, очерклар, мәкаләләр, повестьлар тупланмаларын кулга алсаң, алардан тиз генә аерылып булмый. Эчтәлек, вакыйга, шәхесләр игътибарны җәлеп итә.

Мисал өчен, "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасы баш мөхәррире Шәмси Хамматов белән берлектә иҗат ителгән "Каләмне штыкка тиңләп" (Казан, 1990) җыентыгы Бөек Ватан сугышының хәрби хәбәрчеләре Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нур Баян, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Шәйхи Маннур, Мәхмүд Максуд, Габдрахман Әпсәләмов эшчәнлеге белән таныштыра. 1942 елның декабреннән рус, татар, казах, украин һәм үзбәк телләрендә чыгучы "Ватан намусы өчен" газетасын күз алдына бастыра. Миллион ярым имза белән ныгытылып, 1943 елның 5 маенда "Правда", "Известия" газеталарында, аннары башка басмаларда урын алган "Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат"ның язылу тарихын искә төшерә.

Тынгысыз журналистның 66 яшендә, ягъни 1991 елда Мордовиягә чыгып китүе дә тикмәгә түгел. Чөнки монда 1,5 мең торак пунктының 65 е - татар авыллары. Аларда 70 мең милләттәш яши. Мондагы Иске Аллаголда язучыбыз - Габдрахман Әпсәләмов, Сыркыдыда - Һади Такташ, Пешләдә Шәриф Камал туган. Йөнәдә пензалы Гафур Коләхмәтев соңгы юлга озатылган. Тик шундый шәхесләр үстергән төбәктә милли рух сүнеп бара. Китапханәләргә татар китаплары аз кайта. Мәктәпләрдә телебез өйрәтелми, әдәбиятыбыз укытылмый. Телне начар белә дип, бу якның егетләрен һәм кызларын Казандагы югары уку йортларыннан да борып кайтаралар. Автор, чигенүне һәм юкка чыгуны туктату өчен, Татарстан һәм Мордовия Мәдәният министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзү мәсьәләсен күтәрә. "Мордовиядә генә түгел, илнең башка өлкәләрендә яшәүче татарларның өмете, ялварулы карашы Казанга юнәлгән", - ди автор.

"Гасырларны кичкән сәнгать" (Казан, 2008) китабы исә татар гамәли сәнгате үсешенә зур өлеш керткән галим Фуат Вәлиев рухына багышлана. Монда сүз халык һөнәрчелеген саклау, үстерү, кайтару турында бара. Тынгысыз К. Тәхау чүлмәкчеләрнең, келәм сугучыларның, чигүчеләрнең, читек тегүчеләрнең, көмеш-алтыннан бизәнү әйберләре иҗат итүче зәркәнчеләрнең, тимерчеләрнең, тал чыбыгыннан кирәк-ярак үрүчеләрнең, агачтан савыт-саба эшләүчеләрнең, пыялачыларның... җан авазын киң җәмәгатьчелеккә ишеттерә.

"Заман һәм шәхесләр"дәге (Казан, 2011) очерк һәм мәкаләләр татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате, мәгарифе өлкәсендә уңышка ирешкән, халкыбыз ихтирамын казанган шәхесләргә багышлана. Язучылар Афзал Шамов, Муса Җәлил, Сафуан Муллагалиев, Әхәт Гаффар, Миргазиян Юныс, Марсель Зарипов, Гариф Ахунов, композитор Нәҗип Җиһанов, виолончель остасы Иттаки Халитов, рәссам Әхсән Фәтхетдинов, җырчы Фердинанд Сәләхов... белән очраштыра.

Һәрбер китабын туган районы китапханәләренә бүләк итүче К.Тәхау иҗатында Тукмак авылы кешеләре дә һәрчак үзәктә. Берничә дистә парча, сөенечләргә һәм көенечләргә үрелеп, аларга багышлана. Куаныч дигәннән, төбәк 1922 елда Керкәледән аерылып башка чыга. 70 йорты, 1000 гектар җире белән мөстәкыйль "Байрак" хуҗалыгы булып яши. Уңышлары белән Мәскәүдәге Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсенә барып җитә. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, илдә хуҗалыкларны эреләндерү шаукымы башлангач, күрше авылның бригадасына әйләнгәч, күтәрәмгә кала. 150 ат, 200 мөгезле эре терлек, 1000 сарык, куян һәм тавык фермалары юкка чыга. Яшьләр, эш калмагач, читтә "кара алтын" суыртырга керешә. Каерылып иген үскән басуларны чүп баса. Йортлар сүтелә, корылмалар череп җиргә ава. Монда фәкать берничә гаилә генә гомер кичерә. Тирә-юнь тып-тын кала. Тукмак, үлем белән тартышып, әйтерсең лә, соңгы сулышын ала.

Әмма 90 яшьлек ветеранның туган авылын хатирәләрдә генә булса да исән калдырасы килә. Якташларының үтенечен искә алып, Тукмак тарихын язарга керешә. Тик, авыл таралгач, моны башкарып чыгу җиңел түгел. Авылдашларны, әңгәмәләшү өчен, төрле тарафлардан берәмтекләп эзләргә туры килә. Тукмакта әби-бабасы янында үскән, һәрбер сукмакны белгән, кешеләрен таныган улы Рөстәм белән ул менә чираттагы сәфәргә җыена.

- Ичмасам, бер күз күрми, - ди К.Тәхау. - Икенчесе дә кибеп бара. Еш кына зурайткыч пыялага үрелергә туры килә. Әмма ничек кенә булса да язарга кирәк. Алайса каләм тутыга башлый.

Авторучка шәрәфле язучының гел кул астында тора. Дәфтәрләре дә шкаф өстендә саклана. Аның берсе, егерме биш еллар элек башланганы, "Амбар кенәгәсенә язылган фикерләр һәм уйланулар" дип атала. Яңа гасыр башланганда ачылганы исә "Татлы хатирәләр" дип исемләнә. Аларга янә күңелдә бөреләнгән төрле фикерләр тамып кына тора.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

.Касыйм Тәхаутдинов.

.Президент Минтимер Шәймиев автомобиль ачкычы тапшыра. 2008 елның 5 мае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев