Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Рәхмәт сиңа,дустым!

Мин хастаханәдән чыгуга, Мөдәррис бакый дөньяга күчкән иде инде. Күңелдә олы үкенеч калды: олы шагыйрь, якын дустымның соңгы үтенечен үти алмадым.

2006 елның октябрь башлары иде. Өйдә телефон шалтырады.

– Алло?

Җавапка бик еракта пышылдап кемдер нәрсәдер әйтте.

 – Кем бу? Кем?

– Бу  мин,  Мөдәррис, Казаннан.

Дуслар шаярталар, дип уйлыйм.

– Нәрсә булды, Мөдәррис, кычкырыбрак сөйлә, начар ишетелә.

– Кычкыра алмыйм, Халисә, тавыш юк.

– Суык тидеме, әллә ангинамы? – дим, үзем шул “зәхмәт”тән еш җәфаланганга.

– Авырыйм, ангина түгел, хәтәррәге...

Авыр тынлык урнашты. Бу инде шаяртуга охшамаган иде.

– Тыңла, шигырь укыйм, соңгы язган ике шигырь.

Мөдәррис телефон аша пышылдап кына шигырь укый. Начар ишетелә. Берсен, икенчесен... Хатын-кыз фамилиясе... Кудашева дигән фамилияне аңлыйм. Шигырь тыңлаудан бигрәк Мөдәрриснең хәле баш миен өтә. Мең төрле уй, чыннан да бу шаяртуга тартмый.

– Халисә, күрешеп сөйләшәсе килә. Кил әле Казанга, минем хәл шәптән түгел, – ди.

– Мөдәррис, дәваханәгә бар, дәвалан, медицина көчле хәзер.

– Соң инде, дәваланып булмас.

– Операция ясат, ничаклы иртәрәк эшләтсәң, шулкадәр яхшырак.

– Операция ясатмыйм, аннары, анысына соң бугай инде...

Барысы да аңлашыла болай. Мондый каты авыру белән авырып вафат булган кешеләрне белә идем, тик күңел барыбер ышанырга теләми.

– Ерунда, чир килә дә китә, дә­­валанырга кирәк, – дип юатам.

– Ярар, – ди Мөдәррис, – үзеңне күрәсе, шигырьләр укып утырасы, сөйләшәсе иде. Наҗар ага белән Атнабай киткәннән соң рәхәтләнеп сөйләшеп, шигырь укып утырасы килгән кеше Уфада син генә калдың.

Монысы инде аның арттырыбрак җибәрүе булдымы, әллә яшьтән дуслар булып аралашып яшәгәнгә якын күреп әйтүеме, тавышы Мөдәррис­нең үзәкләргә үтәрлек моңсу иде.

– Нәҗибә кайда, дим.

– Ул әле өйдә юк, эш белән йөри, аңа да мәшәкать инде... Юбилейга кил, юк, юбилейга чаклы кил, күрәсе, сөйләшәсе килә...

Икенче көнне Нәҗибәгә шалтыратам. Ул барысын да аңлатып бирде.

– Коткарып булмыймыни, табибләр ни ди соң?

– Соң инде, диләр, кил, аның сине күрәсе килә, – ди Нәҗибә.

Ни кызганыч, икенче атнада ук мин дә операциягә эләгәм. Нигә, ни өчен, нәкъ аңа мондый язмыш?! Ир уртасы чагы, иҗатының чәчәк аткан, шигъриятенең канатланган, фикерләренең тирәнәйгән, зиһененең үткенләнгән чагы.

Больницадан тагын Казанга шалтыратам. Нәҗибә белән сөйләшәбез.

– Әле бераз гына дәрт керде, юбилей тантанасына әзерләнү күңелен күтәреп җибәрде, кәефе ярыйсы гына, тик тамагына ашый алмый, кисель шикелле сыек ризыкта гына, – ди.

– Юбилейга бара алмыйм, ләкин больницадан чыгу белән һичшиксез барам, – дим Нәҗибәгә.

Юбилей кичәсе үтү белән тагын шалтыратам: ”Хәле ничек?” 

– Шәптән түгел, стена ягына карап ята, йоклый шикелле, сөйләшә алмый, – ди Нәҗибә.

Мин хастаханәдән чыгуга, Мөдәррис бакый дөньяга күчкән иде инде. Күңелдә олы үкенеч калды: олы шагыйрь, якын дустымның соңгы үтенечен үти алмадым. Соңгы тапкыр сөйләшеп утыру насыйп булмады, бәлки, әйтәсе килгән сүзләре, җиткерәсе килгән фикерләре, тыңлыйсы яки сөйлисе килгән шигырьләре калгандыр.

 Үлем һәрчак үкенечле була. Безнең дуслык студент елларында, 70 нче елларда ук башланган иде. Ул елларда Башкортстан дәүләт университетының мин старостасы булган “Акчарлак”, татар һәм башкорт бүлегенең “Шоңкар” әдәби-иҗат түгәрәкләре белән Казан университетының “Әллүки” түгәрәкләре арасындагы дуслыкның чәчәк аткан чагы иде. Тукай, Мәҗит Гафури кичәләре, үзара Уфа–Казан яшь шагыйрьләренең алмаш иҗади очрашулары елына берничә тапкыр үтә. Ике рес­публика арасында һава һәм тимер юлларының регулярлыгы, билет хакының арзан булуы аралашуны җиңеләйтә, ә бәлки очрашасы килүнең, бер-беребезнең иҗаты белән кызыксынуның көчлелеге, бер-беребезгә хөрмәт тә хәлиткеч роль уйнагандыр.

Бу очрашулар ике респуб­лика яшь язучыларының иҗатына биниһая әһәмиятле этәргеч, көч һәм илһам бирә, баета иде. Шушы “мәктәп”не тәмамлаган, хәзер инде олпат әдипләр булып танылганнар арасында олырак буыннардан Рәдиф Гаташ, Рим Идиятуллин, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, яшьләрдән Римзил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Садә, Шәмсия Җиһангирова, Башкортстан әдипләре арасында Факиһә Тугызбаева, Рамил Янбәк, Зөһрә Котлыгилдина һәм, һичшиксез, татар әдәбиятының горурлыгы булган Мөдәррис, Зөлфәт һәм Фәннур Сафин да бар иде.

Күп еллар дәвамында, Казанга килгән вакытта, мине Мөдәррис каршы алды. Пристаньдамы, вокзалмы, редакцияләрме, килә-килешкә иң беренче булып Мөдәррис очрый. Хәтта хәбәр бирми килгән очракта да лифт каршында иң беренче аның белән очрашабыз, әйтерсең ул гел көтеп торган кебек.

Казанга бер килгәндә, бар булган йомышларны үтәп китәсе килә. Казан урамнарын яхшы белмәгәч, редакцияләргә, радио, нәшриятларга йөртү дә Мөдәррис җилкәсенә төшә иде.

“Вакыт кысаларыннан иң азат кеше безнең Мөдәррис”, – дип, Рәдиф абый Гаташ мине Мөдәррискә “тагып” җибәрә. Ә Мөдәррис мине Казанның иң очсыз транспорты булган трамвайга утыртып, шалтыр-шолтыр шәһәр буйлап алып китә. Мөдәррис билетны миңа гына ала да, үзе куен кесәсеннән кызыл тышлы кенәгәсен “ялт” иттереп кондукторның күзенә теки һәм тиз генә кесәсенә кире тыга. Икенче көнне трамвайга утыргач та шул ук хәл.

– Мөдәррис, нинди шулхәтле “крутой” удостоверение күрсәтәсең соң син, бер кондуктор да сиңа бәйләнергә җөрьәт итми? – дим.

– Язучылар таныклыгы ул, дустым, кайвакыт файдасы тиеп куя аның, аңламаган кешегә, – ди үзе, рәхәтләнеп көләбез. Кайвакыт җәяү генә алып китә.

– Әйдә, мин сине турыдан алып чыгам, иске Казанны күрерсең, – дип кеше аягы сирәк баскан караңгы, тар тыкрык­лар, бакчалар аша радио редакцияләренә, автовокзалга, йә Берлеккә алып чыга. Аның Казанны яхшы белүенә шаккатам. Ул һәр урам, йорт, һәр тыкрыкның дип әйтерлек тарихын, анда яшәгән атаклы кешеләрен, булган вакыйгаларын белә, оста итеп сөйли, мин аның беләгенә тагылып, терек-терек атлап, кызыклы риваятьләрен тыңлап барам.

– Шигырь укы, – дим.

Ул туктап, Казан урамында шигырь укый. Үзенекен, борынгы венгр-татар шагыйрьләрен, Дәрдемәндне, Акмулланы, Тукайны, башка төрки телле шагыйрьләрне.

– Кемнеке? – дип сорый миннән бер өзек китерә дә.

Мин буташтырам, юк, бу шагыйрьне укымаганнан түгел, хәтернең сыйфатыннан. Тагын укый, тагын... Мөдәрриснең хәтере феноменаль иде. Ул күп вакыйгаларны, әдәби әсәрләрне, авторларның тормыш юлларын, кызыклы хәлләрне бик оста итеп җиткерә, аның фикер сөреме, сөйләү куәсе ышандыру көченә ия иде.

Гади генә киенгән, чандыр гәүдәле, буй да чама белән генә, ләкин Мөдәррис шигырь укый башласа, аннан да баһадиррак, аннан да матуррак, батыррак, аннан да акыллырак кеше булуы мөмкин түгел кебек күренә иде.

Аңа “ялтыраш”лык хас түгел, ул кешегә дә, заманга да яраклашырга, яхшырак күренергә тырышмады, киресенчә, “йортлыксызрак”, дөнья мәшәкатьләреннән ераграк торган шикеллерәк фикер калдыра, гәрчә тирән рухи дөньясы, шәрә нечкә күңел хисләре һәр шигырендә ярылып ята.

Нәрсә иде бу, аның яшәү рәвешеме, әллә бу заманга протестымы? Хәтердә 1994 елның 29 октябре. Безне, берничә кешене, Язучылар берлегенә кабул итеп алу алдыннан сөйләшүгә чакырдылар.

Бу сәфәргә Уфадан үзебезнең машинада гаилә дусларыбыз белән 4 кеше кузгалдык. Табигать ай буе коры торды-торды да иртән үк карлы яңгыр ява башлады. Түбән Камага төнлә күз ачкысыз боз­лы яңгыр ярып килеп кердек, туганнарда кундык, икенче көнне сәгать икедә Берлектә булырга тиеш идек. Иртән-иртүк тагын юлга – Казанга кузгалдык. Юл – көзге кебек ялтырап торган бозлавык, үргә күтәрелгән җирләрдә “бөкеләр” – колонна-колонна машиналар тезелгән, юлның ике ягында чакрым саен машиналар аунап ята. Чак-чак күрсәтелгән вакытка барып өлгердек. Безне Берлек капка төбендә үк Мөдәррис белән Зөлфәт каршы алды.

Зөлфәт: “Без сезнең инде исән-имин килеп җитүегезгә өметне өзгән идек, Аллага шөкер, сау-сәламәтсез”, – дип шатланды. Эш беткәннән соң, күп дуслар үзләренә кунакка чакырса да, без Мөдәррис белән Нәҗибәләргә киттек. Зур булмаган пөхтә фатир. Нәҗибә ханым кухня тирәсендә бөтерелә. Мөдәррис мине кош оясы шикелле генә җыйнак эш кабинетына чакырды. Китаплар, китаплар... Өстәл өсте язмалар белән тулы, юлдашларым телевизор карый, ә Мөдәррис миңа шигырьләрен укый. Мин үземнең шигырьләрне укыйм, кич шигырь кичәсенә әверелде.

Юлдашлар тыныч түгел, сизеп торам, борчылалар, чөнки ул елларда машина урлау, йә булмаса, тәгәрмәч салдыру илдә чәчкә аткан күңелсез күренеш иде. Ә Мөдәррис бик ышанычлы итеп: “Шагыйрьнең ишек төбеннән кунакларның машинасын алып китсәләр, Мөдәррис “пегас”ын урлаткан шикелле булыр бу, борчылмагыз”, – ди. Соңыннан белдек: ул төн буе керфек тә какмыйча, тәрәзә каршысына куелган машинаны саклап чыккан...

2002 елның яз айлары. Рәдиф абый Гаташ миңа телефон аша: ”Мөдәррис белән Наис Гамбәр, Мөдәрриснең “Гасыр капкасы” кардәшлек китап киштәсе сериясендә чыккан китабына гонорар алу өчен, Уфага бара, син аларны каршы алып, урнашырга ярдәм ит инде, шагыйрь халкының хәлен беләсең, кунакханәләрдә бик кыйммәт, берәр торак юнәтеп булмас микән, азрак егетләргә “күз-колак” булу да артык булмас, чит шәһәр, “азатлык хисе” башларына бәрмәсен...” – дигәнрәк үтенеч белдерде.

Мин районнан Дилә Булгаковага шалтыратам. «Ике шәп шагыйрь килә, Дилә апа, каршы ал инде, сыендыр; үзем дә тизрәк килергә тырышырмын».

Мин килеп җиткәндә, изге күңелле Дилә апа җитәкчелегендә Мөдәррис белән Наис бер төркем студентлар арасында шау-гөр килеп, университеттан очрашу кичәсеннән чыгып килә иде. Аннары Башкортстан “Китап” нәшрия­тына очрашуга юнәлдек. Түгәрәк өстәл артында нәшрият җитәкчеләре, мөхәррирләр, язучылар, шагыйрьләр Сафуан Әлибаев, Факиһә Тугыз­баева, Сабир Шәрипов һ.б. Ике республика әдипләре, кызыклы әңгәмә, дуслык табыны, җылы мөнәсәбәтләр. Мөдәрриснең дә, Наисның да күңелләре күтәренке, кәефләре шәп. Янып, ашкынып шигырь укыйлар.

Гонорарны алгач, мин: “Мөдәррис, нишләтәсең бу акчаңны?” – дип шаяртам. Ул: “Яңа фатир бар бит, буп-буш тора, эчендә берни юк, күңелсез. Азрак кешеләрчә мебель-фәлән рәтләргә иде, кыз да, оныклар килеп йөрер иде”, – ди. Мебель алганмы, юкмы, белмим, ләкин кызын, оныкларын бик яратканы, аларга карата күңел җылысының никадәр зур икәне ярылып ята иде. Ә икенче җәйдә Казанга баруыбызда, җавап йөзеннәндер инде, Мөдәррис белән Наис Дилә апа белән безне кунакка чакыр­ды. Табынны Наисларда әзерләгәннәр. Наисның хәләл җефете Гөлфира ханым белән егетләр бөтерелеп безне кунак итә, шигырь уку китә. Гаташ: “Сезнең белән һәр очрашу шигырь кичәсенә әверелә, тик сирәгрәк киләсез”, – ди. Сүз әдәбият, шигърият, аның үткәне, киләчәге турында.

Зөлфәтнең сәламәтлеге барыбызны да борчый. Фирая ханымның бетмәс-төкәнмәс күңел җылылыгы, чын мәгъ­нәсендә шагыйрь хатыны булуына сокланабыз. Мөдәррис: “Зөлфәт - көчле шагыйрь, алай гына бирешергә тиеш түгел, ул әле яшәргә тиеш, аның гомере миннән дә озынрак булачак, менә күрерсез”, – ди, ышанычлы итеп.

И, гомерләр, Наис та, Мөдәррис, Зөлфәт тә юк инде. Мөдәррис дөнья мәшәкатьләренә битараф күренсә дә, тирә-яктагы гаделсезлеккә эче пошып, әрни, зарланып та куйгалый иде.

Тел төбеннән сизелгәнчә, аның гаделсезлекне иң авыр кичергәне “Аккош күлендә”ге “сәләмә” генә йортын – тыныч оясын югалтуы, саклап кала алмавы иде. Очрашкан саен, ул ерак алтмышынчы елларда Уфада Черниковка бистәсендә һөнәрчелек училищесында бераз укып, яшәп алуы хакында искә алырга ярата иде.

Мөдәрриснең күңеле бик сак һәм сизгер иде. Ул кешеләр арасындагы иң нечкә тойгыларны да күңеле аша үткәрә, кайсы чакта әңгәмә вакытында төркемнән сиздерми генә югала, үзенең артык булуыннан курыккан шикеллерәк хис калдыра иде. Мөдәррис горур, кайсы чакта бунтарь холыклы да иде. Кешенең кем булуына, дәрәҗәсенә, титулына карамыйча, үзенең хак икәнен белсә, гадел фикерен, үз карашын җиренә җиткереп әйтә белә иде.

Шагыйрь буларак Мөдәррис бары тик талантларны, шәхес буларак гадел, ихлас кешеләрне генә яратты. Соңгы очрашу 2005 елның сентябрь башында булды.

Мөдәррис Дилә апа белән мине Уфага китә торган поездга озата төште. Урамда инде караңгы булса да, “кайт, соңга каласың”, дигәнгә дә карамыйча сумкаларны күтәрешеп, купега чаклы кертеп урнаштыр­ды, тизрәк очрашуны теләп хушлашты, поезд кузгалгач та, кул изәп перронда озатып калды.

Мөдәррис Әгъләмов ике гасыр арасында – социализм, коммунизмны яулау, үзгәртеп кору һәм демократия дигән битлек астында хөкем сөргән авторитаризмны – хаос, хаосны авторитаризм алыштырган чорда яшәп чынбарлык хисен югалтмаган, заманның ерткыч йөзенә туры карап, аңа яраклашмыйча, үз сүзен кыю әйткән, үзе булып кала алган шәхес һәм шагыйрь булып яшәде.

Ә ул сирәкләр язмышы. Рәхмәт сиңа, дустым!

Халисә МӨДӘРРИСОВА, шагыйрә.

Уфа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев