Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Мөһаҗирнең күңеле нечкә...

Төркиягә күчеп китүем көтмәгәндә булды. Ирем Якуб Акчура – Төркиягә күчеп киткән мөһаҗирләр гаиләсеннән. Аның әти-әнисе Корыһөек дигән татар авылыннан.

Айзирәк Гәрәева–Акчура – Төркиянең Искешәһәрендә яшәп ятучы милләттәшебез, Актаныш районының Качкын авылында туып үскән кыз. Аның белән бергәләп «Шәһри Казан» газетасында эшләгән идек. Инде Айзирәкнең Искешәһәргә килен булып төшкәненә дә 6 ел булган. Аның белән бу язма Бөтендөнья Татар хатын-кызлары съездында күрешкәннән соң туды.


– Төркиягә киткәннән соң, синең язучылык хезмәтең тагын да яхшырак җимешләр китерә башлады, Айзирәк. Мөһаҗирләр тормышын сурәтләгән әсәрләрең белән әдәби бәйгеләрдә җиңү яулыйсың, журналларда әсәрләрең басылып тора. Уңдырышлы туфракка төштең, ахры...

– Төркиягә күчеп китүем көтмәгәндә булды. Ирем Якуб Акчура – Төркиягә күчеп киткән мөһаҗирләр гаиләсеннән. Аның әти-әнисе Корыһөек дигән татар авылыннан. Ул авылга йөз еллар элек нигез салынган. Якубның күптәннән мондагы мөһаҗир татарлар турында яздырасы килгән, язарлык кеше эзләгән. Аңа исә минем телефонны биргәннәр. Килеп тапкач, күңеленә дә кергәнмен, күрәсең. Мин язмыйча торалмыйм, язарга утырсам, төнне-көнне дә онытам. Ул мине ничек бар, шулай кабул итте. Эшләү, иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Ирем татар җәмгыятенең эшендә катнаша. Ул белеме буенча инженер, зур бер заводта компьютер системалары буенча урынбасар булып эшләгән. Көчле компьютерчы, бухгалтерлык белеме дә бар. Шул ук вакытта бик иҗади, нечкә күңелле дә кеше ул. Язган әсәрләремне дә беренче итеп аңа укытам. Ул миңа Төркия татарлары белән элемтәгә керергә, геройларны табарга булыша. «Бирүзә йорт», «Агай», «Истанбул малае», «Мөнҗия», «Казан әүлиясе» кебек әсәрләрем барысы да мөһаҗирлектәге милләттәшләребезнең язмышларын өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителде. Аннан соң Якуб төрекчәдәге нинди китапны карарга, нинди чыганакны укырга телисең, шул ук минута эзләргә тотына һәм табып та бирә. Хәзер вакытны әрәм итәсе килми, күбрәк эшләп каласы килә. Язу эшенә яшьрәк вакытта тотынырга кирәк булган икән. Казанда Диния нәзарәтендәге вазыйфам хәбәр язу, чыгыш әзерләү кебек эштән гыйбарәт, ә үз иҗатыма вакыт калмый иде. Чит илдә исә үз телемдә иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләр ачылды. Иртә таңнан торып Юдинодан өчәр сәгать буе автобуста эшкә киләсе юк, йокларга кайтып егыласы юк. 

– Искешәһәр – элеккеге татар мөһаҗирләренең күпләп яшәгән урыны. Син татар мохитеңә килеп эләктеңме?

– Кайнанам башта безне Истанбулда каршы алды, килешемә пәрәмәчләр пешереп көткән иде, урыны оҗмахта булсын. Туганнар җыелышкан иде. Мин үземне  әйтерсең лә, чит илгә түгел, күрше авылга барып төшкәндәй хис иттем. Аннары туганнары белән авылга кайттык. Хәзер без яшәгән Искешәһәрдә татар җәмгыятенең ишекләре ачык. Аралашып торабыз, очрашулар даими уза. Монда бит татарларның җыелыр урыны бар: Татарстан хөкүмәте ачкан Татар музее эшли. Мондый җәмгыять Әнкарада да бар. 

Төркиядәге мөһаҗир татарлар үзләре дә төрле: инкыйлабка кадәр үк чыгып киткән татарлар бар, алар күбесенчә Искешәһәр тирәсендә; инкыйлаб аркасында кузгалып, Кытайлар, Европа аша килгән татарлар бар. Искешәһәрдә барысы да бик бердәм. Сабантуйлары үткәрәләр. Әби-бабайлар шунда онык­ларын җитәкләп килә, татар ризыклары, уеннары белән таныштыралар. Элек мин Сабантуйлары үткәреп йөрүгә тәнкыйтьчел карашта идем, хәзер фикерем үзгәрде. Аны мөһаҗир татарлар сагынып көтеп ала, ул аларга Казанга, ата-баба туфрагына кайткан кебек хис бирә... Истанбулда Сабан туе паркта уза, Искешәһәрнекен авылда оештыралар. Нәсел-нәсәпләре белән җыелышып, чәйләрен, ашларын төяп чыгалар. 

– Хәзер Төркиядә мөһаҗир татарларның 5-6 буыны гомер кичерә. Ничек яши алар, татарлыкны саклап кала алганнармы?

– Без татарлар яшәгән барлык авылларда булдык: Икепынар, Татарлар көе, Бөгредәлек, Әфәнде күпере, Гөрсу... Авылларны чагыштыргач, күрәсең: төрек хатыннары бакча эше белән артык ватылмый, чирәм чәчә, бер-ике куак роза утыртып куя да, шуның белән тәмам. Ә бездәге татарларның бакчасына керсәң, йөз төрле чәчәк! Татарлык шундый вак-төякләрдә чагыла, шундый кыйпылчыклардан җыела. Казаннан киеп килгән көмеш беләзегемне апалар исләре китеп карады: безнең әнинең, әбинең дә шундый ядкәре бар иде, дип хискә бирелделәр. Читтә яшәгәннәрнең күңеле тагын да нечкәрә. Юк кына нәрсәләр дә кыйммәтле тоела. Шул кыйпылчыклар әсәрләремә дә керә. Элеккеге мөһаҗирләр кызларын татарга бирергә, улларын татар кызына өйләндерергә тырышкан. Хәзер килгән татарлар башкача, алар дөньяга нык ачык, читләр тәэсирен тиз сеңдерүчән. Аннары, татарга монда эреп бетәр өчен шартлар да уңай: дин бер, телләр дә якын... Татарлар Төркия­дә югалып калмаган, күбесе үз эшләрен булдырган. Бик тырыш халык, бизнеслар ачып, нәселләрен эшле-ашлы итеп калдырганнар. Рух көче нык, алар туган җирләрендә дә көчле нәселләр булгандыр. Шәһәрләрдә җир бирелсә дә, татарлыкны саклау өчен яңа җирләр табып, авыллар булып утырганнар. Соңрак аларның оныклары шәһәрләргә күчә, анда үз эшләрен ача башлаган. Без белмәгән, өйрәнелмәгән әллә нихәтле миләттәшләребез бар Төркиядә. «Казан әүлиясе» дигән әсәремдә шуларның берсе, мөһаҗирлектә танылып, әллә нихәтле шәкертләр тәрбияләгән мулла турында бәян иттем. Бу дин әһеле Төркиядә бик таныла, аның шәкертләре хәзер җитәкче урыннарда эшли. 

– Андый шәхесләр турында мәгълүмат ничегрәк табыла?

– Шәхесләр турындагы мәгълүмат бөртекләп җыела. Шул чор матбугатыннан, китаплардан берәр җөмләләп чүплим. Өйрәнер нигез күп. Бер яктан, Төркиядәге мирасыбыз (Исхакый, Максудилар... ), икенче яктан, архивлар тулы кул тимәгән чыганаклар... Мин госманлы телен белмим, гарәпчәдәге архивларны укый алмыйм. Ләкин күп кенә документлар хәзерге төрекчәгә күчерелгән, шуларны үзләштерәм. Элеккеге төрек газеталарының электрон вариантка күчерелгән төпләмәләре бар, аларны укыйм.

– Төркиядә эшләүче галимнәребез белән элемтәң бармы?

– Әйе, үзебезнең галимә кызларыбыз белән аралашырга тырышам. Әйтик, Истанбулдагы Мармара университетында Ләйсән Шаһин бар, милли чараларда еш катнаша, чыгышлар ясый. Бартон университетыннан Алсу Камалиева –югары дәрәҗәдәге фән эшлеклесе. Аның укучысы күптән түгел Мәдинә Маликова иҗаты буенча диссертация яклады. Ул язучының дистәдән артык романын өйрәнеп, тәрҗемә итеп чыккан. Алсу киң колач белән эшли, шәкертләрен дә шуңа өйрәтә. 

– Мөһаҗирләр арасында иҗаты белән танылган кешеләр дә бардыр.

– Татарлар арасында киносериаллар төшерүче, анимация фильмнары ясаучы режиссерлар шактый. Өмәр Байкүл  – режиссер, сериаллар төшерә, аның Казанда татар яшьләре көннәрендә катнашканы бар. Искешәһәрдә шуларның тагын берсе – Мостафа Явыз Гөл яши. Мөһаҗирләрнең алтынчы буыны вәкиле, үзенең «Рәсемле фильм» дигән анимация студиясе бар. Бабалары 1890 елда күченгән булган. Татарча сөйләшми, әмма телне аңлый. Истанбулның Босфор университетында психология белемен үзләштергән. Кечкенәдән рәсем ясау, комикслар белән дә мавыккан. Беренче мультфильмын берүзе ясаган һәм TRT телеканалына тәкъдим иткән. Аннары шәхси студиясен оештыр­ган. Аның зур хыялы – Ибн Фадланның Болгарга килүе хакында мультфильм төшерү. Болгар җирләрен кайтып күрәсе килә. Мөһаҗирләрнең уртак хыялы бу, тик моның өчен мөмкинлекләре юк.

– Нигә кайта алмыйлар?

– Беренчедән, андагы татарларның да барысы да байлар түгел, ә юл бәяләре кыйм­мәт. Икенчедән, кемдер оештырсын иде, дип теләүчеләр күп. Пандемия башланыр алдыннан җыелып, Казанга машиналар белән кайтырга уйлаган идек. Кайчандыр бабалары килгән юл бит... Казанга кайту, авылларына бару... Әби-бабаларының туфракларына дога кылу... Пандемия афәте башланды да олылар арасында кемнәрдер чирләп китте, үлүчеләр дә булды. Шушы сәяхәт гамәлгә ашыруны көтеп тора... 

– Соңгы арада Төркиягә татар мөһаҗирләренең яңа агымы килде. Меңләгән милләттәшебез йә вакытлыча, йә төпләнеп яшәргә ниятли. Алар татарлыгын саклап кала алырмы? Төркиядә татар мәктәпләре ачу мөмкинлеге бармы?

– Төркиядә милли мәктәпләр ачу проб­лемасы юк, ул канун белән тыелмаган. Билгеле бер санда кеше җыелып гариза яза икән, аңа мәктәп тә, укытучы да бирәләр. Руслар рәхәтләнеп рус мәктәпләре ача анда. Ә татарлар балаларын төрек мәктәбенә бирә. Чөнки безнең милләт һәрчак прагматик холыклы. Чит илдә балалары тизрәк җайлашсын дип телиләр... Артыннан йөрүче булса, татар сыйныфын ачарга мөмкин. Элеккеге мөһаҗирләр «шәһәрдә калсак, югалабыз, балалар татар икәнлеген онытыр» дип, авыл булып яшәргә киткән бит, үз мохитләрен сакларга тырышканнар. Яңа килүчеләр исә күбрәк интернет аша аралаша, очрашулар да үткәрә. Аларга эшләргә, балаларын укытырга кирәк, шуңа күрә алар элеккечә авылларда яшәргә теләми. Ә мәктәп булдыру аларның үз кулларында. Бу юнәлештә аерым кешеләрнең шәхси тырышлыклары белән азмы-күпме эш бара дип беләм. Анталия белән Аланья­гә меңнәрчә татар килде. 

– Төрекләргә кияүгә чыгып, килен булып төшүче татар кызлары да шактый.

– Төркиядә татар кызларын сабыр булганнары өчен яраталар. Чыннан да, төрек хатыннары белән чагыштырганда, безнең татар кызлары тыныч, сабыр күренә. Төрек хатыны эшләмичә өйдә генә утырырга мөмкин, тик барыбер өйдә ул хуҗа. Иҗтимагый тормышта да үз сүзләрен әйтә алалар, каршы төшүче юк. Андагы законнар хатыннарны яклый. Төрекләр шуңа күрә Россия, шул исәптән татар кызларына өйләнергә тырыша. Безнең кызлар турында сабыр, «акча аз» дип тинтерәтми, диләр. Әйтик, төрек хатыны бүген миңа алтын йөзек кирәк, ди икән, ире шуны эзләп чыгып китә. Безнең кызлар алтын күреп үсмәгән, менталитетлары шуңа бәйле. Татарда байлык күрсәткече алтын түгел бит – кеше көнләшерлек йорт-җир, капка-койма, бакча... Татар хатыны үзен гаиләне тартып баруда җаваплы хис итә. Ә Төркиядә гаиләне кем туйдырырга тиеш? – Ир-ат. Кибеткә кем йөрергә тиеш? – Ир-ат. Кем акча табарга тиеш? – Ир-ат... Хатыннары кайвакыт үти алмаслык таләпләр куеп, ирләрен чыгыр­дан чыгара. Аларга чыдый алмыйча хатыннарын үтерүче кызу канлы төрекләр дә шактый. Төрек хатыннарына «азат хатын» тәрбиясе кергән, шул үзен сиздерә. Ә татар хатыннары күпкә сабыр... 

– Казаннан янә нинди тәэсирләр белән китәсең?

– Бер танышның сүзе йөрәгемә тиде – үзенең туганы турында ул «киттеләр» дип сөйли, ә күршесенеке хакында «качтылар» ди... Һәр ике очракта да сүз мөһаҗирлеккә китү турында бара... Хәзер халыкның кайгы өчен капкалары ачып куелган халәт. Чарасызлык халәте... Ул капкаларны ябып куярга беркемнең көче җитми... Бу халәттә кешеләргә уйламыйча сүз әйтсәң, рәнҗетүең бар. Халык ул барысын да аңлый, тик үзен бөтереп алган агымнан аерылып чыгарга көче җитми. «Казан утлары»нда минем «Гаҗизлек» дигән хикәям чыккан иде. Анда Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшеп, чит илдә калган татарларның язмышы сурәтләнә. Елый-елый яздым. Съездда яныма килеп, шушы әсәр өчен рәхмәт әйтүче ханымнар булды. Бу әсәр аларның бүгенге күңел халәтләренә аваздаш, күрәсең. Төркиядәге мөһаҗирләрнең хатирәләрен тыңлап, сорашып язылды бу әсәр. Аларның күңелен ачу, сөйләтү бик авыр – үз эчләренә йомылганнар, чөнки әти-бабалары да аларга артыгын сөйләмәгән, зыяны тияр дип курыккан. Инде ачылып китсәләр, бик күп кызыклы әйберләр сөйлиләр. Тик ерак хатирәләрне саклаган буын берәм-берәм китеп бара. Алар белән күпме мирас китә... Хатирәләре – халкыбызның тарихи чишмәсе бит... 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев