Миндә – әткәм каны
Мин туганнар каберлеге каршына килеп бастым да, хыялыйларча әткәйгә дәштем: – Исәнме, әткәй!
Әтиләрен хәтерләмәгән, күпләре хәтта гомерендә бер тапкыр да күрмәгән сугыш елларының ятим балаларыннан үзгә буларак, мин, бәхетемә, әткәйне ярыйсы гына хәтерлим. Ни дисәң дә, әткәйнең сугышка киткән чагында алты яшем тулган иде. Әткәйне ат ясап, аңа атланып йөрүләр дисеңме, елга яры башыннан язгы ташкынның тегермән буасын еруын гаҗәпләнеп тә, куркып та күзәтеп тору мизгелләре, атлы арбада әткәйнең алдына утырган килеш Сыерышбашына печәннәр карарга барганда аның «Уел»ны җырлаганын тыңлаумы, йә ындыр буразнасы буйлап кулларына бер зур карбыз күтәреп Дүртөйледән кайтып килүен күреп шатлыкка чумумы... Сугышка киткән көнен дә ачык хәтерлим мин аның. Хушлашкан урыныбыз Тозлыкушның су аръягы иде. Без, балалары, барыбыз да әткәйнең итәгенә тотынганбыз. Ат кузгалып киткәндә генә, әнкәй безне аралап алып калды...
Соңгы елларда, нәселләргә багышлап китаплар язганда, туган авыл мәктәбенең 100 еллыгына хәзерләнгәндә, үземнән олыракларның истәлекләрен укыганда-тыңлаганда, әткәй минем өчен газиз кешем булу гына түгел, җәмәгать эшчәнлеге белән дә өр-яңа якларын ачты һәм һаман ача килә. Менә шуларны укучыларга җиткерәсе килү теләгеннән кулыма каләм алдым.
Туган авылым Сыерышбашта башлангыч мәктәп 1921 елда ачылган, дигән караш яши. Соңгы айларда гына архив материаллары белән танышу нәтиҗәсендә моның дөрес түгеллеген ачыкладым. Чынлыкта, Сыерышбашта мәктәп 1919 елда ук ачылган икән. Мәктәп буш урында гына барлыкка килмәгән. Авылыбызда 1883 елдан бирле башлангыч дин әһелләрен хәзерли торган мәдрәсә эшләгән. Үз чиратында, ул инде XVIII гасырда ук ачылган ике мәчетнең актив эшчәнлегенә таянып барлыкка килгән. 1910 елдан төзелеп, өченче мәчет сафка баскан. Имәнлекул вулысы оештырылганчы, Сыерышбаш Кара көчек (хәзерге Үрнәк авылы) вулысына караган Түбә (берничә авылны берләштерүче дини үзәк) вазифасын да башкарган. Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белемне алган күп кенә шәкертләр Каран, Уфа, Ырымбур (Каргалы) мәдрәсәләрендә укуларын дәвам иткән. Бер мисал китерим. Коралачык авылыннан килеп Сыерышбашта укыган Гата Исхакый, татар дөньясында беренче булып, халык җырларының ноталар җыентыгын Казанда нәшер итүгә ирешә.
Башкортстанның Үзәк тарихи архивында миңа Сыерышбаш мәктәбе турында ике эш белән танышу мөмкинлеге бирелде. Аларның берсе Бәләбәй өязе Имәнлекул вулысына караган Беренче баскыч Сыерышбаш мәктәбендәге халык мәгарифенең торышы хакында тикшерү (Основное обследование состояния народного образования Белебеевского уезда Имянликулевской волости Сырышбашевской школы I ступени) (473 нче фонд, 2 тасвирлама, 466 эш), ә икенчесе – Чакмагыш районы буенча 1933 елның 1 сентябренә мәктәпләр исемлеге. Шушы ике архив документының беренчесе игътибарны аеруча җәлеп итте.
Сыерышбаш мәктәбендә 1919-1920 уку елында 52 укучы укыган, шуларның 50 се малай һәм икесе – кыз. Уку елы барышында 15 малай мәктәпне ташлаган. Укучыларны 3 укытучы укыткан: 22 яшьлек, 7 ел стажы булган Габделкадыйр Галиев (әлифба, татар теле), 24 яшьлек, 2 ел стажлы Әлифә Ибраһимова (арифметика) һәм 26 яшьлек, 3 ел стажлы Әхмәтзәки Латыйпов (тарих, география). Бу тасвирлама 8 биттән тора. Анда шулай ук предметларга бирелгән сәгатьләр һәм мәктәпнең уку елындагы чыгымнары да күрсәтелгән. 1919 елда укулар 1 декабрьдә, ә 1920 елда 27 октябрьдә башланган. 1919-1920 уку елында урыннар җитмәү сәбәпле, 25 малайны һәм 10 кызны укырга алмау турында да мәгълүмат бар. Чөнки мәктәп шәхси йортта гына урнашкан булган. Хисапта шулай ук керосинга кытлык булуы ассызыклана. Тагын әле 1920 елда 87 балага 26 гына «Әлифба» һәм 20 генә «Татар теле» туры килгәнлегенә басым ясала. Шушы ук хисапта укучыларның кыш көне пима (киез итек), ә елның башка вакытларында чабата киюләре турында да әйтелә.
Имәнлекул егете Нәҗем Моратов Сыерышбаш мәктәбенә 1921 елда килә. Нәҗем абый озын һәм игелекле гомер юлы узды. Башкортстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Гарәп графикасында укый-яза белгәнгә, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында байтак еллар тәрҗемәче рәвешендә дә хезмәт куйды. Соңрак җәмәгате белән Чакмагышта яшәде һәм, 100 яшен тутырып, бакыйлыкка күчте. Нәҗем абый Имәнлекулдан Сыерышбашка күчүгә әткәй белән дуслаша, бергә җәмәгать эшләрендә кайныйлар. Әткәй берничә яшькә өлкәнрәк булганга, ул вакытка атаклы Каран мәдрәсәсен тәмамлап кайта. Каран авылы хәзер дә бар. Ул Башкортстанның Чакмагыш районы Туйнаш авыл җирлегенә керә. Юл уңаеннан бер кызыклы фактны әйтеп үтим: кадрларга кытлыклы бу заманда ВКП(б) Үзәк комитеты карары нигезендә Каран мәдрәсәсе урта махсус уку йортларына тәңгәлләштерелгән. Димәк, әткәй дә махсус урта белемгә ия булган. Шуңа да Нәҗем абый белән әткәйнең уртак уй-фикерләре, эшләгән эшләре күп булгандыр. Шуларны ишеткән-белгән булганга, мин Чакмагыштагы Нәҗем абый янына барырга җөрьәт иттем һәм әткәй турындагы хатирәләрен язуын үтендем. Ул бу эшкә бик теләп алынды һәм тиздән «Хәтердә калган очрашулар» дигән күләмле кулъязмасын тапшырды. Бу 1988 елның 10 гыйнвары иде.
Хатирәләрдә төп урынны әткәйнең Нәҗем абыйга Сыерышбаш мәдрәсәсе турында сөйләгәннәре тәшкил итә. Кыскасы, әткәй мәдрәсәдәге уку тәртипләре белән риза булмаган. Сөйләгәннәренең асылы шунда: мәдрәсәдә уку бер елга бер китап ятлауга кайтып кала. Шуның өчен укучыдан, гадәттә, «Син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип түгел, ә «Син нинди китап укыйсың?» дип сораганнар. Тагын әле шунысы да игътибарга лаек: хәлфә шәкерткә яхшы мөнәсәбәттә булса, ул аның белән көн дә очрашып сабак биргән. Киресенчә булса, атналар буена бер дә очрашмаска мөмкин булган. Моның сәбәбен бүген ачыклау кыен. Фаразлап кына була: шәкертнең ата-анасы хәлфәгә бүләк, акча китерүгә бәйле булганга охшаган. Мәдрәсәгә башлап йөрүчеләрнең күп вакыты өлкән шәкертләргә, хәлфәләргә хезмәт итүгә сарыф ителгән: аларның йомышларына йөгерү, суга чират тору, чәй кую, мәдрәсәне тәртиптә тоту. Безгә хәзерге вакытта Россия армиясендә билгеле булган «бабайлык»ка охшап тора бу...
Әткәй көннәрдән бер көнне, ялга кайткач, картәтәм Мөхәммәтшакирга бу хәлләр турында сөйләп биргән. (Мөхәммәтшакир – авылыбыздагы, утызынчы елларда ябылган булса да, 1947 елга кадәр манаралы килеш исән-сау торган Икенче Яшел мәчетнең указлы азанчы-сабияны, ягъни Диния нәзарәтенең указы нигезендә кирәк чагында Ахун-хәзрәтне алыштыра алган вазифа). Картәтәй дә бер дә исе китмәгән кебек җавап биргән: авырлык белән алган белем кадерле була ул, улым! Әйтүен шулай әйткән, әмма яз җиткәч, Каран мәдрәсәсендәге чыгарылыш имтиханнарын карарга әткәйне алып киткән:
– Әйдә, улым, Каран мәдрәсәсен барып күр әле. Үзеңә ул мәдрәсә ошар микән? Ошаса, көз көне шул мәдрәсәгә укырга илтермен.
Бу мәдрәсә Сыерышбаш мәдрәсәсенә караганда бөтен яктан аерылып торган. Авылның урта бер җирендә салынган. Буйга сузылып, зур тәрәзәле мәктәп биналары тезелеп киткән. Ул биналарның кайберләре ике катлы булып, аның аскы катында җыйнак кына бүлмәләр. Аларда читтән килеп укучылар торган. Өске катта – класс бүлмәләре. Таза итеп җыештырылган, кара парталар тезелеп киткән. Аерым бер йортта кухня, анда су өзлексез кайнап тора, аш пешерү өчен плитәләр, башка уңайлыклар.
Монда шәкертләр, классларга бүленеп, һәрбер класста берничә фән укытыла. Тантаналы имтиханда 10-12 яшьлек балалар китаптан укый да, аны ябып, укыганын чатнатып сөйләп бирә. Бигрәк тә географиядән сөйләгәндә, бөтен Җир шары уч төбендәге кебек... Пекиннан Парижга, Париждан Истанбулга, Кара диңгездән су юлларына чыгып, Идел, Чулман, Агыйдел буйлап төрле шәһәрләрне картадан күрсәтә баруларына әткәйнең исе китә.
Шуларны сөйләгәндә, Нәҗем абыйга әйтеп тә куя: мин Сыерышбаш мәдрәсәсендә 5-6 ел ятып, Бөре шәһәренең кайсы якта икәнен дә белмәгәнмен.
Бер сүз белән әйткәндә, әткәй Каран мәдрәсәсенә таң кала һәм көзен шунда укый башлый. Аны тәмамлауга, дөньялар үзгәреп китә. Авылыбыздагы мәдрәсә ябылып, аның урынына башлангыч мәктәп ачыла. Халыкта түгел, ә власть башындагыларда мәчетләргә һәм дин әһелләренә караш үзгәрә. Менә монда әткәй үзен ничек тотканны аңлар өчен, Нәҗем абыйның истәлекләренә күз салыйк: «Сыерышбаш авылы белән Имәнлекул арасы якын булса да, анда барып йөргәнем юк иде. Авыл белән, кешеләр белән танышлык юк. Сыерышбашка барып, атна-ун көн дигәндә без, Назиф Йосыпов белән танышып, уртак фикер туплап алырга да өлгердек. Кичләрен мәктәпкә аңлырак дигән яшьләрне чакырып, төрле темаларга әңгәмәләр үткәрәбез. М.Гафури, Г.Тукай, Г.Камал әсәрләреннән кызыклы хикәяләр укыйбыз. Назифта матур әдәбиятны интонация белән йөгерек уку сәләте көчле генә иде. Озакламый Октябрь революциясенең дүрт еллык бәйрәме җитә. Шул көнгә «Аң-белем түгәрәге» дигән оешма оештырдык. Авыл яшьләре һәм мәктәп балалары катнашлыгында халыкка концерт һәм спектакль күрсәттек... 1921 ел мәрхәмәтсез ачлык ел иде. Кешеләрне үлемнән саклап калу максатыннан ачларга ярдәм (помголод) дигән комитет оештырдык. Назиф Йосыпов шунда әгъза итеп сайланды. Ач балалар өчен ашханә оештырып, көненә бер тапкыр 300 грамм ак күмәч белән аш ашатыла иде. Ашханә гыйнвардан сентябрьгә кадәр эшләде. Байтак балалар үлемнән саклап калдырылды. Назиф бу эштә бөтен яшьлек көчен, белемен, сәләтен кызганмады. 1922 елда ул авыл советы әгъзасы, ә 1924 елда авыл советы рәисе итеп сайланды. 1927 елда мине Имәнлекул мәктәбенә күчергәндә ул, Сыерышбаш авылының крестьян хуҗалыкларын «Машина белән эшләү ширкәте» дигән оешмага берләштереп, «Богдан» дигән урынга күчеп утыру хакында дәртләнеп йөргәндә, саубуллашып, мине Шырпылы урманыннан авылга таба төшкән уйсулыкка кадәр озатып килде».
Әткәйнең Сыерышбаш мәктәбендә укытучы булып эшләгәне мәгълүм. Тик еллары билгесез. Нәҗем абый да үзенең язмаларында бу хакта әйтми. Әмма аларны ачыкларга ярдәм итәрлек фактлар бар. Ватан сугышында хәрби шәфкать туташы булып катнашкан Хәнифә апа Локманова Чакмагыш районының «Игенче» газетасында «Минем беренче укытучым Назиф абый Йосыпов булды» дип язган иде. Хәнифә апа - 1918 елгы, ул 8 яшендә укырга төшкән булса, бу 1926 елга туры килә. Ул вакытта уку әле, әткәй үзе мәдрәсәдә укыганча, гарәп графикасында барган. (Латиницага күчү 1927 елдан башланган. Бу графиканың Сыерышбашка соңрак килеп җитүе дә ихтимал).
Минем өлкән абыем Мирсалның да (1922 елгы) шаярып әйткән чаклары бар иде: «Әткәйнең озын линейкасы берничә мәртәбә минем үземә дә эләккәләде». Димәк, 1930 елда (Мирсал абыемның мәктәпкә төшкән елы итеп алыйк) әткәй әле мәктәптә эшләгән булып чыга. Әмма үзе күнеккән, мең ел буена халкыбызның югары мәдәни биеклеген тотып торган гарәп графикасының төрки халыкларны җаны-тәне белән күрә алмаган Сталин җитәкләгән дәүләт тарафыннан, башта мәкерле рәвештә арткы планга күчерелеп, нәтиҗәдә тулысы белән киләчәк буыннарны әүвәлге буыннар туплаган мирастан аерган сәясәтен әткәй кабул итә алмаган. Аның бу каршылыгы башта эчендә кайнаса, соңрак ачыктан-ачык каршылык күрсәтүгә килеп җиткән: ике укытучы – әткәй һәм Җәмил абый Җәләев - латин графикасында укытуга каршылык күрсәтү йөзеннән, мәктәптән эштән киткән. Ә заманы нинди бит! Утызынчы еллар башы. Утыз җиденче елларга озак калмаган. Эзәрлекләүләр башланган. Әткәй - вакытлыча, Җәмил абый гомергә Урта Азия якларына киткән. Ул вакытта ачлы-туклы яшәгән гаилә балигъ булмаган дүрт бала белән (Мәмдух абыем белән мин тумаганбыз әле) мәрхүмә әнкәй өстендә калган. Бераздан әткәй кайткан кайтуын, тик бөтенләй эшсез калмас өчен, шурниклыкка эшкә кергән. Ягъни ватылган арбаларны, тәгәрмәчләрне төзәтергә, йөгәннәр, камытлар, ыңгырчаклар юнәтергә... Кимсетелүләрне авыр кичергәндер, мәрхүмкәем.
Шуннан башлап мин әткәйне хәтерлим. Сугыш алдыннанрак аны кәнсәләргә эшкә алганнар. Укымышлылыгы ярдәм иткәндер. Мин аның станцияле, пристаньлы якларга барып, колхоз тапшырган игеннәр, сөт-ит күләмнәренең дөреслеген тикшереп кайтканнарын хәтерлим. Рәхәт иде аны каршылау. Әлбәттә, әткәйнең кайтуын түземсезлек белән көтүнең тагын бик җитди сәбәбе бар иде – куенындагы «куян күчтәнәче». Ансыз аның кайтканын хәтерләмим. Гәрчә мул тормышта булмасак та. Сугыш башлангач, әткәй авылга Ленинград якларыннан китереп тутырылган нимес гаиләләрен өйборынча урнаштырып йөрде. Тиздән үзе алар килгән якларга сугышка китте. Китүе дә гадәти Уфа, Бүздәк якларына таба түгел, ә тискәрегә – Бөре аша. Җитмәсә, киткәндә әлеге дә баягы, Фәрхетдин бабайлар турына җиткәч, әткәй атны кире бордырды. Бердәнбер кызы – Гая апам өйдә ялгызы калган лабаса, ничек инде озатырга аны алмыйсың? Сәфәр чыкканда кире борылырга ярамый, диләр. Әткәй шуны уйламады микәнни? Апаны алырга ул өйгә кердеме-юкмы, мин хәтерләмим. Керсә, көзгегә карады микән? Юктыр, караса, исән-сау әйләнеп кайткан булыр иде... Әткәйнең сугышка киткән вакыты – 1942 елның башы... Калинин фронтына эләккән. Димәк, Ржев казаны. Безнең солдатларның чын мәгънәсендә иттарткычка эләккән җирләре. Күп булса, ике ай үтүгә «Батырларча һәлак булды» дигән стандарт язу килде. Үлгән җире – Смоленск өлкәсенең Велиж районы Лобок авылы кырында. Узган гасырның җитмешенче еллары ахырында мин әткәй үлгән якларны урап кайттым. Сугыштан соң солдатларны 1954-1956 елларда хөкүмәт карары нигезендә Велиж шәһәрендәге Лида тавына тугандаш каберлеккә күмгәннәр икән. Лида тавы... Бер ягында Көнбатыш Двина, янтыкларында агачлар каплап алган тирән чокырлар. Тик шәһәрдән килә торган юл гына тигез. Лида тавы – нәкъ текә маңгайлы ярымутрау. Каберлек өсте һәм тирәсе – ямь-яшел чирәм. Анда-монда куәтле имәннәр үскән, кызыл мәкләр чәчәк атып утыра. Әйтерсең лә кан тамчылары. Мин туганнар каберлеге каршына килеп бастым да, хыялыйларча әткәйгә дәштем:
– Исәнме, әткәй!
Көттермичә, тиз генә күземне яшь пәрдәсе каплап алды. Күз алдыма күңелдән уелмас, хәтердән җуелмас хатирәләр булып әткәй канаты астында үткән бәхетле мизгелләрем килеп басты. Хәтерлисезме, бала чагында абынып ташка егылсаңмы, йә булмаса үзеңнән өлкәнрәк берәр усал малай кыйнасамы, әткәң янына йөгереп килеп, елый-елый әләклисең. Ул сабыр гына синең башыңнан сыйпый, сөеп куя. Ә, дигәнче елаудан туктыйсың. Үзем дә сизмәстән, мин каберлек каршында ирексездән шул балачактагы халәтемә килгәнмен дә янә сүземне дәвам иттем:
– Син киткәч, әткәй, бәхетле мизгелләр михнәт-хәсрәт дәрьясына батты. Әле дә ярый әнкәемнең канаты безне каплады. Мәрхүмкәемнең авырлыктан елаганын да үз гомеремдә тик бер тапкыр гына күрдем мин. Сугышка китмәү әмәлен тапкан әзмәвердәй ирләрнең көне буена кырда эшләп арып-талган хатыннарны төнлә клубта бурычка кысуы, әнкәйнең аларны «алпавытлар» дип атап, синең, улларының сугышта икәнен әйтеп, ә салымга кысучыларның сугышка ник китмәгәнлекләрен фаш итеп чыгып китүе, соңында 17 йортка җитеп тә, түләрлек акчаларны таба алмаудан гаҗиз калган күз яшьләре булган аның. Бүген ерактагы балачагыма кайту мөмкин булсамы, әткәй! Зая гомер...
Шушыларны сөйләгәндә бала чагымдагыча минем башымнан сыйпаучы да булмады. Бу хәл мине чынбарлыкка кайтарды. Иң башлап каберлеккә, кызыл мәкләр өстенә үзебезнең авылыбызның әнкәй кабереннән алынган ярмаланып торган кара туфрагын мул итеп сиптем. Алар кечкенә юллар ясап, аерым-ачык булып күренеп калды. Әткәй белән әнкәйнең бакыйлыктагы бергәлекләренә ирешкәнмендер дип, сабырландым. Әткәйгә гомеремдә бирә алган бердәнбер бүләгем шушы булсын.
Велиж районының хәрби комиссариатына кереп белештем: «Шушы каберлектә минем әткәй күмелгәнне раслый аласызмы?» Минем алдыма зур альбом китереп куйдылар. Дүртенче удар армиянең Велижны азат иткәндә үлеп калган 9306 совет сугышчысының каберлеккә күмелгәннәренең исемлеге иде бу. Алар арасында 6437 нче сан белән әткәйнең исеме беркетелгән. Шуңа өстәп, әлегә күмелгәннәрнең тик 6900нең генә исемнәре кергәнлеген искәрттеләр. Димәк, сугышта үлеп калган, хөрмәтләп күмелгән 2406 солдатның исемнәре ачыкланмаган. Исемсезләрне туктаусыз эзлиләр. Шуңа да альбомның соңгы битләре кулдан язылган фамилияләр хисабына даими рәвештә арта тора. Альбомны карагач, хезмәткәрләрне тыңлагач, әткәемнең күмелү-күмелмәвенә булган шик-шөбһәләрем таралды.
Әткәйнең узган гомере бер җепкә тезгән кебек минем күз алдыма килеп басты. Ярабби, биш дистәсен дә ваклап бетерә алмаган бер кеше гомеренә күпме эчке һәм тышкы һөҗүмнәрдән тетрәнүләр туры килгән: иманны, рухны кысрыклап чыгара алмагач, милләтнең хәрефенә-язмасына кизәнү, матур гына дөнья тәҗрибәсен кулланып, ирекле ширкәтләр (кооперативлар) төзү омтылышын буып, колхозлар афәтен алга сөрү, шәхес культы, эзәрлекләүләр, беренче дөнья сугышы, гражданнар явы, Бөек Ватан сугышы мәхшәре. Адәм баласының Ходай Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгән организмы – бербөтен система ич. Аның бер чылбыры өзелсә дә, система юкка чыгарга мөмкин. Һәм дистә миллионнар өчен шулай килеп чыккан да: сугыш аркасында күпме газиз гомерләр өзелде, күпме ятим балалар калды. Без – аларның балалары – күңелләре кителгән ятимнәр булып гомер кичердек. Туган авылым Сыерышбаштан гына да 243 кеше сугышка китеп, шуларның яртысы яу кырында ятып калган. Без 2021 елның 5 маенда сугыш аркасында ятим калган балаларга багышлап кичә үткәрдек. Кичәбезгә «Моңаймас та иде, һай, бу бала...» дигән исем кую аңлашыладыр. Без бик моңаябыз: бала чагыбызда ашарга туя алмаганга, буыннар сыек чагыннан ук көч җитмәслек эшләргә мәҗбүр булуыбызга, уенчыклар күрмәгәнгә моңаябыз (безнең бөтен уенчыкларыбыз пыяла ватыклары иде), әткәйләребезнең җилкәләрендә утырып туймаганга, ә күбебезнең әткәйләрен бөтенләй хәтерли дә алмаганга күрә моңаябыз. Дәүләтнең безгә карата игътибарсызлыгыннан, битарафлыгыннан моңаябыз. Күпме регионнардан сугыш еллары балаларының статусын күтәрү турында тәкъдимнәр булды. Ә Дәүләт Думасы депутатлары, әйтерсең лә үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен генә кереп оялаганнар. Бу хәл байның да бае булган безнең илдә бүген дә дәвам итә. Хәзер ич сугыш еллары балалары да бик аз калып бара. Инде «балаларның» иң кечесенә дә 76 яшь тулып узды. Безнең авыл буенча ятим калган 146 баланың бүген инде 45 генә исән. Аларның да яртысы урын өстендә ята.
Сугыш елларының ятим балалары илгә намуслы хезмәт итте. Безнең арабызда хезмәт стажсыз берәү дә юк. Эчкечеләр, наркоманнар да булмады. Аның карауы, хезмәт белән дан казанып эшләгән комбайнчылар, тракторчылар, сыер савучылар, мал караучылар белән авыл тулган. Тик дәүләтнең безгә игътибарсызлыгына җаныбыз әрни. Без җитәр-җитмәс пенсияләргә өстәрлек бик күп ташламаларга-ярдәмнәргә лаек та, мохтаҗ да бит!
Күңелгә күренекле әдип Фазыл Искәндәрнең сүзләре килә. «Кешеләр ике төрле була: берәүләр гомере буе дөреслек, хаклык һәм гаделлек эзли, ә икенчеләр үз файдасын кайгырта». Минем әткәй дини һәм милли әхлактан килгән намус һәм вөҗдан кушканча яшәгән, шуны безгә мирас итеп калдырган.
Әткәй дигәндә, янәшәдә – әнкәй. Әткәйдән килгән тормыш мәсләген пассионарлыкка ия булган морзалар (әнкәй ягыннан 17 буыны билгеле булган Исаев-морзалар, аерым алганда өченче буын бабам Сәфәргали диннән һәм телдән язмас өчен Тамбов губернасы Темников өязе Ботак авылыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязе Югары Аташ авылына 1814 елда күчеп килгән) токымыннан булган әнкәй горурлыгы, аның рухи югарылыгы, шәхси үрнәге ныгыткан. Һәм шул рухи-әхлакый кыйбланы без гомеребез буе саклаганбыз, ныгытканбыз, балаларыбыз һәм оныкларыбызга васыять иткәнбез. Нәсел, буыннар чылбыры шулай яңа заманнарны яулый.
Касыйм ЙОСЫПОВ.
Башкортстан, Чакмагыш районы, Сыерышбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев