Милләтпәрвәр әдип китабы
В.Имамовның бер китабы хакында аерым фикер-күзәтүләребезне бәян итәргә җөрьәт кылабыз. «Идел-Пресс» нәшриятында яңа гына дөнья күргән бу басманың исеме дә бик мәгънәле: «Ерактагы якын туганнар».
Әле күптән түгел генә үзенең 70 яшен тутырган Вахит Имамов инде ярты гасырлап иҗтимагый-милли, мәдәни тормышыбызның үзәгендә кайный, кыюлыгы, үткен сүзе, инициативалылыгы, тырышлыгы белән гавамның игътибарын үзенә җәлеп итә. Татар һәм урыс телләрендәге очерк-хикәяләрендә, бигрәк тә тарихи роман-повестьларында үткән юлыбызның, яшәешебезнең катлаулы һәм каршылыклы сәхифәләрен, күп кенә шәхесләрнең эш-гамәлләрен үтемле тел-стиль белән яктырта. Ул куйган һәм гәүдәләндергән проблемалар укучыларны уйландыра, гафләт йокысыннан уятып, хәрәкәткә этәрә.
В.Имамовның иҗат мирасы шактый бай һәм күпкырлы. Аның хакында, бигрәк тә 70 еллык юбилее уңае белән шактый хезмәтләр язылган, электрон чараларда мул гына мәгълүматлар тупланган. Шуларны истә тотып, без бу язмабызда авторның бер китабы хакында аерым фикер-күзәтүләребезне бәян итәргә җөрьәт кылабыз. «Идел-Пресс» нәшриятында яңа гына дөнья күргән бу басманың (2024. - 367 б.) исеме дә бик мәгънәле: «Ерактагы якын туганнар». Бу атама китапның төп эчтәлегенә дә туры килеп тора. Бу төр басманың матди яктан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан чыгарылуы да хуплауга лаек.
Җыентык тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевның «Милләттәшләр учагы» исемле бик тә тыгыз эчтәлекле кереш мәкаләсе белән ачыла. Ике битлек кенә бу язмада В.Имамовның тарихи әсәрләренә, публицистикасына югары бәя бирелә, китаптагы материалларның милләтебезне туплауда гаять мөһим фактор булуына басым ясала.
Җыентык атамасын ачыклау рәвешендә аңа «Сәяхәтнамәләр» исеме дә бирелгән. Мәгълүм ки, бу жанр дөнья, шул исәптән татар язма әдәбиятында да элек-электән иркен кулланылган, укучылар арасында популяр. Ибне Фадлан (Х йөз), Ибне Батута (XIV гасыр), Исмәгыйль Бикмөхәммәтов (XVIII), Заһир Бигиев (1870-1902), Габдерәшит Ибраһимов (1857-1944), Фатих Кәрими (1870-1937), Гаяз Исхакый (1878-1954), Миргазиян Юныс (1927-2014), Тәүфикъ Әйди (1941-2001) һәм башкаларның сәфәрнамә-юлъязмалары күпләргә таныш. Чынбарлык, автор шәхесе белән тыгыз бәйләнешле бу жанр үзенең синкретик табигате, публицистик яңгырашы белән тормышны, тарихны төшенүдә, иҗтимагый-милли процесс юнәлешен, эчтәлеген билгеләүдә мөһим роль уйный. Үзгә җирләрне, чит мәмләкәтләрне күрү, бер яктан, адәм баласының дөнья, тормыш турында күзаллауларын баетса, аның табигатенә хас булган кызыксынучанлык ихтыяҗларын канәгатьләндерсә, икенче яктан исә үзеңнекен үзгәләрнеке белән чагыштырып карау, гыйбрәт, сабак алу өчен кирәк.
Атаклы Актаныш тарафларында туып-үскән Вахит Имамов әүвәл үзенең туган Татарстанын ныклап үзләштерә, мәшһүр Казан университетында да укый, Казан, КамАЗ заводларында, редакцияләрендә эшли, ике еллап хәрби хезмәттә дә була. Чирек гасырдан артык гомере Чаллы белән дә бәйле. Биредә ул җирле Язучылар берлеген, «Мәйдан» журналын җитәкли. Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова кебек татарпәрвәр әдипләр белән бергә, милли хәрәкәтне оештыручыларның берсе буларак таныла. Инде менә соңгы елларда Казанда нәшер ителүче «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире.
Үзенең ярты гасырлап эшчәнлеге дәверендә В.Имамовка хезмәт вазыйфалары һәм шәхси теләк-ихтыяҗлары белән бик күп урыннарда булырга, төрле сәяхәтләрдә катнашырга, шуларда күргән-кичергәннәре хакында шактый гына әсәрләр язарга туры килә. «Ерактагы якын туганнар» җыентыгында аларның бу төр сәфәрләргә нисбәтле шактый зур өлеше урын алган. Күпчелеге соңгы унъеллыкка, бигрәк тә 20 нче елларга карый.
Шунысын да искә төшерик: автор сәфәр тәэсирләрен язуда, бастырып укучыларга җиткерүдә бик оператив (моңа аның газета-журналларда үзенең мөхәррир булуы да бик булыша). Җыентыктагы язмаларның төп өлеше инде безгә теге яки бу дәрәҗәдә таныш. Әмма, шуңа да карамастан, алар һаман да кызыксынып укыла. Бер рухтагы материалларның бергә тупланып бирелүе татар язмышын, милләтебезнең үткәнен һәм бүгенгесен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Китап үзенең рухы, эчтәлеге, идея-тематикасы белән үзара тыгыз бәйләнешле, хәтта еш кына керешеп тә киткән берничә бүлектән һәм бүлекчәдән гыйбарәт. Аның тәүгесе «Европага сәяхәт» дип атала [Кызганыч ки, без фәкыйрегез «Мәйдан» журналының 2006 елгы август санында басылган бу юлъязма белән таныш түгел иде]. Әлеге сәяхәтнамәнең төп эчтәлеген авторның туристлар төркеме белән Европа илләренә 15 көнлек сәфәре тәшкил итә. Мәскәүдән башланган бу сәяхәтнең төп маршруты Рәсәй, Белоруссия, Польша, Берлин, Бельгия, Франция илләре аша үтә, төп тукталышлар, нигездә, бу мәмләкәтләрнең башкалаларында була. Бу илләр, андагы халыклар, тарихи һәм мәдәни истәлекләр, аерым күренекле затлар турында мөһим генә мәгълүматлар бирелә. Әлеге язмаларда автор үзенең күзәтүчән, оригиналь фикерләүчән, кирәк урында тәнкыйтьләп һәм төрттереп тә алучан каләм әһеле булуын да күрсәтә. Смоленск каласында тарихи истәлекләр белән артык мавыгып, үзләренең туристик төркеменнән аерылып калу һәм такси белән иптәшләрен ничек куып җитү маҗаралары да укучы тарафыннан кызыксынып кабул ителә.
В.Имамов кайда гына йөрсә дә, чын татар булып кала. Бу аның китабындагы барлык язмаларына хас. Европа сәяхәтнамәләрендә дә бу ачык күренә. Аларда без халкыбызга теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле аерым факт-мәгълүматлар белән очрашабыз. Шулай да әле бу юнәлештә файдаланырлык мөмкинлекләр калган. Мәсәлән, Польша татарлары, аларның бу ил тарихында тоткан урыны, бу туфракта туып үскән күренекле затлар турында киңрәк тә сөйләргә мөмкин иде. Болар хакында Казан университеты профессоры Я.Гришин хезмәтләрендә шактый кызыклы мәгълүматлар бар. Дөньякүләм атаклы поляк шагыйре Адам Мицкевичның (1798-1855) да татар булуы турында ышанычлы фикерләр яши. Мәгълүм булганча, татар язмышы элек-электән Германия белән шактый бәйле. Соңгы гасырда гына да биредә күпләгән татар яши, укый, эшли. Татарча китаплар, газета-журналлар («Идел-Урал», «Яңа милли юл», «Азат Ватан»....) басыла. Гаяз Исхакый, Минһаҗ Исмәгыйли, Шиһаб Нигъмәти һ.б. каләм әһелләренең дә тормышлары һәм иҗатлары Алмания белән бәйле. Бу фикерләрне мин авторның кимчелеге рәвешендә түгел, ә язманы тагын да баету, камилләштерү максатыннан чыгып кына әйтәм.
В.Имамов 2018 елның язында бер төркем татар журналистлары һәм әдипләре белән берлектә Төркиягә бара. Алар Кастамону каласында үткәрелгән төрки каләм әһелләре корылтаенда катнаша. Авторның андагы тәэсирләре махсус сәяхәтнамә рәвешен алган. Анда Төркия турында гына түгел, төрки дөньяның аерым вәкилләре, шул исәптән Г.Исхакый, С.Максуди кебек татар зыялылары, аларның эшчәнлеге хакында да аерым күзәтүләр ясала. «Сембердәге Акчуриннар утары», аның тарихы да татар язмышы турындагы язмалар белән табигый керешеп китә.
Кырым – элек-электән халкыбызның үткән юлы, яшәеше, мәдәнияте белән тыгыз бәйләнешле бик тә мөһим төбәк. Мөгаен, шуңа күрәдер дә автор берничә язмасын шуңа багышлаган. Аларда Кырым халыкара иҗтимагый-сәяси контекстта карала. Бакчасарай, Севастополь калаларына мөнәсәбәтле гаять әһәмиятле вакыйгалар телгә алына. Тарихи экскурслар да ясала. Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәтле гыйбрәтле сәхифәләр дә бар. Севастопольне дошманнардан саклауда гаҗәеп батырлык күрсәткән милләттәшебез (үзебезнең Чистай керәшене) генерал-майор Петр Георгиевич Новиков хакындагы бүлекчә дә кызыксынып укыла.
Гомумән, В.Имамов үз иҗатында, аеруча романнарында халкыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләрне, татарның каһарман затларын тасвирлауга даими игътибар итә. Сәяхәтнамәләрендә дә андый материаллар еш очрый. Мәсәлән, «Кырым турында сүз барганда атаклы очучы, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Әмәтхан Солтан (1920-1971), аның катлаулы тормыш юлы, батырлыклары туында махсус очерк бирелә. Автор аны «Очучылар солтаны» дип атаган. [Шунысын да хәтергә төшерик. Севастополь бу мәкалә-рецензиянең авторы өчен дә шәхсән бик якын һәм кадерле. Анда минем бертуган абыем, диңгез капитаны, күптән түгел бакыйлыкка күчкән Миргалим Йосыф угылы 60 елдан артык гомер кичерде (25. 06. 1935-12. 11. 2023). Шунда ук җирләнгән дә].
Кырым кебек үк, Әстерхан да татар тарихында мөһим роль уйнаган төбәк. Заманында ул ханлык башкаласы, Шәрык-Гареб мөнәсәбәтләрендә әһәмиятле сәүдә үзәге булган. Әмма төрле сәбәпләр аркасында бу шәһәр татарлыгын җуя барган. Мөгаен, шуңадыр да автор 2021 елда язылган сәяхәтнамәсен «Әремнәрдәй әче Әстерхан» дип атагандыр.
В.Имамов сәфәр-сәяхәтләрен аеруча 20 нче елларда активлаштырды. Аларның күпчелеге «Казан утлары» һәм «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин һәм Ләбиб Лерон белән бергә башкарыла. Бу өч затны кайвакыт «Три богатыря» дип атау да бар. Шундый сәфәрләрнең нәтиҗәсе буларак, В.Имамов күпсанлы юлъязмаларны гәзит-журналлар аша укучыларга даими җиткереп килә [Тик, ни кызганыч, аның сәфәрдәшләренең мондый йөрешләргә мөнәсәбәтле язмалары күзгә ташланмый. Бәлкем без фәкыйрегез аларны күрмидер?]. Шунысына да басым ясыйк: бу өч каләмдәшебез булган-йөргән җирләрендә халкыбызны барлау, туплау юнәлешендә зур эш алып бара.
Әлеге җыентыктагы сәфәрнамәләрнең зур өлешен Башкортстанга ясалган сәяхәт юлъязмалары тәшкил итә. Мәгълүм ки, бу җөмһүрияткә кергән җирләрдә безнең әби-бабаларыбыз Болгар, Алтын Урда чорларыннан ук яши. Татар ханлыклары Мәскәү хакимияте тарафыннан яулап алынганан соңгы гасырларда – милли-колониаль изелү чорларында күп кенә милләттәшләребез Урал тарафларына качып, күчеп китәргә мәҗбүр була. Үзләренең милли барлыгын, телен, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен яңа шартларда дәвам иттерәләр. Хәтта элек гомер кичергән җирләрендәге авыл, торак пунктлары исемнәрен дә саклап калалар. Электән үк бу якларда яшәп килгән кавемдәшләре белән аралашып, еш кына кушылып та китәләр.
В.Имамов үзенең коллега-хезмәттәшләре Р.Галиуллин, Л.Лерон белән берлектә, Башкортстанның, нигездә, татарлар яшәгән Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Илеш, Чакмагыш, Эстәрлебаш, Чишмә, Туймазы, Авыргазы, Кырмыскалы, Нуриман, Мишкә, Ишембай, Мәчетле һ.б. районнарында, авыл-калаларында булалар, еш кына төрле чараларда, истәлекле вакыйгаларда катнашалар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашалар, күренекле затларыбызны барлыйлар, аларны яд итәләр. Болар арасында Батырша, Зәки Вәлиди, Шәехзадә Бабич, Гази Заһитов, Әнгам Атнабаев, Әмирхан Еники, бертуган Юзеевлар һ.б. мәшһүр шәхесләр бар.
Билгеле булганча, башкаласы Уфа булган җөмһүрияттәге халыкның зур өлешен, якынча миллион ярымнан артыгын милләттәшләребез тәшкил итә. Әмма, ни кызганыч, һәр җанисәптән җанисәпкә аларның саны кими бара. Моның, әлбәттә, төрле сәбәпләре бардыр. Әмма төп сәбәбе ясалма рәвештә уздырылучы башкортлаштыру сәясәте. Күпләргә мәгълүм, бу җөмһүрияттә татарларны башкорт дип яздыру, татар рухи кыйммәтләренең шактый өлешен икенче кавемнеке итеп күрсәтү, татар мәгарифенә һәм мәдәниятенә тиешенчә игътибар итмәү, башкорт тарихын төрле юллар белән «баету», күпертү киң җәмәгатьчелекне бик борчый. В.Имамов язмаларында бу мәсьәләләр шактый тулы һәм тәнкыйди рухта яктыртыла.
Шунысы үзенчәлекле: Вахит әфәнде – язма чыганакларны, архив материалларын бик яхшы үзләштергән зат. Ул әдип кенә түгел, Г.Исхакыйны, Н.Фәттахны хәтерләткән тарихчы, сәясәтче, галим дә. Аның тарихи романнары да күп төрле архив материалларына нигезләнеп иҗат ителгән. Авторның сәяхәтнамәләре дә нәкъ әнә шул рухта. Ул күрше җөмһүрияттәге татарларны башкортлаштыру юнәлешендәге эш-гамәлләрне ышанычлы факт-мәгълүматлар нигезендә яктырта, оппонентларының ялгыш-кимчелекләрен дәлилле итеп тәнкыйтьли.
В.Имамов Уралның Башкортстан җирләре белән генә чикләнми, башка төбәкләренә дә үзенең үткен карашларын юнәлтә. Татар ноктасыннан ул Троицк, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Магнитогорск калаларындагы һәм өлкәләрендәге милләттәшләребезне дә барлый, алардагы күп кенә проблемаларны үзәккә куя. Әлбәттә, аларның иң зурлары һәм җитдиләре милли мәгариф булмау, телебезнең кулланылу сферасы гадәттән тыш тараю, кавемдәшләребездә милли аңның түбән булуы һ.б. Җыентыкта авторның Мари иленә, Петербургка, Мәскәүгә һәм кайбер бүтән төбәкләргә сәяхәтләрен яктырткан юлъязмалары да шактый уйландыра. Мостафа авылына сәфәр, шуңа мөнәсәбәттә В.Имамовның М.Җәлил турындагы фикер-күзәтүләре дә шулай кабул ителә. Соңгы вакытта патриот-шагыйрьнең кызы Люция һәм улы Альберт хакында да матбугатта мәгълүматлар күзгә ташлана. Болар арасында В. Имамовның «Җәлил кызы Люция» язмасы үзенә лаеклы урынны били.
* * *
Кыскасы, Вахит Имамовның «Ерактагы якын туганнар» дип исемләнгән китабы татар язмышын үзәккә куюы, милли проблемалар хакында уйландыруы белән игътибарга лаек. Мин аны һәр кавемдәшемә укырга тәкъдим итәм. Ул безнең милли үзаңыбызны кузгатырга, үстерергә һәм ныгытырга ярдәм итәрлек басма. Фотоиллюстрацияләргә шактый бай булган бу китапны урыс һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә итәргә кирәктер.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,
КФУ профессоры.
26. 06. 2024.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев