Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Лена Гайнанова: Исхакыйның «Милли юл» мәҗмугасы

Гаяз Исхакый чит илгә киткәч берничә мәртәбә матбага ачарга омтылыш ясап карый.

Бу мөмкинлек бары тик 1928 нче елда гына туа. Архангельдәге сөрген чорын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы – маршал Йозеф Пильсудский (1867–1935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Исхакый, Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл» (1930 елдан «Яңа милли юл») мәҗмугасын чыгара башлый. Мәҗмуганың беренче саны моннан 95 ел элек – 1928 елның 23 декабрендә дөнья күрә. Бу басма битләрендә без төрле елларда Р.Рәх­мәти Арат, Закир Кадыйри, Ләбиб Каран, Сәгадәт Исхакый, Рокыя Мөхәммәдиш язмаларын, Сания Гыйффәт шигырьләрен дә күрәбез. Кырымлы Җәгъфәр Сәедәхмәт, румынияле Нәҗип хаҗи Фазыл, финляндияле Хәсән Низаметдин язмалары да шактый еш очрый. Мәҗмуганы чыгаруда Гариф Кәрими, Әхмәт Тимер дә катнашкан. 

Бу мәҗмуганың, мөгаен, туксан процентын Исхакыйның үз язмалары алып торадыр. Әдипнең «Гаяз Исхакый», «Гаяз», элекке, Ватанында чыккан газеталарда күренгән «Чыңгыз» имзалары белән басылган күләмле мәкаләләре Исхакыйның 15 томлык әсәрләр җыелмасының публицистик томнарында басылып чыкты.

Г.Исхакый мәҗмугада гаять күп тәхәллүсләр куллана: «Чура батыр», «Ил төзәр», «Иделбай», «Бәркә», «Мәсьүл мөдире: К.Руссак», «Котлы – мөхәммәд», «Лотфулла углы», «Милләт мәҗлесе әгъзасы» – болары еш кулланылганнары. Алардан тыш тагын «Биләр күршесе», «Идел-Ураллы», «Тимер таш», «Татар углы», «Һөҗүмче», «Җүҗи», «Мөхәммәт углы» кебек сирәгрәк аталганнары бар. Шулай ук «Милли юл», «Яңа милли юл», «Идел-Урал үзәк комитеты», «Башкармадан» һ.б. хәбәрләр, мөрәҗәгатьләр мөхәррирнең үз язуы икәнлеге аңлашылып тора.

«Милли юл», зур кыенлыклар аша булса да, дөньяның төрле кыйтгаларында яшәгән мөһаҗирләребезгә тарала. Татарлар бу мәҗмуганы көтеп алып укый, бер үк омтылыш, бер үк теләк белән яши башлый.

Төркстанлы Мостафа Чокай «Прометей» журналында «Милли юл»га бик югары бәя биреп яза: «Гаяз бәк кулыннан матур рәвештә язылган «Милли юл»ның большевик инкыйлабына дошман мәкаләләре укучылар арасында сөючеләр тапмаска мөмкинме! Бу мәкаләләрне укыган татар, сәяси юл күрсәтүләрдән башка, анда «пролетариат әдәбияты»ның чүп-чарын түгел, үз милли теленең пакълеген вә ямен, тәмен табачак».

«Милли юл» төрле юллар белән Татарстанга да килеп тора. Исхакыйның китапларын укыган, аның әсәрләрен сәхнәдә күргән милләттәшләр кулларына килеп эләккән мәҗмуганы зур кызыксыну белән укый, яшерен рәвештә танышларына биреп укыта. «Милли юл»да туган илдән килгән «Юлдашыгыз» имзасы белән басылган бер хатта шундый юллар бар: «Тамак кайгысы берлә дөнья куып йөргәндә «Милли юл» мәҗмугасының 3 нче санын кулга төшереп алдым. Мәҗмуга мең кулдан үткәнгә каралып, саргаеп, читләре тишкәләнеп беткән иде. Үз күземә үзем ышанмаенча укыдым. Башыннан ахырына кадәр укыдым, тагы икенче тапкыр укыдым. Иске тормышлар җанланды. Иске матбугатыбыз күз алдына килде. Аның артыннан иске милли тартышулар, милли театрлар, милли әдәбиятлар... Болар бит әле һәммәсе беткән иде. Бу кайдан килеп чыкты? Бердән: «Бетмәгән, бетмәгән. Без генә монда албасты астында бастырылганбыз. Бетмәгән, уянасы гына бар, бар да бар!» – дип кычкырып җибәрдем. ...Шул көннәрдә бер якын иптәшемә бик зур бүләк иттереп, бала-чага ятып беткәч кенә, кесәнең әллә кайларыннан чыгарып: «Менә сиңа бәйрәм бүләге!» – дип, үземнең майланып беткән «Милли юл»ны тапшырдым. Ул көлде дә: «Бездә аның яңарагы бар», – дип, 5 нче санны чыгарып куймасынмы!.. Әлбәттә, читтә торып мәҗмугалар чыгару сезгә дә җиңел түгелдер. Без монда большевикларның «аларга дөнья буржуазиясе бирә» дигәннәренә ышанмыйбыз. Андый Гаяз Исхакыйларны аңлый торган «дөнья буржуазия»се булса иде, большевизм да дөньяга килмәгән булыр иде». Хатның ахырында автор: «Фуат әфәнде Туктар, Закир Кадыйри кайларда? Садри Максуди, тарихчы Батталлар кая? Аларның имзалары ник күренми?» – ди.

Чыннан да, Исхакыйның элекке аркадашлары ник мәҗмугада язышмый? Бу хакта төрлечә фикер йөртергә мөмкин. Бу чорда аркадашлар  Төркиядә яши. Төркиянең Россия белән дус булган чагы. «Кызыл Татарстан» газетасына, шулай ук илдә чыккан башка басмаларга даими күзәтүләр ясап, өзекләр китереп, бәяләрен биреп барган, илнең акыллырак, булдыклырак кешеләрен, шулай ук, динне бетерәбез дип, муллаларны «сыйныф буларак» юк итүне законлаштырган большевиклар властенең гомере кыска булачагы турында язып торган «Милли юл»ны, совет властенә яла яга дип тәнкыйтьләп, Исхакыйның үзен советларның иң явыз дошманы дип игълан ителгәнен «аркадашлар» «Милли юл»дан укып белеп торган. Бу «боевик» журналдан читтәрәк тору хәерлерәк. Әнә, Троцкийны бит 1940 елда Мексикада ук эзләп табып үтерәләр... Ә Исхакыйның үзен изге ниятләре, ныклы иманы өчен Ходай саклагандыр.

Шунысын да әйтергә мөмкин. Садри Максуди, Йосыф Акчуралар – реалистлар: илдәге милли күтәрелеш уңышсыз тәмамлангач, вазгыятьне аңлап, көчләрен, белемнәрен башка юнәлештә файдаланалар. С.Максуди төрек теле турында фәнни хезмәтләр яза, Й.Акчура төрек телендә «Төрек йорты» мәҗмугасын чыгара. Алар икесе дә Төркия хөкүмәте хезмәтендә.  Икесе дә депутатлар, С.Максуди исә президент Ататөрекнең киңәшчесе. Аларның гаиләләре бар, виллаларда яшиләр, дачаларында ял итәләр. Ә Исхакый – идеалист. Кеше почмакларында, саулык­ка туймыйча, фәкыйрьлектә ялгызы яшәсә дә, идеалларына тугрылыклы булып кала. Милләтнең киләчәгенә, аның бәйсез, мөстәкыйль дәүләт корачагына ышанып яши.

«Милли юл» 1928 нче елның декабреннән 1939 нчы елның сентябренә кадәр чыгып килә. Бу еллар – илебездә дәһшәтле чор. «Шпион»нарны, «корткычлар»ны  фаш итү, репрессияләр заманы. Шулай да «Милли юл» үз мәсләгендә кала. Г.Исхакый бу рәхимсезлекләр большевикларның власть башыннан китүләрен тизләтәчәк, ди. Хәтта үләренә бер ел калгач та (ә бу еллар салкын сугыш еллары, илебезнең корыч йозак белән бикләнгән чагы), 1953 елда язган васыятьнамәсендә, большевиклар киткәч басылып чыгачак иҗатыннан һәм 37 дәфтәрдән торган көндәлекләрен бастырудан килгән акчаны «әйбәт милли әсәрләр биргән кыйммәтле язучыларга бүләк төсендә бирелүне васыять итәм», – ди. Большевиклар китте, иҗатының 15 томлыгы басылып чыкты. Көндәлекләре дә томнар булып басылып килә. Каян килә Исхакыйда шундый ышану, күрәзәлек? Исхакыйның бөек акылы аңа безнең илдәге хәлләрне объектив бәяләргә һәм гасыр башында ук бөтен егерменче гасыр буена булачак афәтләрне алдан күрергә мөмкинлек биргән.

Ә без? Туксанынчы еллар башында, коммунистлар системасы җимерелгәч, югалып калдык. Гади халык кына түгел, ә шул сис­темага күнегеп, җайлашып яшәгән, иҗат иткән олпат язучыларыбыз да югалып калды. Бу урында иҗат гомерләрендә намусларына беркайчан да хыянәт итмәгән аксакал язучыларыбызның сүзләрен искә төшерәсе килә. Гомәр Бәширов: «Без – алданган буын вәкиле. Безне оятсыз рәвештә алдадылар. Буш хыялга алданып, имансыз, телсез, милләтсез кала яздык. Фаҗига бит бу!»

Әмирхан Еники: «Без кичергән хәзерге чорны дөрес кенә аңлавы да, ачык кына күрүе дә ифрат читен. Моның өчен күпмедер вакыт та, бик авыр акыл эше дә кирәктер, ахрысы. Киләчәгебез һаман да бик томанлы. Менә минем дә хәзерге көндә әдәби әсәр яза алмавымны әнә шул сәбәпләр белән аңлатып була... Без җавап эзләү чорында яшибез».

Исхакый «Милли юл»ны баштагы елларда атаклы Шәфи Алмаз өендә ачылган кечкенә типографиядә бастыра (Мәҗмугада берничә санда «Шәфи Габдрахман васитасы» дип, Берлинга товар кертү, аннан товар чыгару, гомумән, сату-алу эшләрендә васитачы (арадашчы) булуы турында реклама да бирелә). Сугыштан соң Берлиннан Мәскәүдәге мәгълүм органнарга килеп эләккән бер трофей документка игътибар итик: Президент полиции г.Берлин. Полицейский отдел Шарлаттербург–Тиргартен. – В рейхоляйтунг – HEDAN, отдел внешней политики г.Берлин, Маргареттенштрассе. Касательно Айаса Исхаки. Вводные и нумерация обработки 2 ноября 1936. День записи 30 октября 1936. Просьбу Айаса Исхаки о разрешении ему, как исключение, открыть самостоятельную типографию (наборочную), сог­ласно параграфу 3, ст. 2 третьего распоряжения о временном построении немецкого ремесла от 18.1.1936., я утверждаю сегодня».

По поручению подпись: Больц.

Эшмәкәр буларак үз типографиясе ачылгач, әдипкә моннан 15-17 еллар элек язган әдәби әсәрләрен дә бастыру мөмкинлеге туа. «Өйгә таба», «Көз», «Дулкын эчендә», «Җан Баевич» әсәрләре шул типография­дә нәшер ителә. Китаплары чыгып тора, 11 ел инде «Милли юл» мәҗмугасы басылып килә. Г.Исхакый 1919 нчы елда туган иленнән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып яшәп алгандыр. 35 еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар аның иң бәхетле еллары булгандыр. Әдипнең халәте аның бу елларда төшкән фотоларында да чагыла: тулы, тыныч, көләч йөз... Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г.Исхакый Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, сугыш Г.Исхакыйга шәхси фаҗига китерүдән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый.

Моннан 30 еллар элек мин «Милли юл» мәҗмугасын (136 санны), тулысынча гарәп язуыннан кирилицага күчереп, томнар итеп бастыру  турында хыяллана идем. 7-8 томнар булыр дип фараз ителгән иде. 25 саны тоташ безнең язуга күчерелеп, машинкада басылган да иде. Әмма вакыт тарлыгы, сәләмәтлек һәм матди кысынкылык бу эшне ары таба дәвам итәргә мөмкинлек бирмәде.

«Милли юл» – мөһаҗирәттә татар телендә басылган басмаларның иң озын гомерлесе, иң популяры. Бу мәҗмуга илебездә укымышлылар, зыялылар аска төшкән, наданнар (алар ук хөкемдарлар)  өскә калыккан чорда нәшер ителә. Аның битләрендә милләтебезнең ул чорлардагы хәле, тарихы көзгедәге кебек чагыла. «Милли юл» – уникаль басма, чын хәзинә! Мәҗмуга тоташ кирилицага күчерелеп, томнар итеп басылса, без үзебезнең фаҗигале, җанлы тарихыбызны күрер идек. Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстологлары Г.Исхакый иҗаты буенча уңышлы эшләр башкарып килә. Киләчәк планнарына әлеге мәҗмуганы томнар итеп чыгаруны да кертсәләр, нинди зур казаныш булыр иде! 

Түбәндә укучыларга Рокыя Мөхәммәдишнең «Милли юл» турында язган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде – танылган Төркия галиме, тарихчы профессор Надир Дәүләтнең әнисе. Ул ире Ибраһим Дәүләткилде белән бергә ун ел дәвамында Япониядә Мукден шәһәрендә Г.Исхакый нигезләгән «Милли байрак» газетасын чыгарган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев