Китап җәүһәрләре – кыйммәтле мирас
Татарстанда Казакъстанның Абай өлкәсе мәдәнияте көннәре булып узды.
Аның кысаларында Г.Тукай әдәби музеенда тантаналы рәвештә Сәмәй шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе фондларының сирәк басмалар бүлегендә сакланган китаплардан торган «Китап җәүһәрләре – кыйммәтле мирас» дигән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Ул «Казанда басылган сирәк китаплар» һәм «Гасырлар аваздашлыгында – рухи мирас» дигән бүлекләрдән торды. Алар Казакъстанның Сәмәй шәһәрендә басмаханәдә һәм шулай ук XIX йөз ахыры-ХХ гасыр башында Казан нәшриятларында нәшер ителгән китаплар иде.
Күргәзмә белән танышу Абай өлкәсенең милли җәүһәрләреннән, Сәмәй шәһәренең тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннарына бәйле ядкәрләрдән башлана. Абай исемендәге китапханә алып килгән басмалар арасында исә төрле темадагылары бар. Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова аларның бер өлеше Абай өлкәсенең һәм Казакъстанның мәдәниятен яктыртуын, икенчесе Казанда нәшер ителгән казах телендәге китаплар икәнлеген искәртте. Күргәзмә исә татар һәм казах халкының элеккедән үк килгән мәдәни һәм милли бәйләнешен чагылдыра. «Тугандаш халыкларның бер-берсе белән аралашып, аңлашып яшәве тагын да рухландыра, яңа көч өсти. Күргәзмәнең Г.Тукай әдәби музеенда үткәрелүе дә очраклы түгел. Без – татарлар Г.Тукай иҗатын югары бәяләсәк, казахлар өчен Абай – иң олуг әдип һәм шагыйрь, мәдәни ядкәр», – диде ул.
Күргәзмәнең беренче бүлегендә Абайга багышланган күп кенә китаплар куелган. Әйтик, «Записки Семипалатинского Подотдела Западно-Сибирского отдела Императорского Русского Географического Общества» (1907, 1927), «Отчет совета общества попечения о начальном образовании в Семипалатинске за 1893-1894 гг: седьмой с основания общества» (1900), «Памятная книжка Семипалатинской области на 1897 год: с картой области» һ.б. борынгы басмалар кызыксыну уята. Аларда Абай Кунанбаевның әдәби тормышы гына түгел, иҗтимагый эшчәнлеге дә яктыртылуын әйттеләр. «Абайның рухи чыганаклары» дигән витринада исә Г.Андерсенның – 1899 елда, Г.Бокльнең – 1895 елда, Д.Дрэперның – 1873 елда, Н.Пржевальскийның 1870 елда дөнья күргән басмалары куелган иде.
«Казанда басылган сирәк китаплар» бүлегендә басмалар барысы да гарәп имлясында һәм латин графикасында нәшер ителгән. Алар арасында Россия һәм Татарстан тарихларын, Г.Гобәйдуллинның «Татар тарихы»н, М.Жәлилнең «Біз барабыз. Өлеңдер жинағы»н, Г Ибрагимовның «Қазақ қызы. Қызыл шәшәкләр»ен һ.б.ны күрергә мөмкин иде.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышында әдәбият галиме, профессор, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы Хатыйп ага Миңнегулов та сүзне һәр халыкның үз шагыйрьләре, әдипләре арасында аеруча зурлана торганнары булуыннан башлады. «Татар халкының Кол Гали, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимовы бар, әмма алар арасыннан Тукаебызны аерып әйтәбез, аның исеме белән без татар халкының әдәбиятын күз алдына китерәбез. Казахлар исә үзләренең әдип-шагыйрьләре арасыннан Ибраһим Кунанбаевны, ягъни Абайны олылый. Казах дигәндә исә Абай күз алдына килеп баса. Ул – үзенең иҗаты, эшчәнлеге, хәтта яшәеше белән үзенчәлекле шәхес. Абай үзенең сүз-фикерләрен әсәрләре белән дә, гамәлләре белән дә, җаваплы вазифаларны башкаруы белән дә халкына сеңдергән. Аның иҗаты да бик мәгънәле. ХХ йөз казах әдәбиятын Абайдан башка күз алдына китерә алмыйбыз», – диде Хатыйп ага. Галим шулай ук Абайның иҗаты казахның авыз иҗаты, Көнчыгыш классик әдәбияты (Навои, Сәгъди һ.б.) белән бәйле булуын, шулай ук аның рус әдәбиятын да яхшы белүен искә төшерде. «Шушы яссылыкта Абай барлыкка килә», – диде Хатыйп ага. Ул Абайның татарлар белән аралашып үсүен, Сәмәй каласында татар мәдрәсәсендә белем алуын, укытучысы да милләттәшебез булуын искәртте. Абай шулай ук татар әдәбиятын да, язма әсәрләрен, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галимнәрен дә дә яхшы белгән, аларның китаплары өстәлендә торган.
Хатыйп аганың Казакъстанда күп тапкырлар булганы, фәнни-гамәли конференцияләрдә еш чыгыш ясаганы бар. Ул Абайның туган якларында – аның 170 еллыгына багышланган тантаналарда да катнашкан һәм чыгыш ясаган, шул ук вакытта казахларның үзләренең бөек затларын кадерли, зурлый белүенә игътибар итеп, сокланып кайткан. «Без дә Тукаебызны һәм башка шәхесләребезне оныттырмаска тырышабыз, ләкин казахлар белән чагыштыра торган дәрәҗәдә үк түгел. Казахларда үз мирасларын кадерләү электән үк килә. Мөстәкыйльлек алгач, Казахстан дөньяга танылды. Казах халкының әдәбияты, сәнгате үсә», – диде Х.Миңнегулов.
Татарстан халык шагыйре Зиннур Мансуров республика Язучылар берлеге исеменнән Казакъстан Абай өлкәсе хакимятенә эчтәлекле күргәзмә өчен рәхмәт белдерде. Ул казахлар белән татарларның элек-электән кан-кардәшләр булып, бер-берберебезне рухи баетышып яшәүләрен әйтте. «Казакъстанга мөгаллимнәр җибәргәнбез, китаплар, дәреслекләр юллаганбыз. Китап безне бүген дә берләштереп яши. Тукаебыз басма китап ахырзаманга кадәр барачагын әйткән. Шул ук вакытта электрон китап та булыр. Без – казахлар да, татарлар да китаплы халык», – диде З.Мансуров.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин игътибарны Габдулла Тукайның Уральскида (Җаекта) булган вакытта казахларның шигъриятен үрнәк итүенә, Абайны да телгә алуына юнәлтте. «Тукайның тирән гыйлемле булуы, ул чордагы казах әдәбиятын белүе безнең Казан университетында басылып чыга торган китапларга да бәйле булган. «Шигырьләремез» дигән хезмәтендә ул аларның шигъриятендәге хыялый шигъри байлыкка зур бәя бирә. Казах әсәрләре алга таба татар әдәбиятына, шигъриятенә зур тәэсир ясаган. Абай да рус әдәбиятыннан да тәрҗемәләр эшләгән, татар әдәбиятына да мөрәҗәгать иткән, борынгы риваятьләргә, тарихларга мөрәҗәгать иткән», – диде Ф.Яхин. Ул шулай ук Абай иҗатының теле – Себер татарларының сөйләшенә охшавын искәртте. «Аларның тарихы татар тарихы: Алтын Урда, Ак Урда тарихлары белән бәйле. Татар шигърияте, әдәбиятында булган әдәби әсәрләрне казахлар үзләренчә эшкәртеп, яңадан үз халыкларына кире кайтара һәм монда Казан университеты бик зур роль уйный. Гомумән алганда, Абай – бәхетле кеше. Оренбургта 1916 елда аның тормышына багышланган повесть басылып чыккан. Шуннан соң ул әсәр алга таба казах прозасы үсешенә зур йогынты ясаган, Мохтар Ауэзов иҗатында күп төсмер алган. Татарның Абайга булган игътибары ул вакытта ук – Тукайлар чорында ук булган һәм аннан соң да дәвам иткән», – диде галим.
Кунакларны Абай өлкәсе хакимияте һәм Абай китапханәсе коллективы исеменнән китапханә директоры Мерей Карт сәламләде. Тантанада шулай ук китапханәнең кыскача тарихы да бәян ителде. Ул А.Кунанбаев һәм сөргенгә сөрелгән Е.Михаэлис һ.б ның тырышлыгы белән 1883 нче елда нигезләнгән. Абай өчен акыл, белем бишегенә әверелгән. А.Кунанбаев китаплар арасында үзен иҗади һәм рухи очыш халәтендә тойган. Китапханәдә ул рус язучыларының әсәрләре белән аеруча яратып танышкан һәм аларны тәрҗемә дә иткән.
Г.Тукай әдәби музее мөдире Г.Төхвәтова да Абай өлкәсеннән килгән кунакларга хәзерге вакытта нәшер ителгән Тукаебыз турындагы китапларны бүләк итеп бирде. Әлбәттә, алар Сәмәй шәһәренең үзәк китапханәсендә үз укучысын табар.
Тантана Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова, С.Сәйдәшев музееның өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова уйнавындагы җыр-моңнар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев