Бүләк-фәләннәр алмаса да, "Велохаҗ" быел Казан мөселман киносы фестивалендә тамашачылар мәхәббәтен яулаган иң шәп фильмнарның берсе иде. Аның режиссёры Ринат Хәбибуллин Мәскәүдә Сценаристлар һәм режиссерлар югары курсларында Анна Сурикова һәм Владимир Фокин остаханәсендә укып кайткан. Бүгенге көндә "Әлиф" телеканалы өчен пәйгамбәрләр тарихына багышланган балалар тапшырулары, күренекле дин әһелләребез турында документаль...
Бүләк-фәләннәр алмаса да, "Велохаҗ" быел Казан мөселман киносы фестивалендә тамашачылар мәхәббәтен яулаган иң шәп фильмнарның берсе иде. Аның режиссёры Ринат Хәбибуллин Мәскәүдә Сценаристлар һәм режиссерлар югары курсларында Анна Сурикова һәм Владимир Фокин остаханәсендә укып кайткан. Бүгенге көндә "Әлиф" телеканалы өчен пәйгамбәрләр тарихына багышланган балалар тапшырулары, күренекле дин әһелләребез турында документаль фильмнар төшерә.
"Велохаҗ" - велосипедта хаҗ сәфәре кылган Булат Насыйбуллин һәм Марат Фәйзиев турында. Башта хаҗга үз юллары белән барырга теләгән егетләр бишәү-алтау була һәм алар Татарстан исеменнән юлга чыгарга ниятли. Әйләнеп кайтыр өчен биш миллионлап сум акча кирәк булачак дип исәпләп чыгаралар. Югары даирәләрдәге түрәләргә ярдәм сорап баралар. Әмма булышучы табылмый. Өметләре өзелгәч, егетләр ниятләреннән кире кайта. Булат Насыйбуллин гына ун еллап күңелендә йөрткән хыялына тугры кала, һәм үзе генә юлга кузгалырга җыенып йөргәндә, аңа яраткан "Мерседес"ын сатып, Марат Фәйзиев кушыла.
Егетләр велосипедта һәм самолетта бер якка гына җиде мең чакрым юл үтә. Хаҗлары дүрт айга сузыла. Бу вакыт эчендә ниләр генә күрмиләр! Ил-көн тыныч түгел, әле бер, әле икенче төрле болганып тора. Шуңа күрә юлламасыз-нисез ерак юлга чыккан татар егетләренә шик белдерүчеләр дә байтак була. Мәсәлән, Иорданиядән аларны кире Мисырга депортациялиләр. Шуннан Булат, Маратның да паспортын алып, Мәскәүгә оча. Анда визалар эшләткән вакыт эчендә, Мисырда калган дустын уйлап ярты картайгандыр. Мисырда ул вакытта хәрби тәртипләр. Паспортсыз тотсалар, Маратны, шпионлыкта гаепләп, 15 елга төрмәгә утыртып куярга да күп сорамаслар.
Мең киртәләр аша егетләр тагын Иорданиягә барып җитә. Күз ачып йомганчы үзем машина белән илтеп куям дигәч, ышанып, берәүнең машинасына утырып китәләр. Ул исә бандит булып чыга, татар егетләренең акчаларын талый. Әмма мең бәла белән булса да, Булат һәм Марат морадларына ирешә: хаҗ гамәлләре кылып, исән-имин әйләнеп кайта.
"Хаҗга ничек барсаң да барыбер түгелмени?" - дип сорадым Булаттан. "Кеше өеннән чыгып мәчеткә таба юл алгач, аның һәр адымы саен савап өстәлә, гөнаһлары гафу ителә. Мәчеткә - машинада, хаҗга самолетта да барырга мөмкин, әлбәттә, әмма җәяүләп баруның савабы күбрәк, - дип җавап бирде ул. - Пәйгамбәребез (г.в.с.) Мәдинә шәһәрендә мәчет торгызгач, сәхабәләреннән берсе Аның янына килеп: "Пәйгамбәрем, өебез мәчеттән ерак урнашкан, безгә якынрак җиргә күченү лаземме?" - дип сораган. "Юк, күченмә, мәчеткә никадәр ерактан килсәң, савабы шулкадәр күбрәк", - дип җавап кайтара Пәйгамбәр (с.г.в.), - дип сүзен тагын да тәгаенли төште Булат. - Минем элек бабайларыбыз кебек хаҗ кыласым килде. Элгәреләр атларда, җәяүләп чыгып китеп, яртышар ел йөреп кайткан. Туганнары аларны соңгы тапкыр күргән сыман елап озатып калган, чөнки дөнья хәлен белеп булмый, әллә әйләнеп кайталар, әллә юк. Барганда уйларга, тәүбәгә килергә, Аллаһтан кылган гөнаһлары өчен гафу үтенергә вакыт җитәрлек булган. Хаҗга барып, өр-яңа кеше булып кайтты, дия торган булганнар бабаларыбыз турында. Һәм чыннан да элгәреләр күп чит-ят җирләр күреп, яңа кешеләр белән танышып, иманнарын ныгытып, рухи баеп, үзгәреп кайткан".
Булат Ризаэтдин Фәхретдиннең туган авылы Әлмәт районы Кичүчат авылында туып-үскән. Җиде яшьтән мәдрәсәдә укыган, Казан университетының халыкара багланышлар факультетын тәмамлаган. 18 яшьтән имам булган. Бүген ул - Казаныбызның "Миргазиян мәчете"н җитәкли. Озакламый режиссер Ринат Хәбибуллинның Миргазиян мәчете турындагы фильмын да күрергә мөмкин булачак. Быел хаҗ кылган өч гарип (аларның берсе - тома сукыр, икенчесе ишетү сәләтеннән мәхрүм, ә өченчесен инвалид арбасында йөртәләр) турында да фильм әзерли ул.
Милләттәшләребез өчен горурлык хисләре уяткан шундый матур фильмнарыбызны фестивальдә игътибарсыз калдыруыбыз гына аяныч. Тагарактагы су белән баланы да чыгарып түккән бичара хәлендә калмасак иде!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Режиссёр Ринат Хәбибуллин.
.Булат Насыйбуллин (уңда) һәм Марат Фәйзиев.
Нет комментариев