Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ЕРАККА КИТЕП КАРА СИН, ЕРАКТАН КАЙТЫП КАРА...

Тамырлары юан һәм күп булып таралып, тирәнгә китеп үскән агачның кәүсәсе төз, ябалдашы киң була. Нәсел тамырлары ишле һәм затлы буыннардан торган һәм шуны белгән кешенең дә хыяллары якты, офыклары биек, карашы горур була. Шуңа күрәдер инде, адәм баласы шул нәсел тамырларын эзләп, кендек каны тамган тиякне җирсеп, җир читеннән...

Тамырлары юан һәм күп булып таралып, тирәнгә китеп үскән агачның кәүсәсе төз, ябалдашы киң була. Нәсел тамырлары ишле һәм затлы буыннардан торган һәм шуны белгән кешенең дә хыяллары якты, офыклары биек, карашы горур була. Шуңа күрәдер инде, адәм баласы шул нәсел тамырларын эзләп, кендек каны тамган тиякне җирсеп, җир читеннән дә кайта. Арада океан бар дип тә тормый.


Сөн кызы Сөрәйя

Сөрәйя Мәлик кызы Гайнуллина белән очрашкан саен, мин үзебезнең милләт белән горурлану хисе кичерәм. Актаныш районының Байсар авылында Татарстанның атказанган табибләре гаиләсендә туып, Дәрвишләр бистәсендә мәктәп тәмамлап, башта Казан дәүләт университетында укып, аннары Мәскәү университетына күчеп, аны уңышлы тәмамлап, күзәнәкләр тикшерүче зур галимә булып җитешкән ханым ул. Бу кадәресе әлләни гаҗәпләндерми әле аның. Ә менә яңа гасыр башында гаиләсе белән АКШка китеп, анда фәнни институтта яман шеш китереп чыгара торган күзәнәкләрне өйрәнүе, татар кызының чит ил галимнәре белән иңгә-иң торып, кешелек афәте булган чиргә каршы көрәшкә чыгуы ихтирам уята. Әле бу гына да түгел. Ире, атаклы галим Равил Гайнуллинны җирләп, ялгыз калгач, (бердәнбер кызлары һәм ике оныгы, кияве Вашингтонда, ә ул үзе Нью-Йоркта яши) тынгысыз җанлы Сөрәйя апа күңел юанычын китапларда, бигрәк тә, татар шигъриятендә таба. Парлы тормышларының юл башында да Хәсән Туфан үзе торган ич, (алар булачак ире белән Мәскәү университетында укучы татар студентларының шагыйрь белән очрашу кичәсендә таныша. Дөресрәге, сизгер шагыйрь күңеле Равил исемле чибәр егеткә Сөрәйя атлы сылу кызны озатырга фатиха бирә). Бергә озын гомер юлы үтеп, таянычсыз калган авыр көннәрендә дә ул кулына Туфан китабын ала. Укып кына да калмый, шагыйрьнең үз күңеленә аһәңдәш булган шигырьләрен тәрҗемә дә итеп карый. Шулай итеп, ерак Американың Гудзон елгасы ярында Туфан шигырьләрен укучы белән урысча сөйләшергә өйрәтә. Аннары башка авторлар. Алар инде хәзер бер дистәгә якын. Шундый бәхетлеләр арасында, аллага шөкер, мин дә бар. Ул минем "Каен алмасы" дигән җыентыгымны үзе белән алып китеп, тәрҗемәләрен электрон почта аша җибәреп барды. Без интернетка рәхмәт әйтеп, көн саен аралаша идек. Шулай итеп, уртак хезмәтебез "Ялкау тел - Ленивый язык" дигән китап "Хәтер" нәшриятендә дөнья күрде. Аннары аның тәрҗемәсендә балалар өчен язучы 4 авторның "Буду капитаном" дигән җыентыгы үз укучысын тапты. Бүгенге көндә Сөрәйя апа - 8 тәрҗемә китабы авторы. Каләмдәшләре, милләттәшләре белән бер сафта булырга теләп, күптән түгел генә ул Татарстан Язучылар берлегенә гариза да язды. Ә инде аңа фатиханы шагыйрьләр һәм тәрҗемә иткән китапларының авторлары Роберт Миңнуллин, Илсөяр Иксанова бергәләп бирдек.

Сөрәйя апаның тырышлыгына, хезмәт сөючәнлегенә, татар теленә мәхәббәтенә сокланмый мөмкин түгел. Һәр яңа китабы чыккан саен, аны күрергә, укучы белән очрашырга ул океан артыннан озын юлга кузгала. "Очкычлар исән булсын, 10 сәгать үтәргә дә өлгерми, мин Мәскәүдә", - ди ул, исе дә китмичә. Юл газабы - гүр газабы, дию белән дә килешми. "Сине сагынып көтеп торган туган җирең, кадерле кешеләрең булганда, ара ераклыгы берни дә түгел", - ди. Ә бит инде аңа 70 яшь. "Картайдым" дип, уфтанып, сызланып утыра торганнардан түгел ул. "Мин карт түгел, олы кызмын," - дип шаяртып, үзен дә, безне дә шуңа ышандырып яши белә. Шулай булмаса, елына ике тапкыр шундый ерак юлга чыкмас иде. Быел апрель урталарында Казанга кайтып, безне, бар дусларын, туганнарын бер сөендереп киткән иде инде ул. Июль азакларында тагын "Кайтырга җыенам" дигән җылы хәбәре килеп иреште. Бу юлы да аны Казанда якын дуслары, сыйныфташлары һәм яңа китабы көтеп тора иде. Казанга кайткач, ул бер минутын да бушка уздырмый, әле нәшриятләр белән килешү төзи, әле укучылары белән очраша. Шулай да иң күп вакытын архивта, нәсел тамырларын эзләп уздыра. Ә аның нәселендә тарихта якты эз калдырган шәхесләр шактый. Бу кайтуында ул туган авылы Байсарга барырга теләвен белдергәч, "Ялкын" журналының элеккеге баш мөхәррире, хәзер "Сөембикә" журналисты Эльмира Закирова (ул шушы авылдан) аны туган якларына алып кайтып килде. Аннан, Сөн буйларыннан бик күңеле булып йөреп кайткач, бабасы эзләре буйлап, Кама Тамагына да барып килде.

Нәсел җепләрен ялгарга

Без өчәү (Сөрәйя апа, "Асылташ" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Нәсимә апа Мөбарәкшина (ул да шул яктан) һәм мин юлга тәвәккәлләгән иртә юньле хуҗа этен дә чыгармый торган болытлы, тымызык иде. Сәяхәт транспортын Сөрәйя апа үзе сайлады, аның Идел киңлекләренә, Ослан тавына сокланып барасы килгән икән. Тик Идел генә бер дә кунакчыл каршыламады. Су өстендәге тау-тау дулкыннары Кама Тамагы причалына туктарга комачаулаганга күрә, безне алданрак төшерделәр хәтта. Кайтуыбызны белгәнгә күрә, каршы алуны да оештырганнар иде. Сәяхәтебез уку елы башланганчы булса да, район үзәгендәге гимназиядә безне зурлап каршы алдылар. Укытучы мөгаллимнәр мәктәпне укучылар яратырлык итеп әзерләү белән мәшгуль иде. Кырылып яткан эшләрен кырык якка куеп, безнең белән аралашырга да вакыт таптылар. Сүз әдәбият, китаплар, тәрҗемәләр хакында барды. Аннары гимназия директоры Альберт әфәнде Мифтахов үз машинасына утыртып, Сөрәйя апаны гасырлар аша нәсел тамырлары тоташкан Олы Карамалы авылына алып китте. Кунагыбыз юл буе бабасы, әтисенең әтисе Садыйк мулла турында сөйләп барды. Ә ул, чынлап та, сагынып искә алырлык зат булган икән шул. Алдынгы карашлы указлы мулла авыл халкына алма бакчасы утыртып калдырган, мәдрәсәдә дини гыйлемнәр белән бергә дөньяви фәннәр укытуны да яклап чыккан. Шуңа мәктәп музеена рәсеме дә куелган. Улы, Сөрәйя апаның әтисе, Татарстанның атказанган табибе Мәлик Садыйк улының фотосы да музейны бизи. Аларны күргәч, хисләре ташыган Сөрәйя апа, сиздермичә генә, күз яшьләрен сөртеп алды. Зиратка барып тормадык, Садыйк мулланың да, аның хатынының да( Сөрәйя апаның әбисе) җәсәдләре туган туфракта ятмый. Репрессия тегермәненә эләгүдән куркып, Мәлик абзый болай да күп кыерсытулар күргән әти-әнисен үзе эшли торган Актаныш, Мөслим якларына алып китә. Кызык та инде бу язмыш. Кама Тамагы районының Олы Карамалы авылында туып- үскән Садыйк мулла мәңгелек йортын Мөслим районының Иске Карамалы авылы зиратында таба. Актанышта бер олы вазифаны, мәрхүмнәрне зыярәт кылуны үтәп кайткан инде Сөрәйя апа. Әбисе Сафураның каберенә барып, өч каен, өч имән төбенә утырып дога кылган. Ә инде Казанга кире кайтканда машинаның Мөслим районы Иске Карамалы авылы аша үтүен дә үтенгән. Мосафир ханым анда да зиратка кереп, бабасының каберен күреп чыккан. Миңа бу хакта Эльмира апа Закирова соклануын да, күз яшьләрен дә яшермичә сөйләде.

Исеме дә җисеме

Без кунакка кайткан Олы Карамалы авылының даны еракларга таралган. Дөресрәге, бу авылда туып-үскән күренекле шәхесләр тараткан аны. ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары Зиннур Сәгъдиев, аның уллары, академиклар Роальд, Ренад Сәгъдиевләр. Язучы Ибраһим Гази дә "Алмагачлар чәчәк ата" повестена илһамны Садыйк мулланың алма бакчасыннан алган, диләр. Шагыйрь Хәмит Вәлиди, артист Разия Тимерханова да шушы авыл чишмәсенең суын эчеп үскән. Мәктәп музеенда аларның да фотосурәтләре эленгән.

Ләкин, нишләптер, мәктәптә гел үткән заманда гына сөйләделәр шикелле тоелды миңа. Юк, тоелмаган, чынлап та, шулай икән. Кайчандыр урта белем биреп, гөрләп торган бу мәктәп , әйтик, 1978 елда 74 егет һәм кызга зур тормышка фатиха биргән булган. Ә бүген ике катлы заманча мәктәптә бердәнбер(!) бала белем ала. Ул - 2 нче сыйныф укучысы Илназ Дәүләтшин. Бөтен авылның үзенә өмет баглап торганын, әле кечкенә булса да, малай яхшы аңлый, күрәсең. Укытучысы һәм мәктәп мөдире Гөлшат Мөхәммәтшина, тырышлыгы бар, әйбәт укучы булыр, дип ышана. Балалар бакчасы да шул ук бинага урнашкан. Анда 2 бала - Илсинә белән Динар йөри. Аларга да зур өмет баглыйлар, чөнки авылның мәктәпсез калу-калмавы нәкъ менә аларга бәйләнгән. Мин бу ике катлы мәктәпнең коридорларында йөргәндә, киләчәктә монда яңгыраячак балалар тавышы турында хыялланып карадым. Булдыра алмадым. Күктән боралак белән төшермәсләр бит инде ул сабыйларны?! Шулай да, мәктәп китапханәсенә бүләк итеп калдырган уртак китабыбызга мондый юллар яздык: "Олы Карамалыга җисеменең исеменә тәңгәл килүен телибез". Кама Тамагы - атаклы Туфан Миңнуллинның туган ягы. "Без бит авыл малае" әсәрен ул нәкъ менә Олы Карамалыда язгандыр кебек тоелды миңа. Ничә еллар алдан күреп, бәгыре сызланып, кешелекне алдан кисәтеп. Бер балалы, бер укытучылы мәктәпләр... Ни кызганыч, алар безнең киләчәгебезнең шактый зур куркыныч алдында торуы турында искәртә. Ләкин шулай да алай нык өметсезлеккә бирелмик әле. "Ходай ташламаса, бүре ашамас", диләр бит. Күптән түгел генә яңа мәчет салганнар авылда. Аның Садыйк мулла нигезенә туры килүе очраклы гына булмагандыр. Аллаһ йорты өчен үткән гасыр башында ук дога яңгыраган урынны сайлаганнар, күрәсең. Сөрәйя апа мәчет янына басып, аның ташларын сыйпап, нурын күңелендә калдырырга теләгәндәй, бик озак манарасындагы аена карап торды, йөзенә бәхетле елмаю таралды. Нәкъ менә шушы бәхетле мизгелләр өчен, нәсел тамырларындагы ныклыктан җанына көч җыеп, аны туган җиреннән еракта да милләтенә хезмәт итәргә тотар өчен кайтты бит инде ул ерак араларны якын итеп. Ә үзеңнең җил очырган дүңгәләк түгел, ә тамырлары тирәнгә киткән имән икәнеңне тоюдан да зуррак бәхет юктыр. Ә инде ерактан сагынып кайткан кунакны кабат каршылаганда, Олы Карамалы киләчәк заманда да ышанычлы сөйли башласа, бу бәхет тагын да артыр әле. Өметсез шайтан гына.

Без эшләмәгән эшләрне, кылмый калган гамәлләребезне вакыт юклыкка сылтарга яратабыз. Юк, сәбәп вакытта түгелдер монда, безнең гамьсезлек, ваемсызлыктадыр. Әллә инде без, туган җирдә яшәүчеләр, аның мәрхәмәтлелегенә шулкадәр нык ышанганбыз, ни генә эшләсәк тә, (эшләмәсәк тә), ул гафу итәр, кичерер, өстәп вакыт та бирер, дип уйлыйбызмы?! Ә мөһаҗирләрдә вакыт төшенчәсе дә, туган җир кадере дә, әби-бабайлар рухына, гомумән, яшәүгә, тормышка караш та бүтәнчәрәк, күрәсең. Әнә бит Сөрәйя апа вакытын да тапкан, кайткан да. (Ә бер елны хәтта оныкларын да ата-бабалар җиренә алып кайтып, аларның да тамырларын туган җиргә беректереп килгән). Аны күбрәк белгән саен мин бу хакта ныграк уйланам. Шагыйрь дә бит, әнә, юкка гына: "Еракка китеп кара син,"- дип язмаган. Ә мин моңа: "Ерактан кайтып кара син..." - дип тә өстәр идем.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев