Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Чуардан-чуар дөнья

Без яшәгән дөнья, кешелек җәмгыяте шундый күпкырлы, шундый кызык. Мавыктыргыч яңалыклар, кызыклы хәлләр, ышанырга да, ышанмаска да белмәслек хәбәрләр монда җыела.

Иң катлаулы ун тел

Хәзер дөньяда 6 мең төрле тел бар. Аларның кайберләре өйрәнү өчен бик җиңел, кайсылары исә бик катлаулы. Мәсәлән, Амазонка бассейнында яшәүче туюка һиндиләре телендә исемнәрнең 50 дән 140 кадәр классы бар, анда бер сүз тулы бер гыйбарәне аңлатырга мөмкин. Абхаз телендә нибары өч сузык, 58 тартык, бзыб диалектында исә 67 тартык аваз бар. Африканың көньягындагы Калахари чүле янәшәсендә яшәүче койсан халкы – 370 мең кеше - үзара тел шартлатып сөйләшә. Фин телендәге унбиш килешне һәм фигыльнең йөздән артык төрле формасын истә калдыру да бик катлаулы. Алар әле фигыльне исем кебек төрләндерә дә! Әмма җиңеллекләр дә бар: сүз ничек әйтелә, шулай языла да; басым һәрвакыт беренче иҗеккә төшә; фигыльнең киләчәк заманы юк. 1994 елда төзелгән кытай теле сүзлегенә исә 85 568 иероглиф кертелгән. Укырга өйрәнер өчен, кимендә 1500 иероглифны ятларга кирәк. Аларның кайберләренең язылышы бик катлаулы. Мәсәлән, “томау төшкән борын”ны аңлаткан “нан” билгесендә 36 сызык, “лыгырдавык”ны аңлаткан “се” иероглифында 64 сызык бар! Америкадагы фигыль формалары 6 меңнән артыграк булган чиппева һиндиләре телендәге ике сүзне без дә беләбез – вигвам һәм тотем нәкъ шул халыктан күчкән. Эскимос телендә хәзерге заманның 63 формасы, гади исемнәрнең 252 флексиясе бар. Дагстандагы табасаран телендә 44-52 килеш, 54 хәреф һәм 10 сүз төркеме исәпләнә. Америкадагы навахо һиндиләренең берничә тонлы теле Бөек Ватан сугышы вакытында шифрланган хәбәрләр җибәрүдә кулланылган, мәсәлән, Гитлерны алар “поса-таи-во” – “акылдан язган ак кеше” дип атаган. Баск телендә исә хәзер якынча 700 мең кеше сөйләшә. Ул агглютинатив тел – яңа сүзләр суффикс һәм префикслар ярдәмендә ясала, аларның һәркайсы берәр генә мәгънәгә ия. 
(“The Local”).

Келәмнәр патшасы 

Дөньяда иң зур келәмнең мәйданы 5627 квадрат метр тәшкил итә. Аны Иранда 1200 тукучы бер ел буе кулдан тукыган, аларның һәркайсына 1 миллион 160 шар мең төен ясарга туры килгән. Иңе – 48, буе – 133 метрлы искиткеч матур йон келәмнең авырлыгы 48 тоннага тәңгәл. Аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Әбү-Даби шәһәрендәге берьюлы 7 мең кеше сыйдырышлы Зәед мәчете өчен махсус тукыганнар. Тугыз аерым кисәкне самолетта алып килеп, бизәкләрен туры китереп, мәчет эчендә бер-берсенә теккәннәр. Келәм 8,2 миллион долларга төшкән, тукучыларның барысына бергә 2 миллион 300 мең доллар акча түләнгән, алар аны тигезләп бүлгән. Фарсы келәмнәре дөньяда иң матурлардан санала, планетадагы барлык келәмнәрнең дүрттән өчесе Иранда җитештерелә. Гигантлык белән мавыгучы гарәп шәехләре исә тагын берничә зур келәмгә заказ биргән. Тарихта мондый гигант тукучылык җәүһәрләре мәгълүм инде: берничә тонна авырлыктагы легендар “Язгы” келәм фарсыларның римлеләрне җиңеп Гарәп ярымутравын яулавы хөрмәтенә иңе – 30, буе 122 метрлы итеп тукылган булган. Уникенче гасыр уртасында Персиягә гарәпләр һөҗүм иткәч, солдатлар, затлы келәмне кискәләп, ганимәт (трофей) итеп үзләре белән алып киткән.
(“Goldengod.ru”).

Гипноз көче

16 яшеннән бирле үз-үзен гипнозлау белән шөгыльләнүче инглиз Алекс Ленкей, традицион наркоздан баш тартып, остеоартриттан хирургик операция ясатканда үз-үзен гипнозлаган. 83 минут дәвам иткән операция вакытында Алексның беләген ярып, чикләвек зурлыгындагы сөяген кисеп алганнар, сеңерен теккәннәр. Ул бу вакытта хирург сөйләгәнне дә, сөяк кискән тавышны да ишеткән, әмма бернинди дә авырту сизмәгән. Элегрәк Алекс Ленкейны гипнозлап бүсерен алган булганнар инде, бервакыт исә ул, улының кулы сынгач, аны гипнозлап, авыртуын баскан. 
(“Интересно.сс”).

Һәр көнен хәтерли

Калифорниядә яшәүче 45 яшьлек Джилл Прайс искиткеч хәтере белән таң калдыра. Ул үзенә 12 яшь тулганнан бирле гомерендәге һәр вакыйганы хронологик тәртиптә хәтерли. Датаны атауга, хатын-кыз аның атнаның кайсы көне икәнен әйтә, аннары шул көнне булган нәрсәләрне бөтен вак-төяге белән – дөньяда ниләр булган, телевизордан нинди программа караган – тәфсилләп сөйләп бирә. Күп кеше әлеге суперхәтергә кызыкса да, бу бер дә көнләшерлек сәләт түгел – инде күптән булган вакыйгаларны кабат-кабат яңадан кичерү дә бик алҗыта икән, әмма табибләр Джиллга берничек тә ярдәм итә алмый. 
(“Лента.ру”).


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев