Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Чиксез татар чикләре

Быел исә Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена Н.Хөсәенов тагын бер зур яңалык белән килде. Аның кулында Бөек Татария державасы турында рус телендә язылган «Контуры Великой Татарии» дигән зур форматта нәшер ителгән һәм 600 гә якын биттән торган китап иде.

Тормышы шулай корылганмы, беркем дә зур җитәкчеләр янында, аеруча барча халык алдында, чын дөреслекне ярып салырга тырышмый. Ул чагында Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясе директоры булган педагог-мәгърифәтче Нурмөхәммәт Хөсәенов исә Татарстан, Башкорт­стан президентлары М.Шәймиев, М.Рәхимовның Россия Президенты Владимир Путин белән Казанда узган очрашуында: «Башкортстанда татар булу авыр», – дип дөреслекне ачыктан-ачык ярып, барысын да хәйран итте. Бу инде ут-күрше республиканың татарлар яшәгән районнарында башкортлаштыру, татарларны кысу кебек сәясәт алып барылуы уңаеннан әйтелгән сүз иде. Нәтиҗәдә зур мөнбәрдән күрше республикада яшәүче милләттәшләребезнең теле, мәгарифе турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. 

Татар мәкале «Турысын әйт­кән туганына да ярамый», – ди. Аңлашыла ки, Нурмөхәммәт Хөсәеновның Казандагы очрашуда әйткән сүзен онытмадылар, үчләшүләр башланды, ул бар иткән һәм җитәкләгән уку йортын ябу өчен гаеп эзләүләр, бер-бер артлы административ эш буенча мәхкәмә утырышлары узды. Хәтта директорның берьюлы ике дистәләп административ эш буенча мәхкәмә каршында да җавап тотарга туры килгән чаклары да булган. Әмма Бәләбәй гимназиясе директоры барысыннан да үҗәт булып чыкты, һәрберсен җиңеп барды.

 Шул ук вакытта 30 елга якын тарих фәнен укыткан Н.Хөсәенов татар тарихын өйрәнә, китаплар чыгара башлады. Хәзер инде аның татар халкы тарихын өйрәнүдә эшчәнлеге дә өч дистә елга якын. 640 биттән торган «Словарь тюркских основ русского языка» («Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге») дигән хезмәте белән ул тагын бер тапкыр барысын да шаккатырды. Анда биш мең сүз схемага куелып ур­наш­тырылган. Ул лингвистика фәненең фоносемантика юнәлеше буенча славян телләренең нигезендә төрки тамырлар ятуын күрсәтә һәм рус теленең төрки тел сүзләре нигезендә барлыкка килүен дәлилли. Н.Хисамов бу китабыннан соң роман-герман телләренең төрки нигезләрен тикшерү эшен башлап җибәрде һәм «Словарь тюркских основ романо-германских языков» («Роман-герман телләренең төрки нигезләре сүзлеге») дигән тагын бер саллы китапны укучылар кулына тапшырды. Тарихчы Нурмөхәммәт әфәнде улы Илдар белән сүзләр ясалышын гына тикшермичә, теге яки бу сүзнең ни сәбәпле килеп чыгуын һәм нинди механизмнар ярдәмендә кулланылышка кергәнен дә ­өйрәнә.

Быел исә Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена Н.Хөсәенов тагын бер зур яңалык белән килде. Аның кулында Бөек Татария державасы турында рус телендә язылган «Контуры Великой Татарии» дигән зур форматта нәшер ителгән һәм 600 гә якын биттән торган китап иде. Ул – дүрттомлык итеп эшләргә ниятләнгән хезмәтнең беренче китабы. Нурмөхәммәт әфәнде аны да үзе кебек үк тарих белән «җенләнгән» улы Илдар белән бергәләп язган. 

Әлбәттә, мәктәп һәм югары уку йортлары дәреслекләрендә Бөек Татария державасы турында бернәрсә дә язылмаган. Рәсми тарих фәне дә бу турыда бер җөмлә дә дәшми. Билгеле ки, бер яктан караганда, бик сәер дә. Чөнки «Контуры Великой Татарии» хезмәтендә язылганча, ул супердержава булган, әмма аның турында мәгълүмат бик аз сакланган, билгесез, аңлаешсыз сәбәпләр белән Бөек Татария тулысынча диярлек дөнья тарихыннан сызылган. «Әмма фактлар бик үҗәт. XV йөз ахыры-XVI йөз башы карталары Көнчыгышта – Океания, Япония утрауларыннан алып, Азия, Африканың бер өлеше, Австралия киңлекләрендә һәм Көнбатышта Европаның әһәмиятле өлешендә Бөек Татария кебек гаять зур дәүләт булуын күрсәтә. Аның яшәү вакыты 1500 елдан да ким түгел. Бөек Татариянең соңгы өлешләрен күрсәткән географик җирләр карта төшерүчеләр ясаган сызымнардан XIX гасыр ахырында гына юкка чыккан. Бөек Татария ничектер Бөтендөнья тарих дәреслегеннән дә төшеп калган» – дип яза Н.Хөсәенов. Һәм шул ук вакытта Татариянең бәхәсләргә урын калдырмый торган бик күп дәлилле эзләре Үзәк һәм Көнбатыш Европада, Африкада һәм Көньяк Америкада, шулай ук Тын океан утрауларында сакланып калган. Бөек Татария державасының шундый зур биләмәләргә ия булуы исә скифлар һәм татарларның гасырлар дәвамында үзләренең батырлыклары, бик тиз яулап алулары белән аерылып торуыннан килә. Автор китабында бу уңайдан француз халкының бөек мәгърифәтчесе һәм фәлсәфәчесе Шарль Монтескьеның XVIII гасырда язып калдырган сүзләрен китерә. «Из всех народов мира ...ни один не превзошел татар славою и величием завоеваний. Этот народ – настоящий повелитель вселенной...; во все времена являл он миру свое могущество... Под именем тюрок они произвели огромные завоевания в Европе, Азии и Африке и господствуют над тремя частями света». 

XX гасыр ахырында җәмәгатьчелеккә архив ишекләре ачылып, шактый яшерен мәгълүматлар билгеле булды. Шул вакытта дөньяга Бөек Татария чикләре төшерелгән XIV-XIX йөз карталары белән дә танышырга мөмкинлек туды. Хәзерге вакытта шундый 330 карта булуы мәгълүм. «Аларда күрсәтелгәнчә, чынында бу дәүләтнең дүрт кыйтганы биләп торганлыгы аермачык күренә», – дип яза Нурмөхәммәт әфәнде. Россия тарихчылары бу хакта сүз кузгатмаса да, Татарияне һәм татарларны гасырлар буе теркәгән меңгә якын миниатюра, документлар сакланып калганлыгы ачыкланган. Шул ук вакытта Монгол империясенең кеше ышанмаслык карталары (аның белән Бөек Тартарияне алыштыру гадәткә кергән) XIX гасыр башларында беркем тарафыннан да ясалмаган булган. Ә инде 1837 елдан, соңарып булса да «Бөек Монгол картасы»н нәшер итәргә алыну факты да аның уйлап чыгарылган булуын күрсәтә. «Бүгенгә кадәр кайбер тарихчыларның Монголияне татарларның ата-бабалары ватаны итеп бәйләргә тырышуы исә милләтебезне килмешәк халык итеп танытырга тырышуыннан килә», – дип яза Н.Хөсәенов. Ватикан сәясәтчеләре татарларны хәтта җир асты патшалыгы белән бәйли торган «ТАРТАР» этнонимын уйлап тапкан.

«Монгол-татар изүе» («монголо-татарское иго»), Россиядә кулланыла торган һәм Русь белән хакимлек итүне аңлата торган «Алтын Урда» терминнары да елъязмаларда бөтенләй дә очрамый икән. «Изү» дигән сүз беренче тапкыр XVI гасырдан XVII гә күчкән елларда католик поляк әдәбиятында күренгән, аны поляк хронисты Ян Длугош беркемгә дә адресламыйча кулланган. Термин әкренләп галимнәр, илчеләр теленә кереп китә һәм тора-бара «тарихны язучылар» аны Московия турындагы тарихи әсәрләрендә сак кына әйләндерә башлый. Әмма хәзер заманның тарихчы галимнәре – профессор А.Пыжиков, М.Делягин, Н.Смирнов, Ю.Пензов, А.Гордеев һ.б. тарихчылар «татар-монгол изүе»нең тарихи миф һәм ялган икәнлеген язып чыккан.  

Сүзебез Бөек Татария турында иде. «Шунысы гаҗәп, «татар» сүзе белән аталган һәм бу зур дәүләтнең турыдан-туры дәлилләре булган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән эзләрен күрергә генә кирәк икән», – ди Н.Хөсәенов. Ул биш кыйтгада татарга бәйле 1325 топоним булуын ачыклаган. «Татар» сүзе кергән топонимнар дөньяның 76 дәүләтендә сакланып калган», –ди Н.Хөсәенов. Океаннар, мәгърур таулар, авыл-бистәләр, утраулар, елга, инеш, ерымнар татар исемен йөртә, димәк ки, алар бу җирлектә татарлар булуы турында сөйли. Ә инде «татар» сүзе белән бәйле термин һәм предмет исемнәре, тирә-юньдәге күренеш­ләр, төрле халыкларда «татар» сүзе кергән фамилия йөрткән миллионнарча кешеләр булуы мәгълүм. «Татар» сүзенең шулай күп кулланылышы очраклы гына була алмый», – ди тарихчы. Шул ук вакытта, ул дәверләр аша узып безгә килеп ирешкән һәм бу дәүләтнең архивларда һәм археологик эзләнүләр вакытында табылган флаг, герб сурәтләре, Татария дигән ил һәм татарлар турында сурәтләгән документларның өземтәләрен бик күпләп китерә. Кызганыч ки, бүген инде Бөек Татария дәүләте турында Казан, Әстерхан, Кырым, Себер татарлары гына хәтерли.

«Контуры Великой Татарии» китабы – Нурмөхәммәт Хөсәеновның күпьеллык хезмәте. Ул озак еллар дәвамында Бөек Татария турында бик җентекләп өйрәнгән, мәгълүматларны, сурәтләрне туплый барган. Автор китапта да, үз фикерләрен куәтләп, бик күп дәлилләр китерә, язганнарын борынгы карталар, миниатюралар, археологик табылдыклыр, артефактлар, документаль фактлар һ.б. мисаллар, фотосурәтләр, иллюстрацияләр, топонимнар, аларның координаталарын күрсәтеп, бәйләп алып бара. Әйтик, Евразия һәм Төньяк Африкада «татар» сүзе кергән 600 топоним әле бүгенгәчә сак­ланып калган. Америкада - 15, Германиядә 8 татар топонимы, хәтта татар ипие дә бар. 

«Контуры Великой Татарии» китабы белән танышканда, Нурмөхәммәт әфәнденең гаять зур, титаник хезмәт куюына хәйран каласың. Әлбәттә, авторның күп фикерләре укучылар өчен яңалык та булыр. Әмма Н.Хөсәенов әйтергә теләгән сүзен кире кагып булмаслык фактлар, саннар, борынгы фәйләсүфләрнең фикерләре белән ныгытып бара. Аңлашыла ки, тарихчы галимнәр арасында, Н.Хөсәенов саллы дәлилләрне җитәрлек китерсә дә, Бөек Татария державасының яшәве турындагы фикерләрне җөпләп торучылар аз булыр. Алар, китапта язылганнар белән килешкән очракта да, авторны хупларга ашыкмас. Чөнки Россия табигый фәннәр академиясе академигы, тарихчы галим Лев Гумилев кебек без – татарларны яклаучылар бик сирәк.

 Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

21

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев