Чыршы бәйрәме тарихыннан
Җирнең кендеге бәйләнгән үзәк урында галәмәт зур чыршы агачы үскән, Җир-Су алласы нәкъ менә шунда яшәгән.
Яңа елны каршылаганда шәхси йортларда, җәмәгать урыннарында чыршы кую гадәтен Мәскәү патшасы Петр I керткән. Петр I бу йоланы Көнбатыш Европага эшлекле сәяхәтеннән соң үзенең Указы белән билгели. Ә менә Европага каян килгән соң чыршы бәйрәме?
Моның өчен танылган галим Морад Аджиның «Полынь половецкого поля» китабына мөрәҗәгать итик. М.Аджи дәлилле эзләнүләр юлы белән шуны ачыклаган: моннан 8-4 мең еллар элек Алтай тауларында яшәүче төрки халыклар, кыш җиткәч, чыршы бәйрәме үткәрә торган булган. Аларның ышануларынча, җирнең кендеге бәйләнгән үзәк урында галәмәт зур чыршы агачы үскән, Җир-Су алласы нәкъ менә шунда яшәгән. Әлеге чыршы төбендә кар төсле ап-ак чапанлы бер карт утырып торган. Ак сакаллы бу карт Үлгән исемле булган. Ул күп вакыт бик юмарт һәм әйбәт тә, кайчакларда бик хәйләкәр һәм явыз да була белгән. Елга бер мәртәбә кышын капчык-капчык бүләк өләшеп, ул кешеләрне, аеруча бала-чагаларны сөендергән. Үлгән бабай алып килгән чыршы әйләнәсендә килгән барча кеше, бигрәк тә бала-чага, биеп-җырлап, төне буе күңел ачкан. Чыршы тирәсендә күңел ачу йоласы кыпчак бабаларыбызда да булган. Аларда бу «Иңдер бай» бәйрәме дип аталган. Һәм бу йола ел саен, һичшиксез, үткәрелергә тиеш булган.
Төрки һуннар, шул исәптән безнең төрки бабаларыбыз, Себер, Алтай якларыннан бөек күчеш чорында бөтен Европага таралган. Төрки халыклар үзләре белән гореф-гадәтләрен дә алып килгән. Шулай итеп, һәр халыкның үзе изге дип саналган агач тирәсендә күңел ачу йоласы барлыкка килгән. Әйтик, славяннарда - имән, грекларда - слива, финнарда - каен, ә көньяк алманнарда (немецларда) исә бүген дә чыршы изге агач дип йөртелә. (Германиядә карандаш калынлыгы, 40 см чыршы ботагын сындырган өчен дә зур штраф каралган). Моның сәбәпләре дә бик тирәндә ята һәм күптәннән килә. Чөнки алманнар XVI гасырга кадәр төрки телдә сөйләшкән. 1500 елга кадәрге тарихи язмалары исә Рун алфавитында булган.
Англиядә исә Яңа ел чыршысына табыну гадәте 1862 елдан гына башлана. Бу елны анда капчык күтәреп балалар янына Кыш бабай килә. Ләкин инде Үлгән бабай дигән борынгы төркиләр исемен Санта Клауска алыштырып…
Расих ҖӘЛӘЛ.
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев