Безнең тарих - сурәтләрдә
Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр Троицкида гомер иткән татарның атаклы сәүдәгәрләре Яушевларга карый. Үз нәүбәтендә Яуш морзаның 1552 елда Казан шәһәрен Явыз Иван гаскәреннән саклаучылар арасында булуы билгеле. Яушның токымы Гайсә Йосыф улы Троицк каласына Татарстанның хәзерге Әтнә районы Иске Мәнгәр авылыннан килеп урнашкан. Гайсә Яушев та, аның балалары Әхмәтҗан, Закирҗан,...
Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр Троицкида гомер иткән татарның атаклы сәүдәгәрләре Яушевларга карый.
Сәүдә йортларында эшләячәк яшьләрне Яушевлар үз хисапларына Мәскәү, Петербург, Берлин, Варшава коммерция югары уку йортларына җибәреп укыткан. Сәүдә йортлары барысы да лифт, телефон һ.б. белән җиһазландырылган булган.
Яушевларның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә үз урыннары, шактый үзенчәлекле казанышлары бар. 1900 елда бертуганнарның Төркестанда атаклы төрки шагыйрь Әхмәд Ясәвинең (11 йөзнең ахыры - 1166) мавзолеен төзекләндерүгә 82 мең сум акча бирүләре - шуның ачык мисалы. Шул ук вакытта уртанчы энеләре Мөхәммәтшәриф тә Троицк мәчет-мәдрәсәләренә һәм ярлыларга ярдәм итеп өләшергә 26000 сумнан да артыграк акчасын бирә. Үзе үлгәч тә игелекле эше тукталмый: абыйлары һәм балалары Казан губернасы Царевококшай өязе Ключи-Сап, Цивиль өязе Акҗегет авылларында һәм тагын Троицк шәһәрендә 7 нче мәчет салдыру өчен бишәр мең сум акча бирә. Яушевлар Петербургтагы Җәмигъ мәчетен салдыруга да ярдәмнәрен кызганмаган. Болар өстенә Габделвәлинең 1893 елда 1000 данәдә Хәдисләр җыентыгын чыгаруга да акча бирүен дә, Муллагали ярдәме белән казах телендә беренче әдәби журнал "Айкап" («Таң») чыгуын да әйтми калып булмый.
Троицк шәһәре имамнары белән берлектә, бертуган Яушевлар татар мәгариф системасына үзгәрешләр кертүне башлап җибәрә. Алар ярдәме белән Троицк, Верхнеуральск, Кустанай шәһәрләрендә һәм өязләрендә яңа ысул белән укыта торган мәктәпләр ачыла. Троицк шәһәрендәге "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дәресләр аваз методы белән укытыла башлый, дөньяви фәннәр кертелә. Яушевлар мәдрәсә өчен кирәкле уку әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин итүне даими кайгыртып тора. Мәдрәсә Уралда иң яхшы уку йортларыннан санала башлый. Мәдрәсәнең чыгымнарына Яушевларның ел саен 10 мең сумнан да артыграк акча тотуларын әйтү дә артык булмас төсле. Габделвәли, Муллагали, Мөхәммәтшәриф бергәләшеп Троицкида ике сыйныфлы татарча-русча укытыла торган училище ачуга ирешәләр, соңрак бу училище алар ярдәме белән 4 сыйныфлыга әйләнә. 1915 елда Муллагалинең акчасына Троицкида татар ир балалары өчен педагогик училище "Дарелмөгаллимин" ачыла. Шул ук елда кыз балалар өчен шундый училище "Дарелмөгаллимат"ны мәрхүм Мөхәммәтшәрифнең хатыны Гайния Баһаветдин кызы ача.
Гайния ханымның тагын бер изгелеге хакында өстик. Совет власте урнашуга Яушевларның бар булган мөлкәтләре тартып алына, илдән китәргә мәҗбүр булучылары да бар. Гайния дә туганнары белән Кытайга китә. Шунда яшәп, бу игелекле хатын 1920-1922 елларда Татарстандагы ачлык вакытында укытучы-мөгаллимнәргә икешәр потлы азык-төлек посылкалары җибәреп тора.
Яушевлар кылган изге гамәлләрнең барысын да санау мөмкин түгел. Тагын берничә җөмлә белән генә аларның милли хәрәкәттәге хәерле эшләрен генә искә төшерик. 1905 елдагы I Бөтенроссия мөселманнары съездында (Түбән Новгород, 15.8.1905) Габделвәли Яушев Троицк шәһәреннән делегат булып катнаша, ә Муллагали Петербург шәһәрендә үткәрелгән (СПб., 13-23.01.1906) Икенче съездда делегат була.
Яушевларның милләтне алга җибәрү, аң-белемле яшьләрне тәрбияләүдә күрсәткән изгелекләре, эшләре мәктәп дәреслекләренә кертелеп, укучылар күңеленә сабый чактан салынырга тиеш. Язылганнарга өстәп, фотоларны табуда атаклы журналист Вера Хәмидуллина булышуын әйтеп, аңа олы рәхмәтемне җиткерәм.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев