Җәлил кызы Люция
Безнең буынны ничәмә-ничә еллар буе хакыйкатьтән яшереп яшәттеләр. 1970 елларда университетта укыган чагында да лекцияләрдә Җәлил шигырьләрен генә түгел, хәтта аның Беренче Май мәйданына куелган һәйкәленә тикле төрлечә тикшерәләр, әмма гаилә хәле турында сүз чыкса, Әминә һәм Чулпан исемнәре белән генә авызны томалыйлар иде. Тора-бара, яши-яши генә ишеткәли башладык, Җәлил яшьлегендә бер-бер артлы өч кызга гашыйк булырга, мәхәббәт газаплары кичерергә дә өлгергән икән әле...
Без өч-дүрт дистә ел буена фәкать Әминә ханым һәм аның кызы Чулпан турында гына ишетеп яшәдек. Яшьрәк вакытта рәсемнәрен китап һәм альбом битләрендә күрә идек, еллар үткәч, үзләрен күреп тә сокландык. Әминә ханымның чынлыкта Сәйфуллина Нина Константиновна булуын да соңрак кына белдек. Ә бермәлне, Ижау каласының 12 нче мәктәбендәге Җәлил музеена баргач, анда эленгән фотолардан Мусаның Альберт исемле улы барлыгын, аның әнисе Рауза Хисаметдинованың 1930 еллар башында безнең шагыйребез белән мәхәббәтләре булуын да белдек. 1950 еллар тирәсендә Рауза ханым белән Альберт Ижау каласында да яшәп алган һәм музейның барлыкка килү сәбәбе дә менә шул икән.
Еллар үткәч, большевиклар партиясе корып куйган кара пәрдәнең тагын бер як чите ачылды. Утызынчы еллар уртасында Муса Җәлил белән Зәкия Садыйкова атлы яшь шагыйрә дә бер-берсенә чиксез гашыйк булган, мәхәббәт җимешләре булып җиһанга Люция атлы чибәр бала туган. Язмышларын берникадәр ачыклый башлаганда, Люция ханым Петербург каласына күчеп киткән иде инде. Һич яшереп тормыйм, аны күрәсем килүне белдереп, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләренә әллә ничә ел элек үк мөрәҗәгать иттем, үтенечемне санга сукмадылар. Менә 2023 елның гыйнвар уртасында Петербург каласына сәяхәт ясау бәхете эләкте һәм, ниһаять, мин бер күрергә тилмергән Люция ханым каршымда утыра. Ул 1936 елның май аенда дөньяга килсә дә, хәтере яшь кызларныкыдай таза һәм сау, үзе дә бөтерчек кебек бөтерелә әле. Ул буйга бик кечкенә, аңа карагач, татар халкының «орчык кадәр буйлы», «кечкенә дә төш кенә» дигән гыйбарәләре тел очына килә. Ул барча тарихны да яшермичә сөйли.
– Минем әнием берничә тәүге шигырен туплаган да, аларны почта аша «Октябрь баласы» журналына салган, – дип хәтер сандыгына чума Люция ханым. – Берзаман җавап килгән. «Шигырьләрегез төзек, ләкин аларны күбрәк итеп туплап бирергә иде. Аннары шигырьләр янына куярга фотогыз да кирәк», – дигәннәр. Әни тагын яңа шигырьләр һәм рәсемен юллаган. Ә беркөнне, инде эш тәмамланып килгән чакта, моның каршына ап-ак күлмәк кигән Муса килеп баскан. Әнинең типографиядәге басу машинасын чистартып яткан чагы икән, терсәкләренә кадәр буяуга баткан. Муса әнигә карап торган-торган да «син бик кечкенә икән», дип әйтеп салган. Әни дә ялындырып тормаган: «Үзең дә әллә кем түгел», – дип турыдан ярган. Менә шуннан соң очраша башлаганнар. 1935 елның көзендә әни үзенең көмәнгә калуын аңлаган. Әмма үч иткәндәй, 1936 ел башында Мусаны Мәскәүгә чакыртып алганнар, алар анда беренче татар операсын тудырырга тырышып йөргән бугай. Ә әнине Галия Кайбицкая кебек Муса белән мөнәсәбәтен яхшы белгән артистлар: «Корсагың борыныңа җитеп килә бит инде, Мусаң янына Мәскәүгә сыптыр», – дип үгетли дә башлаган. Әни Мәскәүгә барган баруын, ләкин Әминә турында да ишетеп өлгергән, ахры. Әмма Муса әнине гаҗәпләндереп: «Әйдә, минем фатирга кайтабыз», – дип тәкъдим ясаган. «Ә Әминәне кая куясың?» – дип турыдан ярган әни. «Ул үз фатирларына кайтып китәр», – дип юаткан Муса. Минем әни Мусаның менә шушы мөнәсәбәтен кабул итә алмаган. Мәскәүгә Усман Әлмиев белән Фәхри Насретдиновның гастрольгә килгән вакыты икән. Минем әни дә Казанда алар оештырган түгәрәкләргә йөргән бит, аның матур итеп җырлавын да белгәннәр. Менә шул ике абзый әнине үзләре белән Урта Азиягә гастрольгә дәшкән. Башка чарасы юк бит, әни шуларга ияреп Ташкентка китеп барган, май аенда шунда мин туганмын...
Без Люция апаны ул яшәгән йортка терәлеп үк урнашкан ресторан залына дәшкән, ризык белән тәм-том китерергә дә заказ биргән идек. Люция апа ялындырып кына дигәндәй, кайнар чәйдән йә чәкчәктән авыз итеп ала да, янә ерак хатирәгә чума.
– Әни миңа 4-5 айлар чамасында Казанга әйләнеп кайткан. Мин буйга бик кечкенә булып туганмын бит, кешеләр дә саф һаваны, авыл сөтен киңәш иткәч, әни Идел аръягында, Югары Ослан ягындагы дачаларда бер йорт табып, фатирга кергән. Мусаның да Мәскәүдә эше тәмамланган, ул да кайтып төшкән. Кем ашадыр безнең кайда яшәвебез турында белешкән дә, бер кичтә паром белән Идел аша чыгып, безнең йорт янына да килеп җиткән. Әнидән: «Миңа кызымны, Люцияне күрсәт», – дип ялвара икән. Миңа алты ай вакытта әти мине кулларына алган. Аннан соң да берничә ел буе безнең янга килеп йөргән әле. Арада хатлар да йөргән. Миңа әни аларны инде мин үсеп җиткәч кенә күрсәтте. Гәрчә әни ул хатлар һәм әти белән ике арадагы мөнәсәбәт турында шигырьләр дә язган...
Люция ханым әнисе Зәкия Садыйкованың 1940 елда Татполитиздатта нәшер ителгән «Гөлкәй» атлы шигырьләр җыентыгын ачып салды. «Өч хат» исемле шигырь юлларына йотылдым. Муса Мәскәүгә китеп югалгач, Зәкия аңа көн саен диярлек хат юллаган булган, һаман җавап көткән. Ә беркөнне Мусадан шушындыйрак эчтәлекле хат килеп төшкән.
«Безнең сукмак бергә түгел, кызый,
Өйләнергә әле ашыкмыйм.
Бала өчен киңәш сорап язма,
Мин бит читтә, аңар катышмыйм.
Без дә бергә була алмагандай,
Юлыбыз да хәзер аерым.
Ана булгач, кинәт сулып киттең,
Тик бала дип кенә кайгырдың...»
Легендага әверелгән Мусаның мондый мөнәсәбәтен хакыйкать дип кабул итү авыр. Зәкия ханымның да күңеле кайткан, ахры, 1940 еллар үрендә партиянең өлкә комитетында эшләүче Галимҗан Шәфиев атлы бер хезмәткәр аңа тәкъдим ясаган: «Хатыным вафат булды, ике сабый ятим калды, әйдә, кушылыйк; Люцияне дә үз баламдай сөеп үстерермен». Зәкия ханым ризалыгын биргән. Ләкин партия чиновнигы коры холыклы, салкын канлы булса гына өлкә комитетына кадәр үсеп җитә бит ул. Ошбу Шәфиев тә Зәкиянең төннәрен шигырь язып чыгуын сизеп ала да, иртә белән аларны ертып, мичкә ата икән. Аптыраган Зәкия Муса бүләк иткән машинкада басып, Шарль Перро әкиятләрен татарчага тәрҗемә итә башлаган, 1948 елда алар, «Кызыл калфак» атлы булып, нәшриятта да чыккан.
Муса да үзенең кайсыдыр борылышта кызу холыклырак адым ясап ташлавын аңлап алган, билгеле. Ике ут арасында калган шагыйрьнең Зәкия кияүгә чыкканнан соң аңа атап язылган бер хаты моны бик нигезле раслый.
«Зәкия!.. Люцияне бик күрәсем килә! Ул үсеп зур булыр... Минем шигырьләрем белән танышыр, үзендә миңа карата бик тирән якынлык сизәр. Ул мине йөрәгендә саклар. Ник сакламасын? Мин әти бит аңа!.. Мин бик теләр идем Люцияне үземә алырга! Син бир миңа Люцияне! Сездә болай да өч бала, сезгә авырдыр. Мин Люцияне синнән ким тәрбияләмәм. Аннан соң Зәйнәп (сеңелем) Казанга күчә бит! Ул инженер. Ирсез, баласыз. Ә бала бик ярата. Ул карар. Миңа да якын булыр... Тәкъдимемне кире каксагыз, миңа үлем белән бер... Хуш, акыллым! Теләсәң нишлә, ихтыяр синдә! Сәлам белән Муса.»
Зәкия, әлбәттә, кадерле Люциясеннән баш тартмаган. Бәлки, Мусага җавап та биреп тормагандыр...
Ике арада элемтә өзелгән булганга, сугыш вакытында да, соңыннан да Муса язмышы белән ачыктан-ачык кызыксынмаганнар. 1942 елда гына Татгосиздатта Мусаның «Тупчы анты» дип исемләнгән җыентыгы чыккан була бит, аны әсирлеккә төшкәндер, фашистлар кулындадыр, дип күз алдына да китерә алмаганнар. 1946 елда Зәкия ханымга Фатыйма Ильскаялар хәбәр җиткергән.
– Нигъмәт Терегулов атлы бер офицер Алишларга Абдулладан сәлам алып кайткан. Бәлки, Муса турында да берәр хәбәр бардыр. Бар, син, белеш.
Зәкия сораша башласа, Терегулов Язучылар берлеге рәисе Әхмәт Ерикәйгә ниндидер шигырьләр блокноты кертеп тапшырган да, аны шул көнне үк кичен кулга алганнар, хәзер кайдалыгын да белүче юк икән. Алишныкылар белән бергә сораша-сораша гына ачыклауга ирешкәннәр: кемнеңдер Берлин үзәгендәге Моабит төрмәсендә язылган шигырьләрен алып кайткан Нигъмәт Терегуловны Черек күл подвалында атып үтергәннәр икән...
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, беренче дәфтәрне җәлилчеләр утырган Тегель төрмәсеннән 1944 елның февралендә Габбас Шәрипов исемле кеше алып чыга һәм Франциядә Ле-Пюи лагеренда Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Габбас Шәрипов Җәлил-Кормаш төзегән яшерен оешмада катнаша, шуның өчен фашистлар аны төрмәгә яба.
Моабит төрмәсенең элекке әсире Нигъмәт Терегулов дәфтәрне каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизаны Мария Дубизага сакларга бирә. Шигырьләр Мариянең әнисе өендә бер ел саклана. Сугыш беткәч, Нигъмәт Терегулов ул дәфтәрне үз кулына ала, почта аша җибәрергә җөрьәт итми, Татарстан Язучылар берлегенә дә үзе илтеп тапшыра. Беренче «Моабит дәфтәре»н алып кайткан өчен үзен үлем көтеп торуын күзаллый алмый шул...
Ә Казанда Җәлил исемен кара болыт урап ала, аның «Хат ташучы» поэмасын дәреслекләрдән алып ташлыйлар, бераздан «Җәлил – хыянәтче» дигән кара ярлык та өстәлә. Аны телгә алу, әсәрләрен кычкырып кабатлау да дәһшәт белән яный. Җәлилнең якыннары 1950 еллар уртасына чаклы үз кабыкларына төренергә мәҗбүр була.
Аннары күк йөзендә кояш елмая башлый. 1953 елда Константин Симонов Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндәге бер дистә шигырен Мәскәү газеталарында бастырып чыгара. Җәлил-Кормаш группасының батырлыгын ачыклау эшенә Юрий Корольков, Гази Кашшаф кебек әдипләр җигелә. Ниһаять, 1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алдагы елда Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н Ленин премиясе белән дә бүләклиләр. Премияне тапшыру тантанасына Әминә ханым белән Чулпаннан тыш, совет офицеры Альберт Җәлилов белән Люция Җәлилованы да чакыралар. Җәлил балалары беренче тапкыр менә шул тантана вакытында таныша. 100 мең сум күләмендәге премияне өч балага һәм Мусаның законлы хатыны Әминә ханымга 25 шәр мең итеп бүлеп өләшәләр. Хөкүмәт һәм партия җитәкчеләреннән беркем дә, бер генә оешма да Альберт белән Люцияне нәкъ Чулпан шикелле үк Җәлил баласы дип танудан баш тартмый, өч бала да хөкүмәт тарафыннан тигез бәяләнә.
Премия тапшыру тантанасына Бельгиядән Җәлил белән Моабит төрмәсендә бер камерада утырган антифашист Андре Тиммермансны да чакырып китерәләр. 86 яшьлек Люция ханымның бүген ирләрчә өздереп бәя бирә алуы сокланырлык:
– Әгәр 1946 елда Тиммерманс Бельгиядәге совет илчелегенә әтинең икенче «Моабит дәфтәре»н китереп тапшырмаган һәм аның хыялдагы, уйдырма копиясен АКШ илчелегенә тапшыру белән куркытмаган булса, Җәлил исеме һәм иҗаты совет иленә гомергә дә әйләнеп кайтмас иде. Ярый әле, Андре абый табылган, ул гына әтине, Алишны һәм аларның көрәштәшләрен «хыянәтче» дигән кара таптан йолып кала алды...
Шунысы гаҗәп: тантана залына җыела башлагач та, Андре Тиммерманс иң беренче булып Люция ханымны, ул чагында
21 яшьлек кызны кочагына алган. «Әтиеңә бигрәк нык охшагансың, мин яңадан Мусаны күргән кебек булдым», – дип пышылдарга да онытмаган әле.
Люцияне 1957 елда ачылган һәм М.Җәлил исеме бирелгән опера һәм балет театрын ачу тантанасына да чакыралар. Залда Советлар Союзы гимны уйный башлагач, яшь кыз бала күз яшьләрен тыя алмыйча торып баса. Шулвакыт аны Хәлил Әбҗәлилов кочагына алып юатырга ашыга, Люция исә аның һаман ни өчен үзен якын итү сәбәпләрен төшенә алмый.
Тиммерманс белән Люция икенче мәртәбә 1966 елда, Җәлил тууның 60 еллыгын билгеләп үткән чагында очраша. Ул вакыт эчендә Тиммерманс Люция белән Альбертның читкә тибелүе турында да ишетеп өлгергән була инде. Люция аны озатырга дип аэропортка баргач, кызга карап тора-тора да, «Син бит миңа туган сеңелем кебек, әгәр авыр булса, әйдә, Бельгиягә», – дип эндәшә. Янда тәрҗемәче булып ияреп йөргән шымчы барлыгы турында да оныталар, ә тегесе өч хәрефле оешмага кайтып хисап тотмый калмый. Болай да эт типкесендә йөргән Люциянең баш өстендә болытлар куерганнан-куера.
Ә югыйсә, илленче елларда барысы да әйбәт кенә ага кебек ләбаса. Сигезенче классны тәмамлауга ук, Люция Казан музыка училищесына кабул ителә. Анда дирижерлык бүлегендә укый башласа да, Җәлилне якын күргән Җәүдәт Фәйзи кебек композитор һәм Хәлил Әбҗәлилов кебек халык артисты, өстәвенә әле җырчылар кайгыртуы буенча, училище директоры Әүхәдиев Люцияне вокал бүлегенә дә кабул иттерә. Люция, нәкъ әнисе шикелле үк, матур итеп җырларга өйрәнә. Кызга зур сәхнә һәм консерватория юрыйлар. Ә ул тота да Мәскәүдәге кинематография институтына барып керә. Ике ел укый да, чирләп, түшәккә егыла. Савыккач, янә укуын дәвам итә, диплом эше итеп әтисе турында документаль фильм әзерли. «Рожденный революцией» (аны Җәлил ачкан журнал шикелле үк «Октябрь баласы» дип тәрҗемә итү уңышлырак сыман) дип аталган әлеге фильмда Люция әтисенең пионер һәм комсомол сафларында чыныгу елларын тасвирлый. Ләкин көтелмәгән җирдән «коточкыч бәла» эзләп табалар: «Син титрларга Җәлилова дигән фамилияңне куярга тиеш түгел, чөнки син Җәлилнең уйнаштан туган баласы; фамилияңне алыштырмасаң, фильм дөньяга чыгачак түгел!» Бактың исә, институтның ректорына Татарстан Язучылар берлегенең партоешма җитәкчесе Г.К. исеменнән хат килеп төшкән, ул да, Җәлил исеме белән «сәүдә» итеп йөргән өчен, Люцияне җаваплылыкка тартуны таләп итә икән. Казанга кайтса, чит данга борын сузуда гаепләп, аңа Җәлил турында берничә әсәр язган Ш.М. ябырыла. Ул да, күрәсең, Люция белән Альбертны читкә этеп, Чулпанны яклап чыгуны хаклы санагандыр.
Ахыр чиктә, инде түземлеге коргаксыган Люция фамилиясен элек үги әтисе булган Шәфиев фамилиясенә алыштыра. Фильм чыга-чыгуын, әмма аның күбәйтелгән барча нөсхәсен дә Коммунистлар партиясе белән теләктәш булган Африка, Азия һәм Көньяк Америка илләре буенча гына тараталар. Люциягә 12 ел вакыт узганнан соң гына хәбәр итәләр: аның Җәлил турындагы «Октябрь баласы» патриотик фильмнар катнашкан 12 фестивальдә җиңү яулаган, ә аңа тиешле премияләрне «Мосфильм» хуҗалары үзара бүлешеп бетергән икән инде!..
Люция менә шулай итеп – үз хезмәтенең нәтиҗәсен белмәгәнгә, дөресрәге аннан яшергәнгә күрә, 12 ел буе диплом яклый алмый. Ул 12 ел дәвамында Казанның кайсы оешмаларына гына барып һәм ялварып карамый, япь-яшь, чибәрләрдән-чибәр кызны бер җирдә дә эшкә алмыйлар. Түзә алмагач, Люция Югары Совет рәисе С.Батыев янына да, партиянең өлкә комитеты секретаре М.Вәлиев янына да үтеп керә. Тегеләре мең төрле вәгъдәләр биреп, Люцияне тупса аръягына озата, әмма ялгыз кызга ярдәм итү өчен кыл да кыймылдатмый. Люция, аптырагач, балалар бакчаларында үзенә музыка буенча тәрбияче вазыйфасын да сорап карый, ләкин бу юлы да кызны тупса аръягына гына аткаралар. Әле ярый, кайбер елларда мәдәният институты ректоры ярдәм кулы суза, аны 1 октябрьдә санаулы сәгатьләр генә укытучы итеп эшкә ала да, 1 май көнне эштән азат итә.
– Кайбер елларда утырып санаганым булды, – дип ачынып сөйли Люция ханым. – Бер айда 90 сум хезмәт хакы алсам, икенче айда 16 сум гына туры килгән икән. Ел дәвамына бүлеп санасаң, аена 50 тәңкә.
Ә Җәлилнең шигырьләре том-том булып һаман чыга тора, аларны әле дөньяның 115 теленә дә тәрҗемә итәләр бит. Тик каләм хаклары «баш гаилә»гә һәм тәрҗемәчеләр кесәсенә ага...
Атаклы режиссер С.Герасимов һәм аның хатыны, халык артисткасы Т.Макарова ярдәме белән, ниһаять, 1978 елда Люция кулына диплом алуга ирешә. Инде ике диплом күтәреп Казан киностудиясенә эш сорап барса да, «бездә сиңа яраклы эш юк» дип, барыбер кире генә борып чыгаралар. Йөз суын түгә-түгә, айлар буе йөри торгач, ниһаять, пропаганда буенча редактор итеп кабул итәләр. Сүз дә юк, Люциянең профессионал осталыгы да, квалификациясе дә акрын гына коргаксый. Шулай да, Камал театрының иң күренекле артистлары Ренат Таҗетдинов, Ирек Баһманов, Шәүкәт Биктимеров катнашкан берничә спектакль һәм документаль фильмнар төшерергә өлгерә әле...
Ни кызганыч, сабый чактан бирле Җәлилнең билгесез һәм яшерен улы булып яшәү Альбертның да үзәген нык өзгәли, ул 90 нчы елларда мәңгелек дөньяга да китеп бара...
Люция ханымның да Казаннан һәм татарларның икейөзлелегеннән күңеле кайткандыр, ул Наврозашвили атлы бер грузин егете белән кавыша. Аннан туган кызы Лилиан да Казанда калуны кирәк тапмый. Ул Ленинград каласына китеп, радиога эшкә урнаша. Лилианның уенын тамашачылар, мөгаен, «Улица разбитых фонарей» сериалында күргәндер...
Люция апа үзенең Мостафа авылында бер тапкыр да булмавы турында әйтеп салгач, без гаҗәпкә калдык.
– Әле 2014 елда гына Җәлил музеена яңарту үткәрделәр бит. Мостафа – Җәлилнең туган авылы, димәк, ул сезнеке дә! – дип карыйбыз, ә ул кире кага.
– Бер тапкыр да чакыручы булмады бит, ә үзем генә, кая барып керим?
Без соңгы тапкыр өч ай элек кенә, ноябрь башында шунда булып кайттык. Мостафада 13 укучы гына белем алып йөри, Җәлил авылы булган өчен генә тугызъеллык мәктәпне саклап калганнар. Люция апага музей турында, СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән Хәлил Әбҗәлилов портретының «баш гаилә» фәрманы буенча музейдан чыгарылып, мәдәният йорты диварына эленүе, ә Хәлил аганың Муса белән туганнан туганнар булуы хакында сөйлибез. Люция апа аларның туганнар булуын ялгыш та ишетмәгән, хәтта хәйран калды...
Люция апа янына 17 ел буе бер генә татар әдибе дә килмәгән. Ләбиб Лерон белән мин фәкыйрегезне күргәч, чиксез гаҗәпләнде, ә ахырда безне чыгарып җибәрмичә, озак «газаплады».Люция апа белән кызы Лилианны кунакка чакырдык, Мостафа авылына алып барырга да вәгъдә иттек. Люция апа әтисе туган туфрактан йөрүгә дә, авыл халкы тарафыннан хөрмәт ителүгә дә лаек. Халыктан хакыйкатьне яшерү һәм геройларны ал буяулар белән генә бизәү бик күпләргә газап-хәсрәт сала. Без моңа Люция апа белән Альберт әфәнде мисалында да инандык. Бала кеше газиз әти-әнисенә хыянәт итә алмый, Люция апа өчен дә җир йөзендә иң кадерле кеше – Муса Җәлил, менә шунысы кыйммәт.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Бүгенге Люция ханым Җәлилова.
Зәкия Садыйкова белән кызы Люция. 1940 еллар ахыры.
Җәлил гашыйк булган Зәкия Садыйкова.
В.Имамов Люция ханымның иңнәренә ак шәл салган мизгел.
Җәлилнең улы Альберт белән кызы Люция 1960 елларда.
Люция ханым Андре Тиммерманс һәм аның хатыны Мария Жан белән. 1966 ел.
Люция белән Альберт Җәлиловлар 1980 елларда.
Люция апаның кызы Лилиан эш вакытында.
Люция Җәлилова рояль артында. Басып торган ир – Фасил Әхмәтов. Арттагы ханымның исеме билгесез. 1950 еллар азагы.
Люция космонавт Герман Титовтан култамга ала. 1960 еллар.
Люция апа 1966 елда төшергән «Октябрь баласы» фильмыннан бер кадр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев