Җәлил кызы – әтисе ватанында
Җәлил кызы Люция ханым 87 яшендә беренче мәртәбә Оренбург туфрагына аяк басты...
Без «Мәдәни җомга»ның быелгы 3 февраль санында дөнья күргән «Җәлил кызы Люция» дип аталган язмабызда гыйнвар аенда Петербургка сәяхәт кылуыбыз һәм анда каһарман-шагыйрь Мусаның кызы белән күрешүебез хакында язган идек инде. Хәтерләүче булса, без анда Люция ханымның үз гомерендә бер тапкыр да әтисе Муса туган Мостафа авылы туфрагына аяк басмавы турында әйтеп салдык һәм, барча кыюлык-мәшәкатьне үз җилкәбезгә күтәреп, аны Оренбург өлкәсенә алып кайтырга вәгъдә биргән идек. Килешүләр байтак сузылса да, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, ниһаять, 30 сентябрь таңында без Люция ханым белән аның оныгы Баградны Оренбург аэропортында каршылау бәхетенә ирештек. Шулай итеп, Җәлил кызы Люция ханым 87 яшендә беренче мәртәбә Оренбург туфрагына аяк басты...
О ренбургтагы барча җитәкчеләр безне колач җәеп каршылады, дисәк, нык күпертү булыр. Ни кызганыч, совет чорындагы идеология белән агуланган буынның күпчелеге әле һаман Муса Җәлилнең өч хатыннан өч баласы булуны кабул итә алмый, ә җитәкчеләрнең күпчелеге исә фәкать бер Әминә ханым нәселен генә күккә чөя. Исем-фамилияләрен тезеп чыкмасам да, Оренбургта да байтак урта кул җитәкчеләр безнең белән яки Люция ханым белән очрашудан төрле хәйлә табып качу ягын өстен күрде. Әле ярый, ике көн алда хакимият исеменә өч баш редактор исеменнән хат юллаган идек, шул тәэсир иткәнме, урынбасарларын булса да безнең янга юлларга җөрьәт иткәннәр бит...
Ул көнне Оренбургның Н.Крупская исемендәге үзәк китапханәсе Евразия төбәк тарихчыларының IX форумын үз залына туплаган иде. Кунакханәгә урнаштырганнан соң без Люция ханымны шунда алып киттек. Профессор Альберт Борһанов форумны ачып җибәрүгә үк сүзне Оренбург татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Илдус Дәүләтовка бирде. Ә Илдус әфәнде кунакларны сәламләгәч тә, аларга Люция ханымны тәкъдим итте. Петербургта 18 ел буе якташлары белән бик сирәк күрешеп яшәсә дә, Люция апа бер генә «өлкән агай» сүзен дә кыстырмыйча, саф татар телендә ярып салды. Илдус әфәнде аңа чәчәк бәйләме бүләк итеп, иңнәренә ап-ак шәл салгач, Россиянең 8 өлкәсеннән килеп форумда катнашучы барча кунак Люция апаны аягурә басып алкышларга күмде. «Мине 1957 елда, әтигә Ленин премиясе бирелү уңаеннан Казан университетының актлар залында гына шулай алкышлаганнар иде», – дип пышылдады Люция апа тик бераздан гына. – «Башкача миңа андый олылау, хөрмәт күрү насыйп булмады шул».
Юлдаш язучылар – Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин исеменнән дә сәламләргә сүз бирелгәч, мин фәкыйрегез Люция апа язмышын урап үтә алмадым.
– Һәр бала турында «мәхәббәт җимеше», дип кабатларга үтә яратабыз. Люция апа да, Рауза Хисмәтуллинадан туган Альберт абый да – гыйшык җимешләре. Муса Җәлил, тәмам фронтка киткәнче, аларның берсеннән дә баш тартмаган. Инде Әминә белән кавышса да, Рауза белән Зәкия ханымнарга сагынулы, «сөеклем», дигән сүзләр белән тулы хатлар язып яткан. 1940 елга кадәр кача-поса Зәкия ханым янына килеп йөрүе дә, нәни Люцияне күкрәгенә кысып сөюе дә мәгълүм. Ходай Тәгалә дә Мусаның өч баласын бертигез, камил итеп яраткан. Аларның берсе һаман караңгыда калырга, икенчеләре фәкать мөнбәрләрдә генә ялтырап йөрергә тиеш түгел. Җебегән җитәкчеләр үзләренә Ходай Тәгалә сыйфатларын алудан арына белсә иде...
Форум үз эшен дәвам итте, ә безнең вакыт санаулы, Люция ханымны әтисе Муса эзләре белән таныштыру лазем. Фәннәр кандидаты Әлфия Габделхаликова һәм «Казан-тур» оешмасы җитәкчесе Раушания ханымнарны алып, Җәлил эзләреннән сәяхәткә чыктык. «Тупыллар» паркы каршындагы скверда Җәлил һәйкәле. Аның янына 15 февраль һәм 25 август көннәрендә 200 гә якын татар җыела, шунда Җәлил шигырьләрен укыйлар, чәчәк салалар икән. Зәвык белән эшләнгән, матур урын. Әмма Люция ханымның үз бәясе:
– Һәйкәлнең йөзе әтиемә бер дә охшамаган, аның урынына әллә монгол, әллә казах йөзе ясап куйганнар бит...
Муса 6 яшьтә чагында, әтисе белән килеп, Киров урамында, «Хөсәения» мәчетенең артындагы подвалда яши башлаган йорт янына килгәч, Люция байтак вакыт аңышмыйча торды. «Экскурсиячеләребез»: «Мостафа агай «Хөсәения» мәчете белән «Хөсәения» мәдрәсәсенә урам себерүче булып эшкә кергән, бәлки шуның өчендер, Мусаны да бер тиен түләүсез рәвештә шәкерт итеп укырга алганнар», – дип аңлаткач кына, хәйләлекнең сере аңлашылды.
Муса 1919 елга кадәр шушы мәдрәсәдә белем ала, аннары өяз комсомол комитетында эшләп йөри. 1921 елда бертуган абыйсы Ибраһим чибәр Зөбәйдәгә өйләнгән чагында, яшьләргә туйда менә мондый шигырь юллары язылган альбом бүләк итә:
Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз –
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл.
Теләсәләр асарлар, без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол...
Бер гасырдан соң укып шаккатабыз: даһи Муса үз күңелендә гыйсъянлык, ихтилал-азатлык, буйсынмас рухны яшүсмер чагында ук чыныктырган икән ләбаса...
Икенче көнне тулысынча Мостафа авылына бүләк иттек. Хуҗаларны алдан кисәткән идек, биредәге Җәлил музее мөдире Нәфисә ханым Гобәйдуллина, авыл старостасы, атаклы Рәмиевлар нәселеннән булган Ринат әфәнде, мәчет мәзине Ришат хәзрәт Сәгъдиев кына түгел, Шарлык районы башлыгының урынбасары Юрий Томин та каршы алды. Музейны карап чыккач, Җәлил бюстына чәчәкләр салдык та, авыл зиратына юл тоттык. Биредә Мусаның әнисе Рәхимә, әтисе Мостафа җирләнгән. Әтисе 1919 елда ук вафат булгангамы, кабер урыны төгәл билгеле түгел, әмма аны хатыны белән бергә җирләнгән, диләр, тик истәлек ташы юк, ваткаланып беткән. Рәхимә апаның кабере чардуган белән уратып алынган, уртада рәсеме куелган таш та тора. Аның янәшәсендә генә 1891 елда вафат булган Зөбәйдә Сәйфуллина кабере. Анысы – Рәхимә апаның газиз әнисе, Рәмиевлар нәселенең янә бер вәкиле ул!..
Люция апа шушы зираттан башлап тәмам шаккатырды. Ул зиратта әүвәл Рәхимә апа, Мостафа агай һәм аларның туганнары хакына Коръән сүрәсен яттан укып чыкты, ихлас дога кылды. Аннары авыл мәчетендә озаклап намаз кылды, янә сүрәләр укыды, догалар ирештерде. Без – юлчылар гына түгел, хәтта мәзин Ришат хәзрәт тә сүрә белән догаларның камиллегенә хәйран калды. Ә бер ай алдан гына Мәскәүдән муеннарына тавык тәпие таккан кунаклар кайткан булган, алары инде «Исәнмесез», дигән сүзне дә татар телендә әйтә алмыйча, шулай ук шаккатырган. Бер үк нәсел, әмма капма-каршы иман... Гәрчә, куллар чаба-чаба, һаман каршылыйлар...
Мостафа тугызъеллык мәктәбендә үткән түгәрәк өстәл артындагы әңгәмә барышында барча кунак, хәтта хакимиятнекеләр дә Люция апага гашыйк булып бетте. Аның интеллектуаль дәрәҗәсе буй җитмәстәй биек. Мәскәүдәге Кинематографлар институтында уку турында хәтта санаулы кешеләр дә хыяллана алмый. 1960 нчы еллар башы, экраннарда «Высота», «Три тополя на Плющихе», «Летят журавли», «Большая семья» кебек кинофильмнар пәйда булган замана. Ә Люция ханым «ВГИК» дип мәгълүм булган мәдәният институты студентлары белән төрле кичәләр әзерләшеп йөргән. Һәр кич саен диярлек яннарында йә режиссер Марлен Хуциев, йә Сергей Герасимов. Атна саен Анна Макарова, Владимир Высоцкий, Лариса Лужина, Олег Ефремов, Татьяна Доронина, Александр Баталов белән күрешүләр. Көлке түгел диген, атаклы Сергей Никоненко Люция туташ артыннан «Миңа кияүгә чыкмасаң, мәңге гафу итмим!» – дип кычкырып йөрсен әле!.. Әлбәттә инде, Люция дә алар янында чиксез канатланган, әллә нинди аллы-гөлле һәм өрфия болытлар өстендә йөзеп йөргән. Әмма шул 60 нчы еллардан соң Казанга әйләнеп кайткач, балалар бакчасына музыка буенча тәрбияче вазифасына да яллана алмыйча, әле Югары Совет рәисе С.Батыев, әле өлкә комитеты секретаре М.Вәлиев алдында йөз суы түгеп йөргән, ахыр чиктә инде мәдәният институтында аерым курслар уздырып, 16 ел буе 50 сумлык «хезмәт хакы» алган. Кемнәргәдер Җәлилнең 115 телгә тәрҗемә ителгән әсәрләре өчен каләм хакы аккан, алар мөнбәрдән төшүне белмәгән, ә каһарман Мусаның, Андре Тиммерманс бәяләвенчә, «копиядәй күчермәсе булган чибәр кызы» эт типкесендә яшәп җан асраган. Әле шул килеш тә, кайсы якка гына атласа да, «законсыз кыз», дип гайбәт чәйни-чәйни җанын ашаганнар. Аннары аның, тагын да түзәргә теләмичә, Питер каласына күчеп китүенә аптырарлыкмыни?! Аны хәтта бүген дә игътибар үзәгенә алучы, ярдәм кулын сузучы сыңар гына җитәкче дә юк бит, барысы да үзе чәлеп өлгергән капчыгына капланып тик ята...
Шул көнне кич төбәк тарихчыларының Евразия форумында катнашучы делегатлар Мостафа авылына да килеп җитте. Люция ханымны күргәч, һәркайсы аның белән бергә рәсемгә төшәргә йә җылы сүз әйтеп калырга ашыга. Люция апа һәммәсенә ачык вә мөлаем. Алар җиһанда Люция апа яшәвен, Җәлил данын үз төбәкләренә кайтып та таратырлар, бәлки. Дөресен танысак, Җәлил батырлыгын барча төбәк буенча бәян итү гомумән дә җитми. Менә шушы Мостафа авылына аяк басканчы ук, район үзәге булган Шарлык бистәсенә кереп чыктык. Анда Геройлар аллеясы ясап куелган. Районда туып-үскән ун каһарман бюстлары арасында өч татар вәкиле – бөек Җәлил, Нургали Галиев һәм Рамил Абдршин (?) сыннары да тезелешеп тора. Мусаны «ул Бөек Ватан сугышы чорында фашистларның үз өне Берлинда кабәхәт Гитлер режимына каршы көрәш алып барган, шуның өчен Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән», дип тә, «ул «Моабит дәфтәрләре» өчен Ленин премиясенә лаек булган бердәнбер герой-шагыйрь», дип тә аерып куймаганнар. Җәлил хәтта туган туфрагында да рядовой герой гына.
Аннары Мостафада «СССРның халык артисты» дәрәҗәсенә ирешкән Хәлил Әбҗәлиловның бер генә төрле дә яктыртылмыйча «яшәве» бәгырьне телгәләде. Ярар, 2013 елда биредәге Җәлил музеен Оренбург өлкәсе һәм Татарстан акчасы исәбенә яңартып чыктылар, аны ачуда бүгенге Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Тантанага мәдәният министры, күренекле әдипләр һәм артистлар да, сәнгать коллективлары да чакырылган иде. Ләкин нишләп аларның берсе дә Җәлил музее яки мәдәният йорты диварында Мусаның туганнан-туган абыйсы Хәлил Әбҗәлилов портреты яки исеме дә язып куелмавын искә алмаган соң? Бактың исә, алар – ике туган балалары. 1896 елда туган Хәлилнең 1903 елгы энекәше Ильяс хәтта бернинди үзгәрешсез көенчә Җәлилов фамилиясен алып яшәгән. Ә Хәлил, менә, әтисенең исеме Габделҗәлилне үз фамилиясе иткән. Ильяс белән Муса Мостафаның Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары исемлегендә дә янәшә тора. Муса музеен бизәгән вакытта, аның бер диварына Мусага туганнан-туган абыйсы тиеш Хәлил Әбҗәлилов исемен язып һәм портретын элеп кую да артык булмас, нур өстенә нур булып торыр иде. Мәгәр юк бит, Мәскәүдән кайткан кунакларның берсе Хәлил аганың фотосын музейдан алдырып ташлаган. Аңа Рәсәйдәге кайсы гына оешма мондый башбаштаклыкка ирек биргәндер дә, кайсы оешма аның «түбәседер» – бөтенләй шыр-караңгы. Ленин премиясен бүлеп биргән чакта совет хөкүмәте Әминә белән Чулпан янәшәсендә Альберт белән Люция Җәлилләрне дә онытмаган, ә аннары тора-бара нинди юл беләндер бер генә гаилә барча дан һәм шөһрәткә хуҗа булып алган...
Янә Хәлил абый Әбҗәлилов хатирәсенә әйләнеп кайтмый булмый. Шуны онытмыйк без: татарлар арасыннан фәкать биш талант иясе генә «СССРның халык артисты» дәрәҗәсенә ия була алган. Фуат Халитов, Габдулла Шамуков, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеровларның берсен-бер онытмыйбыз. Барчасы да күңелгә якын, һәммәсе сагындыра. Алар янәшәсендә Хәлил ага бар. Мостафа авылы халкы, Шарлык районы гына түгел, барча Оренбург өлкәсе татарлары, безнең республикадагы мәдәният министрлыгы, Театр әһелләре берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, ахыр чиктә Г.Камал исемендәге академик театр коллективы – һәммәсе дә Мостафа авылы капкасы янында Хәлил Әбҗәлилов хөрмәтенә аерым стела куйдыру, Хәлил ага портретын һәм исемен Җәлил музеена кайтару, ул туган йорт нигезендә дә истәлек тактасы булдыру өчен көрәшергә тиеш. Әгәр безнең буын кайтарып өлгермәсә, аны яшьләр бөтенләй дә белми калу мөмкин. Без үткәнгә пистолеттан атсак, ул безгә туптан атып җавап кайтарачак. Туган телне болай да югалтабыз, асыл тарихтан да мәхрүм кала күрмик...
Ә Люция ханым, самолетка утыртып озатканда, шатлыгын һәм бәхетен яшерә алмыйча, без фәкыйрьләрегезгә рәхмәт укый-укый саубуллашты. Янә күрешкәнче...
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев