Әгъзам Фәйзрахманов: Энциклопедияләр
«Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» академик энциклопедияләренең укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган кыскача концепциясендә әлеге проектларның төп максат һәм бурычларының иң мөһимнәре бәян ителә, аларны тормышка ашыруның күздә тотылган юллары күрсәтелә.
Энциклопедия – системалаштырылган фәнни яки фәнни-популяр белешмәләрнең бер төре. Беренче очракта белешмәлек буенча аерым өлкәгә караган профессионалларның бер тармак тирәсенә адресланса, фәнни-популяр басмалар исә киң катлам укучыга атап нәшер ителә. Борынгы заман һәм урта гасырларга караган иң беренче энциклопедияләр терминологик сүзлекләр үрнәгендә төзелә, шуннан ук килгәнчә, хәзерге чор энциклопедияләренең дә күпчелегендә төп структур ысул итеп алфавит тәртибе алына; балалар энциклопедияләре, кагыйдә буларак, тематик блокларга нигезләнә.
Академик энциклопедияләр тәкъдим ителә торган материалларның колачлылыгы һәм тирәнлеге, мәгълүмати тыгызлыгы һәм ышанычлык дәрәҗәсе белән аерылып тора. Төп материаллар еш кына төрле карталар һәм бизәлешләр, шулай ук, кушымта буларак, статистика мәгълүматлары, библиография, таблица һәм башкалар белән тулыландырыла. Заманча технологияләр энциклопедик белешмәләрдән файдалану рәвешендә дә үзгәрешләр кертә – хәзер мультимедиа форматын куллану, мәкаләләргә өстәп сыйфатлы фоторәсемнәр, карталар урнаштырудан тыш, аларны аудио-видеоматериаллар белән баету мөмкинлеге бар. Татарстан фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан 50 атаклы татарга багышлап әзерләнгән «Күренекле шәхесләр» брошюрасы республика китап нәшриятында нәкъ менә шундый форматта дөнья күрде.
Материалларны туплау, сайлау, өйрәнү-тикшерү үзенчәлекләре буенча энциклопедияләр универсаль (ягъни барлык белемнәр һәм гамәли эшчәнлек тармакларына караган энциклопедияләр, мәсәлән, «Британика», «Википедия», «Большая российская энциклопедия» шундыйлардан) һәм тематик (мәсәлән, «Химическая энциклопедия», «Энциклопедия Корана», «Татар энциклопедиясе» һәм «Татарча онлайн» энциклопедиясе) төрләргә бүлеп йөртелә. Аудиториянең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән энциклопедияләр – мәсәлән, балалар өчен төрле-төрле универсаль һәм тематик энциклопедияләр, шулай ук төбәк һәм персональ энциклопедияләр – мәсәлән, ТР Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән «Татарстан» кыскача иллюстрацияле энциклопедиясе», «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары иллюстрацияле энциклопедия. 3 томда», «Татары Казахстана» энциклопедияләре, ТР фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә әзерләп нәшер ителгән «Габдулла Тукай» энциклопедиясе, хәзерге вакытта институтыбыз тарафыннан эшләнеп, инде басмага әзерләнә торган «Татары Узбекстана», «Каюм Насыйри», «Татары Кыргызстана» энциклопедияләре үзләре аерым тип тәшкил итә.
«Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» академик энциклопедияләренең укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган кыскача концепциясендә әлеге проектларның төп максат һәм бурычларының иң мөһимнәре бәян ителә, аларны тормышка ашыруның күздә тотылган юллары күрсәтелә.
Иң элек ике проектның да актуальлеген, киң җәмәгатьчелекнең – Ватаныбызның үткәне белән чын-чынлап кызыксынып һәм киләчәген кайгыртып яшәүче алдынгы карашлы замандашларыбызның рухи ихтыҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән булуын ассызыклау зарур.
Борынгы заман һәм урта гасырларның аерым дәүләтләренә (дөньяның хәзерге сәяси картасында алар инде юк) багышланган академик энциклопедияләрнең рус телендә дә булмавын искәртү кирәктер. Интернет киңлекләрендә башка телләрдәге шул юнәлешле академик энциклопедияләргә сылтамалар да күренми. Борынгы Мисыр, Кытай, Рим, Монгол империяләре, фарсы иле һәм гарәп халифәтләре чагылдырылган төрле телләрдәге белешмәлекләр, балалар өчен нәшер ителә торган күп санлы белешмә энциклопедияләр генә бар.
«Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» академик энциклопедияләре беренче чиратта халыкның интеллектуаль мөмкинлеген үстерү, югары сыйныф укучылары, студентлар һәм укытучыларның урта гасырлар үзәк Европа тарихы турындагы фәнни белемнәре дәрәҗәсен күтәрү, иҗат интеллигенциясенең һөнәри осталыкларын камилләштерү, шулай ук киң катлам укучыларның карашларын киңәйтүне күздә тоткан бер томлы басма һәм мультимедиа форматындагы фәнни-популяр белешмәләр булыр дип исәпләнә.
Бер томлы әлеге энциклопедияләрдән күренгәнчә, Идел буе Болгары һәм Алтын Урда дәүләтенең тарихы, мәдәнияте, географик урынына караган, аерым алганда, сәяси, игътисади, этник, конфиденциаль тарих, шулай ук атаклы дәүләт эшлеклеләре, башка мәгълүм шәхесләр, җирле халыкның көнкүреше, археологик язма чыганаклар, борынгы халык авыз иҗаты, бу дәүләтләрнең тарихын ныклап өйрәнелгән.
«Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләрендә кыска күләмдә Идел буе Болгарстаны дәүләт булып оешканга хәтле тарихы, бу дәүләтләрнең төп халкы, күрше дәүләтләр һәм халыклар тарихы яктыртылган. Бөек Болгар дәүләтенә нигез салган Кубратхан һәм болгар кабиләләренең Көнчыгыш Европада таралып утыруы, хәзәрләр һәм фин-угор халыклары, Үзәк Азия татарлары, кыпчаклар, монгол империясе, рус кенәзлекләре, Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләр, аларның тарихи урыны, мәдәнияте турында кыскача текстлар урнаштыру планлаштырыла.
Библиография төзегәндә иң мөһим археологик һәм архив материаллары, академик монографияләр, диссертация авторефератлары, аеруча әһәмиятле фәнни-популяр, төбәкне өйрәнүгә багышланган башка басмаларны исәпкә алырга уйлыйлар. Татар халкының мәдәни мирасы географик системасына мөрәҗәгать ителәчәк.
2024 елның июнендә Татарстан фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлегендә татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты башлангычы белән «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләрен әзерләү һәм нәшер итү проектлары тикшерелде, аларның актуальлеге, тормышка ашыруның этаплары, башкару вакытлары, чыгышлар мәсьәләсе күтәрелде, көтелгән фәнни нәтиҗәләр турында сүз барды.
Дәүләт тарафыннан финанс ярдәме булганда, республикабызның, Россия төбәкләренең, янәшә дәүләтләрнең Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда тарихын өйрәнүче хокук, дин белгечләре белән эшлекле тыгыз хезмәттәшлек иткәндә, әлеге проектларны озакка сузмыйча тормышка ашыру мөмкин булачак, 2030 елларга кадәр халкыбызның тагын ике академик белешмәсе – «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләре дөнья күрер дип уйланыла.
Булат Хамидуллинның «Татар энциклопедияләрен булдыру зарур» дигән мәкаләсе дөнья күргән иде. Вакыт уза тора. Анда күтәрелгән мәсьәләләрнең кайберләре инде искерә бара. Аларын акрынлап яңартасы бар. Шулай уйланыла да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев