Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Тәхетле булган бәхетле Гөлчирә

Әтнә районы үзешчәннәре Казанга республикабызның Мәдәният министрлыгы оештырган смотр-конкурска килсә, гел шулай, театр алды мәйданы урмандагы кырмыс­ка оясын хәтерләтә,

Камал театрының фойесы халык белән шыгрым тулган. Әтнә районы үзешчәннәре Казанга республикабызның Мәдәният министрлыгы оештырган смотр-конкурска килсә, гел шулай, театр алды мәйданы урмандагы кырмыс­ка  оясын хәтерләтә, тамаша залында да хәтта алма төшәрлек урын калмый.

Әнә шундый көчле рухлы, бердәм ул әтнәләр. Концерт алдыннан һөнәрчеләр үз осталык­ларын тәкъдим итә, пешекчеләр сый-нигъмәтләре белән мактана. Фотоаппарат утлары, телевидение камералары, микрофон тоткан журналистлар бер-берсен этеп-төртеп кызыграк әңгәмәдәшне кулга төшерергә ашыга.  Нәкъ түрдә утырса да, үз дөньясына чумып нәрсәләрнедер хәтереннән кичергәндәй уйланучы бер татар әбиен күрүгә, бөтен ыгы-зыгы онытыла. Ап-ак яулыгын таратып бәйләүче нурлы йөзле әбиләребез аз калып бара, әллә шуңа аннан күзне алып булмый. Әллә үзебезнең дәү әниләрне хәтерләткәнгә, шулай күңелгә бик газиз тоела ул. Әбинең йөзендә шатлык чаткылары шәйләнә. Башкаланың иң зур театрларының берсенә килү шатлыгыдыр бу. Шул ук вакытта бераз каушый да кебек. Гадәттә улы-килене – эштән, оныклары мәктәптән кайтканны көткәндә тәрәзә төбендәге яраннары белән серләшеп көннәрен уздырса, бүген үзен сырып алган журналист халкына җавап биреп өлгерә алмый. 

Әтнә районы Югары Сәрдә авылыннан Гөлчирә апа була бу. Матбугатчыларга нәрсә сөйләсен? Әтисе Әхмәтхан абыйның Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалуынмы? Әтисез, калкансыз калдык, дисенме? Ай-һай аңлармы икән аны бүгенге яшьләр? Сугыш чоры баласы, дип әйтүе генә җиңел. Һәр аткан таңны, һәр кичке шәфәкъны әтисез каршылау, бәлки, исәндер, бәлки, кайтыр, дип аяк атлаган тавыш ишетелүгә өмет белән тилмереп ишеккә караулар, әтиле бәхетлеләргә яшереп кенә кызыгулар, берәүләрнең уйламыйча әйтелгән сүзенә дә әрнүләр, их, әтием булса, дип авыр сулаулар... Сөйләсә дә, аңламаслар. 

Бүген Камал театрына дүрт буын җыелып килүләрен әйтер, әлбәттә. Улы Илдус белән килене Гөлзиләнең өрмәгән җиргә дә утыртмавын, кызы Рәйханәнең Кушлавычта китапханә мөдире булып эшләвен, кызы Гөлнараның Казан мәктәбендә татар теле укытуын горурланып сөйләр. Оныгы Нәзирәнең Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өченче курста укып, татар теле һәм татар әдәбияты буенча күпләгән олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңү яулавы, конференцияләрдә катнашуы турында ничек әйт­мәсен? Институт исеме генә онытылмасын, хәтер генә хыя­нәт итмәсен. Тагын бер оныгы Сиринәнең, әле мәктәп баласы гына булса да, татар теле һәм татар әдәбияты бәйгеләрендә җиңү өстенә, рус теле, рус әдәбияты һәм башка фәннәр буенча ярышларда уңыш казануын да бәйнә-бәйнә сөйләр. Оныклары Фәнис, Самат, Алмазның да тырышып укулары белән мактаныр. Балаларының бер-берсе өчен җанын ярып бирергә әзер булулары аның өчен аеруча кадерле. Шулай җыйнаулашып барысы бергә бик сөендерделәр бит әле. Җиде буын бабаларын теркәп, Борһановлар шәҗәрәсен төзеделәр дә, былтыр районкүләм шәҗәрәләр бәйгесендә өченче урын алдылар. Әй куанган иде ул шул вакытта. Сугышлар кабатлана тора, иң асыл егетләребез яу кырларында башларын сала, әмма хәбәрсез югалган әтисе Әхмәтхан кебек берсе дә эзсез юк булмас болай булгач, дип шатланды. Нәсел агачын сугаручы балаларын, оныкларын кочаклап кат-кат рәхмәт әйтте. 

Сөйләмәсә дә, Борһановлар күргәзмәгә куйган әйберләрдән күп нәрсәне аңларга мөмкин. Әнә Гөлчирә әбинең 1980 елда социалистик ярышта җиңгән өчен алган медале. Аның янында кызы Гөлнараның әле күптән түгел Укытучылар көнендә татар теле һәм мәдәниятебезне саклаганы өчен алган күкрәк билгесе. Әнә оныкларның дипломнары, рәхмәт хатлары. Тормыш нинди генә киртәләр  китереп чыгармасын, югарыга, үргә омтылган безнең халык. 

Үзе ул, Аллаһ теләсә, киләсе җәйгә 85 яшен тутыра. Әй гомернең узулары... Сабый чак­лары кичә генә кебек иде, югыйсә. Балалары, әнә, туган көнгә аш үткәрербез дип тора. Уздырырлар, Аллаһ боерса. Тик чордашлар гына күп калмады шул. Өлкәннәр китә. Яшьләр исә шәһәрләргә күчә. Үзгәрде авыл. Сугышка кадәр авылда бер мең дүрт йөзләп кеше булган, дип сөйли иде әнкәсе. Барлы-юклы егерме ел эчендә авыл халкы өч тапкыр кимеде. Күпләрнең башын сугыш ашады. Кайсы әйләнеп кайтмады, кайсы кайтса да, яу кырында алган яраларыннан интегеп үлде. Ул чорда балалар да аз тугандыр. Аннары тормышлар җайланды да кебек үзе. Алтмышынчы еллар башында булса кирәк, авыл мәктәбен сигезьеллык итеп үзгәрттеләр. Бала-чаганың көтү-көтү булып укудан кайтуларын күреп күңел шатлана иде.  Матур гына яшәп киткәч,  тагын нидер булды, ике меңенче еллар башы булгандырмы, мәктәпне башлангычка калдырдылар. Әнә, оныгы Сиринә дә кочак-кочак мактау кәгазьләре алып кайта, һәрберсендә Биектау районы Мүлмә авылы мәктәбе укучысы Сиринә Борһанова дип язылган. Әле бер журналист кыз сорап китте, Әтнә районында ич сез, нишләп дипломга алай язылган, ди. Оныгы күрше районның Мүлмә авылына барып укыгач, дөрес язылган булып чыга инде. Сере бик гади аның, гади дә, катлаулы да... 

Сөйләр Гөлчирә әби, берсен дә калдырмас. Әмма әтисез калган сугыш чоры баласының башкалабызның академия театрында иң түрдә –  тәхеттә утыру бәясен үзе генә белер, үзе генә аңлар...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев