Сурәтләрдә – гаилә җылысы
Якуповларның Гаилә елына багышланган картиналар күргәзмәсе.
Россиядә Гаилә елы уңаеннан уздырылган чаралар җәмгыятькә чын гаиләләрне кайтарырга ярдәм итәр дигән ышану яши күңелдә. Чөнки күз буяуга корылган дөньяда ир-хатын, ана-бала мөнәсәбәтләре дә шактый үзгәрде. Ата – баланы, бала – атаны белми, ирләр атлаган саен хатын алыштыра, аерылышулар саны артты, әтисез ятимнәр ишәйде. Туганнар мирас бүлешеп бер-берсен үтерә, «брат братның көтү көткәненә рад». Картлыкларын бергә каршылаган матур парлар киноларда, йә булмаса китап, сурәтләрдә генә калды бугай. Аларны сагынып үткәннәргә кайтасы килә. Шул теләк «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә китерде дә инде.
Анда исә – җан рәхәте. Якуповларның Гаилә елына багышланган картиналар күргәзмәсе. Үзәктә, әлбәттә инде, СССРның халык рәссамы Харис ага Якуповның әнисе Маһикамал сурәте. Алдында – бер яшьлек оныгы Әнвәр, икенче планда өстәл янында карбыз ашап утырганы күренекле рәссамыбыз Фәрит Якупов. Маһикамал өстендәге күлмәкнең сары төсе бөтен картинага җылылык бирә. Янында тын алырга да курыккан сыман тыныч кына басып торучы ир-атны да картинадан бөркелгән җылы тартып китергән булса кирәк. Озын буйлы, чибәр бу кеше кемнедер хәтерләтә бит, дип хәтер сандыгын айкыйсың. Аннары, таптым, нәкъ үзе, дип яңа бер материк ачкандай шатланып куясың. РСФСРның халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның улы күренекле журналист Шамил ич бу! Йөрәгенә газиз бер ядкәргә кагылырга кыймагандай, торып-торып, сурәтнең рамын сыйпап куя. Картинада Шамилнең газиз әбисе сурәтләнгән. Харис Якуповның әнисе Маһикамал ничек Лотфулла Фәттаховның да әнисенә әверелүе турында сүз соңрак булыр. Әлегә Маһикамал апаның үзе турында языйк әле.
Арча районы Кәче авылында дөньяга килгән кыз Тукаебыз кебек кулдан кулга йөри. Башта бер гаиләдә бала карый. Аннары икенче бер кешеләрдә азык-төлек ташый, өй җыештыра, үзен исә тәрбияләүче булмый, җитмәсә, юк-бар өчен тукмак эләгә. Патша армиясеннән кайтып, янгын сүндерү хезмәтенә урнашкач абыйсы Мөхәммәт кызны үзе белән казармага яшәргә алып китә. Сәүдәгәр Субаевлардан хатын алып яши башлагач тормышлары тагын да ямьләнә төшә, бер-бер артлы ике балалары дөньяга аваз сала. Әмма яшь хатын чирләп үлә. Абыйсының икенче хатыны исә Маһикамалны кага һәм кызчыкны бер извозчикка асрамага бирәләр. Тагын кыйнау-җәберләүләр. Аның каравы извозчикның хатыны аш-су остасы Маһикамалны камыр басарга, телне йотарлык итеп өчпочмак, гөбәдия, кош телләре әзерләргә өйрәтә. Шулай итеп Маһикамал байларның йортларында мул табыннар әзерләүдә катнаша башлый. Әмма бәхетсезлек кызны гел сагалап йөри сыман. Бу юлы ул чәчәк авыруыннан чак кына үлемнән кала. Мөхәммәтнең исә сеңлесе өчен һаман йөрәге сызлый, ниһаять, ул Маһикамалны сәүдәгәр Субаевлардан булган беренче хатынының туганына илтеп тапшыра. Мәрхәмәтле ханым Маһикамалны һәм тагын биш-алты ятимәне тегү, кисү серләренә өйрәтеп баш киемнәре – калфак, түбәтәйләр җитештерә торган нәни генә өй мануфактурасы тота. Кызларны ачы таңнан караңгы төнгә кадәр эшләтсә дә, яхшы ашата, киендерә. Шунда Маһикамал чибәр кыз булып җитешә. Аның кул эшләренә осталыгын да ишетеп, бай-бай егетләр димчеләр юллый башлый. Хуҗабикә егетләрнең берсенә кызны бирергә ризалаша. Яхшы мәһәр сорый. Гөнаһ шомлыгына, христианнарның пасхасы бөтен эшне харап итә. Ул көнне Маһикамал матур күлмәкләрен киеп дус кызлары белән Проломная хәзерге Бауман урамындагы чиркәүгә хор тыңларга бара. Буй җиткән мөселман кызының чиркәү гыйбадәтләрендә катнашуы турында булачак иренең туганнарына мәгълүм булгач зур тавыш чыга. Мануфактура хуҗабикәсе килешүне өзә. Бер якта кияү буласы егет өзгәләнә – кара кашлы, кара күзле кыз һич күңеленнән китми. Икенче якта Маһикамал шатлана – кыска аяклы, юантык гәүдәле, Шаһгали төсле бу адәмгә ул баштан ук кияүгә барырга риза булмаган иде, әмма ятимә сүзенә кем колак салсын. Бу хәлләрне читтән генә күзәтеп торган бертуган Крестовниковларның сабын кайнату заводында эшләүче Габдрахманның күңеле мәтәлчек ата. Ул Маһикамалны күптән инде яшерен сөю белән сөеп төннәрен йокламый. Маһикамал да озын буйлы, куе кара чәчле, чын ирләрчә ашыкмый-кабаланмыйча атлап йөрүче, һәр сүзен бизмәнгә салгандай үлчәп сөйләүче Габдрахманга гыйшык тота...
Кияү булмый калган бәхетсез егет исә беренче Бөтендөнья сугышында һәлак була.Үзе ятимлек ачысын татыган Маһикамал аның ятим калган балаларына ярдәм итә. Ләкин олы җанлы бу хатынның куенына сыенып зур кеше булган бер ятим турында аерым язмыйча мөмкин түгел. Аның Маһикамал апага да, ире Габдрахман агайга да бернинди катнашы юк. Тумышы белән ул Түбән Новгород өлкәсе Анда авылыннан. Әтисе гражданнар сугышында, әнисе ачлыктан үлгән.Лотфулла ясаган рәсемнәрен, язган хикәяләрен «Пионер каләме» газетасына юллый. Казаннан Якуповларның уллары Харис та бу газетага рәсемнәр ясаштыргалый. Газета аркылы икесе танышалар. Лотфулла Казанда 13 нче мәктәп барлыгын, анда исә Хәсән Туфан җитәкчелегендә әдәби түгәрәк эшләгәнен белә һәм җәяүләп башкалабызга килә. Башта мәктәптәге мич артында куна. Бервакыт Маһикамал кеше күрмәгәндә улы Харисның өстәлдән клиндир, икмәк кисәкләре чәлдереп, үзе ашамыйча, куенына яшерүенә игътибар итә. Бу хәл көн саен кабатлана торгач, баланы үзенә тартып китереп, ачыктан-ачык сөйләшмәкче була. Лотфулла дустым ач, без аңа ризык ташыйбыз, дип серен чишә Харис. Шушы көнгә кадәр әйтми йөрдеңме, бар хәзер үк Лотфулланы безгә алып кайт дип, Маһикамал улын орыша. Лотфулла Якуповлар гаиләсенә сигезенче бала булып килә...
Еллар үтә, Лотфулла бергә уйнап үскән Суфиягә гыйшык тота башлый һәм бер көнне Якуповларның киявенә әйләнеп куя. Ике зур рәссамның уртак тормышы һәм иҗаты әнә шулай башлана.
Гаилә нәрсә ул дигән сорауга тагын бер тормыш мизгелен сурәтләп үтү лазим. «Ленинның ТАССР оешуы турындагы декретка кул куюы» исемле картинаны тикмәгә генә гаилә күргәзмәсенә түр урынга элмәгәннәр. Хикмәт ике зур рәссамның бер картина иҗат итүендә генә түгел. Сүз аны язганнан соң килгән данны, шөһрәтне бергә бүлешүдә дә. Картинаны Сталин премиясенә тәкъдим итәләр. Әмма Лотфулла Фәттаховка бирмәскә карар кылалар, чөнки ул фашист пленында булган. Лотфуллага булмаса, миңа да кирәкми, дип кырт кисә Харис Якупов. Пленда булу гаепмени, дип үзе Бөек Ватан сугышы мәхшәрен кичкән кеше буларак ул гаҗәпкә кала. Лагерьда могҗиза белән исән калган Лотфулланы, талантлы рәссамны күтәреп аласы урынга, күңелен сындыралар ди мени, дип тынычлана алмыйча кайный. Шушы хисләр белән ул үз гомерен харап итә язуын абайламый да кала. Сталин үзе исән чакта, аның премиясеннән баш тарткан тагын берәр кеше булдымы икән тарихта?! Харис Ватан сугышы кырында нинди батырлык кылса, дусты, туганы Лотфулланы шул чакта яклап чыгуы аннан бер дә ким түгел, ә бәлки зуррактыр да әле. Бәхеткә, мәсьәлә уңай хәл ителә – премия шатлыгын икәүләшеп күтәрәләр... Менә бу гаилә ичмасам! Моны күргәзмәләргә чыгарсаң да, кат-кат язып чыксаң да артык түгел.
Гаилә елы уңаеннан Якуповларның күргәзмәсен оештыруның тагын бер хикмәте бар – бу гаилә унбишләп рәссамны берләштерә. Харис Якупов Бөек Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайткач, эш эзләп Татарстан китап нәшриятенә килә. Анда исә ул вакытта баш рәссам булып Байназар Әлменов эшли. Байназар ага да фронт үткән. Бүген китап киштәләрендә сатыла торган «Шүрәле», «Су анасы» китаплары аның рәсемнәре белән бизәлгән. Ни аяныч, сугыш мәхшәре кичкән Б.Әлменовның фашист пулясы да өзмәгән гомерен
67 яшендә дачадан кайтып килгәндә поезд өзә... Харис Якупов исә китап нәшриятендә эш кенә түгел, үзенә хатын да таба. Талантлы рәссам Раушан Якупова – Байназар Әлменовның бертуган сеңлесе. Байназар аганың улы Рөстәм дә – зәркәнче-рәссам. Аның кызы Яна да сәнгать училищесын тәмамлаган. Байназар абыйның кызы Инга бүген Әлменов исемендәге сәнгать мәктәбендә укыта. Маһикамал һәм Габдрахман Якуповларның Нариман исемле уллары дә сурәтләр иҗат иткән, Камал театрында эшләгән. Лотфулла Фәттахов һәм Суфия Якупованың уллары Рәшит шулай ук рәсем сәнгате училищесы тәмамлаган. Харис аганың тагын бер сеңлесеннән туган Рөстәм Абаев та кылкаләм осталары арасында билгеле шәхес. Маһикамал һәм Габдрахман Якуповларның тагын бер кызлары Мәдинә исә талантлы сурәт остасы Барый Маннаповка кияүгә чыга. Аларның уллары Зөфәр дә сурәт сәнгатен үзенә һөнәр итеп сайлаган. Кызганыч, аларның күбесе инде гүр ияләре. Фәрит Харис улы Якупов авыру сәбәпле күргәзмәгә килә алмаган. Аның каравы экспозициядә чын, сәламәт рухлы гаилә сурәтләре урын алган.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев