Сәрдегәндә сигез балалы йорт
Аймасовлар үрнәк күрсәтеп торганда, Сәрдегәндә ишле гаиләләр артыр, иншалла!
– Революциягә хәтле безнең авыл Байлар Сәрдегәне дип аталган. Инкыйлабтан соң, сыйнфый җәмгыятьтән, байлардан котылабыз, дипме, авылыбызның исемен Бөрбаш Сәрдегәне дип үзгәрткәннәр, – ди Бөрбаш мәктәбендә инглиз теле укытучы Госман Аймасов.
Сәрдегәнлеләр әле рәсми рәвештә атаманы үзгәртмәсә дә, авылдан чыга торган җирдә, җәяүлеләр машина көтә торган төштәге тукталыш алачыгының маңгаена «Байлар Сәрдегәне» дип язып куйган. Бу хәл тарихи дөреслекне кайтару омтылышы, Бөрбашка бик үк бәйле булмаска тырышу да, күрәсең. Госман безнең авыл дип сөйләсә дә, чыгышы белән бу як кешесе түгел. Ул үзе Чаллыда туып үскән. Ишле гаиләсе белән Сәрдегәнгә биш ел элек, 2019 елда килеп төпләнә. Бирегә килгәндә биш балалары булса, Сәрдегәнгә күчкәч, Асия, Зәйнәп белән Айшә туа. Кыскасы, Аймасовлар хәзер өч малай, биш кыз үстерә. Иң олы балалары Мусага – 17, Әминәгә – 14, Ибраһимга – 12, Даудка – 8, Мәрьямгә – 6, Асиягә – 4 яшь. Игезәкләр – Зәйнәп белән Айшә ике яшьлек.
Шәһәр җирендә бала багу кыен, авылга күчәсе иде, дип, Госман әүвәл әнисе Рәзинәнең туган ягындагы – Мөслим районындагы, аннан янәшәдәге Сарман районындагы авылларны гизгән. Биш вакыт намаз укый торган Аймасовлар, кызыксына-эзләнә торгач, Бөрбашта мөселман балалар пансионаты ачылуын ишетеп, балаларны үстерергә ислам мохите кирәк, дип, Балтач районына тукталган. Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөрбашны бик мактаса да, үзәктән ераграк, ыгы-зыгы азрак, балаларга иркенрәк булыр, дип яшь гаилә Сәрдегәннән өр-яңа диярлек йорт сатып алган.
– Авыл халкы безне бик җылы каршы алды. Бөтенесе ярдәмчел. Күршеләребез бик яхшы, – дип сөйли Госман. – Хуҗалары яңа салган йортларына кайтмаска уйлаганга, кеше тормаганга, ихатада мунча юк иде. Күршеләр – Исхак абый белән Фәнүрә апа ике атна саен мунчага чакыра. Бөтен гаилә белән җыелып барасың, гел кешегә йөрү уңайсыз дип, үз мунчабызны тизрәк салып керергә тырыштык. Тора-бара абзар-кура, гараж төзедек. Абзарда – ике сарык, ике кәҗә, кетәклектә тавыклар пәйда булды.
– Асия бер яше тулганчы имде, аннан кәҗә сөтенә күчердек. Бик файдалы ризык. Аннан йогырт ясыйбыз. Бәләкәчләрне әүвәл тукландырганда кәҗә йогырты бирергә кушалар, – дип сүзгә хуҗабикә Ләйсән кушыла.
Никахлар күктә укылса да, әле танышасы бар. Ничек очраштыгыз, дип кызыксынам. Танышу гади генә килеп чыккан. Ләйсәннең дус кызы Алсу Госманның апасы булып чыга. Госман бервакыт апасы белән бергә Ләйсәнгә кунакка килә дә, гашыйк була. Ике ел йөриләр. Егет, университетның татар филологиясе һәм тарихы бүлегенең икенче курсын тәмамлаганнан соң, Чаллыга өйләнеп китә.
Туган шәһәрендә эшкуарлыкка алынса да, югары белем алмыйча ерак китеп булмас, дип, яшь ир Чаллы дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетына укырга керә, инглиз теленә өстенлек бирә (хәер, хатыны да филолог, журналистикада эшләгән). Госманнан, студент чагыңның иң җылы хатирәсе нинди, дип кызыксынам.
– Укырга керүгә, декан беренче курсларны кисәтеп куйды: үзегезгә генә ышанып, тырышып укыгыз, кемгәдер ришвәт тәкъдим иткәнегезне ишетсәк, вуздан «очып» чыгачаксыз! Без беркайчан беркемгә бернәрсә дә җыешып бирмәдек. Инде диплом яклагач, табын корып, укытучыларыбызны сыйламакчы идек, риза булмадылар, бездән фәкать торт кына алдылар, – дип хатирәләрен яңартты ул.
Сер түгел, күп кенә мәктәпләрдә, вузларда укучылар, Яңа ел, 23 февраль, 8 март, укытучылар бәйрәме, туган көне дип, акча җыешып, укытучыга «бүләк» ясый. Аннан үзебез, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары нигә бездән ришвәт көтә икән, дип аптырыйбыз.
Аймасовлар килеп төшкәндә, ике генә бәләкәч калганга, Сәрдегән балалар бакчасына ябылу куркынычы яный. Мәрьям белән Асияне бакчага йөртә башлагач, дүртәү, бераздан алтау булалар. Бүген анда 13 бала йөри. Шуларның дүртесе – Аймасовныкылар. «Игезәкләр бигрәк тә яратты бакчаны. Шимбә-якшәмбе көнне дә, йокыдан торуга, киенеп, бакчага бармакчылар. Бүген эшләми ич, дигәч, елыйлар», – дип Сәрдегәнгә күчкәннәренә сөенеп бетә алмый хуҗабикә. Авыл кечкенә булгач, балалар гел күз алдында, борчыласы юк. Янәшәдә генә инеш бар. Ярты чакырымда тау. Җәй көне тау битендә җиләк уңа. Тауны төшеп, бераз баруга урман башлана. Мондый сәхрә-рәхәтне тагын кайдан табасың?!
Былтыр кышын чаңгы трассасы ясаганнар. Дөрес, балалар азайгач, Бөрбаш ике чакрымда гына булгач, Сәрдегәндәге башлангыч мәктәпне бетергәннәр.
Хәер, әтиләре укытучы булгач, яшь Аймасовларга автобус көтеп торасы юк. Олимпиадада катнашучылар күп. Кайберәүләр, авыл җирендә балаларга сәләтләрен ачу өчен мөмкинлек аз, дигән була. Кайда ничектер, Бөрбаш мәктәбе олимпиадаларда катнашучыларның күплеге, төрледән-төрле «түгәрәкләр» эшләве белән районда аерылып тора. Рәхәтләнеп, хоккей, баскетбол уйный, милли көрәш түгәрәгендә бил сынаша аласың.
– Улларыбыз көрәшкә йөри. Көрәшне аеруча үз иткән Ибраһим Казанга, Татарстан беренчелегенә, «Сабантуй» журналы призы ярышларына барды. Муса өченче ел тарих буенча Казаннан республика призеры булып кайтты. Әминәне Балтачка кул көрәштерү түгәрәгенә йөртәбез. Әле күптән түгел генә Түбән Камада, Идел буе федераль округы күләмендәге ярышларда катнашты. Ул бик матур рәсем ясый, – дип сөйли әти кеше. – Балаларыбыз Бөрбашка, пансионатка Коръән ятларга йөри. Шәһәр баласының байтагы балта, чүкеч тота белми. Авылда кул арасына кереп, эш белеп үсәләр. Ишле балалы булуның шунысы да яхшы: олылары кечкенәләрен карый.
Колхозлар таркатылгач, авыл җирендә хәзер иң кыены – эш урыны табу. Ишле гаилә өчен аеруча четрекле мәсьәлә бу. Ничек акча җиткерәсез, дип кызыксынгач: «Бу җәһәттән әллә ни борчылмыйбыз. Аллаһы Тәгалә – бирүче, тукландыручы. Без Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиеш», – дип җавап бирде Ләйсән.
Госман мәктәптә инглиз теле укыту өстенә, кичен пансионатта балаларга дин нигезләрен өйрәтә, теләгәннәргә инглиз теленнән өстәмә сабак бирә икән. Әле ул Сәрдегән имамы Алмаз хәзрәт белән бергә бик үк гадәти булмаган кәсепкә – әнеч (тмин), көнбагыш, елгар (расторопша), кокос, киндер, җитен орлыкларыннан май сыгуга керешкән. Моның махсус тегермәне бар. Дөрес, төймәгә генә басып утырасы түгел, бу эш шактый зур кул көче таләп итә. «Әнеч, бөтнек һәм кыст әл-һинди кушып ясалган сиптергеч-спрейга һәм әнеч маена ихтыяҗ аеруча зур. Сиптергеч тамак төбен салкын тиюдән дәвалый. Яңа гына сыгылган әнеч маеның, билгеле, шифасы зуррак», – ди Госман.
Машалла, Сәрдегәндә яшәүче һәр ир-атның кулы ятып торган, яраткан кәсебе бар икән. Әйтик, Алмаз хәзрәт агач эшләре белән шөгыльләнә, көнкүреш кирәк-ярагы да ясый; Ильяс Бөрбашта автосервиста эшләсә, Фәргать үзе Балтачта автосервис тота, Марат таксист булып эшли...
Аймасовлар шушылай үрнәк күрсәтеп торганда, Сәрдегәндә ишле гаиләләр артыр, иншалла!
Рәшит МИНҺАҖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев