Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Сәнгать җанлы Вилдановлар

Чирмешәннән бертуган Вилдановлар турында ишеткән бар иде. Район үзешчәннәренең Казанда узган мәдәният бәйрәмендә, ниһаять, үзләре белән танышырга насыйп әйләде.

Фәйзелхак Вилданов – рәссам, Чирмешән сәнгать мәктәбендә балаларга белем-күнекмәләр бирә. Үзенең картиналарында да исә гаҗәеп серле шигъри образлар, музыкаль темалар тоемлана. «Музыкальлек безнең канда бар»,  дип сөйләде кылкаләм остасы. Әнисе Фәтхия апа да, аның туганнары да матур җырлаган, баянда уйный торган булган. Фәтхия апа чак кына драма артисткасы булып китмәгән. Талантны әрәм-шәрәм итмичә үстерү – үзе бер талант. Нечкә күңелле Вилдановларга бүгенге аяусыз заманда аек акыл белән яшәргә әтиләре Габделхак абыйдан күчкән акыл көче ярдәм итәдер, күрәсең. Габделхак ага авылда радиоүзәк белән идарә иткән, беренче телевизорлар чыккач, аларга антенналар көйләргә дип, бөтен авыл халкы Вилдановларга килгән. Ә ул радио журналлары алдырып, шулардан карап ясый торган булган. 

Кыям бабайларын да телгә алмыйча ярамас. Өч яшьтә ятим калып, Оренбургтагы туганнарында тәрбияләнгән, соңрак аларда приказчик булган егет шундый осталыкка ирешә ки, берзаман үзе күн эшкәртеп итек-читекләр тегә башлый. «Каешчы Кыям» дип кушамат тагалар үзенә. Борынгы матур җырларыбызның да, милли һөнәрләребезнең дә тәэсирен сизергә була Фәйзелхак Вилдановның картиналарында. 

Сәнгаткә гашыйк Вилдановларның тагын берсе – Җәлил атлы. Аның әле Муса исемле игезәк сыңары бар. Аның турында сүз аерым булыр. Әлегә бу икесенә исем кушу вакыйгасын телгә алыйк. Фәтхия апа белән Габделхак абый игезәкләргә Хәсән һәм Хөсәен дип матур исемнәр кушу турында килешәләр. Берьюлы ике ир-баланың әтисе булу бәхетенә ирешкән Гәбделхак авыл советына сабыйларын яздырырга юл ала. Аннан соң булган хәлләрне үз күзебез белән күрмәгән безләргә гоманларга гына кала. Авыл советындагы кардәше белән «тәпи юган»да бәхетле атаның күңелендә милли горурлык, гаярьлек, бунтарьлек нык артып булса кирәк, Фәтхия дә, Хәсән белән Хөсәен дә онытыла, дөньяда Муса белән Җәлил исемле ике татар егете барлыкка килә. Каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең 60 еллыгы билгеләп үтегән 1966 елда була бу хәл...

Гаярьлек, батырлык кебек сыйфатлар бу нәселнең канында бар. Бер бабалары Ризаэтдин, мәсәлән, Гражданнар, фин, Бөек Ватан сугышлары кырында батыр­ларча сугышкан. Блокадада калган Ленинградта үлем белән тартышкан. Шулай бервакыт Ленинград йортларыннан, урамнарыннан мәетләрне ташыганда бер кызчыкка тап булалар. Бөтен туганнары ачтан кырылган, берьялгызы утырып калган бичара. Шуннан бу кызчыкны полевой кухняда нәрсә бар шуның белән сыйлап, азрак хәлгә кертәләр. Аягына баскач, бу кыз коткаручысының адресын сорап алган булса кирәк. Лениградтан байтак еллар бабам исеменә хатлар килеп торды, дип сөйләде Фәйзелхак Вилданов. 

Егетләребез асыл исемнәренә тап төшермичә матур гомер кичерә. Муса – архитектор. Аның проектлары буенча туган ягы Чирмешәндә дә, республикабыз буенча да һәйкәлләр байтак куелган. Бүген исә ул Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып хезмәт куя. 

Җәлил исә Биектау районы Коркачык бистәсендә гомер кичерә. Кечкенәдән балта-пычкы белән эшләргә яраткан егет бервакыт әнисе белән Казанга килгәч, Иске Татар бистәсендәге агач йортларның бизәкләп эшләнелгән тәрәзә читлекләренә хәйран кала. Бу бизәкләр мәктәпне тәмамлаганчы, армиядән хезмәт итеп кайтканчы, Себердә эшләп чирканчык алганчы күңелен кымтырыклап тора. Ахыр чиктә ул бөтенесен ташлап Казанга укырга килә һәм агачтан ую һөнәрен өйрәнеп чыга. Шуннан бирле Җәлилнең кулыннан агач, пычкы төшкәне юк. Башта ул сандык, тартмачык, сәгать уеп ясавы белән таныла. Ә бервакыт улы тамак белән җырлау белән мавыгып киткәч, аңа ярдәм йөзеннән монголларның морин хуур дип аталган музыка уен коралын ясый. Аның өске өлеше ат башы рәвешендә ясалып, уйнаганда тавышы ат кешнәвен яки дала җиле сызгыруын хәтерләтә диләр. Борынгыдан килгән бу музыка уен коралының бүген  авыл хуҗалыгында ни рәвешле кулланылуы кызык. Дөя яңа туган баласын имезергә теләмәгән очракта, шул музыка уен коралында түбән тавыш белән уйнап җибәрүләре була, малкайның күңеле актарылып, үзгәрә, йомшый, ди. Колынның үз әнкәсе үлеп китсә, чит бер малкайның күңелен эретер өчен дә шул ук кыллы музыка коралын кулланалар икән. Музыканың тәэсир көчен раслаучы нинди шәп мисал! Әмма бүген дә куллануга карамастан, монголлар арасында морин хуурны ясаучылар бик сирәк. Шуңа күрә Мәскәүдә  күргәзмәдә бер монгол морин хуур ясаучы татар егете Җәлилгә хәйран калган. Аннары бер фольлор төркемнең соравы буенча агач остасы думбра ясый. Бераздан кылкубызлар ясала. Бер музыка уен коралын ясаганда бик йомшак сорттан алып иң катыларга кадәр, әллә ничә төр агач куллана. Эше үтә катлаулы аның. Музыка уен коралында ике кыл бар ди. Әмма нәзек кылга – 67, калынракка 78 ат кылы кергәнен ул үзе генә белә. Ахырдан думбраларына милли бизәк төшерә, аны да үзе уйлап таба. Кайвакыт металл яки кыйммәтле асылташлар белән инкрустация дә ясый. Бүген Җәлил Вилдановның иҗат әсәрләре республикабыздагы халык һөнәрләренең «Тамгадан алып авангардка кадәр» дип исемләнгән каталогына тикмәгә генә кермәгән. 2022 елда исә ул «Ел һөнәрчесе» республика бәйгесендә «Реконструкция» төрендә җиңү яулый. Җәлилебезнең думбра, кылкубызларын Саха (Якутия), Тувада күргәннәре бар. Музыка белеме алмаган, нота белмәгән егетнең думбра, кылкубызлар ясавы гаҗәп, әлбәттә. Әниләре Фәтхия апаның, аның энесе Атмас абыйның җыр-моңга сәләте Җәлилебезгә дә күчкән, күрәсең. Шундый сирәк һөнәр иясе – борынгы музыка уен коралларын торгызу өчен тырышкан егетне күтәреп аласы, Казан уртасында фатир, остаханә биреп, агач, эш кораллары белән тәэмин итеп, исәнлеге өчен Аллаһка догалар ирештерәсе генә бит. Ләкин бүген ул үзәктән читтә фәкать үз тырышлыгы белән  яши бирә. Остаханәсе дә, хуҗалыгы да шул бер йортта. Казанда агач ую серләренә төшенгәндә танышкан бизәүче рәссам хатыны Гөлфия генә аңа ярдәм итә...

Вилдановлар нәселеннән инженер-химик Фәйзерахман Габделхак улы гомер буе заводта эшләсә дә, рәсем ясау, кисү, ую кебек һөнәрләрне  бервакытта да кулыннан төшергәне юк. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев