Ир канаты – ат булыр
Теләчеләрнең Казанда узган бәйрәмендә Гыйниятуллиннар гаиләсе янына якын килерлек түгел, күргәзмәгә тезеп куйган кубок-медальләре ялтыравыннан күзләр чагыла.
Бүләкләрнең яртысы милли көрәш мәйданында яуланган булса, икенче яртысы фермерлык хуҗалыкта токымлы атлар үрчетеп яисә ат чабышларында алынган.
– Хуҗалыгыбызда 388 баш ат бар. Шуларның 313е – нәселле татар аты, 131е – гарәпнеке, 44е – инглиз токымлы атлар, – дип сөйләде Гүзәл ханым.
Гыйниятуллиннар – республикада иң зур хуҗалыклы фермерларның берсе: атларны асраучылар гына түгел, үрчетү хокукына да ия булучылар. Бүген аларга ат сорап Казакъстаннан, Монголиядән һ.б. илләрдән киләләр икән. Хуҗалар аеруча татар атлары турында горурланып сөйли.
Татар тормышын атсыз күз алдына да китереп булмый. Ир канаты – ат булыр, дигән әйтем бу малкайның тормышыбызда нинди мөһим урын тотканын искәртә. Нәкъ менә Гыйниятуллиннарның һәм тагын Лениногорскидан – Фәрит Нәбиуллинның, Алексеевскидан Фәнис Бакировның тырышлыгы белән моннан берничә ел элек татар атлары аерым токым булып Федераль дәүләт реестрына теркәлде. Юкса техника алга киткән заманда атларыбызның юкка чыгуы да бар иде бит. Республикабыздагы берничә кеше максат куеп татар аты токымын кабат торгызмаса, хәлләр мөшкел булачак иде. Гыйниятуллиннарга «Эшчеләр нәселе – Татарстан горурлыгы» исеме һәм гаилә башлыгы Сәгыйть әфәндегә «Россиянең атказанган фермеры» исеме бик лаеклы бирелгәне аңлашыла.
Атлар үрчетмәсә, Сәгыйть һәм Гүзәл тормышыбызның башка өлкәсендә барыбер уңышка ирешәчәк иде, чөнки алар – көрәшчеләр нәселеннән. Гүзәл ханым – танылган милли көрәш остасы Наил Хәмидуллинның кызы. Яшьлектә үзе дә биатлон буенча чемпион булган, чаңгыда шуган, мылтыктан аткан. Килен – каенана туфрагыннан булса, кыз бала исә егетне әтисенә охшатып сайлый, дигән сүз бар. Нәкъ Гыйниятуллиннар турында әйткәннәр, диярсең. Сәгыйть Шәрифулла улы үзе Татарстанда, Россиядә танылган көрәшче генә түгел, көрәш турнирлары оештырып милләткә батырлар үстерүче дә әле. Шул турнирларда үзенең балалары Илдар, Фирзәр, Ленар һәм дә Гүзәлия көрәш мәйданында танылды. Илдарлары 2013 елда Казаныбызда узган Универсиадада җиңү яулады, халыкара дәрҗәле спорт остасы исеменә иреште. Аның хатыны Екатерина да – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы. Кызлары Гүзәлия Россия күләмендә узган көрәш турнирларында кемне теләсә, шуны әйләндереп сала, ди. Җитмәсә, барысына да ат җене кагылган. Дөресен генә әйткәндә, улларының соравы буенча, сыерларын сатып, ат үрчетүгә күчкән дә инде Сәгыйть әфәнде. Фирзәрләре бөтенләй аттан төшми бугай. Егет малкайларны чабышларга әзерли, үзе шуларга атланып чаба, «мастер-жокей», «мастер-тренер» дәрәҗәләренә ирешкән. Былтыр татар атына атланып, Алтайга кадәр барды. Өч мең чакрымны утыз сигез көн үтеп, чыдам, көчле, түзем, гаярьлекләре белән риваятьләргә кергән татар атларын Алтайда бүләк итеп кайттылар.
Гыйниятуллиннарның сигез оныгы да дөньяда нинди спорт төре булса, шуларның барысы белән дә шөгыльләнә икән.
Көрәшләрдә чыныккан, чабышларда ныгыган, хезмәттә сыналган Гыйниятуллиннар гаиләсе – гүя элеккеге шанлы дәверләребезнең бүгенге чагылышы. Гасырларны бәйләп, милләткә нинди зур хезмәт башкаруларын үзләре аңлыйлармы икән алар?!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев