Без, без, без идек…
Әтнә районы – милли мәдәниятебезнең матур бер бизәге.
Мәрҗанине, Тукаебызны, Сибгат Хәкимне, бихисап күренекле театр әһелләрен биргән төбәк ул. Россиядәге авыл җирендә урнашкан бердәнбер профессиональ дәүләт театры кайда? Әтнәдә! Заманында Әтнә халык театры Мәскәүдә спектакльләр күрсәткән һәм анда төп рольне башкарган актриса Зөлһәрия Мәрданова портретын «Огонек» журналының тышлыгында бастырганнар. Әби патша заманында салынган беренче таш мәчет кайда? Янә Әтнәдә, Түбән Бәрәскә авылында! Язучы Мирсәй Әмир үзенең «Миңлекамал» әсәрен Әтнәнең Түбән Бәрәскә авылы колхоз рәисе Рауза Касыймованы күз уңында тотып иҗат иткән. Барысын да саный китсәң, сүз бетмәс тә, газета җитмәс. Әтнә исә матур яклары белән һаман ачыла тора. Бу төбәккә карата күңелдә хөрмәтне вә мәхәббәтне тагын да арттыра төшкән чираттагы бер очрашуны сез укучыларыбызга җиткермичә һич мөмкин түгел.
Әтнә үзешчәннәре Казаныбызга осталыкларын күрсәтергә килгәч, Г.Камал театрында булды бу истәлекле очрашу. Коллективлар күп. Башта фойеда, аннары сәхнәдә җырлап-биеп, башкала халкының күңелен ачтылар. Арада бер ансамбль дә бар иде. Сәхнәдә тантаналы чара башланганчы «Орчык бәйрәме»н күрсәттеләр һәм бик моңлы җырлаулары белән күңелгә кереп калдылар. Хәер, боларның ансамбль түгеллеген, бер йодрык булып укмашып, дус-тату яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе икәнен соңыннан гына белдек.
Югары Бәрәзә авылыннан килгән бу мөхтәрәм гаилә турында кайта-кайта уйлаганда, күңелдә бала чактан һәммәбезгә таныш бер уенның сүзләре яңара. «Без, без, без идек...» дип башлана ул. Хөснетдиновлар да унике кеше. Моңлы җырларыннан кала, йөзләренә чыккан зыялылык, нур үзенә тартып тора. Юк, президент та, министр да, колхоз рәисе дә түгел алар. Шулай да болардагы күңел матурлыгы, рухи көч турында иң биек тауларга менеп сөйләрлек.
Югары Бәрәзәдән Билал абый Күлле Киме авылы кызы Әлфияне Якутиягә эшкә барган җиреннән очрата һәм гаилә корып яши башлагач, бер-бер артлы унике бәләкәче дөньяга килә. Шуннан ары сөйләрлек нәрсә бар инде, диярсез. Әтисе-әнисе һәм унике баласы кичләрен гармун тартып, җырлый-җырлый орчык әйләндергән, йон тарткан икән, бу да әлләни мактанырлык казаныш түгел кебек. Хәзер кем җырламый? Юк, Хөснетдиновлар безнең өчен барыбер бик күпләрдән биегрәк бер үрдә тора. Ни кызганыч, Билал абый белән Әлфия апага бөтен нарасыйларын да башлы-күзле итеп, дистәләгән оныкларының җылысына тиенеп яшәргә насыйп булмый. Башта нибары 53 яшендә әни кеше, тагын алты елдан гаилә башлыгы вафат була. Ул вакытта иң кечкенә балаларына нибары 12 яшь. Алтысы гаилә корып өлгергән, алтысы өйләнеп, йә кияүгә чыгып, үз тормышы белән яшәп китмәгән әле. Кечерәкләрен укыту, башлы-күзле итү олыларның җилкәсенә төшә. Хөснетдиновлар җыйнаулашып, кечерәк сеңел-энекәшләренең туйларын уздыра, дөньяга аваз салган бәләкәчләрен беренче булып кулларына ала. Тырышалар, кулларыннан килгәнне барысын да эшлиләр, туганнары авылдашлар арасында ким-хур гына булмасын. Һәм әти-әниләре тынычлап, балаларының Югары Бәрәзәдә күз өстендә каш булып бердәм, тату, матур яшәүләре өчен сөенеп ятсын. Башка вакыт булса, шулкадәр сокланмас та идең, бәлки. Бер туган икенчесенең артык шырпы кабыннан да көнләшеп, суд юлларын таптаган заманда бит бу! Матур бу гаиләне исемләп әйтик әле: Равил, Наил, Дамир, Гөлфия, Камил, Зәлия, Данил, Рамил, Радик, Гөлнара, Лилия, Тәбриз! Тыйнак, тыныч, берникадәр уйчан һәм гаҗәеп матур бу кешеләр белән сөйләшкәндә әтиләренең яклавы, әниләренең назы җитмәвен йөрәгең белән тоясың. Шулай да, әти-әниләреннән көч алып яшәвен аңлыйсың. Ничекме? Җыр аша! Кичләрен бергәләп җырлый-җырлый орчык әйләндерү, йон эрләүләр шултикле каннарына сеңгән ки, Хөснетдиновлар тормышта да гел җырлый торган булып киткән. Җырлый гына түгел, бии дә. Авылда, районда бер концерт та алардан башка узмый. «Әтнә сандугачы», «Сүнмәс йолдызлар» һ.б. бәйге, фестивальләрдә җиңү яулаганнар. Әнә, Әтнә үзешчәннәре белән башкаланың академия театрына кадәр килгәннәр ич! Кигән концерт киемнәре, читекләре дә үзләренеке, бер кияр өчен клубтан алып торган түгел. Шулай итеп, иң башта, аларны ансамбль дип уйлап, бер дә ялгышмаганбыз икән, сәхнәдә дә, тормышта да бер йодрык булып яшиләр, иҗат итәләр икән, аларга рәсми исемнәр ник кирәк?! Борынгы, укымышлы, динле төбәкнең затлылыгын үзләренә сеңдергән Хөснетдиновлар алар!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев