Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Вахит Имамов: Балык Бистәсендә тарихи сабак

Журналист халкы сәяхәткә йөрми торса, ул тыны чыгарылган туп шикеллерәк рәвешкә керә башлый. Шуңа күрә каләм ияләрен йокыдан уяту өчен сирәк булса да ерак бер сәфәргә юллау бик хәерле. Ә андый очрак барыбер табыла бит.

Узган кышта «Татмедиа» җәм­гыятендәге «Казан утлары», «Мәгариф», «Идел», «Безнең мирас», «Мәдәни җомга» матбагалары «Яңа исем» дигән махсус сәхифә аша журналистика һәм әдәбият өлкәсендә үзләрен сынап карарга омтылган яшь каләм ияләренә юл ачкан иде. Кемнәрдер «Идел» яисә «Казан утлары» журналларында үзләренең шигырьләр бәйләмен йә кечкенә хикәясен дөньяга чыгару бәхетенә иреште, без дә, мәсәлән, Арча районының бер авылында өлкән сыйныфта укучы Азалия Сабитованың язмаларына «Мәдәни җомга» битләрендә урын бирдек. Газета-журнал редакторлары яшь каләм ияләренең күпчелеген күреп белми иде. Яшьләр өчен үзенә күрә бер остазлык мәктәбе булсын дип, аларны Татарстанның Балык Бистәсе районына кунакка алып барырга һәм андагы тарихи урыннар белән таныштырырга карар кылдык.

Ул иртәдә «Татмедиа» бинасы каршына 13-14 ләп кыз һәм Ихтыяр Кыямов атлы егет килеп басты. Аларны биш машина көтеп тора иде, шул «атларга атланып», ерак юлга чыктык. Арабызда Татарстанның атаклы халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин да бар. Иң беренче булып, аның туып-үскән авылы Балтач-Янсабага кердек. Әле елъярым элек кенә Балтач мәктәбе бинасында Равил аганың иҗатына багышланган музей салоны да ачылган иде, «Яңа исем» яисә яшь каләм ияләре рәхәтләнеп шуның белән танышты. Равил аганың 14-15 яшьлек чагында ук үзлегеннән тәүге китапчыгын әзерләп яткан булуы ачыклангач, яшьләр халык шагыйрен төрледән-төрле сораулар белән күмде. Шул ук салонда Равил ага укыган агач мәктәпнең бер бина рәсемен, аның малай чактагы сурәтләрен карау да тансык, кызык иде.

Мәктәптәге музейдан соң кунаклар Равил аганың әти-әнисе гомер иткән йорт белән танышты. Без, өлкәннәр, урамнан узып баручы бер-ике милләттәшебез белән сүз кузгаткан идек, аларның бер хатирәсе үзәкләрне өтте.

– Утызынчы елларда безнең авылдан 76 гаиләне кулакка чыгарып яки совет дошманы ясап, Себергә озатканнар!..

Шаккаткыч сан! Мисалга, без­нең Актаныш районындагы Иске Байсар авылы хәтта әле 20 нче елларда да волость үзәге булып торган, анда ике мең ярым чамасы кеше гомер иткән. Ә коллективлаштыру елларында Байсардан 31 гаиләне генә еракка сөргәннәр бит. Балтач безнең авылның яртысы кадәр дә юк, мәгәр шул авылдан 76 гаиләдән кулак яки дошман ясасыннар әле! Утыз җиде – утыз сигезенче елларда дәүләт органнары белән милициягә 4 миллионнан артык шикаять килү очрагы янә хәтердә уянып җанны тырный, ә без адым саен урыс агайларына тибеп киткән булып, үз-үзебезне алдыйбыз, юатабыз...

Мин фәкыйрегез инде ничә еллар буе милләтебезгә ерак остазларым Гариф ага Ахунов белән Мөхәммәт ага Мәһдиевне бүләк иткән Өчиле һәм Гөберчәк авылларын барып күрү турында хыялланам. Мең төрле сәбәп итәктән тартып тора, һаман булса барып җитә алганым юк. Ә бактың исә һәрбер зур әдипнең туып-үскән авылын барып күрү ул яшәгән мохитне генә түгел, ә шул төбәк рухын, халкының табигатен ачык­лау өчен дә гаять кирәк икән...

Хәтта иң кечкенә генә авылның да гаҗәеп ачышы, үзенә хас гыйл­ләсе булмыйча калмый. Равил абый «Күгәрчен чишмәсе» дигән атаманы телгә алгач, алда безне гадәти салкын су ерганагы көтә, дип кенә гоманлаган идем. Ә Балтачтан бер чакрымдагы тау итәге янына барып баскач, шаккатудан тел шартлатырга да туры килде. Элек чишмә бәреп торган тау итәгенә ниндидер пәһлеван табигый ташлардан мәгърур дивар корып койган. Шундагы су бер улактан икенчесенә күчеп, тау астына юл ала. Соңгы улактагы су кеше буе биеклектән такта белән корып куелган «бәке» эченә ага. Түгәрәк «бәке» ике метр тирәнлектә, яннары таш белән тыш­ланган, эченә баскыч төшә. Чыныгасың килә икән, тот та чум шул коега. Ә шушы улак вә су яныннан кул сузымында гына берьюлы биш-алты кеше утырып атынырдай дәү-ү бер таган. Шуның янәшәсендә өстенә түбә корып куелган ял һәм ашау­-эчү урыны. Һәр якта чисталык, пөхтәлек. Югыйсә, тирә-юньдә һичбер каравылчы юк.

– Букадәр байлыкны кайсы оешма корып куйды икән? – дип кызыксынган идек, ялындырып кына җавап кайтардылар.

– Себердә эшләп йөргән бер авылдашыбыз. Кабат авылга әйләнеп кайтты да менә шушы чишмәне корып куйды. Исемеме? Менә анысын ул хуҗабыз кычкыр­маска кушты...

Гаҗәп бит әй! 76 гаиләне Себергә олактырган авылның бер егете изгелеге өчен исемен дә кычкырып әйтә алмый...

Аллага шөкер, Күгәрченнекедәй каралган һәм чистартылган чишмәләрне ул көнне Балык Бистәсе җирендә әле байтак күрдек. Безнең сәяхәтчеләрне Яңа Сала авылында республикадагы иң туры сүзле тарихчыларыбызның берсе Нурулла Гариф көтеп тора иде. Аның мактанырлык җирлеге дә хәттин. Ул үз ихатасының күршесендә 1907 елда салынган, әмма хуҗасы Шәрәфетдин бай Зәйнетдин углы һәм аның бар нәселен Себергә йә лагерьларга озаттыр­гач караучысыз калган йортын саклап яши. Хәзрәт салган йорт бүген дә заман караклары төзегән коттеджларга биргесез. Иң мөһиме – бүген ул йорт залларында Нурулла Гариф төзеп куйган җирле музей эшли. Беренче катының бер ягында авыл кешеләре гасыр дәвамында кулланган лампа, гер, урак, сандал, сәгать, самавыр, комган, кайчы, кыңгырау, казан, чүлмәк, җилпуч, туку станогы, хәтта манарасы кисеп төшерелгән мәчеттән сакланып калган ярымай һ.б. «байлык» тупланса, икенче кат археологик казынулар барышында табылган эш һәм сугыш кораллары, борынгы җанвар сөякләре, көбә калдыклары һәм тагын аерым бер бүлмә узган гасырның җәй һәм кыш айларында татар халкында кулланышта булган күлмәк, камзул, читек-кәвеш, кайры тун, утыртма пәлтә, чикмән, түбәтәй һәм бүрекләрдән гыйбарәт.

Нурулла – баш-аягы белән газиз милләт тарихына чумган галим. Тирә-юньдәге авыллар тарихы турында инде 50 дән артык китап чыгарган. XVIII гасырда бу төбәктә үткәрелгән барча җанисәп кәгазьләрен, ландрат кенәгәләрен, XIX гасырда узган берничә ревизия мәгълүматларын туплаган. Һәм һич яшереп торасы юк – Котлы Бөкәш белән Тәберде Чаллысы авылларына терәлеп торган борынгы татар каласының алыштыр­гысыз сакчысы да ул. Кызганыч ягы шул: әлеге тау түбәсендәге каланың XIV-XVI гасырларда Чаллы әмирлегенең мәркәзе булып торуын республикада бик санаулы кешеләр генә белә. Ә югыйсә, русларның чиркәү елъязмаларына ул 1183 елда ук барып эләккән. Сәбәбе дә саллы. Всеволод Зур Оя кушаматлы Мәскәү кенәзе зур яу белән Болгар ханлыгы өстенә килгәч, ул гаскәренең төп өлеше белән Биләр каласын яулап өчен походка юнәлә, ә аның гаскәрен су юлы аша алып килгән кораб һәм баркаслар бүгенге Болгар белән Мамадыш арасындагы елга култыкларында тупланып кала. Кенәз Всеволод Биләрне штурмлап яткан арада менә шушы төбәк авыллары биш меңгә якын ир туплый да, култыкларда торган кораблар өстенә ябырыла һәм аларны да, сакчыларын да тулысынча юк итеп бетерә. Флотсыз калу турында хәбәр Всеволодка барып җитүгә, ул сугышчыларына кире борылырга әмер бирә...

Күпне күрә бу мәркәз. Алтын Урдада ханнар туктаусыз рәвештә алышынып, дилбегә көпшәкләнгәч, безнең республика мәйданында гына да Алабуга, Чаллы, Казан әмирлекләре үзара ызгышып һәм яу йөрешеп яшәүләре хакында укыганыгыз бардыр. Кайсыдыр яуда Чаллы хакиме Хафиз-Гәрәй оттыргач, ул бүгенге Казахстан җирләренә качып китә, ә кече мәркәз Казан ханлыгына буйсына башлый. Шушы ук Калатау 1554-1556 елларда Казан ханлыгын кабат торгызырга омтылган фетнә үзәге дә булып тора, ни кызганыч, Морозов, Барятинский кебек бояр һәм дворяннар кул астында килгән җәза гаскәре аны пыран-заран китереп бетерә шул... Әлеге төбәктә әле бүген дә Казан ханлыгын яклап башын салган дистәләгән яубашының каберләре һәм ташлары саклана. Бу төбәктә адым саен коелган кан, кыелган җан, ачы тарих эзе...

Кунак булып килгән яшь каләм ияләре Нурулла Гариф бәян иткән канлы һәм ачы тарихны бер тыңлауда гына ятлый алмас. Ләкин яшьләр колагына да мондый гыйб­рәтле тарих сабаклары кирәк, һәрбер дәрес безне фәкать берләшергә һәм бил бөгеп гомер кичермәскә чакыра бит. Сәфәр чыккан каләм ияләре өчен ачы сабак эзсез узмас­тыр шәт.

Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев