Үз мәсләгенә тугры калган галим
Ибраһим ага Исхакыйның мирасы кайтарыла башлагач, өр-яңадан шушы эшкә алына. Ул Бөек Ватан сугышында бер аягын югалтып кайткан иде. Бер аягы белән Төркиягә барып, Исхакый эзләреннән йөреп, китапханәләрдә хезмәтләрен өйрәнеп, язучы турында бик күп истәлекләр туплап, каберен зиярәт кылып кайта.
Г.Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнгән иде.
Ибраһим ага Нуруллин әдәбият сөючеләргә иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак таныла. «Ана тойгылары», «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» һ.б. әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Соңрак аны Г.Тукай иҗаты ныклап кызыксындыра башлый. «Тукайның әдәби пародияләре», «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» дип исемләнгән мәкаләләре дөнья күрә. Соңрак әдипнең шагыйрь тормышын һәм иҗатын өйрәнүе тагын да тирәнәя, аның нәтиҗәсе булып исә «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә басылып чыккан «Габдулла Тукай» исемле фәнни-әдәби әсәре туа. Ул шулай ук Фатих Әмирхан, Шәриф Камал иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән әдәбият белгече, тәнкыйтьче булып та таныла. Ибраһим ага урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар әдәбияты дәреслекләренең авторларының берсе.
Бүгенге урта яшьләрдәге буын Тукаебызны һ.б. әдипләрне И.Нуруллин әсәрләрен һәм хезмәтләрен укып үсте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да мәктәптә укыганда ук И.Нуруллинның Тукай турындагы фәнни-әдәби хезмәтен укып белүе турында әйтә. Әсәр ул заманда татар язучысының бөек татар шагыйре турында язган бердәнбер китабы була. «Хәзер Тукайчылар шактый, ләкин бөек шагыйребез дигәндә, иң беренче нәүбәттә Ибраһим ага килеп баса. Ул Тукайның балачагы, тормышы турында хикәяләр, пьесалар да язды. Гомумән, ул Тукай рухы белән яшәде», – диде ул. Р.Зәйдулла шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән бик якыннан аралашып калган. Шагыйрь һәм язучы-галим яшьтәш булганнар, икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Р.Зәйдулла Мәхмүт аганың да И.Нуруллин турында һәрвакыт зур ихтирам белән сөйләвен искә төшерде. Берлек рәисе искәртеп үткәнчә, холык тумыштан килә. Әйтик, Тукай турында истәлекләрдә аның принципиаль булуы турында язалар. «И.Нуруллин белән Тукайның да холыклары туры килгән, минемчә. Һәркем үз дәрәҗәсеннән чыгып Тукайны бәяли, аның турында фикерли. «И.Нуруллинның Тукае – мәйдан уртасында басып торган көрәшче, үз сүзен кистереп әйтә торган шәхес», – дип тәгаенләп үтте Зәйдулла. Бер генә кеше бик тырышса да, үзе генә максатына ирешә алмый, аның янында тарафдарлары, юлдашлары булырга тиеш. «Шуңа күрә Тукайның даирәсе дигәндә, Фатих Әмирхан искә төшә. И.Нуруллин аның турында да китап язган иде», – диде Р.Зәйдулла. И.Нуруллин Советлар берлеге чорында тәрбияләнгән, социалистик реализм тарафдары була. «Фани дөньяга күчкәнче, ул үзенең тоткан мәсләгенә тугры булды. Чын коммунист иде ул. И.Нуруллин кебек үз сүзен әйтә торган кешеләр сагындыра, алар һәр заманда да кирәк», – диде рәис.
КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме И.Нуруллинның төп игътибарын, көчен XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә биргән галим булуын белдерде. «Ул зур мирас калдырды. XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч салды. Урта гасырлар әдәбияты традицияләреннән яңача фикерләүгә күчү вакыты булган бу чор әдәбияты, язучылары фәнебездә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән булса да, төпле сүз әйтелмәгән иде. И.Нуруллин әлеге чорның барча катлаулылыгын ача-ача иңләп, бәяләп чыга алды», – диде ул.
XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү, Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан кебек зур язучылар дәверенә бәя бирү кирәк була. И.Нуруллин шушы эшкә алынган. Хезмәтен китап буларак чыгарган. Аны фәнни җәмәгатьчелек уңай кабул итсә дә, Ибраһим ага үзе канәгать калмаган. «Мин төп сүземне әйтә алмадым», – дигән. «Чөнки И.Нуруллин XX йөз башы әдәбиятына багышланган хезмәтен 1960 еллар ахырында язган иде. Бу – Исхакый исемен телгә алу тыелган еллар. Исхакый иҗаты, аның мирасыннан башка XX йөз башы татар әдәбиятына дөрес бәя бирү мөмкин түгел. Ибраһим ага эзоп теле белән әйтергә тырышып карады, ләкин ул аны да, безне дә канәгатьләндермәде», – диде Ф.Галимуллин.
Ибраһим ага Исхакыйның мирасы кайтарыла башлагач, өр-яңадан шушы эшкә алына. Ул Бөек Ватан сугышында бер аягын югалтып кайткан иде. Бер аягы белән Төркиягә барып, Исхакый эзләреннән йөреп, китапханәләрдә хезмәтләрен өйрәнеп, язучы турында бик күп истәлекләр туплап, каберен зиярәт кылып кайта. «Ул Исхакыйның Совет хакимлеге чорында нәшер ителгән «Зиндан» китабына кереш сүзне язды, әмма әдәбиятыбыз Исхакыйга бәйле рәвештә, аның иҗатының шифалы йогынтысы ярдәмендә үсеп китүен киң итеп әйтергә өлгерә алмады, гомере өзелде, ниятләгән китабы язылмыйча калды», – диде Фоат ага.
Казан федераль университет доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйләҗев И.Нуруллинның гади ассистенттан алып профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүен, совет хакимлеге чорында Исхакый мирасын кайтару эшен башлап җибәргән беренче галим икәнлеген әйтте. Әлбәттә, галимнең принципиальлеге аның үзе өчен төрле кыенлыклар да тудыра. Бу уңайдан Т.Гыйләҗев олуг галимебез Миркасыйм ага Госманов истәлекләрен искә төшерде. И.Нуруллин, Г.Исхакыйның Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатын гына булса да кайтарып булмасмы, аңардан башка XX йөз башы әдәби хәрәкәтен генә түгел, ә Тукай иҗатын да тулысынча ача алмыйбыз, дип өлкә комитетына бара. Әмма сөйләшү бик ямьсез, кычкырыш, җәнҗал белән тәмамлана. Нәтиҗәсе булып исә «Чаян» журналында И.Нуруллинга карикатура чыга. «Ибраһим ага үзе тоткан юлыннан беркайчан баш тартмыйча, башлаган эшен принципиаль рәвештә дәвам иткән шәхесләрнең берсе иде», – диде Т.Гыйләҗев. Ул И.Нуруллинның йөрәгендә фән белән бергә иҗат дәрте яшәвен дә искәртте. Ул Казан университетына укырга кергәнче үк, 1944 елда «Совет әдәбияты» журналында аның беренче хикәясе дөнья күрә. Шуннан соң гомеренең соңгы көннәренә кадәр фән белән әдәби эшчәнлекне бергә бәйләп алып бара.
И.Нуруллин турында аның тормыш иптәше, журналист Розалина ханым Нуруллина «Ибраһим Нуруллин», «Томаннарга юллар күмелде» дигән истәлек-хатирәләрен бастырып чыгарды. Әмма, Т.Гыйләҗев искәрткәнчә, И.Нуруллинның эшчәнлеге турында күләмле фәнни хезмәтләр язылмаган, диссертацияләр якланмаган. «Мин аның эшчәнлеген күпмедер күләмдә өйрәндем. Кызганыч ки, аерым фәнни мәкаләләр бар, ләкин И.Нуруллинны әдәбият галиме буларак ачкан, аның фәнни һәм гыйльми эшчәнлеген концептуаль нигездә өйрәнгән күләмле фәнни хезмәтләр, диссертацияләр юк», – диде ул.
И.Нуруллин шәкерте, филология фәннәре докторы Т.Галиуллин И.Нуруллинның Мөхәммәт Мәһдиев белән дуслыгы хакында сөйләде. Алар еш кына бергә гәпләшеп дүртенче каттан төшә. Шунда Ибраһим аганың таягын онытып калдырганлыгы исенә төшә. Әлбәттә, дусты Мөхәммәт ага кабат дүртенче катка йөгерә. «Гүзәл яшьлегем Ибраһим абыйның таягын ташып үтте», – дип шаярта торган була ул.
Әдәби-музыкаль кичәдә Т.Гыйләҗевнең яңа гына басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» дигән китабы да тәкъдим ителде.
Кичә Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең студентлары чыгышлары белән үрелеп барды. Алар Мәхмүт Хөсәеннең И.Нуруллинга багышланган «Казанда яз» шигырен, язучы һәм галимнең төп таянычы – Розалина Нуруллина, шулай ук шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов, язучы Зиннур Мансуров, галимә Резеда Ганиеваның язучы һәм галим турындагы истәлекләреннән өзекләр сөйләде. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров башкаруында баянда уйнап, Р.Яхинның «Китмә, сандугач» җыры яңгырады. Илфак Хафизов җитәкчелегендә «Мизгел» студентлар театры «Тукай Петербургта» драмасыннан өзек уйнавы әдәби-музыкаль кичәнең күркәм бизәге булды.
Кичәдә Розалина һәм Ибраһим Нуруллиннарның кызы Гүзәл катнашты, кичәне оештыручыларга һәм чыгыш ясаучыларга олы рәхмәтен белдерде. Чараны Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхфәтова алып барды.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев