Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Төбәкчеләр җыены

Бөтендөнья татар конгрессында «Муса Җәлил батырлыгы һәм аның көрәштәшләре» темасына Бөтенроссия түгәрәк өстә-конференциясе узды.

Җыен Россиядәге – «Гаилә», Татарстандагы Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән «Шәхесләр елы» уңаеннан оештырылды. Конференциядә оффлайн һәм онлайн да катнашу мөмкинлеге булдырылган иде. Чарада Татарстанның танылган тарихчы галимнәре, Омск, Самара һәм Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан төбәкне, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Җыен Конгрессның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, тарихчы галим Альберт Борһанов җитәкчелегендә узды.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләребез әледән-әле фәнни-гамәли җыеннарда очрашып, архивлардан тапкан документларга нигезләнеп язган хезмәтләре, үзләре яшәгән авыл-районнары турында чыгарган китаплары турында тәҗрибә уртаклаша. Әлбәттә, мондый чараларның әһәмияте зур, тарихыбыз барлана, шәхесләребез ачыклана. Күчмә утырышлар, эшлекле сәфәрләр исә тарихчыларыбызга нәтиҗәле мәгълүмат тупларга булыша. Конференция­дә катнашучыларны Конгрессның Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов та төбәкләрне өйрәнү хәрәкәтенең Бөтендөнья татар конгрессы өчен әһәмиятле эшләрнең берсе булуын, милләтебезне берләштерүен ассызык­лады. Быел гына Иж, Иртыш, Тол, Сылва-Ирен, Шаква һәм Мулла елгалары бассейннарында яшәүче татарларга багышланган «түгәрәк өстәл» утырышлары, конференцияләр узды. 

Әдәбият галиме Хатип Миннегулов төбәкләр, авылларыбыз тарихын өйрәнү хәрәкәткә әверелүенең уңышлы гамәл булуын билгеләп үтте. Республикада чараларның күбесе төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашында уза. Әйтик, Зәй төбәгендә Таҗетдин Ялчыгол укулары узды. Анда туган телебезне саклау,  аны яшь буынга тапшыру, тарихыбызны өйрәнү буенча җитди сөйләшү булды. Гомумән, галимнәр, тарихчылар катнашында үткән җыеннарда туган телебезне саклау, тарихыбызны өйрәнү кебек мәсьәләләр күтәрелә. Тамчы тама-тама ташны тишкән кебек, нәтиҗәсе булмый калмас. 

Бөтенроссия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче халкыбыз тарафыннан, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил исеме һәрвакыт зурлап искә алына. Свердловск өлкәсендәге Серов, Екатеринбург һ.б. шәһәрләрдә каһарманның һәйкәлләре куелган иде. Быел да Пермь краеның Барда бистәсендә һәм Курганда аның бюстлары ачылды. А.Борһанов та халкыбызның талантлы шәхесләре, батыр уллары күп булуын, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең һәрвакыт аларга зур игътибар бирүен искәртте. «Шәхесләребез күп, алар арасында беренче сафларда Г.Тукай, М.Җәлилне күрәбез», – диде ул.

Бу уңайдан эзтабар Михаил Черепанов җәллад балтасыннан гомере киселгән М.Җәлил белән бергә тагын ун татарның җәзалап үтерелүен искәртте. Шулай ук армия генералы Мәхмүт Гарәевнең яшерен оешма белән яшь офицер Гайнан Кормаш җитәкчелек итүе турында язуын искә төшерде. Бу эшкә М.Җәлилне Гайнан Кормаш җәлеп иткән һәм аны оешмага керткәндә, аннан ант та алган. «Аларны үлем җәзасына Рейхның хәрби көчләренә зыян китергән өчен хөкем иткәннәр. Берничә мең немец киемендәге татар әсирләре партизаннар ягына чыккан. Бу хакта Германия суды чыгарган документ бар. 11 татар җәзалап үтерелгән. 1944 нче елда француз, поляк, белорус партизаннарыннан торган восстание француз шәһәрләрен азат иткән. Г.Кормаш төркеменә кергән татарлар менә шуның өчен юк ителгән. Бу эштә Муса Җәлил генә булмаган», – дип хәтерне яңартты М.Черепанов. Ул Кормаш төркеменә аерым һәйкәл булырга тиеш дип саный. «Муса Җәлил – ул символ, аңа һәйкәл куелган. Әмма Г.Кормаш һәм аның төркеме турында да тәфсилләбрәк сөйләү таләп ителә. Оешмага керүчеләр һәм палач балтасыннан җаны кыелганнар Татарстаннан гына да түгел», – диде эзтабар. Әйтик, Кормаш үзе Мари Эл республикасыннан. Һәр төбәк Кормаш төркемендәге үз кешесе белән горурлана ала. Күптән түгел М.Черепановка Белоруссиядә булырга туры килгән. Президент Лукашенко партизаннар ягына чыккан татарлар легионы турында яхшы белүен әйткән. 

Эзтабар хәбәр иткәнчә, быел  Мәгариф министрлыгы карары белән һәр авыл һәм район мәктәпләрендә, музейлар ук булмаса да, «Сугышчан дан» почмаклары булдырылырга тиеш. «Анда яңадан да Зоя Космодемьянская, Александр Матросов, Павлик Морозов кына куелып, батыр татарларыбыз турында бернәрсә дә булмас, дип шикләнәм. Татарстандагы «Сугышчан дан» почмаклары, беренче чиратта, якташларыбызга багышланырга тиеш. Алар онытылмасын, балаларыбыз белеп үссен. Ул-кызларыбызга ил азатлыгын яклаган батырларыбыз турында читтән килеп беркем дә сөйләмәячәк», – диде М.Черепанов. Ул эзтабар Сания Газизҗанова белән ил тарихында беренче тапкыр буларак, Советлар Союзы Герое исеменә документаль рәвештә тәкъдим ителеп тә, аны алмыйча калган совет хәрбиләренең мәгълүмати базасын булдырган. Алар 7700 солдат һәм офицерның документларын тапкан. Бу исемлектә 271 татар бар. «Рокоссовский кул куйган документларның күчермәсен һәр районга бирә алабыз. Анда хәрбиләрнең батырлыгы да бик җентекләп язылган», – ди эзтабар. Моннан тыш ул үзләренең каһарманнарын барларга теләгән һәр төбәккә дә булышырга әзер булуын әйтте. Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Мордовия һ.б. төбәкләрдә «Герои без звезд» дигән китаплар дөнья күргән инде.

Татар язучысы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Җәлилне зурлау буенча эшләр башкарылуын искә төшереп, М.Черепановның җәлилчеләрнең башкалары да онытылмаска тиеш, дигән фикерен дәвам итте. Ул Кормаш-җәлилчеләр арасында Рәхим Саттар да булуын искә төшерде. Гайнан Кормаш һәм аның оешмасыдагылар аны һәм тагын биш кешене «Безнең турыда хәбәр итетегез», – дип чыгарып җибәрә. Әмма алар чик буенда немецлар засадасына эләгә, кибән эченә кача. Фашистлар исә, минометтан ут ачып, аларны тереләй яндырып үтерә. Яшерен оешмага да үзләренә таныш кешеләрне җыярга тырышканнар. Башы киселгәннәр арасында бишесе шагыйрь булган. Язучылардан Вахит Имамов һәм Рөстәм Галиуллин белән бергә алар җәлилчеләрнең туган якларында булып кайткан. Әхмәт Симаевның авылын эзләп Мордовиягә дә барганнар. Кормаш төркеменә Җәлилне Ә.Симаев алып кергән. Алар электән үк бер-берсен яхшы белгән. Ләкин Ә.Симаевның авылы инде бетеп бара икән, анда ниндидер һәйкәл кую турында сүз кузгате мөмкин түгел. Иске Синдрау авылында гына Симаев хөрмәтенә истәлек тактасы бар. «Мордовиянең Саранскидагы затлы урынында Әхмәт Симаевка бюст куелуын телибез.  Башкорт­станның Мәләвез авылында зыялы гаиләдә дөньяга килгән Фоат Булатовның татар булганы өчен анда туганлыгын танырга теләмиләр. Анда аңа бюст та куелмаган. Фоат Булатовны күтәрергә теләгән ханымга исә каршы эш башланган. «Ватан азатлыгы өчен башларын салган шәхесләребез турында сүз барганда, милләтчелек булырга тиеш түгел», – ди Л.Лерон. Ул Башкортстанның Миякә районында Сәлим Бохаровны, Ярмәкәй районында Гариф Шабаевны искә алуларына соклану белдерде. Татарстанның Сарман районында да Зиннәт Хәсәновның исемен урамнарга биреп һәм аңа бюст куеп мәңгеләштерүләре, аның музеен булдырулары барысының да күңеленә хуш килгән. Татарстанның Алексеевск районындагы Зур Тигәнәле авылында мәктәп Абдулла Баттал исемен йөртә, аңа багышланган музей да бар, әмма бюст куелмаган. Казахстанда Әхәт Атнашевка, Мари Элнең Куян авылында Гайнан Кормаш исемен йөрткән мәктәп булса да, бюстлар юк. 

Л.Лерон соңгы вакытта Казанның Кремле янындагы Җәлил һәйкәле янында узган тантаналарда зур җитәкчеләребезнең үзләре генә түгел, урынбасарлары да булмый башлавына бик сызлана. «Элек  барысы да һәйкәл янына килә иде. Тора-бара искә алу чарасында министрлар да күренми, җәлилчеләрне искә алу бик аз кеше катнашында уза башлады. 25 августта – Кормаш төркеменең башлары киселгән көнне Кремль янында телемост оештырырга кирәк. Экраннар янында барча татар төбәкләреннән район җитәкчеләре, музей хезмәткәрләре, төбәкне өйрәнүче тарихчылар – үз истәлекләре белән бүлешсә, балалар шигырьләр сөйләр, ә җитәкчеләребез һәм министрлар янәшәсендәге мәктәп укучылары олы сабак алыр иде. Шулай эшләгәндә төбәкчеләрнең эшчәнлеге дә киң яңгыраш ала башлаячак», – дип сөйләде Л.Лерон. Ул искәртеп үткәнчә, каһарманнарыбызны, шәхесләребезне искә алулар, хөрмәтләүләр ел әйләнәсе барса, яшьләребезгә дә бик матур үрнәк булыр, аларның хәтеренә уелып калыр иде. Кормаш төркеменә керүчеләр башлары киселәсен белгән хәлдә үлемнәрен көтә. Без аларны онытырга тиеш түгел.

Эшлекле җыенда шулай ук һәм туган якны өйрәнүгә багышланган яңа басмалар – «Татар Тарасы һәм өлкәсе: тарих һәм хәзерге заман» туган якны өйрәнү хезмәтләре җыентыгы (автор-төзүчесе профессор А.Борһанов), Татарстанның Чистай районының Иске Ромашкино авылы буенча 1829-1918 еллар өчен метрик китаплар җыентыгы (автор-төзүчеләр А.Дәминов, Р. Билалова), Г.Хафизовның «Өзелмәсен буыннар: Дәүләки авылы тарихы» китаплары тәкъдим ителде.

Сөембикә КАШАПОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев