Төбәк тарихчылары – Екатеринбургта
Екатеринбургта сәүдәгәр Агафуровларның бер-берсеннән ерак түгел ике йорты сакланып калган.
Милләттәшләребезнең тарихын барлауга багышланган «Урал ягы татарлары: тарих һәм заман» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең чираттагы утырышы Екатеринбург шәһәрендә узды.
Тарихта канлы вакыйгалар, аеруча көчләп чукындырудан качу татар халкын дөнья буйлап тараткан. Әмма татарлар беркайда да югалмаган. Екатеринбургтагы төбәкне өйрәнүчеләр эш башлап җибәргән Агафуровлар йорты безгә шундый булдыклы милләттәшләребезнең берсен искә төшерде.
Галим А.Борһанов җитәкчелегендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрне 1887 елда төзелгән Агафуровлар йортында урнашкан Татарстанның даими вәкиллегендә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары, «Саф чишмә» газетасы редакторы Фәвия Сафиуллина һәм Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов каршы алды.
Агачны кисеп һәм уеп эшләнгән бизәкләре һәм матурлыгы белән теләсә кемне җәлеп итәрлек һәм тирә-юньгә ямь биргән Агафуровлар төзегән йортларның тышкы рәвешенең матурлыгына сокланып торганнан соң, аларның тарихы белән дә кызыксындык. Нәселнең бу якларда тамыр җибәрүе Лаеш районының Кече Елга авылыннан бай күршесенең улы өчен шактый зур акча бәрабәренә солдат хезмәтен үтәргә ризалашкан Хисаметдин Агафуровтан башланган. Әлбәттә, ир-егет чит-ят җирләргә яхшы тормыштан чыгып китмәгән, Гафур абзыйның бер генә улы, биш кызы үсү сәбәпле, гаиләне туендырырлык имана җире булмаган. Солдатның авылда хатыны һәм кечкенә баласы кала, алар да бер елдан Екатеринбургка килеп, фатир арендалап яши башлый. Хисаметдин төрле курсларда белем ала һәм әкренләп сабын, шырпы, чәй, җиләк-җимеш, хушбуй, шулай ук алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре белән сәүдә итә башлый. Ярдәмчеләре исә – кечкенә уллары. Хисаметдиннең уллары Камалетдин, Зәйнетдин, Кашафетдин әтиләренең вафатыннан соң да аның эшен уңышлы дәвам итеп, ХIХ гасырда сәүдә йортлары челтәрен булдыра. Агафуровлар 1884 елда «Борадәр Агафуровлар» ширкәтен төзи. Алар ширкәтенең Төмәндә, Эрбет ярминкәсендә, Пермьдә, Варшавада һәм Мәскәүдә күпләп һәм ваклап сату бүлекчәләре эшләгән. Агафуровларның юмартлыгы хакында аларның Екатеринбургта мәчет һәм мәктәп төзетүләре, аларны матди тәэмин итеп торулары да сөйли. Бертуганнарның шулай ук Нижний шәһәрендә мәктәп һәм имам өчен йорт салдыруда булышуы, Санкт-Петербургта җәмигъ мәчете төзелешенә акчалата ярдәм итүе дә теркәлеп калган. Агафуровлар өлкән яшьтәге кешеләргә, авыруларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузган.
Алар спорт белән шөгыльләнгән, велосипедлар өчен беренче юлларны да салган, Агафуровлар акчасына ипподром төзелгән, шулай ук Мөселман җәмгыятен дә оештырганнар. Бертуганнар яхшы белем алган, итагатьле, гадел булган. Екатеринбургта аларның дәрәҗәсе әле дә бик зур.
Екатеринбургта сәүдәгәр Агафуровларның бер-берсеннән ерак түгел ике йорты сакланып калган. Аларны шәһәрнең агач энҗесе дип йөртәләр. Биналар, агач сәнгатенең искиткеч үрнәге буларак, төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле дип танылган, әмма әлегә алар шактый мөшкел хәлдә.
Фәвия Сафиуллина искәрткәнчә, бинага 50 еллар дәвамында зурлап төзекләндерү эшләре алып барылганы юк. 2018 елда Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Екатеринбургка килгәннән соң, йортның шундый хәлдә икәнлеген күргән һәм өлкә губернаторына тәкъдим белән чыккан. Ул исә бу йортны Татарстанның даими вәкиллегенә 20 елга бушка (вәкиллек 50 елга сораган була) арендага тапшырырга риза була. Аның хисабына Татарстан акча бүлеп, шушы йортны төзекләндерергә тиеш, дип килешенә. Шулай итеп Екатеринбургның бизәге булган йортны ремонтлауны җиңел генә Татарстан җилкәсенә салып куялар.
Бинаны 2019 елдан төзекләндерә башлаганнар. Әлеге бинаның нигезе генә ныгытылган. Һаман документлар әзерләү бара. «Бер-ике елдан бу бина элекке матур рәвешенә кайтыр, дип ышанабыз», – ди Ф.Сафиуллина.
Йортта шулай ук татар халкының милли мәдәнияте белән дә танышырга мөмкин. Бу килгән кунакларга милләттәшләребезнең милли киемнәре, гореф-гадәтләрен күзалларга мөмкинлек тудыру ниятеннән эшләнгән. Экспонатларны зур горурлык белән башка халыкларга тәкъдим итәләр. Бинаны һәм ядкярләрне губернатор, аның ярдәмчеләре дә килеп күргән. Калфак һәм түбәтәйләрне сорап та торгалауларын, ә инде чигүле читекләргә бик күпләрнең күзе кызуын әйтәләр. Витриналарга революциягә кадәр нәшер ителгән Коръән китаплары да куелган. Йортның бик матур верандасы да бар.
Бу бинада шулай ук якшәмбе мәктәбе дә эшли. Ул 1990 елларда ачылган. Беренче укытучысын да хәтерлиләр әле. Таңчулпан Жданова туган телен бик әйбәт белмәсә дә, күңелендә татарлыгы көчле була, милли киемнәр киеп, якшәмбе мәктәбенә килгән балалар белән татар калфаклары тегеп, бишек җырларын җырлап, дәрес алып бара. Соңрак мәктәпкә белемле укытучылар килеп, телебезне өйрәтә башлый. Биредә шулай ук атнаның һәр чәршәмбесендә онлайн дәресләр дә үтә. Аларга 25-30 кеше килә. Якшәмбе мәктәбенә шимбә яшьрәкләр, икенче көнне өлкәнрәкләр йөри. Рус мохитендә үскән ханымнар олыгая башлагач кына, үз тамырларына тарихыбызга кайту ягына борыла. Якшәмбе мәктәбенә рус малайлары да йөрү кызыклы. Алар, татар дусларыбыз бар, дип бераздан вата-җимерә булса да татар телендә сөйләшә башлый. Әлбәттә, мәктәпкә йөрүчеләр рәхәтләнеп татарча аралаша алмый, әмма аларга татарлыклары кайта.
Аннары төбәк тарихын өйрәнүчеләр Агафуровларның Татарстан вәкиллеге урнашкан бинадан ерак түгел икенче йортны да карады. Анда «Агафуровлар йорты» музей клубы урнашкан. Конференция кунакларын биредә экскурсия алып баручы Лариса Коновалова каршы алды һәм Хисаметдин һәм аның улларының тормышы, эшчәнлеге белән таныштырды.
Совет чорында бина, зур коммуналь фатир кебек кулланылган. Акрынлап ул яшәү өчен тулысынча яраксыз хәлгә килә һәм бары тик Бөтенроссия тарих һәйкәлләрен саклау җәмгыяте активистлары – җәмәгатьчелек ярдәме белән беркадәр торгызыла. Әмма икенче йортны да зурдан кубып төзекләндерү сорала.
Агафуровлар революцияне кабул итми һәм Ерак Көнчыгыш аша гаиләләре белән Кытайга һәм Япониягә юл ала. Биредә калган туган-тумача, таныш-белешләренең бер өлеше репрессиягә эләгә, яңа власть тарафыннан атып үтерелә. Агафуровларның Россиядә булган барча мал-мөлкәте, кибет һәм йортлары советлар тарафыннан тартып алына.
Төбәкне өйрәнүчеләр шулай ук шәһәрнең Дуслык бакчасында куелган М.Җәлил һәйкәленә дә чәчәк салды. Бюстны кую җиңел булмаган, Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребезгә шәһәрдә Җәлилгә һәйкәл булдыру турында берничә дистә ел хыялланып кына йөрергә туры килгән. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев Екатеринбургка килгәч, хакимият вәкилләре белән очрашкач кына мәсьәлә уңай хәл ителгән. Әмма бюстны куяр өчен урын, татар җәмәгатьчелеге теләгәнчә, шәһәр уртасына түгел, Орджоникидзе районынан бүлеп бирелгән. Даими вәкил Хәйдәр Гыйльфанов, ТР Президенты янына килеп сөйләшкәннән соң, Җәлил бюстын ясау өчен акча да табылган. Постамент исә җирле хакимият акчасына торгызылган. Бюсят ачуга В.Шәйхразыев килгән. Һәйкәл янында Татарстан җитәкчеләре дә, Россия Герое Дамир Йосыпов та булган. Бюст хәзер Екатеринбургта татарларның җыела торган бер урынына әверелгән. Милләттәшләребез бирегә Җиңү бәйрәмендә дә, патриот-шагыйрьнең туган көнендә дә, 25 августта да килә, Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алалар. Бюст янында өлкәннәр дә, якшәмбе мәктәбендә укучылар һәм татар авыллары мәктәпләреннән дә балалар еш була.
Ф.Сафиуллина Екатеринбургта 1993 елда беренче татарча телевизион тапшырулар алып бара башлый, 2001 елдан ул өлкә күләмендәге телевидениедә чыга. Әмма 2011 елда финанс кыенлыклары сәбәпле тапшырулар туктый. Хәзер өлкәдә «Саф чишмә» газетасы гына нәшер ителә. Свердлов өлкәсе татар конгрессы, Татарстанның Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге һәм өлкә Халык иҗаты сарае ярдәмендә күп кенә конкурс, фестивальләр үтә.
Ф.Сафиуллина шулай ук өлкәдә 11 иҗтимагый оешма эшчәнлек алып баруы, 19 гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле дәресләре кертелүе турында да белдерде. «Тукай һәм Җәлил укулары», Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре, Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә татар ашлары фестивальләре дә гөрләп уза. Әмма өлкәдә татар теле һәм сәнгате белгечләренә кытлык булуы борчу тудыра. «Туган телебезне өйрәтү өчен дә, талантлы яшьләрне җыр-бию сәнгатендә үстерү өчен дә вокал, хореография укытучылары җитми», – ди Ф.Сафиуллина.
Чираттагы тукталыш – Каменск-Уральский шәһәре. Биредә безне җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Сафин каршы алды. Имам чыгышы белән Татарстанның Кама Тамагы районыннан, 7ел элек бирегә килеп төпләнгән. 30 меңләп татар яшәгән шәһәр өчен 1993 елда төзелгән мәчет кысанланган. Илдар хәзрәт Аллаһ йортының бинасын киңәйтү эшен алып бара. Октябрь аеннан мәчеттә татар теле дә өйрәтелә, гарәп графикасы һәм теле, ислам дине нигезләре дәресләре алып барыла. Усман авылыннан Талип ага Мәгафуров аларны Казанда нәшер ителгән дәреслекләр кулланып укыта. Мәҗлестә 11 яшьлек Тимур Мирхәйдәровнең Коръән сүрәләрен яңгыратуы барыбызның да күңеленә хуш килде.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев