Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Татарлыкны иман куәтли

17-19 май көннәрендә респуб­ликабызда Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Диния нәза­рәте һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы бергәләшеп уздыра торган чираттагы «Милли тормыш һәм дин» җыены булып үтте.

 Исеменнән үк аңлашылганча, мондый очрашуларда җыен делегатлары, милли һәм дини үзенчәлегебезне саклау өчен нәрсә эшләргә, моңа ни комачаулый, дигән сорауларга җавап эзли. Әлбәттә, бу чара барыннан да элек җитмештән артык мөфтияткә караган Россия Федерациясе татар мөселманнары өчен, бердәнбер, уртак аралашу мәйданчыгы буларак, зур әһәмияткә ия. Югыйсә, кайбер өлкә-республикаларда гына түгел,  әйтик, Чуашстанның Комсомол районындагы – Урмай, Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Татар Кынадысы кебек ике меңнән артык кеше яшәүче  авыллар ике мөфтияткә баглы. Шул ук вакытта 3-4 федераль мөфтияткә караучы республика-өлкәләр байтак җыелса да, аларның берсенә дә баглы булмыйча, Татарстан сыман үзбаш эшләп килүче диния идарәләре дә бар. 

Бер төбәктә берничә мөфтият булуның халыкка ни зыяны бар, дисезме? Бар шул. Әйтик, Мордовия Республикасында, Төмән өлкәсендә бүгенгәчә югары түгел, урта дини белем бирә торган бер мәдрәсә дә ача алмыйлар. Уртак тел таба алмауның бер нәтиҗәсе түгелмени бу?! 

Үз заманында татарны ислам диненнән биздерү өчен җан аткан миссионер Николай Ильминский патша галиҗәнап­ләренә мөрәҗәгать итеп, бу максатта өч нәрсә эшләргә тәкъдим иткән. Болар – беренче чиратта, аракы, сыра сата торган кибетләр төзү, дуңгыз асрау кебек хәрам эшләргә җәлеп итү; икенчедән, мөстәкыйль милли мәгариф  сис­темасын җимерү (дәүләттән бер тиен акча алмаганга, халык үзе тотканга, революциягә хәтле татар мәктәп-мәдрәсәләре, кайбер чикләүләргә карамастан, милли, тарихи үзаңыбызны саклап килгән); өченчедән, исламның дини фәлсәфәсен бетереп, аны йола дәрәҗәсенә калдыру. Патша Россиясендә карагруһчылар эшли алмаганны совет заманында тормышка ашыра яздылар. Хәрәм ризык чишмә булып акты. Милли һәм дини мәгариф системасы җимерелде, дәһрилек чәчәк атты. Дин йола дәрәҗәсенә төште. Аңлашыла ки, дин йолага әйләнсә, дин әһелләре Аллаһы Тәгаләгә түгел, кемгәдер хезмәт итә башлый. Имамнар беренче чиратта Алла кушканнарны халыкка җиткерер­гә тиеш. Моның өчен имамнарның үз мәхәлләсендә әйдаман булып танылуы зарур. Әнә үз заманында  кайбер татар байлары Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрен үз кубызына биетергә тырышып, бервакыт аны имамлыктан читләштереп торуга ирешә. Тик атаклы хәзрәтебез бирешми, баш ими.  

 – Мөфти булып эшли башлауга, мин муллаларга, халыкка дин гыйлеме бирмәсәгез, балаларны укытмасагыз, сезгә бер тиен дә  түләмим. Элек имамнар намаз укыткан өчен акча алмаган, дин сабаклары биргәнгә, халык түләп торган. Хәзер дә татарлыкны, мөселманлыкны шулай сакларга кирәк, – дип тәкъдим итә әнә Русия Үзәк Диния нәзарәтенә караучы Киров өлкәсе Диния идарәсе башлыгы Зөфәр хәзрәт Галиуллин. Шөкер, хәзер һәр мәхәлләдә диярлек мәчет каршында башлангыч дини белем бирүче курслар эшләп килә. Тик менә мәдрәсәләр эшчәнлегенә килгәндә мактанырлык казаныш­лар күренми. Ул гына да түгел, артка китү күзәтелә. Тиешле белемле мөгаллимнәр җитмәү һәм шәкертләр җыя алмау сәбәп­ле, әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылындагы, Чуашстанның Шыгырдан авылындагы, Самара, Саратов, Түбән Новгород шәһәрләрендәге мәрәсәләрнең көндезге бүлекләре ябылган. Хәзер анда кичке һәм читттән торып уку бүлекләрендә генә дин гыйлеме бирелә.  

Революциягә кадәр Төмән шәһәре янындагы Ямбай авы­лында атаклы мәдрәсә эшләп килүе мәгълүм. Берничә ел анда Казандагы Россия Ислам инс­титутының филиалын ачарга җыенганнар иде. Бу ният ни өчен барып чыкмады, дип РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан сораштык. «Беренчедән, бу ният өлкә администрациясендә яклау тапмады. Икенчедән, анда дин фәннәрен укытырлык мөгаллимнәре юк. Без инде беренчел мәлдә укытучыларыбызны айлап-айлап, чиратлап Төмәнгә эш сәфәренә юлларга ризалык та биргән идек. Өченчедән, шәкертләрне кайдан җыясың?! 80-90 процент үзбәк, таҗик җыела икән, татар мәдрәсәсе буламы инде ул?» – дип соравыма сорау белән җавап бирде ул. Дөрес, Казан мөгаллимнәре Төмәндәге дин әһелләре белән хезмәттәшлек итүне бүген дә дәвам итә. РИИ мөгаллимнәре ел саен ике мәртәбә өлкәгә барып имамнарның белемен арттыру курслары оештыра. 

Шулай итеп, урыннарда тиешле белемле мөгаллимнәр җитмәү бер җитди мәсьәлә булса, мәдрәсәләрнең татар шәкертләрен җыю алмавы – икенче зур проблема. Бу хәл татар халкының диннән шактый нык ераклашуына бәйле. Ни кызганыч, Казандагы Россия Ислам институты өчен дә четрек­ле мәсьәлә бу. 

Уку-укыту дигәннән, Болгар ислам академиясе турында да берничә сүз әйтеп китмичә булмый. Федераль проект саналса да, әле ул һаман Татарстан хөкүмәте акчасына гына яшәп килә. Оешканына җиде генә ел булса да, ректор вазыйфасына инде бишенче кеше куелуы күңелле хәл түгел. 

Җыен барышында уку-укыту эшләрен оештыру кыенлыклары турында Курган өлкәсенең Сафакүл авылыннан килгән делегат, җирле мәдрәсә мөдире Ринат Нурмөхәммәтов белән гапләшеп алдык. Әстерхан егете Ринатны ун ел элек, Уфадагы Россия Ислам университетының теология факультетын тәмамлагач, Курганга юллаганнар. Бүгенге көндә мәдрәсәгә башлангыч белем алырга 6 ир-ат, 8 хатын-кыз йөри икән. Җәй көне мәктәп балалары өчен ислам җәйләве уздыралар. «Инде биш ел оештырабыз. Егермедән артык бала килә», – ди ул. Теология факультетында укыгач, мәктәпкә барып, «Ислам мәднияте нигезләре» яки «Дөнья диннәре нигезләре» фәнен укыта аласың инде, дип кызыксынам. Сафакүл районында, тиешле белгечләр юк, дип «Дөньяви әхлак» фәнен сайлап алганнар икән. Хәер, «Ислам мәдәнияте нигезләре»н дә укыта алмый Ринат. Баксаң, Казандагы Россия Ислам институтыннан аермалы буларак, Уфадагы Ислам университетының дәүләт тарафыннан танылган диплом бирү өчен тиешле аккредитациясе юк икән. «Әлеге хокукка ия булу өчен вуз укытучыларының 70 проценты тиешле фәнни дәрәҗәгә ия булырга тиеш», – диде бу уңайдан белгечләр. 

Россиядә «Ислам мәдәнияте нигезләре» дәреслегенең нәшер ителүе, аннан укытулары яхшы, билгеле. Тик әле ул һаман урыс телендә генә яшәп килә. Татарстан мәктәпләре «Дөнья диннәре нигезләре» фәненә тукталгач, республикабызда «Ислам мәдәнияте нигезләре» дәреслеген татарчага тәрҗемә итү зарурлыгы булмады. Ни кызганыч, әлеге фәнне сайлап алган татар төбәкләренең бу дәреслекне тәрҗемә иттерерлек мөмкинлеге юк. Әйтик, Чуашстандагы кардәшләребез әлеге эш артыннан берничә ел йөреп караса да, бер-бер нәтиҗәгә ирешә алмады. Югыйсә, әлеге фәнне татар балаларына татарча укытканда мәктәптә милли мохитне арттыру өчен тагын бер форсат булачак бу.  

«Ислам мәдәнияте нигезләре» дәреслегенең сыйфаты, эчтәлеге ничек соң? «Әлеге дәреслек татарларга бик үк туры килеп бетми. Безне Россия цивилизациясе эчендә генә карыйлар. Аның нигезендә прваслау дине ята. Россия дәүләтендә яшәсәк тә, без ислам дөньясына, төрки дөньяга да карыйбыз. Дәреслектә шул нәрсәләр дә исәпкә алынырга тиеш», – дип исәпли тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Димәк, дәреслекне яңарту ихтыяҗы бар. 

Милли-дини үзенчәлекне ничек сакларга дигәннән, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәтнең, паспортларда «Россия» дип кенә түгел, «Россия Федерациясе» дип дәүләтебез исемен тутырып язарга, «милләт» графасын кире кайтарырга чакыруы урынлы, минемчә. 

Рәшит МИНҺАҖ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев