Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Татарлар, берләшеп яшик

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында Конгрессның еллык эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы узды.

2023 ел эшлекле очрашуларга бай булып хәтердә калган. Милли шура рәисенә 6 илдә, 56 төбәктә булырга туры килгән. Ул һәр сәфәрендә шул төбәкләрдә гомер кичергән милләттәшләребез белән очрашкан. Аларның беришендә – унбиш татар, кайсындадыр – йөз, кайбер  Сабантуй мәйданнарында исә илле мең кеше җыелган очраклар да булган. «Халкыбыз, хәзерге вакытта килгән авырлыкны аңлап, аннан чыгу юлларын да таба белә. Без Россия төбәкләрендә милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче милләттәшләребезгә рәхмәтле», – диде ул.

Очрашуда туган телебезне теге яки бу сәбәпләр белән белмәгән татарлар турында да сүз кузгатылды. В.Шәйхразыев бу уңайдан татар телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне инкяр итәргә, читләштерергә ярамавын искәртте. «Ана телебездә аралашкан кешене генә татар дию бигүк дөрес түгел. Билгеле ки, кеше туган телен белергә тиеш. Әмма төрле очраклар бар. Кайбер милләттәшләр татарча әйбәт белә, ә  милли үзаңы булмый. Берише исә, киресенчә, телне белмәсә дә, үз милләте өчен җанын фида кылырга әзер. Кешенең милли мохит булмаган җирдә туып-үсүендә гаебе юк. Безгә милләттәшләребезнең барысы да кадерле. Шулай да, үз алдыңа телне өйрәнү максаты куйсаң, аңа ирешеп була», – диде Васил Шәйхразыев.

Себердә 360 мең тирәсе татар яшәве мәгълүм. Җанисәп нәтиҗәләре буенча, 13-14 мең кеше үзен себер татары, дип таныган. Быелның язында Россия Фәннәр академиясе себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аерырга, татарларны бүлгәләргә җыена, дигән сүз чыгуын хәтерлибез әле. Бу имеш-мимешләргә Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Киб­рикның себер татарлары диалекты мөстәкыйль тел буларак танылачак, дигән сүзләре сәбәпче булды. Бу хәбәр себер татарларын да хафага салган. Алар бу уңайдан «Безне бүлмәгез!», диләр. «Без беркемне дә бүлмибез. Безнең өчен татарларның барысы да якын», – диде В. Шәйхразыев 

Милли шура рәисе татарларның төрле төбәкләргә сибелеп яшәүләре сәбәпле, аларның киемнәрендә, сөйләшләрендә үзгәлекләр барлыкка килүен дә искәртте. Чөнки вакытлар үткән саен, халык үзе яшәгән җирлек шартларына яраклаша, күршеләренә хас сыйфатларны да ала. Әйтик, Себердә яшәүче татарларның киемнәренең аерылуы шуның белән бәйле. Әлбәттә, тел үзенчәлеге дә бар. Әмма алар милләттән аерылырга нигез була алмый. «Гаилә теле әдәби телдән аерылган кебек, диалектлар да аерыла. Себердә яшәүче милләттәшләребез Әстерханнан килгән татарларны аңламаска мөмкин. Без, әдәби телне белгәч, икесен дә аңлыйбыз. Әдәби татар теле бөтен татарлар бер-берсен аңласын өчен кирәк», – диде Милли шура рәисе.

Очрашуда күтәрелгән темаларның тагын берсе – быел май ае башында Курган өлкәсендәге Шадрин районының татарлар яшәүче Йолдыз авылында чыккан янгын турында иде. Курган өлкәсендә котырынган урман янгыннары авылга килеп җитеп, ут-күздән 400 ләп хуҗалыктан нибары 90 йорт кына исән калган иде. Бу юлы да бәлага таручыларга иң беренче ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Ашау-эчүләр, урын-җир, кием-салым кебек кирәк-ярак төягән беренче машиналар да Казаннан булды. «Әлбәттә, иң әһәмиятлесе һәм авыры – Курган өлкәсе хакимия­те белән бергәләп халыкны шушы хәлдән чыгарып, аларга өмет бирергә кирәк иде», – дип искә алда ул көннәрне В.Шәйхразыев. Ул искәртеп үткәнчә, Йолдыз авылына барулар, андагы кайгы-хәсрәтне, юкка чыккан йортларны күрү җиңел булмаган. Барган саен алга китеш күзәтелгән. Йорт урыннары чистартылып, коймалар корылган. Халык та Казаннан Бөтендөнья татар конгресыннан килүчеләрне көтеп ала башлаган. Тора-бара төзелеш материаллары килә башлаган. «Дүрт километр койма гына алып килдек. Шул чакта гына халык күңелендә өмет барлыкка килде һәм килеп туган хәлне уртага салып сөйләшү башланды. Алга таба авылда бер-бер артлы өйләр күтәрелә башлады. 

«Безнең максатыбыз шушы татар авылын, һәм иң беренче чиратта, әлбәттә, мәктәпне саклап калу иде. Янгынга кадәр 68 бала укыган Йолдыз­да, быел 1 сентябрьгә 62 бала килде. Димәк, авылны саклап кала алдык – гаиләләр читкә китмәде», – диде В.Шәйхразыев.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев