Татарча мәкам матурлыгы
Май уртасында Казанда уздырылган XIV бөтенроссия дин әһелләре җыены кысаларында уздырылган өч дискуссион мәйданчыкның берсе – «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» дигәне рухи мирасны тергезү, тапшыру зарурлыгына багышланды.
Дискуссия-бәхәс дигәч, күпләр әлеге утырышта фикер тартышлары көткәндер. Ни кызганыч, рухи моң-мәкамгә, дини эчтәлекле текстларны көйләп укуга, азан әйтүгә багышланган әлеге утырышта «кирегә сукалаучы», үзгә фикер әйтүче берәү – Чуашстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Суфиянов кына булды. Шул сәбәпле язмабызны да аның чыгышыннан башлыйбыз.
Элек карыйны мактау гадәте булган. Коръән укып бетергәч, карыйның үзен түгел, ун минутлап аның укуын мактаганнар. Бүген бу гадәт онытылды. Хәзерге вакытта ифтар – авыз ачу мәҗлесләре ничек үтә? Ахшам белән ястү арасында сәгать ярым вакыт бар. Шушы вакытның 3 проценты – вәгазь, 5 проценты – дога, аннан соң җыр китә. Ифтар бит бу... Гармунның, җырның үз урыны. Әнә, мәдәният йортлары бар. Хәләл тамада дигәннәр хәзрәтнең «ипиен ашамасын» иде. Бер хәзрәт вәгазь сөйли икән. Унбиш минутлап сөйләүгә, моның янына тамада килгән дә, синең вакытың бетте, хәзер минем вакыт керде, дип дәгъва белдергән. Элек мәҗлесләрдә дини рух зур иде. Хәзер никах та, корбан ашы да, ифтар да – туй! Инде үлек ашына да тамаданы гына чакырасы калды... Менә шушындыйрак мәгънәдә сөйләде Чуашстан мөфтие урынбасары.
Ильяс хәзрәт безнең бакчага да таш атып китте, дип аңа җавап бирергә җырчы Марсель Вәгыйзов алынды. Соңгы вакытта тамашачыларга тулаем диярлек дини җырлар башкаруга күчкән җырчы буларак мәгълүм ул. «Әйе, дини мәгънәле җырларны, мөнәҗәтләрне без ифтарларда, никах мәҗлесләрендә дә җырлыйбыз. Анда яңгырамаса, тагын кайда яңгырарга тиеш соң?! Мәчетләргә йөрмәгән, дини мәҗлесләрдә катнашмаган кеше, бигрәк тә яшь буын аларны тагын кайда ишетсен?» – диде Марсель. Ислам илләрендә гадәттә Ураза гаетен – өч, Корбан гаетен дүрт көн бәйрәм итәләр. Әйтик, төрек кардәшләребез, иң зур бәйрәмнәребез, дип гаетләрне атна-ун көнгә суза. Татарстанда да, шөкер, әлеге ике гает рәсми ял көне дип игълан ителде. Дөрес, хәзер гает ял көненә туры килгәндә ял алдагы эш көненә күчерелми. Быел, Корбан гаете якшәмбегә туры килгәнгә, ял көннәре артмый. Һәрхәлдә халыкта бәйрәмне төрләндерү, киңәйтү ихтыяҗы бар. Шөкер, бу елларда Казаныбызда гаетләрне зурлап, Ураза-фест, Корбан-фест, дип, сәнгать бәйрәме итеп тә билгеләп узалар. Марсель фикердәшләре белән менә ике ел инде «Чулпан» мәдәният йортында ураза гаете көнне кичен бәйрәмне вәгазь, дини җырлар, мөнәҗәтләр тыңлап рухлана торган кичә итеп үткәрә.
Ул гына да түгел, Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов оештырган «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татар мәкамендә азан әйтергә өйрәтү мәктәбе белән бергәләп, дини җыр һәм мөнәҗәтләрне җайга салу җәһәтендә эшли. «Рухи моң»лылар дистәдән артык дини җыр, мөнәҗәтне халыкка тәкъдим итте. «Әл-видагъ», «Инандым бер Аллага», «Җомга көн» кебек җыр-мөнәҗәтләр.
Егетләр «Татар азаны» проекты кысаларында, Әтнә, Кукмара, Тәтеш районнары балалары арасында татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәтү курс-бәйгеләре оештырып, аның финалын мәдәният йортларында, тамашачылар алдында концерт рәвешендә уздыра. «Татар азаны – 2023» бәйгесендә катнашкан балалар арасында гран-прига лаек булган Рөстәм Хөсәеновны быелгы Рамазан аеның ачышы дип әйтергә мөмкин. Ул быел бик күп ифтар мәҗлесләрендә катнашты. Әлеге бәйгедә беренче урынны алган Питрәч малае Кәрим Габдуллатыйпов «Бер Аллаһка сыен» исемле җырны (Гөлүсә Шаһбан сүзләре, Марсель Вәгыйзов көе) башкарып, «Йолдызлык-Созвездие» фестивалендә III урынга лаек булды. Әлбәттә, дини җырның мондый фестивальдә яңгыравы, дәрәҗәле урын алуы – үзенә күрә бер дәгъват, дингә чакыру да. Җырчы егетләр – Марсель Вәгыйзов белән Марсель Әхмәдуллинның Балтач районының Бөрбаш авылындагы ир балалар пансионатында малайларны татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәтүен үземә дә күрергә, ишетергә туры килгән иде.
М.Вәгыйзов, малайларны телеграмм канал аша, дистанцион да өйрәтәбез, дигәч, Россия республика-өлкәләреннән килгән берничә имам бу күркәм, изге эшкә кушылырга теләвен белдерде. Әмма эшне башлап җибәрү алдыннан остазның, шәкертләр белән бер-ике тапкыр күрешеп, берничә сабак бирүе мөһим. Азан, мәкам турында мәгълүмат бирү, тавыш кую өчен зарур бу. «Милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләрдә дә шушындый татар азаны курслары уздырырга була. Җәй – моның өчен бигрәк тә яхшы форсат. Ислам җәйләвенә җыелган балаларга рәхәтләнеп сабак бирә, аларның мәкамен, тәҗвиден дөресли алабыз. Тора-бара үзегез дә шушындый бәйгеләр оештырып, финалын тантаналы шартларда, зур залларда үткәрә аласыз», – дип тәкъдим итте «Татар азаны» мәктәбен оештыручылар.
Кемнәрдер бу омтылышларны дини якка авышу, «ычкыну», дип тә бәяләр. Тик әби-бабаларыбыздан килгән рухи мирасны яшь буынга тапшыруның әле бүтән ышанычлы юлы, ысулы күренми. Борынгы халык җырлары, дини җырлар – яшьләребезне манкортлыктан, мәсләксезлектән саклап калуның, татарлыкны дәвам иттерүнең, мөгаен, иң ышанычлы юлыдыр. Дөрес әйтә Марсель: бүгенге татар эстрадасында яңгыраган җырлар елдан-ел миллилеген, моңын югалтып бара. Татарга хас булмаган сүзләр, көйләр ешрак яңгырый. Пентатоника дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә аз.
Җырчы Марсель Әхмәдуллин адашының сүзен дәвам итеп, татар мәкамен байрак итеп күтәрде. «Милләттәшләребез күңеленә юлны татар мәкаме, татар моңы белән генә табып була. Татар кешесе күңеленә төрек, гарәп мотивы белән керә алмыйсың. Татар мәкаме белән әйтелгән азан безнең традицион татар исламының байрагы да булып тора алыр иде. Чөнки радикаллар теләсә кайсы милли төшенчәне инкарь итә. Татар мәкаме белән әйтелгән азанның кыска балаклылар, көрәк сакаллылар диненә катнашы юк», – дип белдерде ул. Тик мәдрәсәләрдә әле азан дәресләре булмавын, аның тиешле методикасы эшләнмәвен чыгыш ясаучы үзе дә таный. Татар мәкаме кайчандыр ислам дөньясындагы иң мәшһүр мәкамнәрдән саналган. Ни кызганыч, советлар хакимияте, дәһрилек елларында без аны югалта язганбыз.
– Сезнең якта сакланса, ул мәкамнәрне безгә җибәрә күрегез. Татар мәкамен оныту яки таныту җитмәү аркасында әлегә азаннарның күбесе гарәп яки төрек мәкаме белән әйтелә, – дип уфтанды җырчы. Билгеле, татар кешесе күпме генә тырышса да азанны барыбер чын гарәп мәкаме белән әйтә алмый. Моның өчен гарәп булып туарга кирәк. Кешенең тавыш аппаратын ул яши торган климатик зона билгели. Шушы закончалыкны белгән хәлдә М.Әхмәдуллинның икенче бер зур дәгъвасы – «без татарларда тәҗвид кагыйдәләре аеруча тупас бозыла, ягъни авазлар дөрес әйтелми», дип аһ оруы аңлашылып бетмәде. «Әкбар» дигән сүз «бөек»не аңлатса, «әкбааар» дип суза калсаң, «барабаннар» килеп чыга. «Фәлах» дигән сүзне үзебезнең «һ» авазы аша «Фәлаһ» рәвешле әйтсәң, әйдәгез котылуга түгел, әйдәгез, чүлгә барабыз, дигән кебек була, дип аңлатырга тырышты ул. Без бит гарәп түгел, гарәп булып тумагач, нигә шулай башны ташка орырдай борчылырга?! Иң мөһиме азан татар мәкаме белән әйтелсен! Үзебезчә моңлы булсын!
Аннан килеп, һәр мөселман матур һәм дөрес итеп азан әйтә белергә тиеш, дигән кагыйдә юк шикелле. Билгеле, намаз алдыннан камәт төшергәндә, баласына исем кушканда һәр мөселман ир-ат азан әйтә ала. Тик бу очракларда көйләп әйтү зарурлыгы юк. Аннан килеп, төрек кардәшләребездә һәр намаз алдыннан аерым, үзгәрәк азан әйтелә икән. Әйтик, иртәнге азан сузыбрак, өйлә намазы кыскарак әйтелә, ди. Безгә дә шулай эшләргәме?
Татар мәкаме дигәннән. Әле бер танышым, мәкамнәр белән кызыксынуымны ишеткәч, ватсаптан Судан мәкаме белән Коръән укуларын, азан әйтүләрен юллады. Исем китте: шулкадәр татар мәкамен хәтерләтә! Кем кемнән алды икән: суданлылар бездән «эләктергәнме», без Суданнан «ияртеп» килгәнме?! Кешелек Африкада яралган, шуннан таралган, диләр ич.
Ун-унбиш ел элек үк инде дин һәм моң төшенчәләренең берлеген таныган, шул рәвешле татарны милләт буларак саклап калуда халык иҗаты мирасын тергезергә алынган галимә Резедә Сафиуллина, җырчы Ильяс Халиков, башкалабыздагы Ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә башлыгы Ильяс хәзрәт Җиһаншин да ул көнне бу җәһәттә башкарган эшләре, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әйтик, Резедә ханым фикердәшләре, аерым алганда, әнисе – җырчы Гөлзадә Сафиуллина һ.б. фидакарьләр белән бергәләп инде дистә елдан артык «Илаһи моң» дигән рухи мирасыбыз ядкәрләрен башкаручылар фестивале үткәреп килә. Бәйге үткәрү белән генә чикләнмичә, шушы юнәлештә эшләүчеләр өчен курслар, фольклор, сәнгать белгечләре белән берлектә «түгәрәк өстәл»ләр дә оештырдылар. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе буларак «Көйләп укырга өйрәнәбез» дигән методик әсбап тә нәшер ителде. Бу әсбаптә галимнәребезнең фикерләре, рухи мирасыбызның күп санлы ядкәрләре, аларның җанрлары турында белешмә бирелгән. Болар – илаһи бәет, мөнәҗәт, касыйдә, мәрсия, мәдхия, кушаваз, зикер, дини җырлар.
Хәзер җырчы булып танылган Ильяс Халиков, педуниверситетны тәмамлагач, РИУда укытуга алынып, «Татар халык педагогикасы үсешендә ислам дине казанышлары» дигән темага диссертация яклый. Аннан соң теоретик белемнәрен гамәлдә куллануга керешә, «Татар дини театры» дигән труппа оештыра. Хәзер ул «Мөнбәр» татар дини театры буларак эшли. Бу эшчәнлекнең үзенчәлегенә тукталып, ике сәгать буе мөнәҗәт әйтсәң, халык арый; шуның өчен программабызны концерт-спектакль рәвешендә тәкъдим итәбез, дип сөйләде ул.
Ильяс хәзрәт мәдрәсәсе инде байтактан татар мәкаме мәктәбе эшләп килүе белән мәшһүр. Анда шәкертләр тәҗвид, мәкам, тавыш кую буенча җырчы Миңгол Галиевтән һ.б. остазлардан дәрес ала. Инде бишенче ел шәкертләр арасында шигырь ярышы уздырыла. Алар анда татар аһәңе белән шигырь сөйләргә өйрәнә. Гаҗәп түгел: ул көнне дискуссия мәйданчыгын оештыручыларның да берсе Ильяс хәзрәт булды.
Рәшит МИНҺАҖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев